Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

Сочинение

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның сөйләм телен үстерү.

Эшләде: Иске Шәйморза урта мәктәбенең

югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Арсланова З.Җ.

2010-2011 нче уку елы

Эчтәлек.

I.Кереш.Сөйләм телен үстерүнең әһәмияте. 2

II.Сөйләм телен үстерүдә кулланылучы алымнар.

1.Сөйләм һәм язу теленең үзенчәлекләре. 2-3

2.Чыгыш ясарга өйрәнү. 4

3.Җөмлә өстендә эшләү. 3-6

4.Иҗади сөйләү. 6-7

5.Сөйләм теленең бер төре буларак изложен 7-9

6.Сочинение һәм аның төрләре. 9-10

7.Картина белән эшләү. 10-11

8.Эш кәгазьләрен формалаштыру. 11-12

III.Йомгаклау. 12

IV.Кулланылган әдәбият 13-14

Без үзебезнең көндәлек тормышыбызны телдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Кешенең акыл һәм аң- белем дәрәҗәсе аның сөйләменә карап бәяләнә. Мәктәпне тәмамлаганда һәр баланың сөйләме аңлаешлы, җыйнак, саф һәм стилистик яктан дөрес төзелгән булырга тиеш. Шуңа күрә укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.

Баланың тел культурасын үстерү мәсьәләсенә педагогик- методик әдәбиятта күптән урын бирелеп килә. Рус педагоглары Ф.И. Буслаев, К.Д. Ушинский тел белән фикер йөртү сәләтен бәйләнештә карыйлар. Татар телче методистларыннан Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, М.Фазлуллин һәм башкалар үзләренең хезмәтләрендә укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирү һәм аларның сүзлек байлыгын арттыру мәсьәләләренә тукталалар.

Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча да материалны өзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку- укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан тел- әдәбият укытучысы барлык дәресләрдә дә төрле күләмдә һәм төрле метод- алымнар кулланып, укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерүгә зур урын бирергә тиеш. Моннан тыш мәктәп программасының һәр сыйныфында бәйләнешле сөйләм телен үстерү сәгатьләре кертелгән.

1 стр., 415 слов

Брт татар теле 9 класс сочинение рн кл ре 2017 21 код

... башкарып, югарырак балл җыярга тырышыгыз. Игътибар! Әгәр язма эштә сочинение элементлары булмыйча, текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүне ... башлана. Изложение биремдә күрсәтелгән проблемага бәйле сочинение элементлары белән киңәйтелә. Укучылар әлеге проблемага бәйле ... бәяләү нормативлары 200 дән артык сүзе булган изложениеләрне тикшерү өчен кулланыла. Болардан чыгып, максималь балл җыю өчен, ...

Сөйләм һәм язу теле- эшчәнлекне тел чараларының бер үк хокуктагы ике төре белән белдерү юлы. Тел дәресләрендә мин аларның икесенә дә бертигез урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә тырышам. Сөйләү теленең чуар булуы язу теленә дә тәэсир итә, укучының язма эшендә байтак хаталар күзгә ташлана.

Сөйләм һәм язу теленең үзләренә хас үзенчәлекләре дә бар.

Сөйләү теле сөйләүчедән сүзләрне тиз сайлауны, җөмләне, сөйләмне тиз төзү алуны таләп итә. Төзәтүләргә урын калдырмый. Сөйләү телендә сөйләмә интонация һәм пауза, кул хәрәкәте, мимика һәм логик басым кебек өстәмә чаралар да кушыла, шуңа күрә сөйләүче сүзләрне азрак куллана ала. Ә язу телендә аңлатмалар күп сүзләр белән бирелә. Сөйләү теле бай булган кеше үз фикерләрен язу телендә дә тиз, матур, дөрес һәм оста итеп бирә, ә язу теле үскән кеше, сөйләгәндә, дөрес һәм матур итеп сөйли ала. Шуңа күрә сөйләү һәм язу телен үстерү күнекмәләрен бергә бәйләп бирергә тырышам. Моның өчен дәреслекләрдә бирелгән күнегү, мөстәкыйль эшләрдән тыш картина, сюжетлы рәсемнәр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшләр дә үткәрәм. Бу алым укучыларны иҗади эшкә өйрәтә.

