Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф ( татар төркеме )

Сочинение

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре

3нче гимназия муниципаль белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафиз кызы

Тема : Сочинение язуга әзерлек

9 нчы сыйныф ( татар төркеме ).

Максат :

1.Укучыларны бирелгән текстка нигезләнеп сочинение язуга әзерләү, сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү;

2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

3. Тексттагы мәгълүматны анализларга өйрәтү

.Җиһазлау:Ә.Ш.Юсупова, Г.Р.Мөгътәсимова, Г.Ә.Нәбиуллина, Р.Р.Шәмсетдинова .Татар теле, 9 нчы сыйныф. Яңа формада дәүләт(йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Рус мәктәбендәге татар балалары өчен.Казан. “Гыйлем” нәшрияты. 2015; Э.Н.Денмөхәммәтова, М.Н.Вәлиева, Г.И Тарханов. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение- фикерләмәне ничек язарга? Казан. “Гыйлем” нәшрияты, 2014; Сочинение язуга әзерлек буенча папка, компьютер, интерактив такта, презентация, орфографик сүзлекләр.

Дәрес барышы

I.Оештыру

1 нче слайд.

Сочинение язуга әзерлек папкаларына, ДЙАәзерләнү кулланмасына игътибар итәбез.(Документ камера аша “Сочинение язуга ярдәмлек” күрсәтелә).Орфографик сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.Без язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның “Нигә мине татарча өйрәтмәдегез? тексты белән эшләрбез.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

  • Укучылар, искә төшерик әле, сочинение ничә өлештән тора?(җаваплар тыңлана) 2 нче слайд.Сочинение өлешләре.

— Димәк, сочинение 3 өлештән тора: кереш(тезис), төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар), йомгак(нәтиҗә).Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, баллар югала.

III.Сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү.

кереш- тезистан

  • Кереш өлешен язганда, нинди сүзләр тезмәсен кулланырга мөмкин?(җаваплар тыңлана)

3 нче слайд.

  • Әлеге текст авторы безне … мәс
  • Минемчә, бу өлештә текстның төп мәг
  • Минем фикеремчә, миңа калса кебек кереш сүзләр куллану.

Укытучы. Хәзер текстны игътибар белән укыйбыз һәм кереш өлешен язып карыйбыз.(Берничә укучының эшләре документкамера аша тикшерелә, хаталары кисәтелә)

1 стр., 465 слов

«Нигә мине татарча өйрәтмәдегез?» (IX сыйныфның татар төркемендә ...

... Соңыннан җавапларның дөреслеген «Сочинение язуга ярдәмлек»тән карап тикшерербез. Көтелгән җаваплар: Сочинение кереш-тезистан башлана. Ул – исбатланырга тиешле ... Нигә мине татарча өйрәтмәдегез?» дигән текст белән эшләрбез. (текст үрнәге – презентациядә.) II. Белемнәрне актуальләштерү ... ген Бердәм республика тес­тын (БРТ) тапшырырга әзерләнү кысаларында, сочинение язарга өйрәнербез, алган күнекмәләрне ...

2.Төп өлеш .

Кереш һәм йомгактан зуррак була.Тема (текст нәрсә турында), идея (автор нәрсә әйтергә теләгән?)билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең белән аңлатып язарга кирәк. Бу өлештә эчтәлек сөйләүдән качу,ә фикер йөртү һәм текстны анализлау сорала.

4 нче слайд.Төп өлеш.

  • Тезиста чагылган фикернең дөреслеге төп өлештә дәлилләнә.

  • Ике дәлил,һәр дәлил берәр мисал белән раслана.

  • Мисалларны 3 төрле ысул белән биреп була.

  • -Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның… җөмләсенә иг ътибар итик.

  • -Бу нәтиҗәнең дөреслеген …җөмлә мисалында расларга мөмкин.

Проблема күрсәтелә.

5 нче слайд. Проблемалар.

  • Сугыш, аның кешеләргә бәхетсезлек китерүе.Автор фикеренчә,сугыш-фаҗига.Ул үлем, кайгы китерә.Сугышны булдырмаска кирәк.

  • Кеше һәм табигать.Табигатьне саклау. Автор фикеренчә, кешеләр табигатькә карата мәрхәмәтсез.Ул безне табигатьне рәнҗетмәскә чакыра.

  • Туган тел, аның рухи кыйммәте. Туган телгә мәхәббәт.Автор фикеренчә,кеше үз ана телен онытмаска,туган телдә аралашырга,аны яратырга тиеш һәм башкалар.

  • Өзектә автор нинди проблеманы күтәргән?
  • Туган тел проблемасын.
  • Кайсы җөмләләргә игътибар итәбез?

-Бу фикерне раслау өчен 9 нчы җөмләгә игътибар итәбез.Аның телне начар белүен14 нче җөмләдән дә күрәбез.

Димәк, Туган телне белү- ул иң кирәкле һәм мөһим нәрсә.Һәр милләт кешесе үз телен белергә,үз ана телендә матур итеп сөйләшергә тиеш.Кызганыч, Ленарга әбисе татар телен өйрәтә башласа да, әти- әнисе дәвам итмәгән. Егеттә без ике төрле хис көрәшүен күрәбез.

  • Беренчесе нинди хис?
  • Ярдәм сорау.
  • Икенчесе?

-Үкенү хисе.Моны 19 нчы җөмләдәге мисаллар белән расларга мөмкин. Ленар өчен иң беренче, мөһим эш- тизрәк авылга кайтып, әбисеннән туган телен өйрәнү.Аның фикеренчә,илен бөтен дөньяга таныткан кешегә үз ана телен белмәү- хурлык.(Төп өлешне укучылар язалар һәм укыйлар)

III.Йомгаклау.

Йомгаклау төп өлештән зур булмаска тиеш.Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә.

6 нчы слайд.

Димәк,

Алдагыларга нәтиҗә ясап,, Тексттан күренгәнчә һ.б.

7 нче слайд

Шулай итеп,

IV.Рефлексия .

Текстны игътибар белән укырга;

  • Караламага язарга;
  • 4 абзац булырга мөмкин;
  • Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш;
  • Кереш сүзләр өтер белән аерымлана.

8,9,10 слайдлар.

алтмышта да онытылмас.”

4 стр., 1902 слов

Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

... фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара ... дип уйлыйм мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әс ... инде үзебезнең милләт вәкилләре татар телен туган телләре дип белсеннәр өчен, яшьтән милли тәрбия, милли горурлык хисе уяту кир ...

V .Өй эше. 3 нче вариант М.Рәфыйковның “Ятим”тексты буенча сочинение язарга.