«Татарларда язу тарихы»

Реферат

К

Һәр телнен гасырлар буена үсеп, үзгәреп, камилләшеп килгән язу системасы була. Язу (билгеләр) системасын, авазларның хәреф белән белдерелү узенчәлекләрен графика өйрәнә. Язу тарихының гаять дәвамлы, үткәнозын юлы бар. Язу, сөйләү кебек үк аралашу чарасы. Сөйләмне үзеңнән башка кешеләргә дә җиткерерлек һәм билгеле бер вакыт дәвамында сакланырлык итеп махсус билгеләр белән берәр әйбергә төшерү язу дип атала. Язуның килеп чыгышы һәм үсеше иҗтимагый тормыш таләпләренә бәйле. Язу — шартлы билгеләр системасы. Бу система башта бик элементар булып, тора-бара камилләшкән. Бер үк вакытта язу коралы һәм материалы да алышынган, агач, таш яки балчык такталар, очлы таяклар тора-бара кәгазь һәм каләм, типография станоклары белән алышынган. Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе — язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы дисәк тә ялгыш булмас. Соңгы утыз ел эчендә генә дә татар халкы өч төрле алфавит һәм орфография кулланган, төрле сәбәпләр һәм максатлар нәтиҗәсендә ул язуларның берсе икенчесе белән алыштырылган.Татарларда кулланылган дүрт алфавит күрсәтелә: рун язуы, гарәп язуы, латин язуы, кириллица.

3

I .ТАТАРЛАРДА КУЛЛАНЫЛГАН АЛФАВИТЛАР

4

1.Рун язуы

Татар халкының язу тарихы бик борынгыдан килә. Галимнәр фикеренчә, татарларның ерак бабалары борынгы болгарларның VII–VIII гасырларда хәзерге Татарстан җирләренә күчеп утырганда ук инде үз алфавитлары булган. Бу алфавит фәнни әдәбиятта рун язуы дип йөртелә. Рун — Скадинавия халыкларында «серле» дигән мәгънәгә туры килә. Төрки рун язуының үрнәкләре кайбер археологик казылмаларда — балчык чүлмәк, таш диварлар, савыт-сабаларда табыла. Рун хәрефләре белән уңнан сулга таба язалар. Хәрефләр һәрберсе аерым кулланыла, сүзләрне аерыр өчен махсус билгеләр була. Алга таба рун язуы гарәп графикасы белән алыштырыла.

Борынгы төрки рун язуы. Фәндә борынгы төрки рун язуының барлыкка килү вакытын һәм географик яктан таралыш ареалын Үзәк Азиядәге борынгы төркиләрнең дәүләте (VI–Х г.) белән бәйләп карыйлар. Шул ук вакытта әлеге язуның күпкә иртәрәк барлыкка килүе турында да фикерләр әйтелә [Кононов, с. 7]. Себер һәм Үзәк Азиядәге борынгы төрки язма истәлекләре турында беренче хәбәрләр XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башларында барлыкка килә. Алардагы тамгаларның Европа галимнәренә күптәннән таныш булган Гот һәм Скандинавия руналарына (run сүзе борынгы Скандинавия халыклары телен- дә «сер», «серле» дигән мәгънәгә туры килә) охшашлыгы фәнни әдәбиятта «борынгы төрки рун язуы» терминының берегүенә китерә [Малов, с. 11–12]. Әлеге язуның килеп чыгышын галимнәр төрлечә аңлата. Бер төркем галимнәр борынгы төрки рун язуы пиктографик билгеләрдән барлыкка килгән дип саныйлар. Алар, мондый билгеләргә үрнәк итеп, күчмә төрки кабиләләрдә билгеле бер ыруга, яисә нәселгә беркетелгән һәм буыннан буынга, атадан улга тапшырылып килгән тамгаларны китерәләр. Ләкин күпчелек галимнәр рун язуын төркиләр үзләренең күршеләре сәгъдиләрдән кабул иткәннәр һәм ул үзенең тамырлары белән Якын Көнчыгышка барып тоташа дигән фикердә торалар

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

... сүз тәртибенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Татар телендә сүзләр билгеле бер тәртиптә килергә тиеш: ия-алдан, хәбәр-җөмл ... үрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшләр ... әсьәләләренә тукталалар. Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча да материалны өзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел ...

