Сыйныф, БРТ, язу методикасы, мастер-класс ачык дәрес планы

Сочинение

Татарстан Республикасы Биектау районы Алат төп гомуми белем мәктәбе” муни

бюджет гомуми белем учреждениясе

9 нчы сыйныфта үткәрелгән мастер- класс дәресе

Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясеннән алынган текст буенча сочинение- фикерләмәнең кереш өлешен язырга өйрәнү

Башкарды: 1 нче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина

Зөләйха Габделбәр кызы

2015 нче ел

Максатлар:

Дәрес төре:

Җиһазлау : интерактив такта , презентация, шаблоннар, карточкалар, чиста кәгазь битләре.

Кулланылган структуралар:

ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН

ТИК-ТЭК-ТОУ

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Материал: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясеннән алынган текст

Эпиграф:

Ана!

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга., Хатыннарның бөтен матурлыгы,, Бөтен күрке Ана булуда!, Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру

  1. Алган белемнәрне актуальләштерү

У: Укучылар, үткән дәресләрдә без сочинение – фикерләмәнең төзелеше белән таныштык . Текст белән эшли башлаганчы, искә төшереп китик әле.

ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН( укытучы әйткән фикер белән килешүче укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала.)

  • Сочинение- фикерләмәдә төп 3 элемент булырга тиеш (Әйе)
  • Сочинениедә 1 дәлил дә җитә (Юк)
  • Сочинениенең эчтәлеген сөйләп чыккан эшкә 0 балл куела(Әйе)
  • Текст өч абзацтан кимрәк булырга тиеш (Юк)

3) Уку мәсьәләсен чишү:

У: Рәхмәт, укучылар, сез өйдә Шәриф Камалның “Буранда” дип аталган хикәясеннән алынган текстны укып килергә тиеш идегез. Бу текст сездә нинди тәэсирләр калдырды? Текст нинди стильгә карый?

2 стр., 830 слов

По тексту Бражина. Анализ сочинения по тексту Бражина

... И. Бражину) Анализ сочинения по тексту И. Бражина Основная проблема Авторская позиция Проблема патриотизма творческих людей. (В чём проявляется патриотизм творческих людей в годы войны?) В годы войны творческие люди защищают Родину от ... дыхания: Стихи поэтов, павших в Великой Отечественной войне". Эти стихи поражают своим лиризмом и верой в победу. Чем дороги нам сегодня произведения поэтов ...

Көтелгән җаваплар:

1) Авыр, кызгану, жәлләү хисләре

2) Текст хикәяләү стиленә карый.

У: Сочинение фикерләмәнең беренче абзацы- кереш өлеше. Без бу өлештә нәрсә эшләргә тиеш?, Көтелгән җаваплар:, Исбатланырга тиешле фикерне күрсәтү, текстта күтәрелгән проблеманы билгеләү. слайд 10, У: Укучылар, бу текстта исбатланырга тиешле фикер нинди?, Көтелгән җаваплар:

Әниләрне һәрвакыт яратып, хөрмәт итеп, саклап торырга кирәк, соңыннан үкенерлек булмасын.

У: Әнисе Мостафаны яратамы? Без моны ничәнче җөмләдә күрәбез?, Көтелгән җаваплар:

6 нчы җөмләдә әнисенең бишек янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне “балам” дип уздырганын күрәбез.

У: Димәк, автор нинди теманы яктырткан?, Көтелгән җаваплар:, Автор аналар мәхәббәте темасын яктырткан.

У: Укучылар , сез текстта күтәрелгән проблеманы табырга тиеш дидегез. Ә нәрсә соң ул проблема?(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Проблема- текстта автор күтәреп чыга торган мәсьәлә. Күп очракта, текстта берничә мәсьәлә була. Слайд

У: Шулай итеп, бирелгән текстта иң мөһиме кайсы мәсьәләләр? (слайд 10)

Көтелгән җаваплар:

Ана белән бала мөнәсәбәте

  • Әниләрнең балалары өчен үзләрен корбан итүләре
  • Соңлап үкенү

У: Кайсы мәсьәлә сезнең күңелегезгә якын, һәм яхшы аңлашыла?, Көтелгән җаваплар:

Ана белән бала мөнәсәбәте

У: Проблеманы аңлатып, “Проблема нинди була ала?” дигән белешмәлек белән танышыгыз.

