Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

Сочинение

Сагировой Гульнас Рашитовны

“Татарстанда татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү” .

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

Йөрәк каным белән ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән

Тел бирдем.

Саклый алсаң – мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң – күкрәк сөтем хәрәм!…

С. Сөләйманова

Татарстанда татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча төрле программалар эшли Татарстан Республикасының милли казанышы булган дәүләт телләре,шул исәптән татар теле дәүләт тарафыннан үстерелә һәм моның өчен шартлар тудырыла. мәсьәләләрне хәл итү максатыннан программалар булдырыла.

Безнең телебез тарихыбыз шикелле бөек, олы язмышлы.Үз телен белгән кеше генә аның моңын, аһәңен аңлый, тоемлый.

Татар телендә чиста, дөрес итеп сөйләшкән кеше һәммәбезне сокландыра. Ә үз телен санламаган кешедән сорыйсы иде:

Телсез кем соң син?- дип.

Хәтерсез таш… Халыксыз, тарихсыз, язусыз, язмышсыз…

Татар теленә ихтирам булсын өчен, бу эш балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш.

Балаларга телләрне матур итеп уен формасында өйрәтүдән башларга кирәк. Бу эшне эзлекле төстә алып барсак, безнең телебезгә ихтирам булыр иде. Яшәр һәм эшләр өчен кирәк булмаган телне бик сирәкләр генә өйрәнә.

“Башка халыкларның мөнәсәбәтен татар теленә карата ничек үзгәртергә?” Башка халыкларның мөнәсәбәтен үзгәртер өчен, ул халыклар безне белергә тиешләр. Ә бер-береңне белмичә торып, ихтирам итеп булмый.

Ә инде үзебезнең милләт вәкилләре татар телен туган телләре дип белсеннәр өчен, яшьтән милли тәрбия, милли горурлык хисе уяту кирәк.

Моннан унбиш еллар элек Татарстан халыкларының телләре турында Закон һәм xөкүмәт программасы кабул ителу нәтиҗәсендә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде. Татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугат материаллары, радио-телевидение тапшырулары купкә арттырылды һәм башка төрле чаралар курелде. Татар теленең берникадәр абруе кутәрелде.

2 стр., 820 слов

Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф ( татар төркеме )

... Сочинение язуга әзерлек папкаларына, ДЙАәзерләнү кулланмасына игътибар итәбез.(Документ камера аша “Сочинение язуга ярдәмлек” күрсәтел ... кле һәм мөһим нәрсә.Һәр милләт кешесе үз телен белергә,үз ана телендә матур итеп сөйләшергә тиеш.Кызганыч, Ленарга әбисе татар телен ... Әлеге текст авторы безне ... мәс Минемч ... теләгән?)билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләре ...

Татар теленең хәзерге торышына караган ике җитди проблема бар. Беренчесе аның кулланылыш дәрәҗәсе, икенчесе — сыйфаты, сафлыгы һәм дөреслеге белән бәйләнгән.

Кулланылыш дәрәҗәсе дигәннән без күз алдына бүгенге көндә татарларның туган телләрен күпмесе белә һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалана соң?

Соңгы елларда уз телләрендә иркен сейләшә торган татарларның саны арта барадыр дип әйтә алмас идем. Киресенчә, андыйларның саны кими барадыр дип уйлыйм. Беренчедgн, хәзер авыллар, шул исәптән татар авыллары да, кими бара. Мәгълум ки, татар теле барыннан да бигрәк татар авыллары халкы исәбенә сакланып килде.

Икенчедән, шәһәрдә яшәүче татарларның, әдәби телләрен узләштереп, шул телдә иркен аралашканнары чагыштырмача куп тугел. Идарә иту, фән, иҗат өлкәләрендә һәм башка тармакларда хезмәт итуче интелигенция вәкилләренең дә, җитештеру өлкәсендә эшләүчеләрнең дә күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә сөйләшә.

Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча сөйләшә. Шәһәрдә туып үскән татар яшьләре һәм балалары уку йортларында да, нигездә, русча аралашалар. Казандагы татар мәктәпләрендә укучы татар балаларының һәм xәттa татар теле, әдәбияты белгечлегенә өйрәнүче вуз егетләре һәм кызларының да үзара русча сөйләшүләре хәзер гадәти күренеш була бара.

Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм.

Тел сәясәте һәм гомумән милли сәясәт һәм мөнәсәбәтләр — бик четерекле өлкә Тормышның башка тармакларындагы кебек, бу өлкәдә дә иреклелелек, демократия чагылырга тиеш. Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә — hич югында гаиләләрендә ¬- иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.

Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мәһим сәяси эш. Чөнки hәрбер тел ул — аз санлы кешеләрнеке булса да, куп санлы милләтнеке булса да — халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.

Мин төрле телләрне һәм шулар белән бергә милли культураларны җәйге болында үсеп үтырган төрле-төрле төстәгe матур чәчәкләргә тиңләр идем. Һәм, шуннан килеп, чагыштырып карыйк: дистәләрчә, йөзләрчә төрле төстәгe чәчәкләр үскән болын матурракмы, әллә бер төсле чәчәкләрдән гeнә торганымы?

