Сугышның 70 еллыгына багышланган

Сочинение

«Сугышның 70 еллыгына багышланган сочинение»

МБББУ “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Сочинение

Җиңү көне җиңел бирелмәде”

11 класс укучысы

Сабирова Илүзәнең эше.

2015 ел

Язлар җитә, язлар… Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 70 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер. Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда санаулы булып тора. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр, Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән?

Тыл батырлары, сугыш чоры балаларының кичерешләрен тыңлагач үзеннән-үзе горурлык хисе туа. Үзләре ачлы-туклы булса булган, ә фронттагыларны ач итмәгәннәр, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләгәннәр. Хатын-кыз тереклекнең дәвамчысы гына түгел, ә бөтен җиһанны ачлык афәтеннән дә саклап калган түгелме соң?

Әйе, сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән матур авылымның ак яулыклы асыл затлары. Зәйтүнә апа Фаррахованың уй-кичерешләрен тыңлагач моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Аның үзен «аяклы тарих» дип атасаң да ялгыш булмас. Зәйтүнә апа, шактый олы яшьтә булуына карамастан, чорларны кичәгедәй хәтерли. Бугенге көндә аңа 86 яшь. Гаиләдә 5 бала үскәннәр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа белән Әлфия апа гына исән. Сугыш башланганда, Югары Табында колхоз эшендә була ул. Кайта-килә шунда эшлиләр. Сугышка Зәйтүнә апаның әтисе – Фаррах абый китә, һәм ул кире кайтмый – хәбәрсез югала.Сочинение 1

1941-1946 елларда Бөек Ватан сугышы ветераны була.

Кая куйсалар да сынатмый Зәйтүнә апа. 1957 нче елда экономист, 1987 елда техник булып эшли, бик зур вазифа башкара. Аеруча үзәген өзгән бер вакыйганы оныта алмый ул: “Икмәк өлгергәч, көлтә бәйли идек, көлтә бәйләгәндә куллар канап бетә иде.” – ди.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... белән тукланып яши. Ни өчен шулай? Шушы сорауларга җавап итеп, Әлшәй районының Айдагол авылында булган бер фаҗигале язмыш хакында гәзит укучыларга ... ти-әнисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия язылышалар. ... сугыш кырында Мәскәүне саклаган вакытта Фәрит әле тумаган да була. Әтисе яраланып, госпитальдә дәваланганда дөньяга аваз сала ул. Ул ...

Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул.

“Колхозда эшче кешеләр җитешмәү сәбәпле, безгә барысын да башкарырга туры килде,” — дип сөйли Зәйтүнә әби.

Сабыр, киң күңелле Зәйтүнә әби белән бүген дә горурланам һәм аңа баш иям. Һәйкәл куярлык бит үзләренә.

Югарыда искә алган хезмәт сөючән Зәйтүнә әби кебекләр, мөгаен, һәр авылда бардыр. Тыйнак кына гомер итәләр. Өметләрен өзмичә, алар әле дә хәл белүләрен көтәләр.

Уйласаң чәчләрең агарырлык хәлләр. Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Кисте, турады, җимерде, яндырды, бар дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте.

Сугышның авыр җәрәхәтен иңнәрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбыз бу афәтне мәңге үз хәтерләреннән җуймыйлар.

Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичергән. Күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Тирән яра калдырган, йөрәкләргә әрнү салган ул сугыш.. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.

Саклау-Баш авылында туып үскән бабам Сабиров Харрас Салих улы да сугышның ачысын-төчесен татыган кеше. Харрас бабам 1932 нче елның 2 нче февралендә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала булалар. Иң зурысы – Тәскирә – 1929 нче елда, аннан кала Харрас бабам белән Гаяз абый (игезәкләр булалар) -1932 нче елда, аннан кала Суфия апа. Бүгенге көндә барысы да исән, аллага шөкер. Бабам күп вакыйгалар, сынаулар кичерде бу гомер. Сугышка бабамның әтисе китә, бик каты яраланып кайта. Сугыш вакытында бабам урак машинасында эшли, арыш, икмәк ура. Аннан соң,үсә торгач, 1952 нче елда армиягэ китә, анда 3 ел хезмәт итә. Армиядән сон Украинага Донбасс шәһәренә шахтада эшләргә китә. Аннан кайткач, 1958 нче елда Казанга тозелеш техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап кайткач, Саклау-Баш авылына кайтып совхозда эшли. Шул ук вакытта столяр вазифасын башкара, ул вакытта столярныйда эшләгәндә уллары аның ярдәмчеләре булалар.Сочинение 2

Тыныч тормышлар башланып киткәч, Фиюзә әби белән тормыш корып җибәрә. Фиюзә әбием белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2013 елнын 3 нче апрелендә Фиюзә әбием дөньядан китеп бара.

1941-1945 нче елгы сугыш бабамның хәтерендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш булып исендә кала. Ачлык, ялангачлык – ачлыгы бигрәк тә авыр шул. Әнкәсенең балаларына, авызыннан өзеп, соңгы кабым икмәген биргәнен, көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгәне бүген үзәкләрне бигрәк тә өзә шул.”Эх, әнкәй-әткәйләрне бүгенге өстәл яннарына кайтарып утыртсаң иде!” – дип уфтана бабай.

Һәр елны Җиңү бәйрәме көнне без барыбыз да җыелышып бабамны бу бәйрәм белән котлыйбыз, бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден — медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында минем бабам да була. Мин аның белән чиксез горурланам.

Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үткән.

Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.

2 стр., 588 слов

Самигуллина Ильназа «Минем бабам»

... Бабам бик нык яраланып, ике ай буе госпитальдә яткан икән. 1942 нче елның 5 нче октябрь төнендә, ул туган йортының ишеген кага. Ярасы авыр ... түгел, ул башта налог агенты, аннан соң колхозда кассир , соңыннан ... балаларым күрмәсен. Дөньялар тыныч булсын, бәндәләрнең каны ... юлы фронтка китү бик авыр була, чөнки ул сугыш белән күзг ... нче елда кызы- әбием туа. Әтисенә бер тамчы кебек охшаган кызын , бабам бигрә ...

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен мин дә чал чәчле ветераннарыбызга карата рәхмәт хисләре яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә!

Шулай да, хәзерге тормышнын кадерен белик, яратыйк, үткәннәрне онытмыйк!