Сочинение туган телне яратуны сез ничек анлыйсыз

Сочинение

Сочинение язу күнегүләре

(11 — 15 нче сочинение)

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез.


Сочинение №11*

Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык

1) Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз. 2) Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү бигрәк тә яман эш. 3) Малны табарга мөмкин булса да, әрәм булган вакыт һәм кулдан киткән форсатны кире кайтарып булмый. 4) Дөньяда иң үкенечле сүз – «вакыт үтте» дигән сүздер.

5) Вакыт күп булса, ахирәт азыклары әзерләргә дә, дөньядагы тормыш итү сәбәпләрен кылуга да җитә һәм һәрберсеннән өлеш алырга мөмкин була. 6) Халыклар гомер кыскалыгыннан зарланалар һәм бертөрле эш эшли алмый калулары өчен ачыналар. 7) Бу зарлану һәм ачыну урынлы түгел. 8) Чөнки, вакыт бик күп, гомер бик озын, ләкин без бу вакытлар һәм гомерләрне файдасыз һәм мәгънәсез нәрсәләргә сарыф итәбез. 9) Әгәр сарыф итә белеп сарыф итсәң, вакытның иркен һәм озын икәнлеген, хәтта, күзебез белән күргән булыр идек. 10) Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел. 11) Ләкин, һәрхәлдә, ялкаулык һәм эшсезлек мәшәкатьләренә, ялкаулык һәм эшсезлектән туган хәсрәтләргә күрә җиңелрәк.

12) «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер. (Р.Фәхреддиннән)

11.1. «Ялкаулык күңелне каралта» дигән сүз – саф алтын булган хикмәтле сүздер» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

50 сүздән

11.2. “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык”, — диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

50 сүздән


Сочинение №12*

Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел

1) Кеше үз гаепләрен төзәтү белән мәшгуль булсын өчен шул гаепләрне күрү кирәк. 2) Үз гаепләрен күрерлек күз булмаганда, бу эш мөмкин түгел. 3) Үз гаепләрен күрә алмаган кешеләрнең бөтен эшләре кеше гаебен тикшерү була.

5 стр., 2034 слов

Сочинение на татарском языке физкультура дэресе

... рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы алты минут вакыт бирелә.(таймер куела, укучылар мөстәкыйль башкаралар) Укытучы . Ә хәзер сочинение – фикерләмәләребезне укып карыйбыз. ... Укучылар. Сочинение – фикерләмә . Сочинение – фикерләмә нинди өлешләрдән тора? . Тезис- дәлилләр белән расланырга тиешле төп фикер, аргументлар - укылган тексттан д ...

4) Әгәр Аллаһы Тәгалә бер бәндәсенә яхшылыкны теләсә, аңа үз гаебен күрә торган күз бирә дә шул бәндә үз гаепләрен үзе күрә башлый. 5) Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше. 6) Чөнки хасталык беленеп җиткәннән соң гына аны дәвалап була. 7) Ләкин үз гаебен күрә торган күз бик аз кешеләрдә була.

8) Үз гаепләрен күрергә теләүчеләргә шундый киңәш бирәсе килә: гаебеңне күрсәтүче кешеләрнең киңәшен тоту.

9) Гаепләрне фаш кылып йөрүче һәм язучы дошманнарның файдалары тәлинкә тотучы дусларга караганда күп мәртәбә яхшырак.

10) «Бу кадәр әдәпне кемнән өйрәндең?» – дигән сорауга хәкимнәрнең берсе: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлекләрен күрдем дә шулардан сакландым», – дип җавап биргән. (Р.Фәхреддиннән)

11.1. «Үз гаебеңне күңел күзе белән күрә бел. Үз гаебен үзе күрә алучы адәм, әлбәттә, бәхетле кеше» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

50 сүздән

11.2. “Кешенекен күзәт, үзеңнекен төзәт”, — диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал , үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

50 сүздән


Сочинение №13

Китап вә уку

1) Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыктан иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. 2) Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!

3) Ләкин китаплар арасында юк нәрсәләр язылган, мәгънәсез нәрсәләр белән тулганнары да бардыр. 4) Боларны уку кыйммәтле гомерне әрәм итү булыр. 5) Шуның өчен фикерләрне нурланды¬рачак, холыкны пакьләргә ярдәм бирәчәк, гакылны арттырачак китапларны ихтыяр итеп, башкаларыннан ерак булыгыз! 6) Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт бирер.

7) Китап уку кешеләрнең йөзенә — нур, күңелләренә шатлык китерер. 8) Шул сәбәпле зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр һәрникадәр арык булсалар да, гакыллары симез вә йөзләре мәхәббәтле булырлар. (Р.Фәхреддиннән)

11.1. «Китап уку кешеләрнең йөзенә – нур, күңелләренә шатлык китерер. Шул сәбәпле зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең йөзләре мәхәббәтле булыр» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз.

Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

50 сүздән

11.2. “Китап – белем ачкычы”, — диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал , үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... бомжга әйләнә һәм, чүплекләрдә, вокзалларда кунып, кешеләрдән калган сыныклар белән тукланып яши. Ни өчен ... ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче ... әнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри ... ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче ...

