Татарча изложение “Минем әбием|Минем эбием” (154 сүз) |
Изложение на татарском языке на тему “Минем әбием”/”Минем эбием”
Инде әбиемнең куллары каткан, бармаклары нечкәреп, сөякләнеп калган…
Ләкин әбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар миңа йомшак, иң җылы булып тоелалар.
Нигә докторлар тизрәк кешене яшәртә торган дару уйлап чыгармыйлар икән? Ә бит андый дару булыр. Кеше шул даруның бер генә тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз)
*Транслит*
Минем эбием хэзер дэ бик матур эле. Тик кызларча тугел, эбилэрчэ матур ул. Анын йозе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Анын шул ак йозенэ комеш кебек ак чэчлэр бик тэ, бик тэ килешэ. Ул чэчлэр гомер буе шундый ак булганнар диярсен. Башка торле чэч, хэтта чем-кара булса да, минем эбиемэ мондый матур тос бирмэс иде. Куз читлэреннэн сызылып киткэн жыерчыклары эбиемне хаман елмаеп торган шикелле ачык йозле итэлэр. Анын йозенэ карасан, кунел тынычланып кала. Эйтерсен доньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да житкэн кебек була.
Инде эбиемнен куллары каткан, бармаклары нечкэреп, сояклэнеп калган…
Лэкин эбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар мина йомшак, ин жылы булып тоелалар.
Нигэ докторлар тизрэк кешене яшэртэ торган дару уйлап чыгармыйлар икэн? Э бит андый дару булыр. Кеше шул дарунын бер генэ тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз) Еще изложения на татарском языке со схожей к “Минем эбием ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
tatar16.ru
Татарча сочинение “Дәү әнием|Дэу энием” |
Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әнием”/”Дэу энием”
Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.
Татарстан — минем республикам
... торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен ... гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасыны ... к каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. Җ ... уйсаң, сатсаң — күкрәк сөтем хәрам!.. С. Сөләйманова Язмамны мәрхүмә шагый
Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.
Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит. Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу энием ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)
tatar16.ru
Әни – Стихи на татарском языке
Әниләргә
Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.
Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.
Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.
Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.
Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.
Лилия Гиматдинова
*****
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“ Әни !” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Люция Аблеева
*****
Әнкәй булмый үткән заманда
Күпме еллар үтте, сулар акты,
Киткәнеңә безнең арадан.
Әлегәчә сыкрый, каны тама,
Йөрәктәге тирән ярадан.
Мәгънәләрен кайбер киңәшеңнең,
Яши-яши генә аңладым.
Ник аларны үзең исән чакта,
Дога итеп үземә алмадым?
Нигә соң ул, 20-дә әйткән сүзләр,
Тик кырыкта җитә аң булып?
Ә бүген ул миңа кояш булып,
Һәркөн иртән туа таң булып.
Бу тормышта якын кешеләр бар,
Иң якыны миңа, син, әнкәм.
Колагымда әле яңгырап тора,
Минем нием укытучы сочинение татарча
... әдәге уңышларыбыз, һичшиксез тагын да зуррак булыр. Мин бер гади укытучы булып Хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым язылмаган роман, Һәр ... яманнан аера белергә ярдәм итеп, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны тәрбияли. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми, ул ... Бу - укучыларны рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү минем бер уңышым. Мин дәресләремдә укучыларымның сөйләмен лексик ...
“Тәртип белән генә йөр, бәбкәм!”
“Әннә” диеп телем ачылган да,
Әнкәй, диеп яшим һаман да.
Бүген дә бит әнием минем белән,
Әнкәй булмый үткән заманда.
Фирдат Валеев
*****
Тәмле төш
Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.
Гүя мин кайтканны көткән —
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!
Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең !
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.
Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.
Нур Ахунов
*****
Әнигә хат
Әни, көтәм сине көн дә —
Зур ишектә күзләрем.
Күрмәсәләр тәрәзәгә
Менеп басам тезләнеп.
Ник әнием ташлап киттең
Мине тугач куркудан?
