Татарстан — минем республикам

Эссе

Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем — Татарстан.
Гөлшат Зәйнашева.

Нәрсә ул Туган ил? Ул — синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул — синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул — синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез — Татарстан Республикасы.

Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле кечкенә дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә бәяләнми. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр кайчак сөзәк таулар белән алышына. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп.

Безнең Татарстаныбызның яз дисәң — чын язы, җәй дисәң — чын җәе, көз дисәң — чын көзе, кыш дисәң — чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә — кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый:

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы.

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Тукайның бу сүзләрен куәтләп, шанлы Казан! Фаҗигый Казан! Серле Казан! — дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә бер дә хилафлык итмәбездер.

Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне, аның Ауропа белән Азия арасында бер үк вакытта калкан да, ике континентны тоташтыручы үзәк тә булып торган чоры күз алдына килә. Шәһәрнең фаҗигасе андагы тәхет өчен килгән-киткән ханнарның үзара бәрелешләре белән бәйле. Серле диябез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган. Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән бәһәләп бетергесез байлыгыбыз, милли кулъязмаларыбыз, язма әдәбиятыбыз, шулар белән үзебезнең тарихыбыз юкка чыгарылган.

Казан шәһәренә инде 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.

Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында — Сөембикә манарасы. Ул — безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.

1552 нче ел, 2 нче октябрь… Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йөрәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү — урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетрәндергеч 1552 нче елдан бирле, 438 ел көткән көн килде. Изге сәгать сукты!

Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә, мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты!

1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.

Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.

Табигатьтә яз. Тиздән Бөек Җиңүнең 58 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ярты Гасырдан артык вакыт үтте ул дәһшәтле еллардан соң. Әмма яралардан әле һаман кан саркый. Юк, тән яраларыннан түгел, күңел яраларыннан.

Бу көннәрдә сугыш ветераннары да, тыл ветераннары да үзгәреп, яшәреп киткән төсле. Алар еракта калган кадерсез яшьлекләренә кайтып, аның һәр көнен искә төшереп уйланалар, моңсуланалар, елап-сыктап алалар. Егет чаклар, яңа гына өйләнеп бәхет-сәгадәттә яшәр еллар сугыш кырында калган. Миллионнарның гомере япь-яшь килеш өзелгән.

Ә күпме кызлар, апалар, сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю-наз көтеп тетрәгән иреннәрдә һаман ачы күз яше тәме булды.

Кулларына энә-җеп тотып, туачак бәбиләренә күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын-барысын онытып, сугышка китәргә мәҗбүр булдылар. Көрәк-кәйлә тотып окоп казыдылар, йөгереп-чабып снаряд ташыдылар, зенитчылар булып күкне сакладылар, нәфис иңнәренә әзмәвердәй егетләрне салып, сугыш кырыннан алып чыктылар, яраларын бәйләделәр.

Моннан нәкъ 58 ел элек — августның 25 ендә Германиядә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар улының гильотина пычагы астында башы өзелде. Алар гаҗәеп батырлык, бердәмлек күрсәтеп, татар халкының горурлыгына, намусына әверелде.

1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды. Шул уңайдан Җәлил һәйкәле янында бик зур митинг булды. Казанлылар белән бергә анда башкалабыз кунаклары да катнашты. Алар арасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәшләре, Муса абый белән иңгә-иң көрәш юлы үткән Әмир ага Утәшев, Үзбәкстаннан килгән Фәрит Солтанбеков, Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня да бар иде.

«Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!» дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемнән дә курыкмаган каһарманнар җанлы үрнәк безгә!

Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш.

Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәннәр.

Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме.

Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә.

Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан юргаларның мәйдан уртасында баш чөеп биешеп йөрүләре күпме күңел күтәренкелеге бирә!

Әйе, Сабан туе — шатлык туе. Күктә янып торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Менә шуңа күрә Сабан туе минем өчен аеруча якын.

Халкыбызның тагын бер зур байлыгы — ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч — үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.

Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде. Ләкин шунысы кызганыч: әйткәнебезчә, табигать көннән-көн пычрана, агачлар елдан-ел кими бара. Яшьләре, яңа утыртылганнары сирәк күренә.