  • фәлсәфи — әһәмиятле
  • политик -җитди
  • әхлакый -бәхәсле
  • көнүзәк -үткен

У: Укучылар, бу текстта күтәрелгән проблема кайсы төргә карый?

Көтелгән җавап

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы буенча физкультминут

4)Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

а)ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы кулланыла.

Ана мәхәббәте “ темасы буенча бер сүздән торган 9 карточка тәкъдим ителә. Карточкалар 3х3 итеп таратып куела. Диагональ, өстән аска, уңнан сулга куелган 3 сүзне кертеп кереш җөмлә төзергә.

ә) Шаблон гыйбарәләр буенча кереш өлешне укучылардан яздыру.

  • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә … аңлата.

  • Текст «…» сүзләре белән тәмамлана. Минемчә, … турында әйтелгән.

  • Әлеге текст авторы укучыларны … мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.

  • Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул … аңлата.

  • Бу өзектә автор … турында сөйли.

  • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: …

5) Рефлекция

У: Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап:

3 стр., 1364 слов

Введение цитат в текст сочинения

... ни излишества не дают счастья». Косвенная речь Об учителях говорят, что они «сеятели разумного, доброго, вечного». Цитата как часть предложения Л.Чуковская в данном тексте вспоминает своего отца К.И.Чуковского, который ... авторской позиции (отрывки из сочинений): 1) В Никляев призывает читателей учиться культуре радости и считает, что находить её нужно «среди однообразных и трудных будней», как бы ни ...

У: Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап:

Укучыларга билгеләр кую

6) Өй эше: “Әниләр- сизгер күңелле”темасына сочинение язырга.

Татарстан Республикасы Биектау районы Алат төп гомуми белем мәктәбе” муни

бюджет гомуми белем учреждениясе

9 нчы сыйныфта үткәрелгән дәресе

Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясеннән алынган текст буенча сочинение- фикерләмәнең төп һәм йомгаклау өлешен язырга өйрәнү

Башкарды: 1 нче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина

Зөләйха Габделбәр кызы

2015 нче ел

Максатлар:

Дәрес төре:

Җиһазлау : интерактив такта , презентация, шаблоннар, карточкалар, чиста кәгазь битләре.

Кулланылган структуралар:

МОДЕЛ Ь ФРЕЙЕР, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП

Материал: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясеннән алынган текст

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру

  1. Алган белемнәрне актуальләштерү

( Модель-Фрейер структурасы. Альтернатив вариант слайд ) ( КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасын кулланып фикер алышу)

Көтелгән нәтиҗәләр

а) сочинение –фикерләмәгә бәяләмә: Сочинение- фикерләмә-билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст

ә) Сочинение –фикерләмәгә характеристика: Текстта язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш. Сочинение- фикерләмәдә төп 3 элемент булырга тиеш: тезис, аргументлар, нәтиҗә)

б)Дөрес язылган сочинениедә булырга тиеш: 3 абзац, 2 дәлил, тезис буларак китерелгән гыйбәрәләрнең мәгънәсен дөрес аңлау.

в) Еш күзәтелә торган хаталар: ике мисал дәлилнең булмавы, 2 абзацтан тору, тезис буларак китерелгән гыйбәрәләрнең мәгънәсен дөрес аңламау, сочинениенең бөтенләй башка темага каравы

3) Уку мәсьәләсен чишү:

(Слайд) Төп өлеш. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп өлештә дәлилләнә. (слайд 11) Бу текстның эчтәлеген сөйләп чыгу түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Димәк, текстка анализ ясаганда, безгә ТЕКСТКА НИГЕЗЛӘНЕП ЭШЛӘҮ ысулы ярдәм итәчәк.

