Заhир Бигиевне? “Ме?н?р яки г?з?л кыз Х?дич? ?с?ренд? м?х?бб?тт? – ялган”темасына язарга ?зерлек

Сочинение

«Заhир Бигиевне? “Ме?н?р яки г?з?л кыз Х?дич? ?с?ренд? м?х?бб?тт? – ялган”темасына сочинение язарга ?зерлек. »

Тема. Заhир Бигиевнең “Меңнэр яки гүзәл кыз Хәдичә әсәрендә мәхәббәттә – ялган”темасына сочинение язарга әзерлек.

Максат. 1 Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә әсәрендә мәхәббәттә – ялган” темасын аңлап,фикерләрне бер тәртиптә, эзлелектә,ачык итеп язмача бирә белүгә шартлар тудыру.

2. Укучыларда телдән hәм язма сөйләмнең практик күнекмәләрен формалаштыру, фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә йогынты ясау.

3. Мәхәббәтнең кеше тормышында барлык авырлыкларны җиңә алырдай илаhи бөек көч, ныклы гаилә hәм яшәүнең какшамас нигезе икәнлеген аңларга ярдәм итү.

Алдауның, яманның кеше абруен югалта торган кире сыйфатлар икәнлегенә төшенергә булышу.

Җиhазлау. З.Бигиев портреты, сүзлекләр.

Материал. 1. Татар әдәбияты тарихы. ХIХ йөз татар әдәбияты. II том – Казан: “Тат.кит.нәшр.”,1985 нче ел, 280-310 нче битләр.

2. Заhир Бигиев “Зур гөнаhлары”.- Казан: “Тат.кит.нәшр.”,1991 нче ел, 11-67 нче битләр.

3. Заhидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.- К: “Мәгариф” нәшр., 2000 нче ел, 290 нче бит.

4. “Мәгариф” журналы, 2000нче ел, 65 нче бит. 2000 нче ел, 11 сан.

5. Хәбибуллина З., Миңнуллина Р. Сочинение язарга өйрәнәбез.- К: “Яңалиф “нәшр., 2002 нче ел.

6. “Әхлак дәресләре”- Яр Чаллы, 1998 нче ел, 224 нче бит.

7. Рахман Р. “Татар телендә 100 сочинение”.- Казан: “Раннур” нәшр., 2001 нче ел, h.б.

Тибы . Сөйләм телен үтерү дәресе. (иҗади – язма эшкә өйрәтү дәресе).

Төре. Йомгаклау.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру

  • Исәнмесез, укучылар! Бүген дәрескә бик күп кунаклар килгән. Ә татарларны сыйлап

җибәрү кебек гадәт бар. Ә без укытучыларны матур, ачык, дөрес, төгәл җаваплар белән куандыра алабыз.Утырыгыз.

II. Кереш.

Укытучы. Әдәбият дәресен башлыйбыз.Укучылар, үткән дәрестә без кайсы язучының ижатын өйрәндек.

Укучы. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романын өйрәндек.

Укытучы. Укучылар, Заhир Бигиевның тормышы hәм иҗаты турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар.Әдәби хезмәтләрендә яктылыкка омтылуы, үз вакытының җитешсезлекләрен тәнкыйть итә алуы белән игътибарын үзенә тарткан Заhир Бигиев кыска гына иҗат чорында әсәрләр язып калдырган. Ул рус әдәбияты үрнәгендә роман язуы, капитализмның котылгысыз килеп кергән төрле җинаятьләрен фаш итә торган реалистик әсәрләр бирә башлавы белән татар әдәбияты тарихында урын ала.. Ул роман жанрын алып керүче шәхес.

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

... ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга өйр ... сьәләләренә тукталалар. Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча да материалны өзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда ... теп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшл ...

Заhир Бигиев, иске мәдрәсә программаларындагы белемнәрне яхшы үзләштерү белән бергә,үзлегеннән күп өйрәнгән, бигрәк тә рус hәм төрек телләрендә басылып чыккан маҗаралы детектив жанрдагы әсәрләрне мавыгып укыган hәм нәтиҗәдә рус телендәге “Охота за миллионом” исемле бер әсәр тәэсирендә, З Бигиев үзенең беренче романын “Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә”не язып тәмамлый.(1887 елда Казанда басылып чыга).

Төп өлеш.

Укытучы. Бик яхшы, ә бүген без сезнең белән дәрестә “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә мәхәббәттә – ялган” дигән темага сөйләшәчәкбез, әсәрне йомгаклап план буенча сочинение язарга әзерләнербез.

Укучылар, сезгә өй эше нәрсә бирелгән иде?

Укучылар. Мәхәббәт төшенчәсенә матур, канатлы сүзләр, аңлатма бирергә кушылган иде.

Укытучы. Укучылар, сезнеңчә нәрсә ул мәхәббәт? Бу төшенчәгә аңлатма сүзлектә нинди аңлатма бирелә?

Укучы. 1. Кемне яки нәрсәне дә булса нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күнелдән бирелгәнлек хисе.- Ана мәхәббәте, Туган илгә мәхәббәт.