Кеше үз гомерендә кимендә ун төп агач утыртырга тиеш дигән сүзләрне укыганым бар минем. Кеше гомере өчен зур сан түгел бу.

Әлеге санны җиләк-җимеш агачларын исәпкә алып әйтмәгәннәрдер. Урман-кырларны яшелләндерү өчен дә кеше агач утыртырга тиештер бит. Утырта һәм агач гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый.

Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортларга газ керде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара.

Татарстан Республикасы — зыялылар, талантлар иле. Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, К. Тинчурин, Ф. Яруллин, Н. Җиһанов, Х. Туфан, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Р. Яхин, С. Садыйкова, И. Шакиров… Болар — татар һәм урыс дөньясына, бөтендөнья мәдәниятенә Татарстан Республикасы биргән олуг шәхесләр, халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары.

Бүгенге гаҗәеп зур промышленносте, алга киткән фәне, борынгы һәм яңа корылмалары, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да — Татарстан күрке.

Туган җирен, туган илен кем генә яратмый да кем генә аңа табынмый икән?! Алда әйтелгәнчә, Татарстаныбызның табигате бик матур һәм шифалы бит.

Өлкән яшьтәге бер агай: «Күп еллар читтә яшәдем, туган ягыма, аның табигате кочагына кайткач, чиста һавасын иснәгәч, салкын чишмә суларын эчкәч, авыруымнан терелдем», — дип сөйләде. Ышанам, табигать авыру тәнгә андый шифа бирергә сәләтле.

Кайларда соң шушы

Әкияттәге

Иң дә ямьле, асыл ил? — дисәм,

Йөри торгач белдек:

Бу дөньяда

Иң матур ил — безнең җир икән! —

дип язды Хәсән ага Туфан да.

Күңелгә үзеннән-үзе җыр килә: «Аерма син безне, язмыш, туган илләрдән!»

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

(Ә.Ерикәй)

План.

I. Ана теле — йөрәк теле.

II. Татар теле — бай мираска ия булган тел.

1. Туган тел — бәйсез дәүләт теле.

2. Кайгыртуга мохтаҗ тел.

3. Үз телеңне белмәү — маңкортлык.

4. «Мин — татар!» дигән сүзләр горур яңгырый.

III. Тел яшәсә, без дә яшәрбез.

— Йөрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң — күкрәк сөтем хәрам!..
С. Сөләйманова

Язмамны мәрхүмә шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәм Туган телне ничек сакларга куша ул. Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел.

Ана теле — тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Минем өчен татар теле — әнә шундый.

Туган телебез татар теле — борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тарихлы һәм даими тулыланып-үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек-дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар теле — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу — туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

1990 нчы елның 30 нчы августында туган республикам үзенә мөстәкыйльлек алды. Шул көннән башлап, телләр турында махсус указ һәм карарлар кабул ителде. Туган телебезгә булган караш үзгәрә төште. Ә инде 1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасы Югары Советы үзенең X сессиясендә «Татарстан халыкларының телләре турындагы Закон» кабул итте. Бу — барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Әлеге Закон Җөмһүриятебезнең Конституциясендә дә беркетелде. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әлеге ике телгә тигез хокуклар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Мәктәпләрдә дә татар сыйныфларының саны артты.

Туган телем!.. Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны. Тел турында кайгырып, хафаланып, күпме язмалар чыга. Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һәм башка әдипләребезнең язмаларын укыганым бар. Уйланырлык фикерләр күп аларда. Соңгы чорда «Мәдәни җомга» газетасы «И Туган тел» дигән махсус кушымта чыгара. Яратып һәм кызыксынып укыйм мин аны. Шагыйрь Разил Вәлиевнең «Туган телдә дәшсәм генә…» шигырен яттан да өйрәндем. Ничек матур итеп әйтә шагыйрь:

Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

Әтиемнең авылдашы, Яңа Сәет егете шагыйрь Зөлфәт абыйның да туган тел турында язган шигырьләрен кат-кат укыйм мин.

