Аяз ГЫЙЛӘҖЕВКА БАГЫШЛАНГАН МАТЕРИАЛ

Сочинение

Ана

булуга?

Хатын – кызның бөтен күрке

Бөтен матурлыгы ана булуда.

Һади Такташ

План

  1. Ана – бөек исем

  2. А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендәге Бибинур образына тиң аналарның булуы.

  3. Гадәти тормышта һәм әдәбиятта Ана исеменә лаек булганнарның роле

Тулы гаилә – иң олы бәхет ул. Тормышта көчле рухлы ,шат күңелле булыр өчен ата-ана тәрбиясе кирәк. Ләкин һәр гаилә дә тулы түгел шул. Күпме балалар ятим, балалар йортында тәрбияләнеп яшиләр. Аларның күзләрендә яшәү чаткысы да сизелми, дөньяга карашлары өметсез шикелле. Ата- ана назыннан мәхрүм бит алар.

Ләкин безнең җәмгыятебездә шактый күп игелекле кешеләр яши. Алар үзләренең йөрәк җылысын ятим балаларга бүләк итәләр. Балалар йортыннан бер, ике, өч һәм аннан да күбрәк ятим балаларны үзләренә тәрбиягә алалар.

Шуларның берсе безнең Яшел Үзән районы Норлатта яшәүче Әнәс һәм Дания Гыйләҗевлар.

Дания ханым Яшел Үзәндә туып үсә. Педучилищены тәмамлагач, Норлат мәктәбенә укытучы булып керә, шушында ул Әнәс исемле егетне очрата. Шул вакытта ул: “ Мин шушы егеткә кияүгә чыгачакмын” дип уйлый. Ярты елдан соң алар өйләнешәләр. Беренче кызлары дөньяга килгәннән соң, табиблар аларга икенче бала табуны тыялар. Ир бала да үстерәсе килгәнлектән, алар балалар йортыннан Саша исемле малайны өйләренә алып кайталар. Өч елдан аларның үз уллары Адель туа. Адель, энекәш алып кайтуларын сорагач, озак уйлап тормыйча алар Артем исемле малайны үзләренә тәрбияләргә алып кайталар. Бердәнбер көнне кечкенә Саша, балалар бакчасында, үзенең тагын ике абыйсы һәм дүрт апасы барлыгын әйтә. Дания һәм Әнәс аларны да барып алалар. Шушы гаиләдә сигез ятим бала әти- әниле булып, һәр елны, һәр баланың туган көннәрен билгеләп, шатланышып яшиләр. “ Балалар үзләре безне сайладылар, теләп килделәр, бу безнең өчен зур шатлык, Ходаебыз биргән бәхетебез”,- ди Дания ханым. Шушы шатлыкларга төренеп, алар төрле конкурсларда, проектларда теләп катнашалар. Проектларның берсе – “Бәхетнең иң олысы” дип атала. Бу зур гаилә үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүз остасы булу сәләтләрен сәхнәдә күрсәтеп, диплом белән бүләкләнделәр.

1 стр., 473 слов

«Без — 41 ел балалары» повестен укыгач…»

... азык алып, өйләренә таралышканнар. “ Без – 41 нче ел балалары” повестен мин бер тында укып чыктым. Минемчә, Мөхәммәт Мәһдиев бу әсәрендә тормышның ... укырга килгәч тә, күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре булганнар. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар ... әдән, Мөрәледән... Укырга килүчеләрнең инде күбесе ятим, караучысыз. Бирегә килгәнче, туган якларында бу балалар әтиләрсез, ...

Кызганычка каршы арабызда салкын йөрәкле әтиләр-әниләр яши. Язмыш кочагына газиз балаларын ташлап китәләр. Ят балаларны үз канат астына алып тәрбия биргән кешеләрдән үрнәк алсыннар иде алар. Моңа мисалны әдәби әсәрләрдән дә китерергә мөмкин. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендәге Бибинур шуның ачык мисалы булып тора. Ул кешелеклеге белән гүзәл. Намуслы, вөҗданлы көчле рухлы Бибинур укучы алдына шәхес буларак килеп баса. Тыштан көчле булып күренергә тырышса да, эчке дөньясы борчулы аның, чөнки ул гади бәхеттән – балалар мәхәббәтеннән, ихтирамыннан мәхрүм. Ятимнәрне үз баласы урынына күреп, ул аларга ана җылысы бүләк итә. Якты дөньяга юл күрсәтүче дә нәкъ менә Бибинур була. Үстергән балаларыннан ул игелек күрми, тик шулай да аларга карата җылы хисләрен югалтмый. Язмыш җиле аның күңелен өшетсә дә, ул өмет белән яшәвен дәвам итә. Соңгы сулышына кадәр өметен өзмичә, беркемгә дә үпкәләмичә, җомга көн , кич белән дөнья куя. Күңеле изге булганга күрә, бакыйлыкка күчүе дә изге көнгә туры килә

Татар әдәбиятында Бибинур образы – чын ана образы.Гадәти тормышта да Бибинур образы кебек аналар шактый күп . Шундый олы йөрәкле Аналар хөрмәтенә түбәнләге юлларны юллыйм .

Җиде ятны үзенеке итеп,

Күкрәгенә кысып сөйгәндә,

Ятим күңелләргә назын биреп,

Дөньяларын нурга күмгәндә,

Бу ананың олы йөрәгендә

Күпме көч һәм күпме сабырлык?!

Мәхәббәте аның йөрәкләрдән

Йөрәкләргә күпер салырлык.

Г.Р.Кабирова шигыре.