2. Башка җенестәге булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе, ярату хисе.

3. Нәрсә белән дә булса кызыксыну, нәрсәгә дә булса омтылыш, теләк, hәвәслек .

Сәнгәтькә булган мәхәббәт.

Укучылар. Мәхәббәт – ул сөю. Укучылар,мәхәббәт – кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын.

Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. (Мәхәббәт, Фәнис Яруллин).

Укытучы. . Мәхәббәт темасы – әдәбиятта –мәңгелек тема дип әйтер идем. Без өйрәнгән әсәрләргә кыскача күз төшерик.

Борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Кол Гали, Сәиф Сараи , Котб — мәхәббәткә дан җырлаучы әдипләребез.

Сез мисал итеп укыган әсәрләрне китерә аласызмы?

Укучылар. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килде hәм киләчәк дип уйлыйм мин. Бу әсәрнең төп герое –Йосыфның автор пәйгәмбәр белән тиңли. Пәйгәмбәр кем ул? Иң беренче чиратта, ул – алдан күрүче башкаларга юл күрсәтүче, матур сыйфтларга ия булган мөхтәрәм зат. Тугрылык, сабырлык Йосыфның табигатен hәм эш гамәлен бизи.Әсәрдә Зөләйха искиткеч гүзәл, чибәр, олы мәхәббәткә ия. Аның бөтен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алган. Зөләйханың мәхәббәт ялкыны шулкадәр көчле, хәтта ул өргәч, Йосыфның камчысына ут кага. Ләкин аларның мәхәббәтләре ирекле түгел, ул бик күп каршылыкларга очрый. Шулай да ике гашыйк кавыша, үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итеп, тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр. Гашыйк кеше бары тик яхшылык кына эшли ала, минемчә. Чөнки күңелдә изге хис-тойгылар булганда явызлыкка урын юк.

3 стр., 1265 слов

«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына

... Укучылар белән ничек эшләргә, үзеңне алар янәшәсендә ничек тотарга? Әлеге иншада мин шушы сорауларга җавап табарга тырышырмын. Укытучы булырга карар кылган кеше ... әгәндә генә кешелек дөньясына файдалы булган Кеше үстерергә мөмкин. Минемчә, алда санап үтелг ... кире мәктәпкә кайтып, бер атна булса да укып карыйсым килә. Миңа укытучыларым, ... зәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Икмәк пешер ...

Укытучы. Бик әйбәт мисал. Тагын кем китерә ала?

Укучы. Сәиф Сараиның “Сөhәил вә Гөлдерсен” дастаны. Бу әсәрдә мәхәббәт фаҗигале тәмамлана: геройларыбыз икесе дә вафат булалар. Ни өчен ике яшь гомер өзелә соң? Бу сорауга җавапны табу авыр түгел. Гөл былбылсыз, былбыл гөлсез яши алмый. Гөлдерсен гөл итеп сүрәтләнгән, гөлнең кибүен былбыл кичерә алмаган кебек Гөлдерсен үлемен Сөhәил дә күтәрә алмый.

Бу әсәрдә мәхәббәт үлемнән көчлерәк булып чыга.Әсәр кайгылы тәмамлана. Шулай булса да, безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралы бүләк итте.

Борынгы әдәбиятта Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында мәхәббәт кешене үзгәртергә мөмкин булган тәәсирле көч итеп раслана. Автор, кешеләрдә мәхәббәт хисләрен үстереп, җәмгыятьне сафландыра.

Укытучы. Шушы бөек әсәрләргә таянып нәтиҗә ясарга була: язучыларыбыз мәхәббәт турында яңадан – яңа әсәрләр тудыра.

Ә хәзер борынгы әдәбияттагы мәхәббәт төшенчәсен калдырып, З.Бигиевнең әсәрендә ХIХ йөздә мәхәббәт ничек сүрәтләнә? Бу чор язучыларның мисалында карап үтик.

Укучылар. З. Бигиевның “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрененең эчтәлеге сөйләнә.

сәүдәгәре

Укытучы. Укучылар, “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә әсәрендә мәхәббәттә – ялган” темасына сөйләшәбез. Ә нәрсә ул ялган? Тактага игътибар итегез. Дәфтәрләрне ачып число язабыз.

Алдау – хәйләләү, хәйләләп нәрсәсен дә булса алу, кешене авыр хәлдә калдыру, кешегә начарлык эшләү.

Ялган – хакыйкатьне бозып күрсәтә торган, дөрес булмаган, чын булмаган.

“ялган хәбәр”, “ялган караш”, “ялган шаhит”, “ялган акча”.

Хәйлә – Нинди дә булса эштә мәкер, астыртынлык.

Укучылар. Бар, әлбәттә, Хәйлә төшенчәсе урыны белән алдауны да, ялганны да үз эченә ала. Нинди мәкальләр беләсез?

Алдакның аягы кыска. Яман сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың. Ялган оят китерер, дөреслек куәт китерер.

Укытучы. Бу әсәрдә бу мәкальләргә туры килгән образлар бармы?

Укучылар. Габденасыйр образы – ул йөз мең кызны алу өчен Казанда өч – дүрт җирдә таш пулатлар булган бай. Яшерен көрәш алып бара.

Ул мәкерле, хәйләкәр, икейөзле еше. Үз теләгенә ирешү өчен. барлык начарлыклрны эшләргә әзер тора, яла ягуга , ялган шахит булуга кадәр барып җитә. Бу образда без акча, мал өчен бөтен кешелек сыйфатларын юглтучы типны күрәбез. Аңарда иптәшлек тә, дуслык та юк, ялган hәм икейөзлек кенә бар. Ул үләр алдыннан да ялганы ачылганы, хурлыкка калганы өчен түгел, бай кызны ала алмаганы өчен борчыла.

Укытучы. Кем өзекне табып укып күрсәтә?

Укучылар. Байлык, көнчелек, мәхәббәт.

Укытучы. Ә безнең әсәрдә ул ничек чагыла?

Укучылар. Мәхәббәт “өчпочмаклары” аша.

Укытучы. Дәлиләп, мисалларда аңлатып бирегез.

Мәхәббәт ул Хәдичә Чикләргә кертелгән

ЧДәреснең барышы  1 орда җәмгыять

Кысаларына

буйсындырылган.

Габденасыйр Муса

Мин, Габденасыйр, Муса → Хәдичә өчпочмагында аңлатып бирәсем килә.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

... 4”ле куйды,”-ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең җитмәгәндер, ныклап өйрәнс ... мәңге картаймас шатлыгым чыганагы.Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин -укытучы.әлбәттә замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җи ... борчылам; мавыгып эшләсәләр, зур канәгатьләнү хисе тоям. Мин укытучы буларак, укучыма теге яки бу ситуациядә дөрес чишелешне такмыйм, үзлә ...

Социаль чыгышлары hәм хәлләре буенча бик якын торган бу бай егетләрне З.Бигиев нигездә Әхмәди бай кызы Хәдичәнең йөз мең сум приданына мөнәсәббәттә күрсәтә.

Муса белән Габденасыйр автор Хәдичәнең йөз мең сумына мөнәсәббәттә көндәшләр итеп карый. Шулай да З.Бигиев Муса яклырак.Моның сәбәбе бар. Әхмәди бай, Мусага казын алданрак вәгъдә иткән. Биредә социаль фактордан, мораль фактор өстенлек ала.

Автор ата-ананың баштагы карары үтәлергә тиеш дигән уйда. Әлеге табигый теләкне җимерүгә соңыннан Габденасыйрның әхлакый җыянәте итеп бәяләнә, моның өчен ул каты җәза ала. , Муса ага беркадәр симпатиясе була да автор бу геройны идеал итми. Аның мәгърифәтче өчен идеал буларлык бер генә сыйфаты да юк. Ул үзе турында гына кайгыртып яшәүче шәхес.

Укытучы. Романның төп конфликты нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Укучылар. Романда алынган төп конфликт йөз меңне яулап алу тирәсендә бара. Персонажлар арасындагы бәрелеш, көрәш шул нигездә башлана hәм җәелә, димәк әсәрнең сюжеты нигезендә капитал – меңнәр өчен көрәш ята.

Укытучы. Димәк, укучылар мәгърифәтчеләрнең игътибар үзәгендә торган бер мөhим проблема – хатын-кыз язмышы. Персонажларның яман мөнәсәбәтләргә корылуы аркасында мөселман дөньясында хатын – кызга мөнәсәбәт мәсьәләсен кузгаталар. Хатын-кызга мөнәсәбәтне күрсәтү, аерым шәхеснең, тирәлекнең, җәмгыятьнең мораль йөзен ачу чарасына әверелә. Ирләрнең кешелеклеге, табигыйлеге аларның хатын-кызга карашы буенча бәяләнә.

Йомгаклау.

Укытучы. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романың әhәмияте, хәзерге чор белән бәйләнеше нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Укучылар. Хәзерге көндә дә тема актуаль дип уйлыйм. Чөнки беренче дөнья шулай ук акча мөнәсәбәтләренә корылган. Психолог тикшеренүләр мәгълүмәты буенча акча өчен үз үзен үтерүче кызларның саны. ..

Укучылар, ә хәзер дәрестә өйрәнгәннәргә йомгак ясап план төзибез.

План.

I. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романы.

II. “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романында мәхәббәттә ялган.

1. Мәхәббәт ул – сөю, ярату, мәңгелек тема.

2. Мәхәббәттә ялган турында уйланырга мәҗбүр иткән әсәр.

3. Тормышта ялган hәм аны тудырган төп көчләр, мәхәббәт “өчпочмаклары”.

4. Мәхәббәт яшәү көче бирә, кешеләрне нәрсәгә дә булса өйрәтә.

5. Мәхәббәттә ялган нәрсәгә китерә?

III. Әсәрнең актуальлеге “Мәхәббәтнең кеше тормышында” тоткан урыны.