Нигә әнисез чыкканмын
Бала тудыру йортыннан?
Дистәләгән еллар яшим,
Мин хөкүмәт өендә.
Башкалар кебек әниле
Булыр идем бит мин дә!
Дөньялар яктырыр иде —
Нурлы йөзеңне күрсәм.
Туйдырды инде тормышта —
Зур бина, соры түшәм.
Бер тапкыр да күрмәсәм дә
Иң кадерле кешем син!
Кочагыңда үсмәсәм дә
Сагынамын, нишлим соң?
Ташлап китәсеңне белсәм —
Тумаган булыр идем.
Артык кашык нигә булдым,
Әйтче, зинһар, әнием ?
Инде күпме сүзләр яздым
Сине эзләп хатларда.
Каршыларга күп йөгердем
Апа күрсәм чатларда…
Кил әнием, ал кочаклап
Үсәсем килми ятим!..
Күздән аккан яшьләремне
Әйтче, әнием, нишләтим?
Роберт Шаймарданов
*****
Әни
Гади генә бер сүз «әни»,
Күпме аклык, сафлык анда!
«Әни» диюгә җылылык
Һәм ышаныч туа җанда.
Җылы куеныңа сыенып,
Җил-яңгырны мин белмәдем
Алтын канатлы балачак
Насыйп булсын һәркемгә дә.
Сабырлыгың, түземлегең,
Кыя-тауга тиңләшерлек
Йөрәк җылың, җан рәхәтең
Җәйге кояш көнләшерлек.
Кичер, әни , чәчләреңне
Ак карларга манган өчен,
Нурлы йөзеңә борчудан
Җыерчыклар салган өчен.
Рәхмәт, әнием, бердәнберем,
Миңа гомер биргән өчен,
Бар дөньямны мәхәббәткә,
Сөю-назга күмгән өчен.
Римма Гайнанова
*****
Әнкәй җиләк җыя
Тау битендә әнкәй җиләк җыя
Кулларында — алсу чиләге.
Чиләгендә кызыл җиләгең дә
Үзем дә бит җирнең бизәге.
Талгын җилләр үбә җиләкләрен
Яфракларын читкә этәреп.
Ачуларын әйткән төсле була
Күлмәк итәкләрен күтәреп.
Алсу чиләгең дә, җиләгең дә
Алсуланып калган йөзләрең.
Күкнең зәңгәрлеге төшкән төсле
Төсен югагалтмаган күзләрең.
Тау битеннән әнкәй җиләк җыйган,
җиләкләрдән тулган чиләге.
Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...
... әйрәмне. Әлеге көндә Фәрит берүзе дөнья көтә. Тик ялгыз түгел ул. Урамга чыкса, очраган ... Мәскәүне саклаган вакытта Фәрит әле тумаган да була. Әтисе яраланып, госпитальдә дәваланганда дөньяга аваз сала ул. ... нисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия ... кергәч тә малчылыкка эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. ...
Кызктырып күзне камаштыра
Чиләгендә кызыл җиләге.
Гузалия Файзуллина
Рәхмәтлемен әнигә
Әниемнең изге сүзе
Гел минем күңелемдә.
Әнием якын дустым да
Таяныч, терәгем дә.
Ул кылган изгелекләрне
Онытмам гомердә дә.
Хөрмәт йөзеннән исемен
Уярлык бит һәйкәлгә.
Лилия Сәлахетдинова
*****
Әниемнең кытыршы куллары
Башларымнан әгәр сыйпаса,
Я аркамнан ипләп кагып куйса,
Я каршымда коймак майласа…
Гүя әйлэнәм мин бер сабыйга,
Бәхет баса: зуры, олысы.
Җитмеш җиде курорт бирә алмый
Әнкәй кочагының җылысын.
Йомшак мамык шәлләр бәйләп куйган,
Күзәнәге саен — ак теләк.
Күз нурларын түккән,
салган кул җылысын.
Сагынуын тезгән, җыр көйләп.
Тик йөзендә аның бетмәс сагыш,
Адым калмый, йөри озатып.