Телләр дә шул болындагы чәчәкләр кебек. Аларның берсе гeнә югалса да, җәмгыятькә, халыкларның культураларына кайтарып булмаслык зыян килә.

1 стр., 478 слов

Туган ягым — яшел бишек

... _зеSне патриот дип й™рт‰ аласыS. Минем туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл‰р ... ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел кырларга бик бай. Шулай ук ТатарстанныS байлыгы Gир астындагы казылмаларда. Татарстан матур ... д‰ресенн‰н укып бел‰без. Андый кешел‰р безд‰ горурлык хисе уята, безг‰ _рн ... районында, м‰с‰л‰н, татар музыкасына нигез салучы, танылган композиторлар туган: Солтан Г‰б‰ши, ...

Туган телебезне саклап үстерү – төптән уйланылган, киң кырлы, махсус дәүләт программасы белән башкарыла торган зур эш таләп итә.

Татар халкын прогресска илтү, телен үстерү, мәдәниятен алга җибәрү өчен, иң әһәмиятле шарт — халыкта, барыннан да бигрәк, балаларда, яшьләрдә, милли горурлык, патриотлык хисләре булдыру.

Балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр. Аннан соң, ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була.

Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә — hич югында гаиләләрендә — иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.

Татар халкын прогресска илтү, телен үстерү, мәдәниятен алга җибәрү өчен, иң әһәмиятле шарт — халыкта, барыннан да бигрәк, балаларда, яшьләрдә, милли горурлык, әхлакый тәрбия, патриотлык хисләре булдыру

Патриотлык ул — үз илеңне, ватаныңны олылау, ярату, аның кадерен белү. Әмма без татарлар өчен, патриотлык моның белән гeнә чикләнми. Бездә, татар кешеләрендә, туган телеңне, мәдәниятең, динең, гореф-гадәтләреңне, тарихыңны белү, саклау, аларны камилләштерә, үстepә бару, рухи хәзинәләрне баету теләге булсын өчен, халкыңны, туган җиреңне, аның матур табигатен ярату, бай тарихын, бөек кешеләрне зурлау, xөрмәт итү, алар белән горурлану сыйфатлары булырга тиеш.

Яшь буында патриотлык, милли горурлык сыйфатлары тәрбияләү — ¬бүгенге көндә иң мөһим, иң катлаулы бурыч. Моны бөтен республика дәүләте, хөкүмәтe тарафыннан үткәрелә торган нык уйланылган, куп төрле җитди чаралар белән гeнә гамәлгә ашырырга мөмкин.

Әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу проблема зур проблемаларның берсе. Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене начар, яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый.

Беренчедән, яшь буынга һәм олыларга да татар халкыньң бай тарихын яхшы итеп, үтемле итеп өйрәтергә кирәк. Безнең тарихыбыз узләрен бөек дип санаган халыкларныкыннан бер дә ким түгел, анда күркәм сәхифәләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп.

Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара — татарларның бөек улларын һәм кызларын, күренекле шәхесләрен пропагандалау. Татар халкының яшьләрдә — аларда гына түгел, олыларда да — хаклы горурлык хисләре уятырлык күпме гeнә шәхесләре юк! Академик Роальд Сәгъдиев, Камил Вәлиев, Рәшит Сүнәев, Роберт Нигъмәтуллин кебек бөтен дөньяга мәгълум галимнәребез дисеңме, данлыклы хирург Ренат Акчурин, мәшһур балет артистлары Рудольф Нуриев, Ирек Meхәммәтов, Салих Сәйдәшев, Софья Гобәйдуллина кебек бөек композиторлар, кино йолдызларыбыз Марат Бәшәров, Чулпан Хаматова, данлыклы теннисчы Марат Сафин кебек дөньякүләм спортчылар дисеңме, олы генераллар Mәхмүт Гәpәeв, Рәшит Нургалиев, Рәсим Акчурин кебек хәрби начальниклар, йөзләгән Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт геройлары дисеңме – кeмнәp гeнә, нинди гeнә кaһapман кешеләр юк татарлардан. Бөтен дөньяга сибелгән татарларның барлык күркәм затларын, барлап, калку, матур итеп, халыкка күpсәтepгә кирәк. Аерым китаплар язарга, газета-журналларда мәкаләләр, очерклар урнаштырырга, радио-телевидение тапшырулары эшләргә, кинофильмнар чыгарырга кирәк алар турында.

3 стр., 1334 слов

На башкирском языке туган тел

... ырын җырлаган ул! – дип, татар теленә булган югары бәясен бирә. Туган телебез көннән-көн камилл ... торган тел!” – дип яза һәм, – А. Арслановны туган телнең баш сакчысы, бераз шаяртып та әйтсәк, генеральный сакчысы дип бәялибез”, – ди. Туган тел ... ул туған тел! Кешенең бөтә тормошо тел менән бәйле: тел ярҙамында кешеләр үҙ – ... ттәр, йырҙар ишетеп үҫтем, беренсе һүҙҙәремде әйттем. Туған тел ул әсә кеүек бер ...