Тел ачылгач әйтә алсаң:

«Әни!» — дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң:

«Әти!» — дип, —

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң:

«Әни!» — дип,

Соң минутта әйтә алсаң:

«Әти!» — дип,—

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр…

Якташыбыз Харрас абый Әюпнең «Көй эзләү» поэмасын укып карагыз әле. Ул — югала язган телебез һәм моңыбыз, көебез турында. Безнең өчен гыйбрәтле юллар бар.

Табулары көйне һай озактыр,

Югалтулар гына тиз аңа:

Бер бозык кыл көйне генә түгел,

Язмышларны, илне боза да!

Тел һәм моң — күңелебез көзгесе ул. Теле һәм моңы белән бергә баланың күңелен дә бозарга, ямьсезләргә ярамый. Гомумән, Харрас абыйның милләт язмышы, тел, гореф-гадәтләрнең яшәеше турында уйланырлык поэма һәм шигырьләрен яратып укыйм мин. «Тел ачкычы» шигырен сәхнәдә яттан да сөйләдем әле.

Безнең туган телебез — матур-матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган стилистик яктан бай тел. Үз телеңне белмәү ул — чын мәгънәсендә маңкортлык, бай культура мирасын аңлаудан читләшү, тормыштан төшеп калу дигән сүз. Туган тел туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул — кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул — әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, аны санламау — ул кимчелек кенә түгел, зур мәхрүмлек тә. Күз алдына китерик: үзенең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил, классик язучы Г. Ибраһимов әсәрләрен оригиналда уку бәхетеннән мәхрүм. Үзгәртеп кору җилләре исә башлаганчы, «татар теле авыл башыннан чыкканчы гына кирәк» кебек сүзләрне ишетеп үсте бер буын яшьләр.

Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Дистәләгән, йөзләгән елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә үз дигәненә иреште. Байтак кына ул һәм кызларыбыз туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, «газизлек», «изгелек», «ольшау», «истәлек» төшенчәләренең нәрсә икәнлеген белми үстеләр, авызлары ата-баба ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләрдән нур качты, күзләргә әллә ниткән тонык томан төште, ят кешеләргә генә түгел, ата-анага кул күтәрү гадәти күренеш булып китте. Туган теленнән, нигезеннән читләшү, туган телне махсус өйрәнмәү яшьләрне милли үзаңнан, кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, саф чишмә кебек, җырлап-чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача.

Соңгы чорда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсетеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкүмәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. «Мин — татар!» дигән горур сүзләр еш яңгырый. Республикабызда татар мәктәпләре саны, рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары саны арта. Ана телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү мәктәпләре яки сыйныфлары ачыла. Аларны кадрлар белән тәэмин итү өчен күп кенә югары уку йортларында татар теле факультетлары, бүлекләре, группалары ачыла. Гимназия, лицейлар саны артканнан-арта бара. Аларда ислам дине укытыла, гарәп, латин теле өйрәтелә, татар милләтенең тарихын, мәдәниятен укытуга зур игътибар бирелә. Аларда уку татарча алып барыла. Югарыда саналганнарга нигезләнеп, татар теленең кулланылышы киңәюен күрәбез. Урта мәктәпне тәмамлаган укучыларның имтиханнарны югары уку йортларында үз ана телендә тапшырулары, иншаларын рус телендә түгел, татар телендә язулары да шул турыда сөйли.

Шушы сочинениемдә минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Нигә? XI сыйныфта мин рус теле һәм әдәбияты дәресләрен сигез төрле дәреслек, хрестоматия белән өйрәндем, ә татар әдәбиятыннан дәреслек уку елының икенче яртысында гына булды. Хрестоматия күрмичә, мәктәп тәмамладым. Рус һәм чит тел дәресләрен сыйныфны төркемнәргә бүлеп укыталар, ә туган телне бергә… Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер… Иҗтимагый шартлар туып, халкым үз-үзен милләт буларак та, ил-дәүләт буларак та аңларга, бүтәннәр арасында йөзен, урынын тәгаен табарга хәл иткән икән, ул, һичшиксез, теле турында да уйланыр, кайгыртыр.

Рус сыйныфында белем алып та, унбер ел уку вакытында туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәндек, әдипләребезнең әсәрләрен укыдык. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәндек. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме — болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып истә калды. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән, әдәбиятка Харрас Әюп, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова кебек талантлы шагыйрьләрне биргән Мөслимгә, аның халкына тап төшермәбез. Чөнки безгә әти-әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирде. Иншамны сөекле шагыйребез Г. Тукайның шигъри юллары белән тәмамлыйм. Шагыйрьнең «Таян Аллага» дигән шигырен дә яңа гына укый алдык бит.

  • ..Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күнмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;

  • Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!..

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше

План.

I. Гаяз Исхакый һәм заман.

II. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше.

1. «Зөләйха» — татар халкының тормышын чагылдырган әсәр.

2. Халкыбыз фаҗигасе.

3. Күтәрелгән проблемаларның сәнгатьчә эшләнеше.

4. Зөләйха образы — урыслаштыру сәясәтенең көзгесе.

III. «Зөләйха» трагедиясенең бүгенге көндәге әһәмияте.

Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.

Гаяз Исхакый.

Без — татарлар. Татар милләте — рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр. Заманның күренекле язучысы булса да, Гаяз Исхакыйны үзебездә танучы булмаган. Нинди галим, акыллы кешеләребезнең кадерен белмәгәнбез!

Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди… Төркиягә китеп, төрекләрнең дәүләт тарихларын язган галим һәм язучыларның татарга кирәк булмавы бик аяныч. Миңа күптән түгел китап кибетенә керергә туры килде. Китап киштәләренең берсендә Гаяз Исхакыйның «Зиндан» җыентыгы күземә ташланды. Рус әдипләренең утыз-кырык меңлек китаплары янында мескен хәлендә тора шул инде йөз сумлык китап. Шушы мисал гына да трагедиядәге проблемаларның бүгенге көндә дә никадәр көн кадагында икәнен күрсәтеп тора.

Гаяз Исхакый «Зөләйха» трагедиясендә милли һәм дини изүне гаепләп чыга, патша чиновникларының, миссионерларның татар халкына карата үткәрелгән ерткычлыгын фаш итә, милли-колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәсен ачып сала.

Татар халкына руслар тарафыннан үткәрелгән иң куркыныч җинаятен — көчләп чукындыруның ачы фаҗигасен сурәтли. «Синнән — иман, миннән — имана», — дигән рус побы. Һәм имана җирен алыр өчен мескен татар рус динен кабул итеп алырга мәҗбүр булган. Ләкин күп кеше имана җире белән алданмаган һәм иманына, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләренә тугры булып калырга тырышкан. Дин алыштыру кешеләрдә күңел каршылыклары тудыра һәм психологик җәрәхәтләр ясый. Башка дингә күчү — иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, бушлык кичерәләр.

Чукындыру фаҗигасе Гыймади карт гаиләсендә тулы гәүдәләнеш таба. Тыныч кына яшәп ятканда бу гаиләгә афәт килә. Аларны үз теләкләреннән башка урыс диненә күчерәләр. Картның үзенә — Василий, Зөләйхага — Марфа, аның иренә Митрофан дип ят исемнәр кушалар. Шулай иткәч, янәсе, алар урыс булалар. Ләкин әсәрдәге дөнья күргән бер урыс карты образы авызыннан әйтелгәнчә, «көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бар да юк эш». Бу сүзләрдән күренгәнчә, урыслар арасында да дөрес уйлаучылары булган. Алар да бу сәясәтнең мәгънәсезлеген, юк эш икәнен ачык аңлаганнар. Ләкин христиан фанатиклары мондый акыллы сүзләргә колак салмаганнар шул һәм татарның тормышын тамырдан үзгәрткәннәр.