Ерак калалардан теләсәң дә,
Еласаң да булмый гел кайтып.
Озак еллар буе әйтсәк иде,
Ач ишегең, Нәнә, без кайттык.
Мең караңгы көнне балкыта бит,
Әнкәй йөзендәге бер шатлык.
Фирдания Нугаева
*****
Кайдан башлана хатын-кыз?
Сыгылмалы билдәнме,
Ак йөз, йомшак кулларданмы,
Назлы, тәмле телдәнме?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Гөл, чәчәк чагыннанмы,
Наз, иркәдән, мәхәббәттән,
Нурланган чагылданмы?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Яз ачкан бөредәнме,
Чәчәкләре серкәләнеп
Җимешен күрүдәнме?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Әнилектән башлана!
Өмет чәчә ак дөньяга,
Гөмер җебе — тантана!
Найля Аюпова
*****
Әни булу-бәхет ул
Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.
Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.
Тик бәхетләр тели баласына,
Әни бит ул үзе изге җан.
Рәнҗетергә шуңа хакыбыз юк,
Әниләрне безгә һич кайчан.
Әни булу бәхетеннән ходай,
Аермасын иде беркемне.
Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,
Булсын иде һәрчак сөйкемле.
Гульфия Гизатова (Муртазина)
*****
Умач уам
Умач уам, чит уйларны
баштан куам,
Күңелемә чит уй кертмим,
Күз яшь түгеп, яшем сөртмим.
Умач уам әнкәй кебек,
Яннарымда тора кебек әнкәй көлеп,
Әнкәемнең
Йөрәгемне ала телеп.
Умач уам,аш пешерәм,
Бала чак искә төшерәм,
Әнкәйнең умач ашларын
Күңелем аша кичерәм.
Ачы катык,арыш оны
Үсәр өчен көчен биргән,
Әнкәемнең бишек җыры
Күңелемә җылы өргән.
Найля Аюпова
*****
Ана
Кырау төшкән әткәм чәчләренә…
«Укытучы булу җиңелме?»
... тәрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене - УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, ... хатирәләрнең үзәгендә - укытучы. Бала күңеленә укытучы ничек үтеп керә соң? Әлбәттә, укытучының бала җанлы, кешелекле, зыялы, ярдәмчел, тырыш, ... күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул сынауларны җиңәр өчен ...
Көмеш кунган әнкәм толымына.
Тик күзләре якты нур чәчәләр
Сөеп баккан чакта улына.
Карашары аның шундый назлы,
Әмма сагыш-моң да бар анда.
Язмышымны юрап төн йокламый,
Әйтерсең мин сабый hаман да.
Ул үпкәндә минем маңгаемнан,
Күрше кызының тавышын ишетәм:
«Биләүдәге бала булды инде…
Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!»
- Күгәрченем-күршем, ил тоткасы
Булып җиргә туган балалар
Буйга җитсәләр дә … ана өчен
Барыбер сабый булып калалар.
…Юлда тоткарланып, эштән тагын
Соңга калып кайтам бүген дә.
Нарасыен көтеп торган кебек
Көтә әнкәй капка төбендә.
Җолдас Сәетназаров
Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе
*****
Ана назы
Ана назы-иртәнге чык,
Кояш сызган якты нур,
Эчкерсез йолдыз сафлыгы,
Зурлыгы-hичшиксез зур!
Ана назы-кыр гөлләре,
Баламның елмаюы,
Изгелектә үткән көнең
Имин кояш баюы.
Ана назы-тау чишмәсе,
Могҗизалы, тылсымлы,
Көне изге, юлы изге,
Рәнҗеш алмый бер кылы.
Газиз җанда ана назын
Имгәтмичә саклармын,
Гомер басып баhа куя
Хурлатмыйча аклармын.
Найля Аюпова
*****
Әниләр
Әниләр – алар иң якын,
Иң кадерле кешеләр.
Йөзләрендә җыерчыклар,
Ул — еллар салган эзләр.
Әниләрдә генә була
Кадерле, якын күзләр.
Алар гына әйтә ала
Безне юатыр сүзләр.