50 сүздән

Рәмзия Фазлыева


Сочинение №14

Үзең тапкан мал

Бер агайның бик тә ялкау улы булган. Берни эшләмичә, гомере буе әтисе җилкәсендә яшәгән, ди, бу. Әти кеше картайгач, хатыны чакырып , болай дигән:

— Бөтен җыйган мал-мөлкәтемне туганнарыма калдырам, әм енә, шушы яшенә җитеп, бер сум акча да эшләп тапмаган бу ялкауга бер мыскал да өлеш чыгармыйм.

Әни кеше шулчак яшереп кенә малайга бер сум акча биргән.

— Кич җиткәнче югалып торырсың да аннары, әтиең янына кереп, шушы акчаны күрсәтерсең, — дигән ул.

Кич җитүгә, малай әтисе янына кергән дә:

— Мә, әти, менә шушы бер сум өчен көне буе иза чиктем, — дип сөйләнергә тотынган.

Әти кеше акчаны алган да янып торган мичкә ыргыткан.

— Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу, — дип әйткән ул.

Әнисе малайга яшереп кенә тагын бер сум акча биргән дә кичен, ике-өч чакрым җир йөгереп, тирләп килергә кушкан. Нишләсен, теләсә-теләмәсә дә, йөгерергә туры килгән инде аңа. Тирләп-пешеп йөгереп килгән дә учына йомаргланган теге бер сумны әтисенә сузган бу.

Әти кеше акчаны алып иснәп караган да утлы мичкә ыргыткан. Малай нишләсен, башын иеп, әнисе янына чыгып киткән.

Әни кеше, башка чара юклыгын аңлап, малайга мондый киңәш биргән:

— Атаңны алдашып җидеп булмас. Син, бар, көненәун-унбиш тиен булса да эшләп тап, атна-ун көн шулай тырышсаң, бер сумга җыела ул.

Малай атна буе кайсына утын кисешкән, кайсына су ташыган, кайсына йорт салышкан. Шулай итеп бер сум туплаган да әтисе янына кергән.

Әти кеше моның акчасын иснәгән дә тагын утка томырган.

— Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу, — дигән ул аңа.

Малай шулчак мич янына йөгереп килгән дә, ялан куллары белән утлы күмерне актарып, теге бер сумны тартып чыгарган.

— Акылдан яздыңмы әллә син, әти?! — дип кычкырган ул. — Мин шушы бер сум өчен атна буе кешеләргә бил бөктем, ә син аны утка ыргытасың!

— Менә инде хәзер чыннан да бу акчаның үзең эшләп тапкан акча икәненә ышандым. Бары тик үзең тапкан мал гына шулай кадерле була ул! (Грузин халык әкияте)

11.1. «Бары тик үзең тапкан мал гына шулай кадерле була ул!» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

50 сүздән


Сочинение №15

Дөньяда әле кешеләр юк чагында күк йөзе кап-караңгы бушлык булган дип сөйлиләр. Атабыз Адәм, җир йөзендә пәйда булып, беренче мәртәбә яхшы эш башкарганнан соң, күктә беренче йолдыз кабынган. Адәмнәр дөньяга килә торганнар, яхшылык эшли торганнар, күктә йолдызлар арта барган. Йолдыз никадәр яктырак янса, аның иясе шулкадәр күп яхшылык кылган булыр. Кеше яманлык эшләгән саен, аның йолдызы тоныклана барыр. Әгәр дә кешенең эшләгән яманлыклары яхшылыкларын каплап китсә, билгеле, йолдыз бөтенләй сүнә икән.

6 стр., 2561 слов

Кеше р яктан г з л булырга тиеш

... бабай». Гүзәл минем туган җирем Туган ягым — гөлләр иле, Гөлләр, сөмбелләр иле. Гөлгә кунып сайрап кына Үскән былбыллар иле. Г. Зә ... хезмәт кешеләренең тыйгысызлыгы, омтылышы күрсәтелә. Хезмәтнең кеше тормышындагы роле ачыклана. Роман нефтьчеләр турында, ләкин ул нефтьчеләр килү ... Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм... дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң к ...

Аяз кичләрне малайлар җыелганнар да күккә карап йолдызлар барлыйлар икән.

Думпас исемле бер малайның гына йолдызы булмаган. Думпасның дөньяга туганнан бирле бер генә кешегә дә, ярма бөртегедәй генә булса да, яхшылык эшләгәне юк икән.

«Иртәгә минем дә йолдызым яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам!» — дип ант иткән Думпас.

Әмма, үч иткәндәй, яхшылык эшләргә җай чыкмаган.

«Их, күрешеләрнең чатырлары яна башласын иде дә, мин сүндерсәм иде!» — дип хыяллана икән, ләкин чатырга ут капмаган. Шуннан Думпас, кешеләр күрмәгәндә генә, күршеләрнең чатырына ут төрткән, чатыр дөрләп яна башлаган. Ул кешеләр килгәнне генә көтеп торган да тырышып-тырышып янгын сүндерергә тотынган. Чатырны уттан саклап калганнар. Думпасны мактаганнар, рәхмәт әйткәннәр.

Кич җиткәч, ул йолдызын эзләргә чыккан, ләкин башка йолдызлар арасында яңа йолдыз күренмәгән. (Р.Батулладан)

11.1. «Иртәгә минем дә йолдызым яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам!» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

50 сүздән


Сочинение  111 нче биремне эшләп карарга:

Сочиненеи 11 — 15


Соңгы яңарту: 07.01.2016.

Фикер алышу