5

[Кононов, с. 23]. Борынгы төрки рун алфавиты морфонологик нигезгә ко

рылган язу төре санала һәм ул фонемаларны түгел, ә аларның дифференциаль билгеләр системасын чагылдыра, ягъни руналар борынгы төрки телнең тартык фонемаларын түгел, ә бәлки аларның калын һәм нечкә сузыклар янында кулланылган комбинатор вариантларын белдергәннәр. Сузыклар күпчелек очракта язуда күрсәтелмәгән. Шул сәбәпле рун язулы текстларны хәрефләп, яисә иҗекләп укып булмый. Моның өчен һәрбер сүз- не борынгы төрки телдәге сузык һәм тартык авазлар гармониясе яссылыгында тулаем күзаллау сорала [Кононов, с. 5759]. VIII–X гасырларда рун язуы хәзерге Монголия, Көньяк Себер, Көнчыгыш Төркестан, Урта Азия, Казахстан, Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Көнчыгыш Европа җирләрендә көн күргән төрки кабиләләр тарафыннан кулланылган. Идел-Урал буйларына ул борынгы төрки-болгар кабиләләре белән бергә үтеп кергән дип санала. Аның бу җирләрдә кулланылганлыгын археологик мате- риаллар дәлилли. Хәзерге көндә фәндә бу территориядә табылган унбер рун язулы табылдык билгеле. [Курбатов, б. 13–31]. Алга таба рун язуын кулланылыштан гарәп алфавиты кысрыклап чыгара.

6

2. Гарәп язуы

Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары- болгарлар тарафыннан тугызынчы гасырда- ислам дине белән бергә кабул ителә.(922) Шулай ук бу алфавитның аннан элегрәк – фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар. Гарәпләр уңнан сулга язалар. Алфавитта барлыгы 28 хәреф. Шуларның егерме бише тартык авазларны, өчесе сузыкларны һәм ярымсузыкларны белдерә. Идел буе төркиләрендә табылган язма истәлекләрнең күбесе гарәп хәрефләре белән язылган. Әлеге язу татарларга 1929 нчы елга кадәр хезмәт итә. Татар халыклар дөньясында укымышлы кешеләр күп булган, чөнки белемле булу ислам дине белән хуплана. Белемсез кешенең абруе булмаган, халык та укымышлы кешеләрне хөрмәт иткән. Ә алар гарәп, фарсы, иске төрки телләрне яхшы белгәннәр.

4 стр., 1645 слов

Заhир Бигиевне? “Ме?н?р яки г?з?л кыз Х?дич? ?с?ренд? м?х?бб?тт? ...

... ән әсәрләргә кыскача күз төшерик. Борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. ... әрендә мәхәббәттә – ялган” дигән темага сөйләшәчәкбез, әсәрне йомгаклап план буенча сочинение язарга ... аларның хатын-кызга карашы буенча бәяләнә. Йомгаклау. Укытучы. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хә ... Заhир Бигиев кыска гына иҗат чорында әсәрләр язып калдырган. Ул рус әдәбияты үрнәгендә роман язуы, капитализмның ...

Алтын Урда дәүләте чорында билгеле бер даирәләрдә, гарәп язуы белән белән бергә, иске уйгыр язуы да кулланылган. Гарәп язуы татарларда мең ел буе гамәлдә булып, үзенең соңгы көннәрендә – XX гасыр башларында берничә мәртәбә үзгәртүләр кичерә. XX гасырның 20 нче елларында гарәп хәрефләре латин, ә берникадәр вакыттан соң ул кирилл язуы белән алыштырыла [Курбатов, б. 134].

Иске уйгыр язуы. Уйгырлар – Үзәк Азиядә яшәүче борынгы халыкларның берсе. VIII–IX гасырларда алар үзләренең беренче дәүләтләрен төзиләр, соңрак Караханлылар (IX–XIII гг.), Алтын Урда (XIII–XV гг.) дәүләтләренең идарә һәм мәгариф эшләрендә мөһим роль уйныйлар. Галимнәр фикеренчә, уйгырлар тарафыннан барлыкка китерелгән алфавит үзенең тамырлары белән борынгы сәгъди язуына барып тоташа, ләкин аннан аермалы буларак, уйгыр текстлары уңнан сулга түгел, ә өстән аска язылганнар. Сәгъди алфавитындагы кебек үк, иске уйгыр язуындагы

күпчелек хәрефләрнең формасы аларның сүздә кайсы урында (башта, уртада һәм ахырда) килүенә бәйле рәвештә үзгәргән [Малов, с. 105–106].

7

Уйгыр язуы Идел-Урал төбәгендә яшәгән төрки халыклар тарафыннан да кулланылган. Аерым алганда, Алтын Урда чорында хан сараенда уйгыр хәрефләре белән рәсми документлар һәм хатлар төзелгән. Мәсәлән, безнең көннәргә кадәр Алтын Урда ханнары Туктамыш һәм Тимер Котлыгның ярлыклары килеп җиткән, ягъни хәзерге татарларның борынгы бабаларында уйгыр Татар язуы тарихыннан 27 язуының кулланылышта булганлыгы тарихи документлар белән раслана [Курбатов, б. 13]. Гарәп графикасы нигезендә иске татар язуы. Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары саналган Идел болгарлары тарафыннан IX гасырда Ислам дине белән бергә кабул ителә. Шулай ук бу язуның аннан элегрәк – фарсылар аркылы сәүдә мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп кергәнен әйтүчеләр дә бар [Курбатов, б. 33]. 28 хәрефтән торган гарәп алфавитында 25 хәреф тартык, 3 хәреф сузык авазларны белдерә. Хәреф өстенә яисә астына куелган өстәмә билгеләр (хәрәкәләр) ярдәмендә кыска сузыклар күрсәтелә. Хәрефләр, аерым, сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында килүләренә карап, ике яисә дүрт шәкелдә уңнан сулга язылганнар. Эчтәлеге, язылу максаты, язу материалы һәм язучының зәвыгына бәйле рәвештә, гарәп графикасындагы текстлар төрле стильләрдә (куфи, нәсех, сөлс, тәгълик һ.б.) эшләнгән. Гарәп язуын татарлар рәсми эш кәгазьләрендә һәм әдәби әсәрләр иҗат иткәндә файдаланганнар. Алда әйтеп үткәнчә, XIII– XIV гасырларда Алтын Урда дәүләтендә кайбер мөһим актларны теркәү өчен уйгыр алфавиты да кулланылган, ләкин алга таба ул рәсми статуска ия булган гарәп язуы белән алыштырыла. XVI гасырның урталарыннан соң, Казан ханлыгы җимерелгәч, рәсми статусын югалткан гарәп язуы бары тик дин, мәгариф, әдәбият һәм фән өлкәләрендә генә кулланыла. Фонетик һәм грамматик төзелеше ягыннан бөтенләй башка системадагы телгә – төрки телгә килеп кергән гарәп язуы татарлар тарафыннан, аерым хәрефләр

өстәүне исәпкә алмаганда, XIX гасыр ахырларына кадәр бернинди

12 стр., 5978 слов

Депортация Крымских татар 2021 год

... в надежде на скорое восстановление родных сёл, на уже близкий возврат к мирной, счастливой жизни… Для большинства крымских татар эта неделя каторжного труда, последняя неделя перед депортацией, стала вообще ... поднятыми руками (так захотелось лейтенантику, проводившему тем временем в доме настоящий обыск, якобы в поисках оружия). Потом всех согнали на сельскую площадь, погрузили в машины и ...

8

үзгәртүләрсез диярлек кулланыла.

орфография») исеме белән кереп калган. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында татарлар арасында имля төзәтү хәрәкәте көчәя. Бу вакытта әлифба китапларына татар теленең моңарчы язуда чагылыш тапмаган сузык авазлары өчен өстәмә хәрефләр кертелә башлый. 1899 елда Уфа шәһәрендә алфавит һәм орфография мәсьәләләренә багышланган беренче конференция үтә. Анда яңа чор мәктәпләре өчен программалар төзү һәм имля берләштерү турында карар кабул ителә [Курбатов, б. 43]. Октябрь революциясеннән соң имля мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә: 1920 елның 19 декабрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә татар телендә гарәп язуын куллануга үзгәрешләр кертелә. Үзгәртелгән алфавит «Яңа имля» («Яңа орфография») дип атала башлый һәм ул татар телендә латин графикасын кабул иткәнгә кадәр (1927) кулланылышта була.

9

3.Латин язуы

Татарларда латинчылыкның шактый озын тарихы бар. Татар язуындагы читенлекләр һәм буталчыклар турында беренче башлап җитди фикер йөртүче Каюм Насыйри була. Ул татар телендә сузыкларның өч кенә хәреф белән белдерелә алмавын, моның өчен алфавитка хәрефләр өстәргә кирәклеген фәнни рәвештә күтәреп чыга. Ләкин К.Насыйриның бу яңалыгы ул заманнарда әле тормышка ашырылмый кала. Латинчылык хәрәкәтенең башлангыч яралгылары 1911-1912 елларда – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев мәкаләләрендә күренә башлый, ул латин хәрефләренә күчәргә дигән тәкъдимне беренчеләрдән булып кертә. 1926 елда Казанда латинга нигезләнгән «Яңалиф» җәмгыяте оеша. Латин графикасына күчү Татарстан Өлкә комитеты тарафыннан контрольгә алына: «Латин дусты» җәмгыяте төзелә, газеталарда фикер алышулар башлана, барысы да революция белән бәйләнә. 1927 елның 3 июленьдә яңалифкә күчү турында карар кабул ителә. Урта һәм югары мәктәпләрнең шул елдан ук латин хәрефләре белән укытылырга тиешлеге, ә киләсе уку елыннан башлап барлык мәктәпләрнең дә яңа алфавитка күчеп бетүләре алга куела. Бу- зур җиңү була, бу форсаттан, хәтта киножурнал да төшерелә. Ә татар авыл клубларында «Яңалиф» дигән бию көе бик популярлаша. Латинча язу берничә ел эчендә шактый камилләшеп, татар халкына 1939 елга кадәр хезмәт итә.

Латин графикасы нигезен дә татар язуы («Яңалиф»).

Гарәп хәрефләренең төрки телләрнең фонетик үзенчәлекләрен язуда тулысынча чагылдыра ал- мавы һәм аны башка алфавит белән алыштырырга кирәклеге турындагы фикерне төрки зыялылары арасында беренчеләрдән булып XIX йөз урталарында бөек азәрбайҗан язучысы һәм драматургы Мирза Фатали Ахундов күтәреп чыга. Татарларда латинчылык хәрәкәтенең башында ша- гыйрь Сәгыйть Рәмиев торган. 1908–1909 елларда ул үзенең әсәрләрен латин хәрефләрен кулланып яза башлый һәм әлеге графика нигезендә татар

