Хэзинэ романы буенча

Сочинение
1. Сочинение комплектлары

2007/2008 УКУ ЕЛЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН УРТА (ТУЛЫ) МӘКТӘП КУРСЫ ИМТИХАНЫ ӨЧЕН СОЧИНЕНИЕ КОМПЛЕКТЛАРЫ

Татар мәктәпләренең XI сыйныфларында татар теле һәм әдәбиятыннан чыгарылыш имтиханы (инша) 2008 елның 15 маенда үткәрелә. Язма эшне башкару өчен 6 астрономик сәгать бирелә. Имтихан өчен материал 20 комплектка тупланды, һәр комплектка аерым номер куелып, 7 шәр тема тәкъдим ителә. Имтихан материалы татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумына туры килә. Укучыларның борынгы әдәбият, XIX гасыр һәм хәзерге заман әдәбиятыннан белеме тикшерелә, шул сәбәпле һәр комплектка шушы юнәлештә темалар сайланды.

Имтихан көнне телевидение буенча лототрон ярдәмендә комплект номеры билгеләнә, темалар телеэкранда күрсәтелә һәм радио аша игълан ителә.

Сочинение яздыру методикасы татар мәктәпләренең X — XI сыйныфлары өчен татар теле дәреслегендә һәм татар мәктәпләренең V — XI сыйныфлары өчен татар теле программаларында бирелгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

№1

  1. «Туган якта һәр тал җырлый». (С. Хәким иҗаты буенча инша.)

  2. К. Насыйриның «Әбүгалисина» кыйссасында акыл культы.

  3. Алтын Урда чоры шигъриятендә Кеше идеалы.

  4. С. Рәмиев иҗатындагы лирик геройның күңел дөньясы.

  5. Ф. Латыйфиның «Хыянәт» әсәрендә Колшәриф образы.

  6. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда гаилә мәсьәләләре.

  7. Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча инша.

№2

  1. Һади Такташ — фәлсәфәче шагыйрь.

  2. М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы — мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче үрнәге.

  3. «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк». (Г. Ибраһимов)

  4. XX йөз башы татар шигъриятендә милләт язмышы проблемасы.

  5. Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,

    Танып була аны кылган эшеннән.

(Дәрдемәнд)

  1. Бөек Ватан сугышы чоры шигъриятендә батырлык темасы.

  2. Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында идея-эстетик үзенчәлекләр.

№3

  1. Тик шунысы хак: фәкать туган телдә

    Иман иңә кеше җанына.

(Р. Фөйзуллин)

  1. Мәүла Колый «Хикмәтләр»енең фәлсәфәсе.

  2. Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык-караңгылыкны бетерер. (Р. Фәхреддин)

  3. Муса Акъегет иҗаты буенча инша. (Теманы укытучы үзе сайлый.)

  4. Сигез гасыр элек җырларыңны

    Яраткан да халык ятлаган,

    Күңелендә көйләп саклаган.

    (Кол Гали иҗаты буенча.)

  5. С. Хәким — халык рухын бөеклеккә күтәрүче шагыйрь.

  6. «Мин бөтен әсәрләремдә дә кеше җаны турында яздым». (Н.Гыйматдинова иҗаты буенча инша.)

№4

  1. Г. Ибраһимов әсәрләрендә табигать сурәтләнеше.

  2. Г. Тукай иҗатында дини мотивлар.

  3. XX йөз башы татар прозасында бәхет темасы.

  4. Үкенмим: бар утым, бар көчем —

    Һәммәсе халыкка бирелде.

(Фәнис Яруллин)

  1. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.

  2. Г. Исхакый иҗатында татар зыялылары язмышы.

  3. И. Юзеев иҗатында яз, яшьлек, мәхәббәт темасы.

№5

  1. Гаяз Исхакый әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә кору проблемасы.

  2. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Муса Җәлил образы.

  3. Р. Фәхреддин әсәрләрендә әхлак-тәрбия мәсьәләләренең чагылышы.

  4. Һ. Такташ иҗатында яшьлек һәм мәхәббәт темасы.

  5. Г. Тукайның мәхәббәт лирикасы.

  6. «Йолдызлар җитә һәркемгә…». (Ә.Баян шигърияте буенча инша.)

  7. Онытсак үткәнне, оныклар

    Санламас бүгенге кадерен.

(Ә. Маликов)

№6

  1. Китап укып елый алганнарның

    Күңелендә булмый каралык.

(М. Әгъләмов)

  1. Фәнис Яруллин хикәяләрендә кешелеклелек сыйфатларының чагылышы.

  2. Бүгенге проза әсәрләрендә заман герое.

  3. Мөхәммәдъяр иҗатында дини мотивлар.

  4. Нәкый Исәнбәт иҗаты буенча инша. ( Теманы укытучы үзе сайлый.)

  5. «Уеңны уйдырып сал».

    (Дәрдемәнд шигърияте буенча инша.)

  6. Белем — кеше идеалының зарури сыйфаты, бәхет ачкычы.

    (Г. Утыз Имәни иҗаты буенча инша.)

№7

  1. «Ни ул әрни безнең җанда,

    Ни ул туа безнең аңда».

(М.Әгъләмов иҗаты буенча инша.)

  1. Н. Думави шигырьләрендә тормыш гаме.

  2. Татар әдәбиятына Коръәннең йогынтысы.

  3. Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы.

  4. Кәрим Тинчурин — комедия остасы.

  5. Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә конфликт бирелеше.

  6. Беркайда да оҗмах түгел,

    Туган илеңнән китмә син,

    Изге җиреңнән китмә.

(Г. Афзал)

№8

  1. З. Бигиевнең «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романында мәхәббәт һәм акча проблемасы.

  2. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Муса Җәлил образы.

  3. Икмәк кадерен белсәң, җирең таныр;

    • Ил кадерен белсәң, илең таныр.

(Ф. Гыйззәтуллина)

  1. Мөхәммәдьяр поэмаларында гуманистик идеяләрнең чагылышы.

  2. Мин былбылдан сезне чактырырмын,

    Тыңлатырмын елан сайравын.

(Зөлфәт шигърияте буенча инша.)

  1. Билгеләми гомер озынлыгын

    Еллар саны, картлык җитүе.

(Муса Җәлил)

  1. Шәриф Камал әсәрләрендә бәхет эзләү темасы.

№9

  1. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында Зөләйха образы.

  2. Рәшит Әхмәтҗанов иҗатында милләт язмышы.

  3. С. Сарайның «Сөһәйл һәм Гөлдерсен» дастанында гуманлылык һәм дөньяви мотивлар.

  4. Гүзәлләрдән гүзәл, изгеләрдән изге,

    Газизләрдән газиз әнкәйләр.

(Г. Игебаев)

  1. Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе.

  2. Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» повестенда матурлык һәм мәхәббәт темасы.

  3. Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда романтизм алымнары.

№10

  1. «Дөньяны коткарырга иде ул уттан».

    (Р. Мөхәммәдиевның «Ак кыялар турында хыял» әсәре буенча).

  2. Дәрдемәнд шигырьләрендә сагыш һәм сызлануларны тудырган сәбәпләр.

  3. Г. Тукайның балалар шигъриятендә әхлак-тәрбия мәсьәләләре.

  4. Мәдинә Маликова иҗатында хатын-кыз язмышы.

  5. Мөхәммәдьяр иҗатында гуманлылык.

  6. Ф. Кәрим шигъриятендә сугыш фаҗигасе.

  7. Г. Камал — комедия остасы.

№11

  1. Язмышларны күңел күзе аша үткәрергә

    Шигърияткә килә хатыннар.

(С. Сөләйманова)

(Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатына күзәтү.)

  1. Колшәриф шигырьләрендә дини-суфичыл мотивлар.

  2. Р. Фәйзуллинның лирик герое.

  3. Ул җырны кайда ишетсәң,

    Туган ил шунда булыр.

(Р. Әхмәтҗанов)

  1. Дәрдемәнд иҗатында символизм.

  2. Ф. Кәрими иҗатында мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.

  3. Татар әдәбиятында Сөембикә образы.

№12

№13

  1. М. Әгъләмов шигырьләрендә туган ил һәм милләт язмышы.

  2. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.

  3. К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасында Мәйсәрә образы.

  4. Мөхәммәдьяр — хаклык җырчысы.

  5. Туган тел,

    Синдә — шатлык җиңеллеге,

    Кайгылар авырлыгы,

    Ата-бабам батырлыгы,

    Аналар сабырлыгы.

(3. Насыйбуллин)

  1. Татар театр сәнгатен үстерүдә М. Фәйзинең роле.

