Эссе “ Укытучы булу җиңелме ? “
Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кешегә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
(Лена Шагыйрьҗан)
Укытучы кеше тормышында зур урын алып торучы шәхес. Электән үк мөгаллимлек хезмәте иң дәрәҗәле, иң абруйлы һөнәр булып саналган.
Халыкка аң – белем тарату юнәлешендә мәгърифәтчелек хәрәкәтенең роле зур була. Шуның тәэсирендә мәдрәсәләр ачылган. Безнең төбәктә Акъегет мәдрәсәсе шул чорда уңышлы эшләп килгән мәдрәсәләрнең берсе булган. Кешенең табигате шундый: ул сабыйлык чорыннан ук белемгә омтыла. Белем үрләрен яулау зур һәм катлаулы хезмәт. Бу максатка ирешү юлларында укытучы – төп фигура.
Күңелләргә ак нур сызып, якты эз калдырган укытучы образы кешене гомере буе озата бара. Балачакның садә мизгелләре мәктәп елларында кала. Бу чор белән бәйле хатирәләрнең үзәгендә — укытучы. Бала күңеленә укытучы ничек үтеп керә соң?
Әлбәттә, укытучының бала җанлы, кешелекле, зыялы, ярдәмчел, тырыш, акыллы булуы аша. Укытучы һәм укучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр , бер- береңә ышану һәм эчкерсез булуга нигезләнгән булырга тиеш. Бары тик шул чакта гына укытучы укучының күңелен яулый ала. Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә бу мөһим алшарт булып тора.
Хәзерге заман укытучысы — ул укучыларны туган телебез аша әдәбият, сәнгать дөньясына алып керүче, туган телебезнең матурлыгы аша милли үзаң, туган җиребезгә мәхәббәт һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләүче кеше. Бу максатка ирешү юлында укытучының үз белемен күтәрү, укыту- тәрбия алымнарын камилләштерү һәм тәҗрибә туплау зур әһәмияткә ия.
Даими рәвештә яңа методларны, технологияләрне үзләштерү, иҗади эзләнүләр, укучылар белән эш формаларын төрләндерү – бу бурычларны
гамәлгә ашыруда аңа ярдәм итүче төп фактор.
Укытучы дәрестә яңа белем бирү белән генә чикләнмичә, алдагы белем- күнекмәләренә таянып һәм иҗади — эзләнү методы аша укучыларны мөстәкыйль рәвештә проблеманы чишү мәсьәләсенә этәргеч бирергә тиеш.
Хәзерге заман укытучысы укучының бу уңышларына объектив бәя биреп, үз эшенең нәтиҗәләре белән горурлану һәм шатлану хисләрен кичерә. Бу үз чиратында укучыны фикер йөртергә өйрәтүдә катлаулы хезмәт нәтиҗәсе.
Туган тел һәм әдәбият дәресләрен заман таләпләре югарылыгында үткәрү, белем һәм тәрбия бирү процессында укучыларга индивидуаль якын килү, сәләтле балалар белән эшләү программасын булдыру – болар барысы да фәнгә кызыксыну уятуда зур роль уйный. Бары тик фәнгә карата мәхәббәт булганда гына, конкурслар, олимпиадалар, зыялы кешеләр белән очрашулар, атналыклар һәм бик күп төрле класстан тыш чаралар үткәрергә мөмкинлек туа.
«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына
... балаларны ярату. Өченчедән, укытучы укучыларга белем биргәндә кирәкле осталык ... информатика укытучысы нинди булырга, нинди замана таләпләренә җавап ... ргә тиеш. Укучыларны укуда килеп туган авырлыкларга позитив карап, хаталарыннан тиешле ... әргә дә эшләргә... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, ү ... рбия бирүнең яңа эффектив алымнарын кулланып, иренмичә эшләгәндә генә кешелек дөньясына файдалы булган Кеше ...
Ачасыр мәктәбендә дә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Әдәби атналыкларда “ Сәнгатьле шигырь уку” конкурслары, тематик викториналар, драматургларның әсәрләрен сәхнәләштерү, якташ язучыларның әсәрләре буенча фәнни – гамәли конференцияләр уздыру, мәктәп күләмендә олимпиадаларда катнашу, төбәкара, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулау хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек нәтиҗәле эш алымнары булып тора. Бу уңышка бары тик хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарганда гына ирешеп була.
Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул сынауларны җиңәр өчен үзендә илаһи көч табарга тиеш. Бары тик нык ихтыяр көче, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, үз кыйблаңнан тайпылмыйча хезмәт итү – болар барысы да хәзерге заман укытучысын характерлый торган сыйфатлар. Ә менә андый укытучылар булганда милли мәгарифебезнең киләчәге якты һәм өметле булыр.
Укытучы… Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм алардан дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене — УКЫТУЧЫ дип атыйлар.
Авыр юлны халкы белән бергә үткән,
Һәм язмышын халкы белән уртак иткән,
Иле белән бергә кайнар сулыш алса,
Кеше җирдә көчле рухлы булып кала…