КТП по татарскому языку для 5 класса

Сочинение

Спас муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, Бураково гомуми урта белем бирү мәктәбе”

2017-2018 енче уку елына календарь-тематик план

Төзүче: Хөснетдинова Н.К.,беренче квалификацияле

5 енче сыйныф өчен «Татар теле» курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 — 9 нчы сыйныфлар), төзүче-авторлары:Г.Р.Галиуллина, М.М. Шәкүрова) — Казан, 2013, 5 нче сыйныф өчен Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов Сәйфетдиновов, Р.Р. тарафыннан төзелгән (Казан: Татарстан китап нәшрияты 2012), Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән укыту әсбабына нигезләнеп төзелде.

2017-2018 нче уку елына укыту планы буенча 5 нче сыйныф татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать бирелә, 35 атна, ел буена 105 сәгать .

Уку елы ахырында 5 нче сыйныфта үтелгән материал буенча арадаш аттестация үткәрү планлаштырыла. Эшне үтәү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.

Атнага – 3 сәгать (елына – 105 сәгать).

Изложение язу – 4 сәгать (барысы – 4 изложение, икесе – контроль изложение);

— Сочинение язу – 4 сәгать (барысы – 4 сочинение, 2– контроль сочинение) + өй сочинениеләре.

Өйрәнелә торган бүлек

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнергә мөмкинчелек ала

Фонетика һәм орфоэпия

Сузык һәм тартык авазларга характеристика бирергә; сингармонизм законын һәм аның төрләрен;ирен гармониясен;

  • тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләрне: ирен ассимиляциясен, борынассимиляциясен, тел арты ассимиляциясен;сүзләргә фонетик анализ ясарга;
  • орфоэпик нормалар турында өйрәнәчәк;сүзләргә фонетик анализ ясарга;сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очракларны аерырга;

фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;

  • проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;
  • орфоэпик сүзлек белән эшләргә өйрәнү;

Регулятив гамәлләр: 1. Теләсә нинди эшчәнлектәиң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү

Танып — белү гамәлләре: 1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе

Коммуникатив гамәлләр: 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) 2. Үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру

( әхлакый үзкамилләшүгә сәләтлелек)

Орфогра

фия

Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышын; тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышын; икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең дөрес язылышын; ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышын билгеләргә;

Орфографик сүзлек белән эшләргә;

  • телнең орфографик нормалары кулланырга;

Регулятив гамәлләр: 1.Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү

2. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү

Танып- белү гамәлләре: 1.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана

белү күнекмәсе.

2. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү

Коммуникатив гамәлләр: 1.Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, фән һәм иҗтимагый практиканың тиешле заманча үсеш дәрәҗәсенә 1.Туры килә торган дөньяга тулы бер караш булдыру;

кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау

Лексика һәм фразеоло

гия

Сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыкларга; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирергә);

  • сүзләрнең синонимнар һәм антонимнарын табарга;
  • фразеологикәйтелмәләрне танырга;
  • сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгеләргә;
  • Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре, диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон сүзләрне аерырга;
  • фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънәсен танырга;

Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен;

  • татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;
  • төрле омонимнарны тану;
  • үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;
  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;
  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Регулятив гамәлләр: 1.

Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү

Танып-белү гамәлләре: 1.Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба (ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату;2. уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе Коммуникатив гамәлләр: 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. 2.Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт;

  • формалаштыру;

Морфоло

гия

татар телендәге сүз төркемнәрен (исем, фигыль, сан, сыйфат, рәвеш, алмашлык) аера белергә;

  • аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерергә;
  • сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;
  • морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга;

укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерә;

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;
  • төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп таба;

Регулятив гамәлләр: 1.Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү

2. үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя сайлый белү

Танып- белү гамәлләре:

1. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе

2. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып- белү, коммуникатив, социаль практикада һәм профессиональ ориентациядә куллана белү күнекмәсен формалаштыру

Коммуникатив гамәлләр: 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү

1.Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; 2.Дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби , әхлакый киңлегендә ориентлаша белү; 3. Сәләте кеше матурлыгын аңлау аша ,үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу;

Синтаксис

Җөмлә төшенчәсенә аңлатма бирә; әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен өйрәнә; җыйнак һәм җәенке җөмлә, гади һәм кушма җөмләне аерырга өйрәнә;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табарга һәм аерырга өйрәнә;
  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен билгеләргә өйрәнергә;
  • хәл төрләрен билгеләргә;

Җөмлә төзелеше, конструкциясен аңларга;публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларны тикшерергә;фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик нормаларны белү;

Регулятив гамәлләр: 1. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү

2. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү

Танып — белү гамәлләре: 1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Аңлап уку

Коммуникатив гамәлләр: 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

2. Регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү

1.Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре;

Пунктуа

ция

пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;әйтү максаты буенча җөмлә төрләре янында тынш билгеләрен дөрес итеп куярга өйрәнә;

  • җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнергә;

пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтә;публицистик һәм әдәби жанрдагы текстлардакулланыла торган пунктуацион кагыйдәләрне белү;

Регулятив гамәлләр: 1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү;

Танып -белү гамәлләре: 1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып- белү, Коммуникатив гамәлләр: 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

2.Үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

3Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү