Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повестенда сугыш чоры кешеләрен сурәтләү үзенчәлекләре

Реферат

категории Л.А.Курбанова

КАЗАНЬ 2015

Эчтәлек

IV. Кулланылган әдәбият …………………………………..13

Кереш

Эшемнең максаты: Аяз Гыйләҗевның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы алган белемнәрне тулыландыру. Повестьта сугыш чорында авыл кешеләрен сурәтләү үзенчәлелшрен ачыклау, өйрәнү. Чорга, анда бара торган вакыйгаларга, образларга бәя бирү.

Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повесте сугыш чоры авылы кешеләренең, аеруча яшьләрнең яшәеше турындагы әсәр. Бу повестьта Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы халык язмышы, көнкүреше сурәтләнә. Әдипнең максаты — шул чордагы тыл каһарманнарының батырлыгын укучыга җиткерү. Хәзерге буын, якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы булуын онытмаска тиешлеген искәртү.

Язучының “Язгы кәрваннар” әсәрендә сугыш чорында эшне төптән җигелеп тарткан Хәкимҗан абзый, Сабирәттәйләр һәм аларга алмашка үсеп килүче, шулай ук бик яшьли тормыш арбасына җигелгән Ибраһим, Дамир, Әдиләләр яшәеше сурәтләнә. Бу образларны ачу өчен автор төрле алымнар куллана.

Сәнгатьлелек дәрәҗәсен билгели торган бер үлчәм — ни турында язу, нинди ачышлар ясау булса, икенче хәлиткеч билге — ничек, нинди алымнар белән тасвирлау. Бу инде язучыны рәссам дәрәҗәсенә күтәрә торган осталык мәсьәләсе. Аяз Гыйләҗевның таланты яңадан — яңа инешләрне кушып аккан елга кебек…”, дип язган филология фәннәре докторы, ПФУ профессоры Фоат Галимуллин.

Аяз Гыйләҗев иҗаты турында тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин болай яза: “Аяз Гыйләҗев прозасы фикергә, фәлсәфи уйлануларга бай. Әсәрләрен укыганда, без уйлана һәм уйландыра белүче геройлардан тыш, дөньяның агышы, гомернең мәгънәсе турында, шулай ук дөньякүләм хәлләргә кагылышлы бик күп фәлсәфи фикерләргә юлыгабыз. Күп булулары өстенә, алар бик тә кызыклы һәм оригиналь булулары белән игътибарны җәлеп итәләр, тирән һәм яңа булулары белән гаҗәпкә калдыралар”, ди.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

... елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, м ... угор төркеменә хас. Гомумән, угорлар һуннар баскыны чорында төрки дөньясына ныграк сыенганнар. Нәкъ менә һуннар, ... ньяк-көнбатыштагы протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник дөнья— угызлар, ...

Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повестенд

Әсәрдәге вакыйгалар сугыш чорын үз башыннан кичергән һәр кеше өчен бик таныш һәм якын.

Әсәрнең кыйммәте — чорның, заманның никадәр авыр булуына карамастан, кешеләрнең рухи ныклыгын, киләчәккә булган якты өметләрен күрсәтүдә.

Кешеләрне өмет яшәтә. Ә яз ул — яңа тормыш башлану чоры. Бу язны түзсәләр, Җиңү киләчәк! Яшәргә, тырышырга, бирешмәскә кирәк! Өмет, теләк көчле булганда, яшәү дә матур булачак. Аяз Гыйләҗев бу повестен юкка гына “Язгы кәрваннар” дип атамаган.

Быел без бөек Җиңунең

Төп өлеш

Әдәбият һәм сәнгатьнең тылсымлы дөньясы нидән гыйбәрәт икән дип уйлана башласаң, бер закончалык ачыла: тормыш- чынбарлыкны өйрәнеп, шуны чагылдыра торган әсәрләр һәрвакытта да чынбарлыкка охшап кына тормыйлар. Аларда кайчак вакыйгалар, күренешләр, төрле хәлләр шундый итеп сурәтләнә, реаль тормышта болай була алмаганлыгын аңлап торасың. Тик нигәдер мондый әсәрләр күбрәк дулкынландыра, хыялны уята, шулай булырга тиеш, дип ышанып кабул итәсең. Хикмәт шунда — автор үзебез күрмәгән, аңламаган мәсьәләләргә төшенеп, кешеләр, дөнья турында көтелмәгән рәвештә уйланып яза. Тасвирланган вакыйгалардан бигрәк, ул ясаган ачыш гаҗәпләндерә, уйландыра, әсәрне дәвам итеп, үз йомгагыңны сүтә башлыйсың. Ә менә Аяз Гыйләҗев прозасы фикергә, фәлсәфи уйлануларга бай. Аның әсәрләрен укыганда, без уйлана һәм уйландыра белүче геройлардан тыш, дөньяның агышы, гомернең мәгънәсе турында, шулай ук дөньякүләм хәлләргә кагылышлы бик күп фәлсәфи фикерләргә юлыгабыз. Аның әсәрләре — совет хакимияте чорының сәнгатьчә тарихы, ахыр чиктә аның ни өчен җимерелеп төшүенең сәбәпләрен тирән итеп аңларга ярдәм итә торган әдәби елъязма ул. Әдип — әдәбият мәйданына бай тормыш мәктәбе, озын һәм урау юллар, төрмәләр, концлагерьлар “шулпасын эчеп” килгән кеше.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елда Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Казан университетында укый, Казакъстан якларында төзелешләрдә эшләп ала. Университетны тәмамлагач, журналларда әдәби хезмәткәр һәм редактор вазифаларын башкара. 60 нчы еллардан башлап, ул — татар әдәбиятының күренекле прозаигы һәм татар театры сәхнәсенә кызыклы пьесалар биргән драматург. Вакытлар үтү белән, аның “Өч аршын җир”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Мең чакрым юл”, “Җомга көн кич белән”, һәм “Әтәч менгән читәнгә” повестьлары яңа мәгънәләре белән ачыла баралар. Әсәрләрнең исемнәре үк яшәүнең асыл сыйфатлары, кыйммәте турында уйландыра башлый.

Әдәби әсәрдәге кеше образларында без яшәеш, матурлык, яхшылык турында (фәлсәфи, эстетик, әхлакый) уйлануларны да, тормышны сурәтләү үзенчәлеген дә (образга гына хас сыйфатлар аркылы) күрәбез, язучы күрсәтергә теләгәнне күз алдына китерә алабыз.

Аерым герой яки геройларга тулы сыйфатлама (характеристика) бирү: портрет, язмышы-тормышына игътибар итү, тәртибе, үз-үзен тотышы, эш- гамәлләре аша холкын-табигатен күзәтү, карашлары һәм фикерләрен аңлау Һ.6.; образның төзелешен билгеләү: әдип характерны ничек ача, текстның кайсы өзекләре һәм өлешләре аеруча әһәмиятле, кайсы детальләр образ тудыруга хезмәт итә Һ.6.; образның башка геройлар белән мөнәсәбәтен яктырту; образның бирелешен бәяләү; авторның аңа мөнәсәбәтен, образга салган фикерне-идеяне күрү дигән сүз.

5 стр., 2095 слов

Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы, статья (10 класс)

... нче еллардагы иҗаты турында сөйләгәндә “Ак каен”шигыренә тукталып китик: .Шигырь өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗ ... искегә киртә куеп , яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Кү ... поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген ...

Холык-фигыльне ачуда вак, автор тарафыннан очраклы әйтелгән кебек тәэсир калдыручы детальләр әһәмиятле роль уйный. Образлар бирелеше аша анализлау юлында шундый детальләрне табу, алар аша нәтиҗәләр чыгару анализның мөһим методик алымына әйләнә.

Язучының сурәтләү үзенчәлекләре, осталыгы нәрсәләрдән җыела соң? Бу турыда сөйләшүне образлар бирелешеннән башлыйсы килә. Образлар, бер яктан, әсәрнең эчтәлеген ачуга хезмәт итә, икенче яктан, әдәби форма барлыкка китерә, әсәрне кора. Шуңа да образлар, аларга салынган мәгънәне, аларның әсәр тукымасындагы вазифасын билгеләү вакыйгаларны күзәтү белән үрелеп бара. Чөнки вакыйга геройлар тормышында була, сюжетта геройлар хәрәкәт итә. Геройлар турында сөйләшү үзеннән-үзе аларны тудыру үзенчәлекләренә күчә.

Образ” төшенчәсенә билгеләмәләрдә аның шәхси һәм гомумиләштерелгән сыйфатлар җыелмасы булуына басым ясала. Чыннан да, геройлар турында сөйләшү аларга хас сыйфатларны билгеләүдән башлана.

Тышкы билгеләр, эш-гамәл, хәрәкәтләрдән тыш, язучыны геройның эчке дөньясы, халәте дә кызыксындыра. Теге яки бу эш-гамәлләргә китергән уй-фикерләр, гадәттә, геройның эчке сөйләме (монологы) рәвешендә бирелә.

Әгәр әсәрдә булалар икән, эчке сөйләмнәр геройның эш-гамәлләрен, холык-фигыль сыйфатларын язучы күрсәтергә теләгәнчә аңларга ярдәм итәләр. Психологизмның бер чагылышы, әдипнең язу стиле буларак та, эчке монологлар игътибар үзәгенә куела.

Кайбер әсәрләрдә геройлар сөйләме-тәртибе автор аңлатмалары, авторның психологик тасвирламалары белән ныгытыла.

Мондый сыйфатламалар портретка якын тора. Портретта, геройның тышкы кыяфәтен күз алдына китереп бастыру белән беррәттән, төп характер сыйфатын да күрсәтеп, аерым шартларда ачыла торган башка шәхси сызыкларны да төс-кыяфәт тасвиры аша, мимика, сөйләү рәвеше ярдәмендә җиткерү еш очрый. Шуңа күрә портретка кагылышлы урыннарны җыеп карау, бөтен әсәр текстыннан эзләү мөһим.

Кешене чолгап алган әйберләр, предметлар сурәте аерым бер очракларда урын һәм вакыт, атмосфераны тоярга ярдәм итеп килсә дә, кайчак герой, аның гадәт-зәвыгын, яшәү рәвешен чагылдыручы көзгегә әверелә. Аерым бер әсәрләрдә предмет образлары аның иясе хакында автор язганга караганда да тулырак сөйли, хәтта символик мәгънә ала, эпик әсәрнең эчтәлеген үзенә җыя, туплый.

Пейзажның да вазифалары күптөрле. Урын һәм вакытны күрсәтүдән тыш, ул — булачак хәл-вакыйгаларның рәвешен алдан хәбәр итүче дә, аларның үсү-үзгәрү юлларын сызучы да, шул хәрәкәтне көчәйтүче дә. Ләкин иң мөһиме — пейзаж кеше күңелендә барган хис-кичереш көрәшен, икеләнү- борчылуларны табигать халәте аша тасвирлый, үзгәрешләрне белдерә.

2 стр., 514 слов

По татарскому языку кызыл чэчэклэр шахбаз турында

... әгълүм, шунлыктан эпиграф булмаса да, без «хикәя» дә канкойгыч вакыйгалар турында сөйләнәчәген фаразлар идек. Г. Ибраһимов, әсәрне ... чәчүчеләрне дөнья­ ны шакшыдан, чүптән арындыручылар, кешеләр күңеленә дәва алып килүчеләр, аларга ярдәм ...

Шулай итеп, без караган элементлар сурәтләү осталыгы турында сөйли. Кеше образлары, аларның бирелеш үзенчәлекләре, әйбер-предмет образлары, пейзаж, күзәтеп-билгеләнеп, аларның вазифасына тукталу мөһим.

Мәсәлән, мин укып, анализ ясаган А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” исемле повесте. Аның эчтәлеген, ягъни хикәяләү дәрәҗәсен ачыклау авыр түгел: повесть, сугышның ахырында көздән язга кадәр вакыт аралыгын

иңләп, к

Сурәтләү дәрәҗәсендә образларның — сугыш чорында эшне җигелеп тарткан өлкәннәр Хәкимҗан абзый, Сабирәттәй һәм үсеп килүче, ләкин шулай ук тормыш арбасына җигелгән яшьләр Ибраһим, Әдилә, Дамир образларының, төрле хәл-вакыйгаларга төрлечә караучы игеп, үзенчәлекле бирелеше игътибарга алыңа. Авыл кешеләре күп кенә гаделсезлекләр белән очрашалар: көз көне кырып-себереп, ашарга да, чәчәргә дә калдырмыйча, ашлыкны җыйдылар, атлар күтәрмәдә, инде язын, якында гына солы була торып, 65 чакрымнан кире алып кайтырга кирәк. Яшьләр моның хата, ялгыш

булуын кычкырып әйтсәләр,

канәгатьсезлегеңне ишеттерергә ярамаганлыкны аңлый. Ул бер пичәтле кәгазьдәге фәрманны юкка чыгара торган икенче пичәтле кәгазь алу өчен генә даулаша ала.

Моннан тыш, әсәр шулай ук сурәтләү дәрәҗәсендә күзәтелә торган символларга бай. Чорның шыксыз, ач-ялангач, салкын, рәхимсез булуын белдерүче җил символы ; куркыныч көч, явызлыкның янәшәдә генә икәнлеген сөйли торган бүре символы бар. Җыр символы исә шуларга каршы куелган яшьлек — яшьлек, изгелек рәвешендә аңлашыла. Җыр беренче тапкыр көзен солы илтүгә бәйле ярдәмче сюжет сызыгында яңгырый, һәм җил басыла, кешеләр турая, күңелләре яктыра. Икенче кат җыр Ибраһим тракторчылар курсына укырга бару турында сөйләгән ярдәмче сюжет сызыгында искә төшә. Ул авылдан, әнкәйдән аерылу сагышын җиңә. Өченче тапкыр Кәслегә бару хакындагы сюжет сызыгындагы Габбаслар гаиләсенең кешелеклеген, миһербанлылыгын сөйләгән вакытта телгә алына. Бу урында автор, беренче очрактагы кебек үк, җырның мәгънәсе — башкаларга ярдәм күрсәтү, аларны бәхетле итү омтылышы булуын үзе әйтә. Дүртенче тапкыр Ибраһим сүзләрендә явызлыкка каршы куела: “Син җырлап җибәрсәң, җил дә тынар, бүреләр дә туктар”. Шунда ук, Әдилә сүзләре аркылы, җырның, язгы су кебек, үз вакытын белеп кузгалуын, һәм җырларга вакыт җиткәнлеге искәртелә. Шушы сурәтләү үзенчәлекләре авторның мөнәсәбәтенә кушылып китә, аны ачып җибәрә. Чорга бәя тәнкыйди: замана җилле, суык, ач, анда гаделсезлек, бүреләр куркытып тора. Ләкин кешеләрнең бер-берсенә терәк, ярдәмче булуы, мәрхәмәтлелеге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Автор геройлары авызыннан шушы язның әһәмиятле, тыныч тормышка бусага икәнен әйттерә.

Өлкән буын үзенең гомере, сәләмәтлеге хакына сугышның ахырын — язны якынайткан. Сабирәттәйнең үлеме дә — шушы корбаннарның берсе.

Аяз Гыйләҗев әсәрне ни өчен “Язгы кәрваннар” дип атаган? Чөнки яз — ул яңа тормыш башлану чоры. Бу әсәрдә тормыш арбасы яшьләр кулына күчкән. Хәзер алар төп көч. Якты тормышка, бәхетле киләчәккә Дамир, Әдилә, Ибраһимнар кебек кыю, акыллы яшьләр алып чыгачак. “Алар — теләсә нинди гаделсезлеккә сизгер, кыю һәм акыллы (автор берничә тапкыр ө лк әннәрнең дә яшьләр сүзенә колак салуына игътибар иттерә), эшли һәм үз сүзен әйтә алучы, сөю һәм хыял белән яшәүче буын. Илне сугыш ялангачлыгыннан явызлыгыннан тыныч, җылы, гадел тормышка бары тик алар гына алып чыга ала”, ди автор. Әсәрнең исеме әнә шуларны дәлилли.

4 стр., 1883 слов

Искәндәр Рәфыйковның «Сугыш еллары» картинасы өстендә эш

... вещей. Сочинение на тему натюрморт в 6 классе передает отношение живописца к жизни, его мудрость, размеренность и душевное спокойствие. Нужна сочинение по картине К. Максимов «Натюрморт», на ... татарском языке! , очень нужно! Ткани животного происхождения относятся к категории натуральных материалов, которые ...

Шулай итеп, әсәрнең идеясын ачыклау, аны анализлау өчен безгә бәяләү дәрәҗәсенә төшеп җитәргә туры килде. Ә инде әсәрнең эш барышында табылган сыйфатлары: сугыш темасына яңача — заман үзгәреше ноктасыннан якын килү; җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне фаш итү, заманга бәя бирү омтылышы; геройларны бер үк ситуациядә бәйләү-ачу; символларга мөрәҗәгать итү; әсәр исемен эчке һәм тышкы мәгънәгә ия итеп кую; автор фикерен туплаган урыннарны, образларны лирик чигенешләр, язучы уйланулары төсендә кабатлау һ.б. нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә, Аяз Гыйләҗевнең сүрәтләү осталыгы турында сөйли һәм иҗат стиленең үзенчәлекләре дә булып тора.

Язгы кәрваннар” повестен

Язгы кәрваннар” — халыкның түземлелегенә, аның авырлыкларны горур оптимизм белән кичерә белүенә гимн булып яңгыраган хикәя. Гыйләҗевның җор, якты таланты яшәүгә мәгънә биреп торучы ӨМЕТнең нинди зур, нинди көчле булуын укучыга җиткерә. Бу яктан “Язгы кәрваннар”ны Джек Лондонның “Яшәү мәхәббәте” һәм Эрнест Хемингуйның “Карт һәм диңгез” хикәяләре рәтенә куярга мөмкин, — дип язган Миргазиян Юныс, үзенең “Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы” дигән мәкаләсендә.

Язгы кәрваннар” повестеның геройлары — сугыш чорында үскән авыл яшьләре — барысы да элек-электән бөртекләп җыелган, тупланган халык тәҗрибәсен, күркәм гадәт — карашларын хөрмәт итүче сабыр, акыллы, тыйнак хезмәт кешеләренең шифалы йогынтысында тәрбияләнәләр. Әнә шул аларга дәһшәтле чор сынауларын намус белән үтәргә көч, мөмкинлек бирә.

Йомгак

Халыкта “Үз язмышың үз кулыңда” дигән әйтем бар. Әйе, күп очракта бу шулай. Үз язмышыңны үзең төзисең, әйләнә-тирәдәге якыннарың, дусларың, җәмгыять тә синең язмышыңа күпмедер тәэсир итә. Ә инде бөтен кешелекнең, җәмгыятьнең тоткан юлын, язмышын гел башка якка үзгәрткән зур тарихи вакыйгалар да булырга мөмкин. Безнең ил тарихында әнә шундый зур фаҗигаләрнең берсе Бөек Ватан сугышы булды һәм миллионлаган халыкның язмышын берничә минут эчендә үзгәртте дә куйды. Сугышның ачы хәсрәтле җиле һәр өйгә, һәр гаиләгә, һәр кешегә килеп сарылды.

Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәрендә дә Бөек Ватан сугышы чорында халыкның язмышы, көнкүреше сурәтләнә. “Язгы кәрваннар” әсәренең төп темасы булып, сугыш чоры авылы кешеләренең, аеруча яшьләрнең яшәешен сурәтләү тора. Бу повестьта сугыш чорында эшне төптән җигелеп тарткан Хәкимҗан абзый, Сабирәттәйләргә алмашка үсеп килүче, шулай ук бик яшьли тормыш арбасына җигелгән Ибраһим, Дамир, Әдиләләр яшәеше сурәтләнә.

3 стр., 1029 слов

С 15.3. Внут­рен­ний мир че­ло­ве­ка. — — Экзамены ...

... и в реальной жизни с настоящими людьми, а не куклами. Душевное состояние героини текста вызывает беспокойство, потому что её внутренний мир ограничен удовлетворением собственного тщеславия, потребностью ... как бес­сло­вес­ные куклы. Это по­ка­за­тель на­ше­го внут­рен­не­го мира. Ге­ро­и­ня Ана­то­лия ... ­са была выше дру­гих кукол и самой де­воч­ки, тем самым бро­са­ла вызов «цар­ству иг­ру­шек» и ...

Әсәрдәге төп вакыйга — көзен җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү, икенче төп вакыйга — яз көне чәчүлек, орлыкны 65 чакрымдагы ерак Кәследән алып кайту.

Бу вакыйгалар аша автор шул чор авылы кешеләренең хезмәтенә карата булган гаделсезлек турында яза. Көз көне, чәчүлек орлыгы да калдырмыйча, барлык ашлыкны элеваторга илтәләр, ә язын, атлар күтәрмәгә калгач, аны яңадан алып кайтырга кирәк була. Иске-москы кигән, ярым ач, хәлсез, кайберләре авыру хәлендәге кешеләр, кәрван булып, кул чаналары тартьш, алтмыш биш чакрым ераклыктагы элеваторга юнәлә. Яшәргә, тырышырга, фашизмны җиңәргә кирәк! Өмет чыгара аларны юлга. Алар бердәм, бер-берсенә искиткеч мәрхәмәтле, чыдам. Ашарларына да такы-токы гына. Бу язны түзсәләр, Җиңү киләчәк! Тырышырга, бирешмәскә кирәк! Нинди кырыс кануннарга корылган бу тормыш!

Ләкин тормыш көтелмәгән яклары белән кешеләрне тагын бер кат сыный, Сабирәттәй юлда үлеп кала. Әгәр җитәкчеләр якындагы элеватордан чәчүлекне алып кайтырга рөхсәт бирсәләр, ул да исән калыр иде, башкаларга да җиңелрәк булыр иде бит! Моны дәлилләү һәм сугыш чоры кешеләренең авыр тормышын сурәтләү өчен автор бик күп символик образлар кертә.

Әсәрдә бирелгән пейзажның чор һәм андагы вакыйгаларга бәйләнеше бик зур. “Җанны өшетә торган салкын коры кич килде…Бүген битләрне аяусыз чәнчеп, кием-салымнарны әрсез йолыккалап, коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде…”

…Көн суык. Көн шыксыз. Юл канатлары бозланып каткан… “Барыбызның да курыкканы буран иде. Бик мәкерле, бик алҗыткыч, бик дәһшәтле була җепшек, кара март бураннары! Кешенең адымын салмакландыра, акылын җуя, изрәтә, зиһенне томалый, авыр кар дөньяны да, күкне-җирне, нужалы юллардагы адәм балаларын да күмеп китә…Күк шундый түбән, салынкы, үрелсәң, болытларны сөзеп алып булыр төсле! Ява, туктарга һич исәбе күренми…” Шулай итеп, язучы пейзаж ярдәмендә шул чорның асылын ачуга ирешә алган.