Әниләрнең күңелләре
Ярсыз тирән диңгезләр.
Без бәхетле алар барга,
Рәхмәт Сезгә, Әниләр!
Лилия Сәлахетдинова
*****
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәңдә утың балкысын.
Ераклардан тоеп яшибез без
Тәрәзәләреңнең яктысын.
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Караңгылык салма күңелгә.
Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,
Бәхет нуры безгә сибелә.
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәгә казак кактырма.
Синең тәрәзәңдә ут янганда
Күңелләрдә кояш яктыра.
Физәлия Дәүләтгәрәева
*****
Әнкәемнең кәшемир яулыгын
Бик еш алып бәйлим башыма,
Әнкәй карый төсле көзгеләрдән
Күзләр ошаш, ошаш кашлар да.
Күкрәгемә кысып исен исним
Әнкәй исе килә яулыктан,
Бала холкы һаман китми, никтер,
Яшем дә бит инде таулыкта.
Килеш,килбәт, карашлар да ошаш,
Аш пешерәм әнкәй шикелле,
Әнкәй кебек кенә була алмам,
Әнкәй кебек булмам сөйкемле.
Әнкәй бөеклеген кем ала алган?
Әнкәй бөеклеге — биектә.
Ошый алмам, юк мин ошый алмам
Әнкәй киемнәрен киеп тә.
Найля Аюпова
*****
Ана булган хатын — бәхетле
Җирдә фәрештәләр була диләр.
Әйе, алар әни исемле!
Описание картины Исаака Левитана «Ненюфары» (Водяные лилии). ...
... подписал «Милой и Дорогой Люлю…» opisanie-kartin.com Описание картины Исаака Левитана «Ненюфары» (Водяные лилии) 26.06.2015 Однажды летом художнику посчастливилось отдыхать в Витебской области, в ... всё совсем страшно, кто хочет, может прочесть:)Юрков А.Флорентийская мозаика " Ненюфары" mysea.livejournal.com И.И. Левитан. «Ненюфары». 1890-е | izi.TRAVEL Есть художники, имена которых светят нам из ...
Саклый, алар яклый балаларын,
Исемендә булса җисеме.
Хатын-кызлар булсын фәрештәләр.
Булмагызчы, аналар, күке!
Берни җитми, берни алмаштырмый
Ана булу — иң зур бәхетне!
Лилия Сәлахетдинова
*****
Бәхет ул — ана булу
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Шул исемгә, чын мәгънәдә, тугъры калу.
Сабыеңны биләүләргә биләп салу.
Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Нәниеңнең бармакларын учта тою.
Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.
Бала исе килә торган керләр юу.
Хатын-кызның төп бурычы — Ана булу!
Лилия Сәлахетдинова
*****
Җылы мич башыннан ала әнкәй
Олтан салган киез итекне.
Үскән чакта шуннан да яхшырак
Аяк кием күргән идекме?
Кып иттереп кидерә дә куя
Ике кат оекбаш өстеннән.
Кадерләдең, әнкәй, биш балаңны,
Килә алган чаклы көчеңнән.
Әле булса аңлыйм, әнкәй, син бит
Тазалыкны безнең сакладың.
Эх, кая соң әткәй олтан салган
Киез итек кигән чакларым…
Физәлия Дәүләттгәрәева
*****
Әнкәй
Әнкәй укый догалар
Аллах сүзләре алар.
Тасбиг төймәсен тарта
Пышылдап зикер эйтэ.
Ишетелә ерактан
Сүзләр чыга йөрәктән.
Эйтерсең әнкәй ятлый
Һәр сүзен ул кабатлый.
Рәхәтлек бирә җанга
Җиңеллек бирә тәнгә
Укыган догалары
Теләгән теләкләре.
Сакласын сине АЛЛА
Диеп кабатлый ана.
Тәрәзәдә күзләре
Моңсу карый үзләре
Әнкәй баласын көтә
Кайтыр дип өмет итә
Туып ускән өенә
Әнкәсенең янына.
Әнкәй сагындым диеп
Башкаен аска иеп.