Чыгыш ясарга өйрәтү – сөйләм телен үстерүнең бер алымы. Моның өчен укучы чыгышының планын төзи, аннары яза. Аны кычкырып сөйләп карый. Болай эшләгәндә ул үзенең тавышын, интонациясен ишетә, ялгышларын сизә һәм аны төзәтергә өйрәнә.

Сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына бәя бирү, аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү, өстәмә сораулар бирү алымы да игътибарга лаек. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләү телен үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша.

Мәктәптә укый башлавының беренче көненнән үк укучыны сүзләрне дөрес кулланырга, синтаксик нормаларны, җөмләдә сүзләр тәртибен дөрес сакларга, синтаксик төзелмәләрне, синонимнарны дөрес кулланырга өйрәтү зарур.

VII-VIII сыйныфларда гади һәм кушма җөмлә синтаксисын өйрәнгәндә, укучылар җөмләнең аерымланган кисәкләрен, кереш сүз һәм кереш җөмләләрне, иярченле һәм тезмә кушма җөмләләрне, күп иярченле һәм катнаш кушма җөмләләрне авыррак үзләштерәләр. Укучыларның сөйләмен үтелгән синтаксик төзелмәләр белән баету өчен түбәндәге эш төрләрен кулланам:

1) Берничә вариантта төзелгән бер үк җөмләне, сүз тәртибен үзгәртеп, чагыштырып карау, аның мәгьнәгә үзгәреш кертүен күзәтү. Мәсәлән, Йомшак таң җиле кырдагы куе үләнне йомшак таң җиле дулкынлатып җибәрде.

2) Бер составлы һәм ике составлы җөмләләрне грамматик- стилистик яктан үзгәртеп төзү һәм аларны чагыштыру, мәсәлән: Куе яшел урман. Тын. Әкрен генә җил исә. Туктап тыңлап торасың. Берни дә ишетелми кебек кечкенә күләмле тексттан бер составлы җөмләне ике составлыга ( яки киресенчә) үзгәртеп төзү.

2 стр., 888 слов

БРТ ның өлешен башкаруда җибәрелгән типик хаталар һәм аларны төзәтү алымнары

... чен максимум - 9, грамоталылыгы өчен 10, барлыгы 19 балл җыя ала. Сочинение язу методикасы “Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма ... рәвештә эшләп карыйк. Экспертлар укучыларның сочинение өчен куелган балларын шундый беркетмәгә теркиләр ... н дә кимрәк булса, әлеге 4 критерий буенча 0 балл куела. Бу критерийлардан укучыларның эшләрендә иң күп очрый торган һәм алдан ук аларны ...

3) Аерымлангн кисәкле җөмләләрне дөрес куллана белү; бер үк җөмлә кисәген аерымланган һәм аерымланмаган итеп җөмлә төзү; аларны чагыштыру. Мәсәлән: Нәфисә белән Хәйдәр, сөйләшә- сөйләшә, алма бакчасына баралар иде. Нәфисә белән Хәйдәр алма бакчасына сөйләшә- сөйләшә баралар иде.

4) Эндәш һәм кереш сүзләр , кереш җөмләләр кергән җөмләләрне куллана белү, аларны төшереп калдырып әйтү һәм шуның нәтиҗәсендә сөйләмдә эмоциональлек югалтуны күрсәтү.

5) Иярченле һәм тезмә кушма җөмләләрне үзгәртеп төзүләр, шуларны чагыштырып карау, шундый җөмләләрнең мәгънә төсмерләре ягыннан аермасын күрсәтү.