Ләкин ул авыр, болытлы, шыксыз көннәрне сурәтләгәннән соң, болай дип яза. “Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. Күңелләрдә өмет, тәндә көч…Иртән кояш күренмәсә, кешеләр сирәк көләләр…”

Әсәр ахырында тагын мондый юллар да китрелә: “Көн матур. Чалт аяз. Кар өстенә карасаң, күзләр чагыла…”

Димәк, тормыш табигатьнең үзе кебек: караңгы төне дә, кояшлы көне дә бар. Газаплы, авыр көннәргә алмашка якты, өметле яшәеш киләчәк. Бары тик түзәргә, бердәм булырга, яшәргә тырышырга кирәк.

Өмет, теләк сүнмәгәндә, яшәү, чынлап та, матур булачак.

Киләчәкне, аның матур булачагын автор Ибраһим, Әдиләләр образлары аша укучыга җиткерә.

9 стр., 4271 слов

Татарстан — минем республикам

... яңгыр да вакытында ява. Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, ... яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү — урыс тарихында иң зур в ... ч, авыруымнан терелдем», — дип сөйләде. Ышанам, табигать авыру тәнгә андый шифа бирергә сәләтле. Кайларда ... каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. ...

Аяз Гыйләҗев шундый авыр чорда да кешеләр күңеленең тупасланмавына безне ышандыра ала. Әнә бит Ибраһим, Әдиләләрнең күңелләрен сугыш та өшетә алмаган: алар сөя, сөелә, өлкәннәргә игътибарлы, игелекле.

Сәрвәр апа һәм Габбас абзыйлар гаиләсендәге киң күңеллелек, олы җанлылык та соклану уята. Әнә шулай бер-берсенә терәк, ярдәмчел булу, мәрхәмәтлелек авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Әсәрдәге вакыйгалар сугыш чорын үз башыннан кичергән һәр кеше өчен бик таныш һәм якын.

Кыш көне үгез, сыер җигеп, Идел болыныннан печән ташыганнар.

Күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” повестенда тылдагы кешеләрнең күңел матурлыкларын, олы җанлы, киң күңелле булуларын, үзләренең хәле хәл булса да, башкалар турында кайгыртып яшәргә омт ы луларын Сабирәттәй, Хәкимҗан абый, Сәрвәр апа, Габбас абыйлар аша сүрәтләсә, сугыш та җиңә алмаган яшь җаннарның күңел матурлыгын, мәхәббәтнең, дуслыкның олылыгын Ибраһим, Әдилә, Дамир образлары аркылы безгә җиткерә. Өмет, теләк көчле булганда, яшәү дә матур булачак. Аларның һәркайсының тормышы — үзенә күрә батырлык.

Әдәбият

1. Гыйләҗев A.M. Әсәрләр. Дурт томда / A.M. Гыйләҗев. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002. — 1 том — 552 б.

2. Гыйләҗев А. М. Сайланма әсәрләр / A.M. Гыйләҗев. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002. — 2 том. — 527 б.

3. Галимуллин Ф.Г. Таза орлыклар: дурт томлык әсәрләр җыентыгы басылып чыгу уңаеннан язучы Аяз Гыйләҗев иҗаты турында уйланулар / Ф.Г Галимуллин // Казан утлары. 1996. — № 2. — Б. 181-187.

4. Галиуллин Т.Н. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. / Т.Н. Галиуллин. Казан: Татарстан китап нәшрияты. -2003. 192 б.

5. Миңнуллин Ф.М. Балта явызлар кулында / Ф.М. Мицнуллин // Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994. — 344 б.