Кочып алыр әнкәсен
Иң кадерле кешесен.
Лилия Гиматдинова (Хисамова)
*****
Ана көтә баласын
Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә карап
Ана көтә сагынып баласын,
Уена да кереп чыкмагандыр аның
Карт көнендә ялгыз каласын.
Иңнәрендә еллар, калтырана куллар,
Күзкәйләре моңсу, сагышлы,
Өмет итә ана, кайтыр, — диеп, бала,
Санаулы шул гомер агышы.
Догаларын кыла, ак хыяллар кора-
Имин, аман булсын баласы,
Ялгыз аналарга сабырлыклар биреп,
Тазалыклар теләп каласы.
Найля Аюпова
*****
Төшләремә бүген әнкәй керде.
Күргәнем юк иде байтактан.
Өстендәге килешле күлмәге
Күзләр камашырлык, ап-актан.
Шелтәле бер караш ташлады да,
Күрешергә теләп кул сузды.
Үреләмен генә, дигән мәлдә
Борылды да, китеп юк булды…
Әнкәй, әнкәй… һәрчак шат күңелле,
Елмаюлы,йөзе балкыган…
Күңелеңнең серен аңламауда
Гаепләрем һаман бар сыман…
Мин бит үзем… үзем синең төсле-
Йөрәгемдә ялкын йөретәм.
Бары үз җаныма яшем түгеп,
Таштай бәгыремне эретәм…
Сочинение белые лилии лежат на воде 5 класс
... Когда юноши добежали к пруду, то на том месте, где минуту тому назад мелькали белые платья русалок,- поднимались из воды две белые лилии: злая никса превратила русалок в цветы. ... Шрейбером в стихе («Русалково озеро»: Высоко на горе, заросшее елями, лежит красивое озеро, и на озере том плавает белая, будто снег, лилия. Однажды приходит к этому озеру пастушек ...
Мөлдерәмә тулы чагы була,
Гаҗиз калган чагы күңелнең…
Синең сүзләр: ”Беркем алдында да
Ахыргача бетмә түгелеп!
Читтә генә торма,курыкмыйча
Упкыннарның йөре эчендә!
Җанга иңгән тынлыкның да бары
Бөтен сере давыл көчендә.”
Мең кат өзеп,мең кат уем ялгыйм…
Ашыгулар була… уйланмый…
Ялгышулар… тормыш үзе һаман
Сынауларын бирә аямый….
Ак күлмәктән кердең төшләремә…
Шелтәләвең,әнкәй… беләм мин…
Юатмадың… дөрес сизенәсең,-
Яшем сыкмас өчен көләм мин…
Кул сузмадың… синең холык миндә-
Бары үз көчемә таянам.
Авырлыкны җиңә алып кына
Мин бәхетнең тәмен тоялам.
Борчылма син, әни , ни кылсам да
Үз җанымнан эзлим җавабын.
Үзе теләп алган… хата кылса
Йөрәк үзе татыр газабын….
Дания Закирова
*****
Әнкәй ниләр уйлыйсың
Әнкәй ниләр уйлыйсың.
Җырлыйсың да елыйсың
Төштеме әллә искә
Әллә кердеме төшкә
Авыр сугыш еллары
Ачыгып йөрүләре
Әрнүле югалтулар
Йөрәктә калды алар.
Кеп-кечкенә кыз, узең
Ничек җиткәндер көчең
Алып кайтасың көндә
Чагырдан бәйләп көлтә.
Өшегән бәрәңгене
Табалсаң бер-икене
Йөгерәсең син өйгә
Ризык булды дип , миңа.
Була ул безгә тамак
Кырып пешерсәң коймак.
Диеп эби мич яга
Бәрәңге куя аңа.
Күгәреп калган башак
Күп халык үлгән ашап.
Олысы да кечесе
Өендәге барысы.
Йөрәктә калды яра
Ул ярага юк дава.
Тетсенә шуңа күңел.
Үтеп китсә дә гомер.
Лилия Гиматдинова (Хисамова)
*****