Мәсәлән:Көз җитте, кошлар җылы якка китте.Көз җитте дә, кошлар җылы якка китте.Көз җитте, ләкин кошлар җылы якка китми әле.

6) Җыйнак җөмләләрне җәенке һәм, киресенчә, җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләр итеп үзгәртеп язу. Мәсәлән: Көз җитте. Без укыйбыз. Алтын көз җитте. Без мәктәптә укыйбыз.

7) Гади җөмләләрдән кушма җөмләләр төзү һәм, киресенчә, шушы җөмләләрне гади җөмләләр итеп үзгәртеп әйтү һәм язу. Мәсәлән: Мин лагерьда ял итүче иптәшемнән хат алдым һәм җавап яздым. Мин лагерьда ял итүче иптәшемнән хат алдым, ләкин ул фоторәсемен салмаган иде.

8) Гади һәм кушма җөмләләрдә аерымланган кисәкләр яки эндәш һәм кереш сүзләр өстәп әйтү яки язу.

VI сыйныфта, морфологияне өйрәнгәндә, шулай ук грамматик-стилистик күнегүләр үткәрергә, җөмлә төзелеше өстендә эшләргә була:

1) Фигыльләрне төрле юнәлешкә куеп, җөмләләр төзү, Мәсәлән: Мин китап укыдым. Китап минем тарафтан укылды. Ул баланы укытты һ.б.

2) Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү очракларын аеру һәм чагыштыру; алар белән җөмләләр төзү. Әни кибеттән буяу сатып алды. Кәрнизләрне зәңгәргә буяу кирәк.

3) Төрле грамматик чаралар белән белдерелгән гади җөмлә кисәкләрен чагыштыру, шулар белән җөмләләр төзү.

4) Үткән заман хикәя фигыльләр белән белдерелгән хәбәрләрне киләчәк заман хикәя фигыльләренә үзгәртеп әйтү, аларның мәгънә төсмерләрен ачыклау.

Бу төр күнегүләр укучыларның сөйләмен синтаксик төзелмәләр белән баетырга, аларны грамматик-стилистик яктан тулы файдаланырга өйрәтәләр.

Җөмләләрне өйрәнгәндә, андагы сүз тәртибенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Татар телендә сүзләр билгеле бер тәртиптә килергә тиеш: ия-алдан, хәбәр-җөмлә ахырында, иярчен кисәкләр үзләре бәйләнгән сүздән алда килә. Җөмлә кисәкләренең шушы тәртибен үзгәртсәң, җөмләнең мәгънәсе үзгәрә яки бөтенләй бозыла. Җөмлә кисәгенең гадәттәге тәртибе бары тик тойгылы сөйләмдә һәм тезмә сөйләмдә үзгәрәргә мөмкин.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен биргәндә, укучыларның яшь һәм белем аерымлыкларын истә тотып эш итәм. Түбәнрәк сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр кыска күләмдә генә яздырылса, югары сыйныфларда инде укучылар киңрәк, анализлап, теге яки бу вакыйга яисә күренешләргә үз карашларын яктыртып язалар, нәтиҗәләр чыгаралар. Бу билгеле, укучыдан тирән белем һәм күнекмәләр , тел байлыгы булуны таләп итә. Алар җөмләләрне, катлаулы синтаксик төзелмәләр кулланып, мәгънә һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга, үзләрендә булган сүз запасыннан һәм телнең сәнгатьлелек чараларыннан тиешенчә файдалана белергә тиешләр.

17 стр., 8367 слов

Топик: Предмет исследования теоретической грамматики. Грамматический ...

... звуковой строй языка наряду со словообразованием, морфологией и синтаксисом как подсистему грамматики. §2 Предмет исследования теоретической грамматики. Грамматика как наука исследует грамматический строй языка. Грамматический строй языка ... соответствующие нормам языка, хотя их конкретное (лексическое) значение оказывается не вполне понятным. В одной из английских грамматик приводится такой ...

Моның өчен укучылар белән телдән һәм язма рәвештә түбәндәге эшләрне үткәрәм: сорауларга җавап бирү, сорауларны формалаштыра белү, укыганны план буенча сөйләү, диалогик һәм монологик сөйләм, телдән һәм язма рәвештә үзгәртеп сөйләүләр, эш кәгазьләрен дөрес язарга өйрәнү, изложение һәм сочинениеләрне сөйләү һәм язу һ.б

Сөйләм телен үстерү күнегүләренең барысы да укучыларга сөйләм күнекмәләре булдыру өчен уңай һәм нәтиҗәле булып җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә укучы сорауларга җавап биргәндә, аның фикер йөртә белүенә, җавапка ничек әзеләнүенә, сөйләгәндә үз сөйләме белән идарә итә алуына игътибар итәм. Укучыга җавапны дөрес оештырырга ярдәм иткәндә, сөйләмендәге хаталарын төзәтеп барганда, ул эзлекле һәм системалы, матур һәм дөрес сөйләргә өйрәнә.

Иҗади сөйләү төрлечә, төрле авырлыкта, теге яки бу грамматик-стилистик бирем белән, укылганны, күргәнне яки ишеткәнне сөйләп бирү рәвешендә булырга мөмкин.

Укыганны сөйләп бирүне түбәндәгечә башкарам: укучыларның яшь аерымлыкларына туры китереп сайланган текстны 1-2 мәртәбә укыйм, укучылар текстның эчтәлеген үз сүзләре белән сөйлиләр. Эчтәлекне дөрес итеп, логик эзлеклелектә бирсеннәр өчен, укучылар белән бергәләп план төзибез.

Укыганны сөйләгәндә, чәчмә һәм тезмә сөйләм үрнәкләреннән файдаланырга тырышам.Шигырьләрне эчтәлекләрен сөйләү укучылар өчен кыенрак, шуңа күрә сюжетлы шигырьләр сайлыйм.

Укыганнарга яки күргәннәргә охшатып сөйләү яки яздыру кебек иҗади эшләр дә бирәм. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен укыгач, укучылар Тукайның балалык еллары белән үзләренең балачагын чагыштырып сөйлиләр, 6 нчы сыйныфта Г.Гобәйнең “Маякчы кызы”н, И.Газинең “Мәүлия нигә көлде?” хикәясен өйрәнгәч, үзләрен Илсөяр, Мәүлия белән чагыштыралар.

Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгыш ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга өйрәнәбез. Мондый эшләр укучыларда сөйләм кулҗтурасы белән бергә үз-үзенә ышаныч тәрбияли.

Бирелгән текстны үзгәртеп сөйләү дә сөйләм телен үстерү өчен әһәмиятле. Үзгәртеп сөйләүне оештырганда, төрле грамматик күренешләрне яки синтаксик төзелмәләрне укучыларның сөйләмнәрендә уңышлы кулланырга һәм шуларны язма эшләрендә урынлы файдаланырга өйрәтүне максат итеп куям. Мәсәлән: 6 нчы сыйныфта фигыльләрне өйрәнгәндә, текстта бирелгән үткән заман хикәя фигыльләрне хәзерге яки киләчәк заман хикәя фигыльләргә үзгәртеп сөйләү һәм язу, сыйфатларны өйрәнгәндә бер төр сыйфат дәрәҗәсен икенче төр сыйфат дәрәҗәсе белән үзгәртеп язу; 7 нче сыйныфта тиңдәш кисәкләрне үткәндә, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүзләрне тиңдәш кисәкләрнең алдына куйдыру. Эндәш яки кереш сүзләр темасында аларның җөмләдәге урыннарын алмаштыру, аерымланган кисәкләр темасын өйрәнгәндә, аларның урыннарын үзгәртү яки аларны төшереп калдыру, яисә, аерымланмыйча, җөмләне һәм текстны үзгәртү; 8 нче сыйныфта туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү, бер төр иярчен җөмләне икенче төр иярчен җөмләгә яисә синтетик иярчен җөмләләрне аналитик һәм,киресенчә,аналитик иярчен җөмләләрне синтетик иярчен җөмләләргә үзгәртеп сөйләү һәм язу кебек эш төрләрен кулланам.Мәсәлән, Кичтән тракторы,чәчкече,орлыгы,тырмасы-бөтенесе әзерләп куелган иде.Бөтенесе:чәчкече,орлыгы,тырмасы кичтән әзерләп куелган иде.