10

теле өчен алфавит проектын төзи, ләкин бу чорда ул киң җәмәгатьчелектә

яклау тапмый [Курбатов, б. 74]. 1920 елда Казанда татар- башкорт журналистлары конференциясе үтә. Конференциядә имля-хәреф мәсьәләләре турында да сүз кузгала, гарәп хәрефләрен бер шәкелгә калдыру белән генә тынычланмаска, латин алфавитына күчәргә кирәклеге әйтелә. Алга таба 1924 елда Мәскәүдә төрле төрки халыкларның вәкилләре катнашлыгында яңалиф комитеты төзелә. Комитет латин хәрефләре нигезендә алфавит проекты хәзерли һәм әлеге проект «Татар-башкорт телендә яңа әлифба» исеме астында матбугатта да басылып чыга [Курбатов, б. 76, 79]. Латин мәсьәләсе 1926 елда Бакуда булып үткән Беренче Тюркология съездында да күтәрелә һәм яңа алфавитның төрки телләр өчен һәрьяклап уңай икәнлеге билгеләп үтелә. Съезддан соң Казанда «Яңалиф» җәмгыяте оештырыла. Җәмгыять яңа алфавит һәм орфография проектын төзи һәм шул проект нигезендә әлифба китабы, махсус брошюралар бастырып тарата. Яңа алфавитны халыкка җиткерүдә 1927 елда чыга башлаган «Яңалиф» журналы да зур роль уйный [Курбатов, б. 81–82]. 1927 елның июнь башларында Бакуда төрки алфавитларны берләштерү (унификацияләү) буенча махсус конференция үткәрелә. Конференциядә Татарстан алфавиты проектына зур гына үзгәрешләр кертелә, кайбер хәреф- ләр яңалары белән алыштырыла. Нәтиҗәдә латин алфавиты түбәндәге рәвешкә керә: Аа Вв Сс Çç Dd Ее Ээ Ff Gg Ƣƣ Hh Ii Jj Kk LI Mm Nn Ŋŋ Oo Өө Pp Qq Rr Ss Şş Yy Tt Uu Vv Xx Zz Ƶƶ Ьь Ьj ьj [Курбатов, б. 88–90]. 1927 елның 3 июлендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы үзенең махсус карары белән латин алфавитын татар теленең рәсми алфавиты, дип игълан итә. Барлык мәктәп, матбугат һәм нәшрият 1930 елның 1 январена тулысынча яңалифкә күчеп бетә [Курбатов, б. 85, 100]. Яңалифкә соңгы өстәмәләр 1928 елда кертелә. Шуннан соң ул, кирилл графикасы нигезендә яңа алфавит кабул ителгәнгә кадәр, 12 ел кулланылышта була. 1990 елларда Татарстанда латинга күчү мәсьәләсе

3 стр., 1038 слов

Сочинение элементлары бел н изложение 2016 11 класс татар теле экзамен

... кып-кызыл алмалар күренеп тора. Гарьлегемнән туйганчы еладым. Чегән исә мине юатырга теләп, җылы иреннәре белән битемне капшады. 11 нче вариант Яшәүнең мәгън ... әсе нәрсәдә? Кеше, кайчан да булса, әнә ... кәшәкә инде икенче елга ярамый, чөнки үсми каласың. Һәр елда яңа кәшәкә әзерләргә туры килә. 9 нчы вариант ...

11

яңадан күтәрелә. Күпсанлы бәхәсләрдән соң, 1999 елда татар алфавитының латин графикасы нигезендә

яңа варианты кабул ителә, ләкин 2002 елда Дәүләт Думасы тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә кириллицадан кала башка язу системасына нигезләнгән алфавитларны рәсми рәвештә куллануны тыя торган канун кабул ителә.