ТЕКСТКА НИГЕЗЛӘНЕП ЭШЛӘҮ ысулын аңлату, искәрмә ясау.

ТЕКСТКА НИГЕЗЛӘНЕП ЭШЛӘҮ — шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язу.( слайд)

4 стр., 1955 слов

Урок в 9 классе сочинение по картине васнецова баян

... и процветания России. Составление плана сочинения (слайд 28) В.М. Васнецов — родоначальник нового, "национального" направления в русском искусстве. Описание картины «Баян»: 1. передний план картины; 2. основные группы героев; 3. ... сцене С. И. Мамонтова, сыграл в ней роль Деда Мороза. (слайды 9, 10) В Абрамцеве же Васнецов выступил и как архитектор: по его проектам была построена небольшая ...

Өзекнең мәгънәсен ачу өчен без сорауларга җавап бирербез.

У: Автор игътибарны нәрсәгә юнәлтә?

Көтелгән җавап:

У: Аны бигрәк тә нәрсә борчый, шомландыра, ул нәрсәне ассызыклап үтә?

Көтелгән җавап:

У: Текстта нинди проблема күтәрелгән дидек?

Көтелгән җавап

У: Бу проблема бүгенге көндә дә а, Көтелгән җаваплар:

Актуаль, чөнки һәрбер кешенең әнисе бар, кемнеңдер әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшы, ә кемнекедер начар… Ләкин, кызганычка каршы, беребез дә алар янында күпме яшисебезне белмибез. Бу проблема мәңгелек.

У: Ни өчен бу проблема автор өчен мөһим соң? Исегезгә төшерегез әле.

Көтелгән җавап: Чөнки Шәриф Камал да 16 яшендә кырыс холыклы әтисе белән ачуланышып, әнисеннән аерылып, өеннән чыгып китә. Ә аның әнисе бик тә йомшак холыклы, юаш хатын була.

У: Төп өлешне язу өчен автор позициясен чагылдырган 2 фикерне әйтегез.

Слайд №1 1 нче фикер: Автор аналарның балаларга карата мәхәббәте һәм шул мәхәббәт өчен үзләрен корбан итүләре турында фикер йөртергә куша. Аналар төннәрен йокламыйча, авыру балалары янында утырып чыга, алар өчен яраткан эшләре, шөгыльләре белән корбан итә.

У: Кайсы җөмләдә автор фикере ачык чагыла? Тексттан шушы фикергә туры килгән җөмләнең номерын табып әйтегез. Һәр мисал бирелгән фикергә туры килергә тиеш. Фикергә туры килмәгән мисал исәпкә алынмый.

Көтелгән җавап

У: Укучылар, Мостафа мисалы белән автор безгә нәрсә әйтергә тели?

Слайд №15 2 фикер : Әниләрнең эшләгән яхшылыкларын аңлап, алар каршындагы бурычыбызны үтәү хисе безгә бик соң килүе турында уйларга куша. Мостафа да бит , кызганычка каршы, вакытында әнисенең аны ни дәрәҗәдә яратуын аңлап бетерми, әтисенең котыртуларына бирешә һәм шуның нәтиҗәсендә, гафу үтенергә соңга кала.

У: Тексттан шушы фикергә туры килгән җөмләнең номерын табып әйтегез.

Көтелгән җавап

У: Слайдка игътибар итегез, дәлилләрне ничек формалаштырып була?, Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин.

  1. Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана. Бу очракта җөмләне куштырнаклар эченә алырга кирәк.

  2. Кайбер очракларда җөмләне тулысынча цитата итеп биреп булмый. Төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куярга кирәк.

  3. Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Бу — җөмлә бик озын булганда кулланыла торган ысул.

У: Менә без сезнең белән автор позициясен ачыклый торган этапка җиттек. Нәрсә соң ул автор позициясе? (Слайд)

Автор позициясе- авторның теге яки бу проблема буенча фикер йөртеп, бер нәтиҗәгә килүе., У: Текстта автор позициясе нинди? Ул әһәмиятлеме? Сез аның белән килешәсезме?