4 стр., 1928 слов

Цитаты и сочинения о грамматике

... с высказыванием М.Е.Салтыкова-Щедрина, который считал, что синтаксис, грамматика и знаки препинания "повинуются" мысли, нельзя не согласиться. Для того чтобы по­стро­ ... ­став­ля­ет грам­ма­ти­че­ский строй языка, изу­ча­е­мый на­у­кой грам­ма­ ... ­во­рил: «Грам­ма­ти­ка рус­ско­го языка пре­жде всего сред­ство вы­ра­же­ния мысли». ... ­став­ля­ет грам­ма­ти­че­ский строй языка, изу­ча­е­мый на­у­кой грам­ма­ ...

Бәйләнешле сөйләм теленең бер төре буларак,изложение укучыларны сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә киң кулланыла торган методик алымнарның берсе.Ул укыганны,күргәнне яки ишеткәнне язма рәвештә бирүне күздә тота,укучыларны текстны мөстәкыйль рәвештә,андагы төп фикерләрне бозмыйча,бәйләнешле һәм эзлекле итеп бирә белергә өйрәтә;аларның логик фикер йөртә белүләрен үстерә,сүз байлыгын арттырырга,грамматика,орфография һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгытырга,телнең грамматик һәм стилистик чараларыннан файдалана белергә ярдәм итә.

Түбәнрәк сыйныфларда(V-VI сыйныфлар) кыска күләмле,хикәяләү характерындагы изложениеләр яздырам.Мондый изложениеләрне билгеле бер грамматик-синтетик бирем белән үткәреп була.Мәсәлән, I затны III затка үзгәртеп язарга.

Сайланма изложение вакытында (VI-VIII сыйныф) тексттан билгеле бер күренешләрне,анда катнашучыларның кичерешләрен, портретларын, табигать күренешләрен яки башка характердагы өзекләрне сайлап язалар.

Тулы изложениеләр бирелгән текстны, анда катнашучыларга характеристиканы тулысынча бирүне күздә тота.

Максаты буенча өйрәтү характерындагы һәм контроль изложениеләр була.

Өйрәтү характерындагы изложение гади һәм иҗади була.Мондый изложениеләрне язар алдыннан әзерлек эшләре үткәрәм: текстны укыйм, терәк сораулар ярдәмендә укучылар белән бергәләп эчтәлекне ачабыз, аерым сүзләргә аңлатма бирәм, грамматик –стилистик биремнәрне аңлатам ,бергәләп план төзибез. 1-2 укучы язылачак изложениенең эчтәлеген сөйли.Шуннан соң укучылар изложеиене язалар.

Контроль изложениене укучылар, үзләре план төзеп, мөстәкыйль рәвештә язалар.

Иҗади изложениеләрне дә укучылар мөстәкыйль язалар.Бу төр изложениене язганда , аны үзгәртү,үз фикерләрең белән дәвам итү, аның баш яки урта өлешен язу кебек биремнәр бирелә.Бу эш мөстәкыйль фикер йөртергә сорый.Билгеле, андый изложениене язу укучылар өчен шактый катлаулы эш.Әлеге процессны җиңеләйтү, укучының уку дәртен үстерү, аның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү максатыннан, изложениеләр язуда төрле алымнар кулланам.Мәсәлән,хикәяне язып бетерү максаты куелганда, изложение өчен сайланган текстның баштагы өлеше укыла, 1-2 укучыдан сөйләтелә һәм моны ничек дәвам итү турында фикер алышу оештырыла, сыйныф тактасындагы план нигезендә укучылар текстны тулысынча сөйлиләр, аннан соң язалар.