Милли горурлык, патриотлык тәрбияләү бөтен татар халкы өчен кирәк. Һәм бу максатка xөкүмәт җитәкчелегендә барлык тиешле органнар – беренче чиратта матбугат, радио-телевидение, мәгариф министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, китап нәшриятлары – хезмәт итәргә тиеш.

Татар телен саклап үстерү, аны кулланучыларның санын арттыру өчен әһәмиятле шартларның тагын берсе — татар телен өйрәтү, укыту системасын камилләштеру, яхшырту.

Meнә шушы монда әйтелгәннәр һәм әле тагын куп кенә әйтелмәгән нәрсәләрдән туган телебезгә мөнәсәбәт формалаша да инде. Meнә шуңа күpә дә урамда, транспортта, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшүчеләрне сирәк күpepгә туры килә, шуңа күрә гаиләдә дә татар яшьләре (урта буын кешеләренең дә кубесе) үзара русча сөйләшә.

Туган телне саклау, үстерү төшенчәсе аннан файдаланучыларның санын арттыруны гына тугел, телнең сыйфаты, ягъни дөрес кулланылышы тиешле дәрәҗәдә булуны да куздә тота.

Хәзер татарлар, нигездә, ике телле. Аларның күбесе элек-электән, туган телләре белән бергә, рус телен дә шактый яхшы белгән һәм шул телдә дә иркен аралашкан. Хәзер рус теленең роле тагын да арта бара.

Туган телләре белән бергә, рус теленә дә ия булу татарларга уңышлы яшәу өчен, бер яктан, тиешле шартлар тудырса, икенче яктан, бу ике телдән дә дөрес файдалану зарурлыгы белән бәйләнешле җаваплылык та өсти.

Бу җаваплылык шуннан гыйбарәт: ике тел иясе (билингв) узе эш итә торган телләрне камил белмәсә һәм телләр нисбәтенә караган тиешле филологик мәгълуматлардан хәбәрдар булмаса, рус телендәге теге яки бу форманы, сузне, грамматик төзелешне татар теленә ялгыш күчереп куя. Нәтиҗәдә татар теленең узенә гeнә хас табигый тәртибе, кагыйдәләре, нормалары бозыла һәм, димәк, туган телнең хосусиятенә зыян килә.

Шушы җирлектә ике тел белән эш итуче каләм ияләре кирәксезгә рус теле сузләрен, әйтелмә-тәгъбирләрен, сузтезмә, җөмлә калыпларын еш кына механик рәвештә татар теленә кучереп куялар. Бу күренеш бигрәк тә газета-журнал, радио-телевидение материаллары теленә хас, һәм ул торган саен ныграк тарала, тирәнрәк тамыр җәя бара.

4 стр., 1652 слов

Сочинение туган телне яратуны сез ничек анлыйсыз

... Мин дә яхшылык эшләргә тотынам!» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау ... 1 мисал китерегез. 50 сүздән Рәмзия Фазлыева Сочинение №14 Үзең тапкан мал Бер агайның бик т ... Ул кешеләр килгәнне генә көтеп торган да тырышып-тырышып янгын сүндерергә тотынган. Чатырны уттан ... эшсезлек мәшәкатьләренә, ялкаулык һәм эшсезлектән туган хәсрәтләргә күрә җиңелрәк. ...

Телебездәге ялгышларның барысы да рус теле аркасында барлыкка килә икән, дип уйларга ярамый. Аларның бер өлеше каләм ияләренең гомумән туган телне начар белүе,

Мондый cәep, кытыршы, татарча табигый булмаган сузтезмә-тәгъбирләр, образлы әйткәндә, татар сүзләре белән русча сөйләү хәлләре мәгълумат чаралары телендә меңләгән.

Соңгы елларда халыкка аңлашылмый торган, искергән гарәп һәм фарсы сүзләрен куллану күренешләре шактый еш очрый. Мәсәлән: һәндәсә (геометрия), pәкым (цифр), фәза (пространство), җәдвал (таблица), даир (бәйләнешле), гомсар (компонент), мәкхәмә (суд) h.б.

Болай гарәпчелек белән мавыгуны дөрес эш дип әйтеп булмый, әлбәттә.

Телдәге ялгышлар, арта барган саен, туган телнең хосусиятен бозуга китерәләр, нигезен, табигый халәтен, төзелешен какшаталар. Бу процесс тоткарлыксыз дәвам итсә, иртәме соңмы тел, оригинальлеген, табигыйлыгын югалтып, ниндидер бер ясалма, суррогат телгә әверелергә мөмкин.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мәһим сәяси эш. Чөнки hәрбер тел ул — аз санлы кешеләрнеке булса да, куп санлы милләтнеке булса да — халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.

Минем уйлавымча тел саклау – милләтне, нәселне, халыкны,илне саклау ул.