  2. Ф. Әмирхан әсәрләрендә тәрбия-әхлак һәм дини мәсьәләләрнең куелышы.

№14

  1. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — әдәбиятыбызның кыйммәтле хәзинәсе.

  2. Р. Фәйзуллин иҗатындагы лирик геройның күңел дөньясы.

  3. Г. Афзал иҗатында юмор һәм сатира.

  4. И. Юзеев иҗатында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең чагылышы.

  5. М. Җәлил — минем яраткан шагыйрем.

  6. Яулар узды.

    Илгә исәннәр дә,

    Үлгәннәр дә җырлап кайттылар.

(Р. Әхмәтҗанов)

  1. Аяз Гыйләҗев иҗаты турында инша. ( Теманы укытучы үзе сайлый.)

№15

  1. М. Мәһдиев — образлар тудыру остасы.

  2. Һ. Такташ иҗатында хатын-кыз матурлыгы.

  3. Ф. Садриев иҗаты турында инша. (Теманы укытучы үзе сайлый.)

  4. Р. Харис иҗатында кеше һәм табигать берлеге.

  5. «Идегәй» дастаны — әдәби ядкаребез.

  6. Х. Туфан лирикасында фаҗига һәм өмет.

  7. Р. Миңнуллин — балаларга җан җылысы өләшүче шагыйрь.

№16

  1. Г. Кандалый әсәрләрендә ата һәм бала мөнәсәбәте.

  2. Р. Фәхреддин иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.

  3. Р. Батулла иҗаты буенча инша (Теманы укытучы үзе сайлый.)

  4. Иле белән кеше мәртәбәле,

    Иле белән кеше канатлы.

(М. Әгъләмов)

  1. Мөхәммәдьяр иҗатында тарихыбыз авазы.

  2. «Идегәй» дастанында көрәшче образы.

  3. Г. Ибраһимов әсәрләрендә пейзаж.

№17

  1. К. Насыйри иҗатында фольклор.

  2. XX йөз башы шигъриятендә Кеше образы.

  3. «Уйлары уелып калды». (Х. Сарьян иҗаты буенча инша.)

  4. Кеше яшәешендә — син ачык бел —

    Бер тылсым бу, гаҗәп нәрсәдер ул тел.

(Мөхәммәдьяр)

  1. Г. Утыз Имәни әсәрләрендә гыйлем темасы.

  2. М. Мәһдиев әсәрләрендә җыр символы.

  3. М. Акмулла — чичән шагыйрь.

№18

  1. Кешелексезлек чиреннән

    Безне кем соң дәвалар?

(Ф. Яруллин)

  1. М. Акъегет әсәрләрендә яңа геройлар.

  2. Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повестенда Гомәр образы.

  3. Н. Фәттах — тарихи романнар остасы.

  4. Р. Мөхәммәдиев иҗаты буенча инша. (Теманы укытучы үзе сайлый.)

  5. «Күңел карурманнарының тургае». (И. Юзеев, Ә. Еники хикәяләрендә күңел дөньясының бирелеше.)

  6. Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,

    Тугры дуслык путасын бәйлә билгә.

(Г.Утыз Имәни)

№19

  1. Ф. Кәрими иҗатында пейзаж.

  2. Ф. Әмирхан — хикәя жанрына нигез салучы.

  3. Үрләр менми, җырлар тумас иде

    Җирнең матурлыгы турында.

(С. Селәйманова)

  1. Дәрдемәнд шигырьләрендә фәлсәфи уйланулар.

  2. Ф. Яруллин — минем яраткан язучым.

  3. К. Насыйри иҗатында халыкчанлык.

  4. Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында фәлсәфи-әхлакый проблемалар.

№20

  1. Көйнең, телнең, гореф-гадәтләрнең

    Бар үз моңы, бар үз хисләре.

(И.Юзеев)

  1. Г. Исхакый әсәрләрендә мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.

  2. Үзебез сайлаган язмыш. (Т. Миңнуллин иҗаты буенча.)

  3. Әхлак —хыялдагы шәүлә булса, тормыш — чынбарлык ул. (Т. Галиуллинның «Тәүбә» һәм «Элмәк» әсәрләре буенча.)

  4. Зинданнарны ватып чыккан җыр.

    (Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре».)

  5. Г. Кандалый иҗатында ирония.

  6. Бүгенге драматургиядә минем яраткан героем.