3 стр., 1025 слов

Сочинение на татарском языке туган авылым

... әби-иҗади сочинение язарга яңа гына өйрәнә башлаган укучылар өчен, әлбәттә, бу кыен тема. Шуңа ... романында хезмәт кешеләрен сурәтләү», «Гариф образы» (Ш. Камал буенча) һәм башка темаларга сочинениеләр яздырыла. Шуларны ... ә. Күргәнебезчә, бу теманы ачу өчен укучы туган авылының тарихын, үткәне, бүгенгесе, киләчәге ... ят» повестенда хатын-кызның рухи байлыгы, үз-үзен тотышы, татар әдәбиятында аңа кадәр иҗат ...

Бирелгән теманы мөстәкыйль һәм иҗади рәвештә үз фикерләре, үз сүзләре белән бирү, кичереш һәм мөнәсәбәтләрен белдереп язу сочинение була. Икенче төрле, сочинение-иҗат итү дигән сүз. Ул-укучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең берсе.Сочинение-үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү.Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесе аша тоеп була.Ләкин сочинение кеше язганчы чүпләп, аннан-моннан цитаталар җыеп язылырга тиеш түгел.Болай эшләү укучыны мөстәкыйль фикерләүдән биздерә. Шуның өстенә, алдашырга да өйрәтә.Сочинениене мөстәкыйль рәвештә язу исә,укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтә, аның логик фикерләү дәрәҗәсе һәм танып белү сәләте үсә.

Сочинениеләр тематикасы ягыннан берничә төрле:

1)әдәби сочинение;

2)әдәби-иҗади;

3)ирекле сочинениеләр;

4)т ормыш-көнкүреш темасына;

5)картина яки диафильм буенча сочинение.

Әдәби һәм әдәби-иҗади сочинениеләр укылган әдәби әсәрләр буенча әсәрнең эчтәлеген бирү, аның идеясен ачу, аерым персонажларга характеристика бирү,укучының үз карашын белдерү максаты белән язылалар.

Билгеле бер теманы үткәч, өстәмә биремле сочинениеләр яздырам.Бу төр сочинениеләр дәрестә дә эшләнә, өй әше итеп тә бирелә. Мәсәлән, алтынчы сыйныфта үткән заман хикәя фигыльләрне өйрәнгәндә, “Көзге эшләр” темасына сочинение яздырам. Укучыларга сочинение язганда куллану өчен түбәндәге терәк сүзләрне бирәм: китү, җитү,уракка төшү, башлау, казу, җыю, кушу, эшләү, ару, ял итү, ашау, йоклап китү. Балалар бу фигыльләрне билгеле яки билгесез үткән заманнарга куеп язарга тиешләр.

Мондый сочинениедә укучылар бирелгән сүзләрне дөрес һәм урынлы кулланырга, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә файдалана белергә һәм ул сүзләрне дөрес язарга өйрәнәләр.

Ирекле сочинениеләр язганда, бирелгән теманы укучы үзенчә ача, андагы вакыйга һәм күренешләрне үзенчә ача, аларга бәя бирә. Ирекле сочинениеләрне күбрәк түбәндәге темаларга яздырам: “Халык- зур ул, көчле ул…” (Г.Тукай), “Хаклык өчен көрәшүчеләр сафында минем урыным” (11 нче сыйныф), “Туган илем- иркә гөлем”(8 нче сыйныф), “Дуслар кирәк дөнья көтәргә”, “Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый каралык”(10 нчы сыйныф) һәм башкалар.

Картина буенча сочинение яздырганда, картинаны укучылар алдына куеп, аның эчтәлеген ачу, күргәнен сүзләр белән бирү кебек максатлар куела. Бу иҗади эш баларның сүзлек запасын баета, сүзне урынлы кулланырга өйрәтә, картинаны караганда туган хисләр укучының телен матур, сыгылмалы, образлы итүдә булыша. Мондый сочинениене һәр сыйныфта яздырам.

Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, картинаны күзәтергә берничә минут вакыт бирәм. Аннан соң картина буенча әңгәмә оештырыла.Мәсәлән, 6нчы сыйныфта Ф.Әминовның “Су буе”картинасы буенча сочинение язар алдыннан укучыларга түбәндәге сорауларны бирәм:

69 стр., 34179 слов

Гариф ахунов артышлы тау буенда

... әгән васыять» 47 Н. Арсланов иҗаты 47 Г. Ахунов иҗаты 48 Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48 Хәсән − минем яшьтәшем (Инша) 48 Х. ... башлана (Инша) 35 Ф. Яруллин. «Ак төнбоек» 36 VII СЫЙНЫФ 37 Татар халык мәкальләре 37 «Сөембикә бәете» 37 Язмышларың фа ... әчәкләр сөйли белә» Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын ...

1.Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

2.Көннең кайсы вакыты?

3.Картинаның үзәгендә кемне күрәсең?

4.Аның тышкы кыяфәтен тасвирлагыз.

5.Ул кая бара?

6.Суга баручы кызның тышкы кыяфәтенә карап,аңа нинди сыйфатлар хас дип әйтеп була?

7.Татар кызы сездә нинди тойгылар уята?

Шуннан соң укучылар белән бергәләп сочинениегә план төзибез.

1.Җәйге иртә.

2.Татар кызы суга бара.

3.Аңа хас сыйфатлар.

4.Татар кызына карата туган хисләр.

Укучылар план буенча хикәя төзиләр.Аннан соң әңгәмә һәм планга нигезләнеп,сочинение язалар.

Мондыйрак эчтәлекле сочинение килеп чыга.

Үрнәк сочинение.

Ф.Әминовның “Су буе” картинасында гаҗәеп гүзәл,саф һавалы җәйге иртә сурәтләнгән.Зәп-зәңгәр күк йөзе.Тирә-як аллы-гөлле чәчәкләр белән тулган.Бу чәчәкләр, яшь каеннар кояшның беренче саф нурларында коенып калырга телиләр.Бакчада үсеп утыручы көнбагыш та кояшка үрелә.

Шушы саф җәйге иртәдә уңган татар кызы көянтә-чиләген асып суга бара.Болын тулы чәчәкләр арасында ул үзе дә чәчәк кебек.Ул башына татар хатын-кызларына гына хас булганча чигүле калфак кигән,чуклы шәл япкан.Өстендә дә милли бизәкле күлмәк.Көянтә-чиләге дә бизәкләп эшләнгән.Аның йөзендә татар хатын-кызларына гына хас булган оялчанлык,тыйнаклык,сафлык,мөлаемлык чагыла.Бу картинаны карагач,миндә төрле хисләр уянды.Мин хыялымда яңадан җәйгә әйләнеп кайттым,үземне чәчәкләр,хуш исле алмалар,җиләк-җимеш арасында дип хис иттем.Миңа, бигрәк тә,суга баручы татар кызы,аның киемнәре,үз-үзен тотышы тәэсир итте,мин аңа сокланып туя алмыйм,һәм шул ук вакытта:,,Их, нигә без дә шулай киенеп йөрмибез икән!”-дип көрсенәм.