12

4. Кириллица

1939 елны, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул ителә, кириллица язуына күчелә. Болар барысы да халык белән бернинди сөйләшү-киңәшүләрсез ашык-пошык эшләнә. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында яңа алфавит белән укыту 1939-1940 уку елыннан башлана. Өлкән галимнәр сөйләвенә караганда, яңа орфография кагыйдәләрен эшләп, рус графикасы нигезендәге татарча орфографик сүзлек төзүгә нибары берничә көн генә вакыт биргәннәр. Рус алфавитында безнең авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешми, төрле тәкъдимнәр була: өстәмә хәрефләр алырга, рус хәрефләренең йә өсләренә, йә асларына өстәмә билгеләр куярга. Нәтиҗәдә кайбер авазлар кириллицага нигезләнгән алфавитта хәрефсез кала. Бу исә сүзләрнең язылышын кыенлаштыра (къ, гъ, w, хәмзә), дөрес язылышны аңлатыр өчен кагыйдәләр кирәк була. Әлбәттә, камил орфография бер телдә дә юк. Ләкин кириллицаның кимчелекләре галимнәребезне борчый. Латин графикасына күчү өчен дә бик күп эшләр эшләнгән иде, ләкин алар әлегә тормышка ашмый калды.

Кирилл графикасы нигезендә татар язуы. Татар язуы тарихыннан 29 авазларын язуда кирилл графикасы ярдәмендә бирүнең беренче тәҗрибәләре XIX гасыр урталарына карый. Бу чорда профессор Н.И. Ильминский үзенең фикердәшләре белән татар теле өчен кирилл графикасы нигезендә беренче алфавитны төзи. Ләкин әлеге эшнең асылында мөселман халыклары арасында христиан динен тарату омтылышы ятканлыктан, татарлар аны кулланудан баш тартканнар һәм ул керәшен татарлары арасында гына таралыш ала [Курбатов, б. 107, 108]. Кирилл графикасына күчү мәсьәләсе татарлар арасында XX гасырның утызынчы еллары ахырында күтәрелә һәм аның кирәклеге рус теленнән яңа кергән сүзләрне аның үзендәгечә язарга, рус һәм татар телләрен өйрәнгәндә төрле язу системаларын үзләштерүдән котылырга мөмкинлек

2 стр., 820 слов

Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф ( татар төркеме )

... Сочинение язуга әзерлек папкаларына, ДЙАәзерләнү кулланмасына игътибар итәбез.(Документ камера аша “Сочинение язуга ярдәмлек” күрсәтел ... татар балалары өчен.Казан. “Гыйлем” нәшрияты. 2015; Э.Н.Денмөхәммәтова, М.Н.Вәлиева, Г.И Тарханов. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение- фикерләмәне ничек язарга? Казан. ... теләгән?)билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең ...

13

бирү белән аңлатыла.

Кирилл графикасы нигезендә яңа татар алфавитының беренче проекты 1938 елның августында игълан ителә. Анда татар теленең үзенчәлекле авазлары өчен бернинди дә өстәмә хәрефләр алынмый. Алар язуда кирилл хәрефләре һәм ъ, ь билгеләреннән торган диграфлар, яисә рус телендәге охшаш яңгырашлы авазларны белдерүче хәрефләр белән бирелергә тиеш булган- нар. Мәсәлән, әни, үс, үсү, үсә, тәрәзә, өчен сүзләрен аьни, усь, усю, уся, тярязя, оьчен рәвешендә язарга тәкъдим ителә. Проект җәмәгатьчелекне канәгатьләндерми һәм ул кире кагыла [Курбатов, б. 108–112]. Шуннан соң алфавитка татар теленең үз авазлары өчен ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре өстәлә. Яңа алфавит һәм орфография 1939 елның 5 маенда рәсми рәвештә гамәлгә куела [Курбатов, б. 113]. Кулланылыш барышында кертелгән кайбер орфографик аныклаулар 1941 елның 10 январенда раслана [Курбатов, б. 116]. Татар язуын камилләштерү омтылышлары 1950 елларда да дәвам итә. Аерым алганда, татар теленең [қ], [ғ] һәм [w] авазларын язуда бирү өчен, алфавитка Ққ, Ғғ, Ўў хәрефләрен өстәргә тәкъдим ителә. 1955 елда яңа орфография проекты төзелә. Ул 1958 елда киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә, ләкин хөкүмәт комиссиясе аны, җитешсезлекләре булу сәбәпле, гамәлгә ашырырлык дип тапмый [Курбатов, б. 132–133]. Әлеге мәсьәләгә кабат 1980 елларда әйләнеп кайтыла. 1989 елда ТАССР Югары Советы Президиумы указы белән татар алфавитына [қ], [ғ] һәм [w] авазлары өчен өстәмә хәрефләр кертелә, әмма җәмәгатьчелек арасында бу юлы «Яңалиф»кә кайту омтылышлары көчәйгән була. Кирилл нигезендәге татар алфавитына соңгы үзгәрешләр 1997 елның январендә кертелә. Нәтиҗәдә ул түбәндәге рәвешкә керә: Аа Әә Бб Вв Гг Дд Ее Ёё Жж Җҗ Зз Ии Йй Кк Лл Мм Нн Ңң Оо Өө Пп Рр Сс Тт Уу Үү Фф Хх Һһ Цц Чч Шш Щщ ъ Ыы ь Ээ Юю Яя.