Зөләйха бөтен җаны-тәне белән көрәшергә тырыша. Ләкин күпме генә тырышса да, аны теләгенә каршы, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Моның белән генә фаҗига тәмамланмый. Әсәрнең иң югары ноктасы — Зөләйханың рус өендә берьюлы ике ире: татар Сәлимҗан, рус Петр белән очрашуы. Беренчесе бу хатын өчен газиз ир булса, икенчесе — дин дошманы, аны җәберләүче залим. Нәкъ менә шушы күренештә Сәлимҗан урыслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә, үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Шушы үлем белән ул урысларга буйсынмавын күрсәтә. Зөләйха моның өчен теләсә нинди мәхшәрләрне кичерергә әзер. Бары тик аның иманын гына кайтарсыннар, аңа фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә яшәргә, иманына, намусына тугры калырга комачауламасыннар. Вөҗданы, иманы саф булганда гына, Зөләйха горур атлап йөри ала.

Драмада ирен үтергәне өчен Зөләйханы егерме биш елга төрмәгә утырталар, Себергә каторгага җибәрәләр. Аның Себердә күргән җәбер-золымнары җаннарны тетрәтерлек. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи җәберне, рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзалары күрдем. Ләкин анда (төрмәдә) иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», — ди ул.

«Зөләйха»ны «ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер ук вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырырлык әсәр», диләр. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша автор татар халкының ачы язмышын, аның авыр, газаплы кичерешләрен, милләт һәм дин язмышын сурәтли. Зөләйха, улын поп итеп әзерләүләрен белгәч, аннан баш тарта, үләр алдыннан баласының ислам диненә кайтуын олы гаделлек буларак кабул итә. Улы аңа бары тик мөселман рухлы булганда гына кадерле. Соңгы үтенече итеп тә татар зиратына мөселманча күмүләрен үтенә. Шушындый күп җәфалар күргән Зөләйханың мәңгелек дөньяда оҗмахка керәчәге шиксез, һәм бу әсәр ахырында күрсәтелә дә. Гаяз Исхакый бу әсәрендә кеше бу фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиешлеген әйтә. Бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк. Җирдә яшәүче кешеләргә яшәү өчен мөмкинлекләр һәркемгә бертигез бирелгән. Гаяз Исхакый бу әсәрендә шушы проблемаларны күтәрә. Милләт һәм диннең бербөтен булуын, һәр халык өчен кадерле һәм изге нәрсәләр икәнен сурәтли. Татарлар гомер буе ирекле яшәргә омтылганнар. Бүгенге көндә республикабызның мөстәкыйль дәүләт иш игълан ителүе, татар милләтенең бөтен дөньяда танылуы Гаяз Исхакый һәм аның кебекләрнең эшләре эзсез югалмаган дигәнне аңлата.

«Зөләйха» трагедиясен хәзерге көндә дә яратып укыйлар, һәм киләчәк буыннар да укыячак. Чөнки бу әсәрдә милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Шуның белән ул хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Бу әсәрне Празат Исәнбәт режиссерлыгында сәхнәгә куйдылар. Халык «Зөләйха»ны яратып кабул итте, әсәрдәге образлар тамашачыларның күңелен кузгатты, хисләрен ташытты.

Трагедиядә кузгатылган дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен күп кенә чаралар үткәрелә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар татар милләтенә күпьяклап ярдәм итәләр, аның мәдәниятен, икътисадын үстерүдә зур өлеш кертәләр. Республикабызда мәшһүр язучыбыз кебек кешеләр әле бер төбәктә, әле икенчесендә килеп чыгып тора. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Гаяз Исхакыйлар эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр яши әле Татарстанда!

Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» — дип,

Ил өстенә ташлый чакыру.

Иген игә, сабантуйлар ясый —

Мөмкин түгел

Бу халыкны төпкә батыру! —

ди шагыйребез Рашат Низамиев.

И туган ягым, нинди гүзәл син!

План.

I. Баланы туган җире назлый.

1. Әнием сүзләре: «Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма!»

2. Авылым өянкеләре.

3. Ага чишмә чылтыр-чылтыр.

II. Авылым — гүзәл бакча.

1. Табигатьне саклыйк!

2. Тарихтан бер сәхифә.

III. Җырым сиңа булсын, туган ягым!

Китсәм туган яктан, Читтә бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта, Каеннарым белән бергәләп.
Р. Миңнуллин.

Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.

Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?