Укучыларның билгеле бер сүзләрне,стилистик алымнарны,телнең сыйфатлау-сурәтләү чараларын,грамматик күренешләрне кулланып җөмләләр төзергә яки шуларны үзләренең сөйләмнәрендә файдалана белергә, сүзлек запасын баету максатында миниатюр (кыска)сочинениеләр дә яздырам.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып,укучыларны эш кәгазьләрен формалаштырырга өйрәтү санала.Татар теле дәресләрендә,теге яки бу теманы үткәндә,укучыларны эш кәгазьләрен дөрес формалаштырырга өйрәтәм.Эш кәгазьләренең төрләре балаларның яшь үзенчәлекләренә карап һәм үтелә торган темага бәйләп сайлана.Мәсәлән ,6 нчы сыйныфта ,,Сан” темасын үткәндә- акт,7 сыйныфта,кереш сүзләрне өйрәткәндә-беркетмә,гади һәм кушма җөмләләрне үткәндә-гариза язарга өйрәтәм. Югарырак сыйныфларда катлаулырак эш кәгазьләре: ышанычнамә,шартнамә,васыятьнамә язарга өйрәтәм.Болардан тыш,уку,үз белемнәрен күтәрү белән бәйләнешле эш кәгазьләре:конспектлар,рецензия,аннотация кебек эш кәгазьләрен дә язу күнекмәләре бирәм.

Гомумән,баланың сөйләм телен үстерүдә укытучының үз сөйләме дә зур әһәмияткә ия дип уйлыйм.Кайсы гына предметны укытмасын,иң беренче чиратта укытучы үз сөйләменә һәрчак игътибарлы,таләпчән булырга тиеш.Шул вакытта укучылар да укытучыларыннан үрнәк алып,сөйләмнәренә игътибарлы булырлар.

2 стр., 820 слов

Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф ( татар төркеме )

... Сочинение язуга әзерлек папкаларына, ДЙАәзерләнү кулланмасына игътибар итәбез.(Документ камера аша “Сочинение язуга ярдәмлек” күрсәтел ... татар балалары өчен.Казан. “Гыйлем” нәшрияты. 2015; Э.Н.Денмөхәммәтова, М.Н.Вәлиева, Г.И Тарханов. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение- фикерләмәне ничек язарга? Казан. ... теләгән?)билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең ...

Кулланылган әдәбият

1.Абдрәхимова Я.Х.,,Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре 5-7”.Казан.,,Мәгариф” нәшрияты,2003.

2.Абдрәхимова Я.Х.Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре 8-11”.Казан,,Мәгариф” нәшрияты ,2005.

3.Әбдрәшитова М.”Рәсем буенча сочинение язу”.,,Мәгариф”,2001,№1.

4.Вәлиев З.В.,,Эш кәгазьләре үрнәкләре”.Казан Татарстан китап нәшрияты,1999.

5.Вәлиева Ф.С,Г.Ф.Саттаров .,,Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”.Казан,,Раннур”нәшрияты,2000. 6.Галиева З.,,Иҗади язма эшләр “.”Мәгариф”.2002,№5 7.Гыймадиева Н.”Имтиханнар өчен сочинениеләр”.Казан”Яңалиф”нәшрият йорты,2003.

8.Зиннәтуллина К.”Икетеллелек һәм сөйләм культурасы”.”Мәгариф”2004,№9.

9.Мотыйгуллина Ә.”Сөйләм телен үстерү дәресләре”.”Мәгариф”.2004,№4.

10.Мөсәепова Н.”Сөйләм телен үстерү юнәлешләре”.”Мәгариф”2004,№3.

11.Поварисов С.”Сәнгатьле сөйләмдә сүзләрнең күпмәгънәлелеге”.”Мәгариф”2004,№10.

12.Садыйков М.”Сочинение язу җиңелме?”,,Мәгариф”2002,№11.

13.Сәгъдиева И.”Изложение язарга өйрәтүдә терәк схемалар”.,,Мәгариф”2003,№12.

14.Сочинение яздыру һәм язу методикасы.,,Мәгариф”2003,№12.

15.Хәбибуллина З.,Миңнуллина Р.,,Сочинение язарга өйрәнәбез”.Казан ,,Яңалиф” нәшрият йор-

ты,2002.

16.Хәбибуллина З.,Фәрдиева Х.,,Бәйләнешле сөйләм үстерү(эш кәгазьләре язарга өйрәтү)”.,,Мә-

гариф”2002,№9.

17.Яхин А.,,Сочинение ничек языла?”,,Мәгариф”2000,№5,6.