«Нигә мине татарча өйрәтмәдегез?» (IX сыйныфның татар төркемендә язуга әзерлек дәресе)

Сочинение

Мәдинә ӘДИЯТУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 3 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр: имтихан тапшыруга җаваплы караш булдыру.

Предмет нәтиҗәләре: бирелгән текстка нигезләнеп, сочинение язу күнекмәләрен камилләштерү; фикерләү, нәтиҗә ясый белү, тексттагы мәгълүматны анализлау, дәлилләү сәләтен үстерү;

  • Метапредмет нәтиҗәләре: рус теле дәресендә алган белемнәрне гомуми күзаллап, темага туры килгәннәрен дәрестә урынлы куллану;

Җиһазлау:

Материал:, Дәрес барышы

I. Белем алуга омтылыш булдыру

Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

(Документ-камера аша «Сочинение язуга ярдәмлек» күрсәтелә. Укучылар аның эчтәлегенә күз йөртеп чыгалар.)

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә нишләрбез? (Фикерләр тыңлана.)
  • Әйе, бүген Бердәм республика тес­тын (БРТ) тапшырырга әзерләнү кысаларында, сочинение язарга өйрәнербез, алган күнекмәләрне камилләштерербез.

Без язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов әсәреннән алынган «Нигә мине татарча өйрәтмәдегез?» дигән текст белән эшләрбез. (текст үрнәге – презентациядә.)

II. Белемнәрне актуальләштерү

  • Укучылар, искә төшерик әле: га­дәттә сочинение ничә өлештән тора? (Җаваплар тыңлана. Слайдка карап тикшерелә.) 2 нче слайд

III. Белем һәм күнекмәләрне ка­мил­ләштерү

1. Сочинениенең кереш өлешен язу­га кагылышлы белемнәрне гомумиләш­тереп кабатлау. 3 нче слайд

  • Укучылар, сочинениенең кереш өлешенә таләпләрне искә төшерик. Соңыннан җавапларның дөреслеген «Сочинение язуга ярдәмлек»тән карап тикшерербез.

Көтелгән җаваплар:

  • Сочинение кереш-тезистан башлана.
  • Ул – исбатланырга тиешле фикерне белдерүдән гыйбарәт. Тексттан кимендә дәлилләнергә тиешле ике фикер ките­релә.
  • Текстның (өзекнең) төп мәгънәсе 1–2 җөмлә белән формалаштырыла.

Укытучы. Укучылар, кереш өлешен язганда, нинди калька-сүзләр кулла­нырга мөмкин? (Фикерләр тыңлана. Җавапларның дөреслеге ярдәмлектән карап тикшерелә. )

2. Белемнәрне гамәлдә куллану.

  • Хәзер текстны игътибар белән укы­гыз һәм кереш өлешне язып карагыз. (Берничә укучының эше документ-камера аша күрсәтелә, тикшерелә, хаталары бергәләп төзәтелә.)

3. Төп өлешне язу белән бәйле бе­лемнәрне искә төшереп ныгыту. 4 нче слайд

5 стр., 2034 слов

Сочинение на татарском языке физкультура дэресе

... кебек гомумиләштерүче сүзләр ярдәмендә төгәлләргә мөмкин. . Әйе, укучылар. Без сезнең белән сочинение – фикерләмә язуның шаблонын карап чыктык. ... искә төшереп китик әле? 1. Сочинение – фикерләмә язуга кереш. Сочинение - фикерләмә дип без нинди сочинениегә әйтәбез? Укучылар. Сочинение – фикерләмә . Сочинение – фикерләмә нинди өлешләрд ...

«Сорау – җавап» уены.

  • Тема – … («Әсәр нәрсә турында?» соравына җавап: әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар җыелмасы.)
  • Идея – … («Автор нәрсә әйтергә те­ләгән?» соравына җавап, авторның сурәт­ләнгән вакыйгаларга мөнәсәбәте, бәяләве.)

Проблема – … (Әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәлә.)

Укытучы. Хәзер төркемнәрдә бер-берегезгә төп өлешне язу белән бәйле киңәшләрегезне бирегез. Соңыннан бер җаваплы кеше нәтиҗә ясап әйтер.

Нәтиҗә. Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Башта тема һәм идея билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең белән аңлатып язу сорала. Бу өлештә эчтәлек сөйләүдән сак булырга кирәк, логик фикерләп, текстны тиешле югарылыкта анализлау зарур.

  • Укучылар, әдәби әсәрдә нинди проблемалар күтәрелергә мөмкин? (Җаваплар тыңлана. Җавапларның дөреслеге эталон-ярдәмлектән карап тикшерелә.) 5 нче слайд.