14

15

ЙОМГАКЛАУ

ЮгарыдасанапүтелгәнязутөрләреһәмаларныңүзенчәлекләреВ. Томсен (1894), В. Радлов (1888, 1895), С.Е. Малов (1951, 1952, 1959), Г. Айдаров (1966, 1971), А.Н. Кононов (1980), Х.Р. Курбатов (1999), М.З. Зәкиев (2005), Ф.Ш. Нуриева (2007) һ.б. галимнәрнеңхезмәтләрендәҗентеклерәвештәөйрәнелгән. Бу реферат эшендәтатарязуытарихынаһәманыңбүгенгеторышынакыскачакүзәтүясаумаксатитепкуелды.

Югарыдаәйтелгәннәрдәнкүренгәнчә, татарязуыүзенеңикемеңеллыктарихыдәвамындаһәмаеручасоңгыдәвердәкүпсанлыүзгәреш-яңартуларкичергән.Галимнәрфикеренчә, аларязылышбеләнәйтелешарасындагыаерымлыкларнымөмкинкадәрбетерү, дөресязукагыйдәләренфәннинигезгәсалуһәмкамилләштерүнекүздәтотыптормышкаашырылган [Курбатов, б. 134]. Шуңадакарамастан, татарязуыбеләнбәйлебәхәсләрҗәмгыятьтәәлебүгендәдәвамитә.

5 стр., 2318 слов

Русский алфавит. История, состав, начертание, современная русская графика

... проведенном исследовании и постараюсь ответить на эти вопросы. История алфавита на Руси азбука графика фонетика пропись Около 863 ... букв древнего славянского алфавита - кириллицы: А - азъ и Б - буки Как возникла азбука? Как она развивалась на Руси? В своем реферате я расскажу о ...

16

Кулланылганәдәбият

1. ВәлиеваФ.С. Уртамәктәпһәмгимназияләрдәтатартелеукытуметодикасы.

Казан, Раннур. 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Латинчага ничек күчәбез?// Татарстан.-1998-№7.

3. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы // «Фикер»-Казан, 1998.

4. Кәримуллин Ә. Китап дөньясына сәяхәт. Казан, 1979.

5. Курбатов Х. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 2001.

6. Миңнеголов Х. Урта гасыр әдәбияты // Казан Утлары.-2003 №7.

7. Сөнгатов Г. Алфавит алмаштыруның тел үсешенә тәэсире// Мәгариф.- 2000 №10.

8. Тимергалин А. Әлифба, имла, фәнни истилах // Казан Утлары

9. Хаков В. ХХ гасыр татар әдәби теленә кыскача күзәтү // Мирас.-2001 №9.

10.Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников VII– IX вв. Л.: Наука, 1980. 255 с.

11.Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан: Татар.кит. нәшр., 1999. 139 б.

12. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1951. 451 с.

1

Приложение

1

19

20

21