Көтелгән җавап

У: Иң авыры төп өлешне язу, чөнки текст белән күп эшләргә, автор фикеренә туры килгән дөрес мисалларны таба белергә кирәк. Хәзер йомгаклау өлешен язу методикасын карап китербез. (Слайд)

4 стр., 1988 слов

Позиция автора исходного текста по заявленной проблеме. Аргументация ...

... своей страны. Именно проблема беспредельной любви к ... – Богом стране. (7) Они шли и пели среди её ... они, эти рязанские мужики, в глубине души, что бесконечно счастливы были мы в те дни, теперь уже бесконечно далёкие – и невозвратимые… (По И. А. Бунину) Сочинение. ... отцов и дедов. Автор передаёт ощущение ... прозрений мир юности, где приоткрывшиеся уму ценности ... новых мыслей, вытекающих из этого убеждения, и ...

Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бөйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы буенча укучыларның алган белемнәрен тикшерү.

  • Автор фикеренә туры килгән ничә мисал кирәк? (2)

  • Сочинение ничә абзацтан тора?(3)

  • Сочинение –фикерләмәдә төп ничә элементның булуы таләп ителә?(3)

2)Төркемнәрдә эш. 1нче төркем 1 нче шаблон буенча, 2 нче төркем 2 нче шаблон буенча йомгаклау өлешен яза.

Шаблоннар:

  1. Шулай итеп, ___________________саклау кебек җитди проблемалар турында яза

  2. Димәк, текстның автор_______________________________________________ аңлау мөһимлегенә ышандыра. _________________________________ булырга өнди.

5) Рефлекция

У: Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап:

У: Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап:

Укучыларга билгеләр кую

6) Өй эше:

Текст.

Аналар күңеле сизгер

1)-Анаң безне сөймәде, иргә китте… 2)Ул сине кыйнарга әйтә икән… 3)Яшь әнкәң безне сөя…

4)Менә ул вакытларда , анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.

5)Ул анасыннан бизгәнмени инде? 6) Әйе,ул, үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне “балам”дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!

7)Ул яшьрәк вакытында:

  • Син минем анам түгел!- ди иде.

8)Хәтта бервакыт аның битенә көл сипкән иде. 9)Аны котырттылар.

10)-Мокай килгән, битенә көл бәр!

11)-Әйдә!…

12)Болар һәммәсе – яшь вакытында … 13)Әмма зур булгач? 14)Менә хәзер аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да-үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш,атасы үлгәч тә,анасыннан гафу сорамавы,һаман аңар илтифатсыз һәм салкын мөгамәләсе өчен иде…

15)Төш вакыты узган, буран һаман дулый… 16) Карт бик дикъкатле һәм җанлы күренә иде.

17) -Ярты юлны килгәнбездер?-диде Мостафа.

18)-Артык булыр…19)Ястү вакытларында җитәрбез ,-диде карт һәм янә өстәде: -Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр…20)Сагынган булыр…дүрт ел бит!

10 стр., 4769 слов

Диде на лезгинском языке

... Дидейрин сувар (День матери на лезгинском языке) , Гьардаз вичин чка ава, Дагълар гьуьлуьв агуд женни? Заз сифте чIал чирай, диде Вун рикIелай алуд женни? Диде! Ам инсаниятдин сихил, несил ... ракъурдач садрани ви кьилелай Ви бурж вахчуз алакьич кьве гъилелай На гьаялвал тагайт1а заз, чан диде. Саид: Дидедин мез дарман я, Сагъсуз ч1авуз баладиз. Гьар са ...

21) -Егерме ел…Ләкин…бүген кайтасымны белми ул…

22) Карт бераз уйга калды.

23) -Аналар белә …алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар…-диде

24) Мостафа эндәшмәде.25)Ул бабайның “төзәп торалар” дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер …26)Юк! 27)Гаепне “сизәргә” ул гына җитмәс. 28)Юкса җаннары баланы күзәтәмә икән?