Эдэп кагыйдэлэре утэу бик кирэк

Сочинение

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Биеш гомуми урта белем бирү мәктәбе

ИНША

“Минем хыялдагы һөнәрем”

Башкарды:

8 нче сыйныф укучысы

Гарифуллина Алинә Сирин кызы

Укытучы:

Гыйбасева Эльмира Мансур кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк.

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар мине көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр мине матур киләчәк.

Кечкенә вакытымнан ук мин мондый сүзләр ишетәм: “Барысы да үз иркеңдә, Алинә, яхшы уку, акыллы, тәрбияле, һөнәрле булу синең кулыңда…” . Һәм чыннан да, үсә барган саен, бу сүзләрнең дөреслегенә ышана барам. Тормыш, минемчә, ул туу гына түгел, ә анда үз юлыңны табып, матур итеп яшәү, шатлык-борчылулар кичереп югарыга омтылу, үз хыялларыңны чынга ашыру да. Ә аларны тормышка ашыру өчен миңа тырышып укырга кирәк. Бүгенге көн һәр кешедән тирән белем, һөнәри осталык таләп итә. Мин бу тормышка яраклашырга, мөмкинлекләремне ача белергә, үз-үземә ышанырга тиеш. Ә бу мөмкинлекләр, әлегә, миңа мәктәптә бирелә.

«Корал кемнеке — заман шуныкы», ди татар халык мәкале. Минемчә, иркен тормышка юл ярып баручы кешенең коралы — аның һөнәре, белеме. Үз вакытында күренекле галимебез К.Насыйри да: “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”, — дип, үз фикерен әйтеп калдырган.

Чынлап та, дөньяга кеше хезмәт итәр өчен килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши, яшәвен мәңгеләштерә. Һөнәрне мин кулдагы алтын беләзек белән дә чагыштырам. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге эш җиңелләрдән түгел, чөнки без катлаулы заманда яшибез. Ә бу заман зур тизлек белән алга чаба, көннән-көн үзгәрешләр китерә, яңа һөнәрләр сорый. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була бит.

2 стр., 516 слов

Китап -белем чишмәсе

... әгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне, уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы кил ... көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел,табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган ...

Киләчәктә мин үземне “тәмле һөнәр иясе” итеп күрәм. Чөнки пешекче бөтен hөнәр ияләренә дә кирәкле кеше. Ул -рәссам кебек: бизәү, ясау, тудыру эше белән шөгыльләнә, кешеләрне яшәү нигезе булган ризык белән тәэмин итә. Ризыкның ләззәтле булуы пешекченең осталыгыннан тора . Ләкин «ашау өчен яшәмә, яшәү өчен аша» дигән халык әйтемен онытырга ярамый. Дөрес туклану — сәламәтлекне саклауның мөhим чарасы бит.

Кечкенәдән үк әнием янында аш-су әзерләгән җирдә чуалып йөрергә яраттым. Ә 7 яшемнән инде мин бик җитди рәвештә пешекче булам дип йөри башладым. Үсә төшкән саен өйдә аш-су әзерләүне ныграк ышанып тапшыра башладылар. Хәзер бигрәк тә ашауны төрләндереп, нинди дә булса үзенчәлек кертеп әзерләү, аңа карата башкаларның уңай фикерен ишетергә теләп әзерлим. “Мин пешекче hөнәрен сайларга тиеш! Яхшы пешекче булачакмын!” – дигән уйны күптәннән күңелемә салып куйдым. Мин киләчәктә халкымны тәмле ризыкларым белән сыйлыйсым, гомердә дә ишетмәгән ризыклар әзерләргә өйрәнәсем, табын серләренә төшенәсем килә. Миңа испан, итальян, мексика халыкларының аш-сулары бик ошый. Үзебезнең татар ашлары да бик бай, тәмле һәм үзенчәлекле. Безнең талкыш-кәләвәләребез, чәк-чәкләребез чит илләрдә дә мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк-чәк белән каршы ала. Ә гомумән алганда, артист буласың киләме синең, хисапчымы, инженермы — эш анда гына түгел. Хикмәт сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала.