Искәндәр Рәфыйковның “Ана язмышы” картинасы буенча тасвирлама- язу. план-конспект (7 класс)

Сочинение

Дәрес этаплары

Укыту эшчәнлеге төрләре, биремнәр һәм күнекмәләр

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Эшчәнлек формалары

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Арадаш

контроль

1

2

3

4

5

6

7

1. Оештыру

Мотивлаштыру

Максат

Укучыларның дәрескә керешүе

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру

Укытучының кереш сүзе

— Хэерле көн, укучылар. Сезне исән-имин күрүемә мин бик шат.Бүгенге дәресебезне дә хезмәттәшлектә файдалы һәм кызыклы итеп уздырырбыз дип ышанам, чөнки бары тик хезмәттәшлектә генә ниндидер яңалык ачып була. Ә дәрес- ул безнең уртак хезмәтебез.

— Бүген безнең сөйләм үстерү дәресе. Исебезгә төшерик әле: сөйләм төрләре нинди була?

— Сөйләмебез нәрсәдән тора?

— Барлык сүзләрнең дә мәгънәләре бертөрлеме? (Юк. Бертөрле сүзләр предметны белдерә, икенчеләре – предмет билгесен, өченчеләре эш, хәл, хәрәкәтне)

Укытучыны тыңлыйлар, диалогта катнашалар. Уку әсбапларын әзерләп, дәрескә әзерлекне күрсәтәләр

Фронталь

Танып белү : танып-белү бурычларын аңлау

Регулятив : мөстәкыйль, сыйныфташлар һәм укытучы белән эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру.

Коммуникатив : парларда һәм күмәк эшли белү ,

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, позициясен аңлау.

2. Актуальләштерү

Максат

Яңа теманы өйрәнү өчен кирәкле булган материалны кабатлау

Алдагы дәресләрдә алынганган белемнәрне кабатлау, яңа теманы өйрәнү өчен җирлек әзерләү, яңа ситуациялләрдә куллану

Эвристик

әңгәмә

— Чираттагы эшебезгә тотыныр алдыннан, сөйләм стильләрен искә төшереп китик.

— Хәтерлисезме икән: нәрсә ул текст?

1-СЛАЙД

— Сез нинди сөйләм стильләрен һәм сөйләм төрләрен беләсез? 2, 3-СЛАЙД

— Әйдәгез,түбәндәге күнегүне эшләп карыйк.

4-СЛАЙД

Җөмләләрне укыгыз һәм биремне үтәгез.

А) Әтисе- Вәлиулла абзый- сәүдәгәр- Лаеш районы Атабай авылыннан, әнисе-Маһирә апа- Лаеш районы Саралан авылыннан.

Б) Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.

В) 1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа.

Г) Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать әһеле.

1нче бирем. 5-СЛАЙД

Текст булырлык итеп, җөмләләрнең эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырга.

1 ) ГАВБ; 2) АВБГ; 3) БВГА; 4) ГБВА.

2нче бирем. 6-СЛАЙД

Сөйләм стильләрен һәм сөйләм төрләрен билгеләргә.

1) Публицистик стиль, хөкем йөртү

2 ) Публицистик стиль, тасвирлама.

3 ) Матур әдәбият стиле, хикәяләү

4) Фәнни стиль, хикәяләү

Сорауларга җавап бирәләр. Парларда әңгәмә коралар.

Презентация белән танышалар. Биремне үтиләр

Группа эчендәге эш

Танып белү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру .

Коммуникатив: бер-берсен тыңлау, сораулар бирү, башкаларның соравына җавап бирү, үз фикерләрен формалаштырып, дәлилләп әйтә белү

Телдән җавап бирү. Язма эш.

3. Авырлыкның урыннары һәм сәбәпләрентабу

Әңгәмә, алдагы дәрес этабының нәтиҗәләрен тикшерү. Яңа төшенчәләр белән танышу, яңа эш төрләрен куллану

— Әлеге биремнәрне үтәгәндә нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

— Әйдәгез тагын бер текст белән танышыйк.Әлеге текст нинди стильгә карый?

7-СЛАЙД ТАЛАНТЛЫ СИН, КЕШЕ ТУГАНЫМ (Х.Туфан)

…Очрый һаман миңа юлларда

Илһам белән тулы йөрәкләр.

Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

Юлыкмады миңа юлларда.

Илләр аша үткән елларда.

Талантлы син, Кеше туганым,

Сәләтле син һәрбер иҗатка.

Дөнья дигән бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың,

Талантлы син, Кеше туганым.

Сүзлек эше. 8-СЛАЙД

Илһам- 1. Гадәттән тыш дәрт, рухланыш, күңел күтә-ренкелеге

2. Дәрт, рух чыганагы

— Хәсән Туфан үз шигырендә нәрсә әйтергә теләгән?

— Талант дигән сүзнең мәгънәсен ачып карыйк әле.

ТАЛАНТ 9-СЛАЙД

1. Аерым бер эшкә яки гомумән табигый сәләтлелек. сөйл. Аерым бер шөгыльдә осталык, тәҗрибәлелек тур.

2. күч. Зур сәләткә ия булган кеше

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге .

— Бу шигырь нәрсә турында?

— Сез үзегезне кайсы өлкәдә талантлы дип уйлыйсыз?(фикерләр тыңланыла)

Сорауларга җавап әзерлиләр. Үз фикерләрен формалаштыра алар.Укытучы һәм классташлары белән эшчәнлектә нәтиҗәләр ясыйлар.

Группа эшчәнлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштыралар,иптәшләрнең җавапларын тыңлыйлар.

Сүзлекләргә, интернет челтәренә (википедия) мөрәҗәгать итәләр.

Группа эчендәге эш

Шәхси: үз авырлыкларын тоеп,аларны җиңә белеү; үз эшчәнлекләренә бәя бирергә өйрәнү.

Танып белү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, нәтиҗә ясау.

Регулятив: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен, парларда һәм күмәк эшли белү, сораулар бирү, башкаларның сөйләвен аңлап тыңлау.

Телдән җавап бирү.

Язма эш.

4. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

(уку мәсьәләсен кую).

Максат.

Дәрес темасын формалаштыру.

Яңа төшенчәләрне ачу, уку эшчәнлегенең яңа ысулларын билгеләү. Әңгәмә, күзәтү нәтиҗәләрен тикшерү

Уку эшчәнлегенең максат- бурычларын билгеләү.

— Кемнең таланты турында сөйләшербез икән бүген без сезнең белән? (татар рәссамы- Искәндәр Рәфыйков турында)?

— Ә ни өчен нәкъ аның картиналары кызыксыну уятадыр дип уйлыйсыз?(чөнки әти-әниләре –якташларыбыз).

— Дәресебезнең максатын билгеләп карыйк әле? (картиналарын искә төшерү,берсенә сочинение- тасвирлама язу). 10-СЛАЙД

Укытучы белән диалогта уку эшчәнлегенең максат-бурычларын билгелиләр.

Бер-берсенең чыгышларын тыңлыйлар. Әһәмиятле фикеләрне билгелиләр.

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табалар.

Индивидуаль.

Группа эчендәге эш

Шәхси : укуда үз мөмкинлекләрен билгеләү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Танып белү :

укытучының сорауларына тулы һәм дөрес җавап бирү, әһәмиятле информацияне билгели белү,белемнәрен системалаштыру.

Регулятив: алдагы эшчәнлекне укытучы һәм сыйныфташлары белән берлектә дөрес һәм нәтиҗәле планлаштыру;

Коммуникатив: сыйныфташы белән уку хезмәтлеге булдыру, монологик сөйләм форормалаштыру.

Информация төгәллеге өчен өстәмә сораулар бирү

5. Яңа тема өстендә эшләү

Максат

Тема, проблеманы билгеләү. Сочинение язарга аргументлар үзерләү

Яңа төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыклау, яңа эш ысулларын билгеләү.

Картина буенча әңгәмә кору. Составление плана сочинения-описания картины

11-СЛАЙД — Искә төшерик әле, Искәндәр Рәфыйков турында сез ниләр беләсез?

— Сез аның кайсы картиналары белән таныш? ( “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” “Сөембикә тәхеттә”, “Сөембикә-ханбикә”, Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек”, Ана”, “Ана язмышы”)

12-СЛАЙД Рәссам турында мәгълүмат

1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 1964 елдан бирле Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы.

Озак еллар Казан рәсем сәнгате училищесында белем, күнекмәләр бирә, Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура факультеты һәм рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучыларның берсе булып тора.

Искәндәр Рәфыйков иҗат иткән картиналары республикада гына түгел, хәтта чит илдә дә билгеле, күргәзмәләрдә гел игътибар үзәгендә булалар.

Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.

2014 елда Казанда рәссамның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган.

13-СЛАЙД Картиналарга виртуаль экскурсия ясап, тематик юнәлешләрен билгеләү (парларда эшләү)

1. “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” — авыл, хезмәт темалары.

2.“Сөембикә тәхеттә”, “Сөюмбикә-ханбикә” -татар халкының тарихы.

3. “Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек” — Муса Җәлилнең батырлы.

4. Болгар ханбикәсе”, “Ханбикә”, “ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Мәрьям Рахманкулова”- күренекле шәхесләр

4. “Ана”, “Ана язмышы”.

Сочинение язу өчен картина тематикасын билгеләү.

-Алдан әйтеп киткәнебезчә, И.Рәфыйковның әнисе- күрше Саралан авылы кызы.

Сугыш һәм ана образы рәссамны аеруча да дулкынландыра, чөнки сугыш авырлыгы аның башыннан узган.

Шулай итеп, без бүген “Ана язмышы” картинасының репродукциясе буенча сочинение язарга әзерләнербез .

Сүзлек эше:

Репродукция- картинаның фотокүчермәсе

14-СЛАЙД Картинага репродукциясенә күзәтү ясау, сорауларга җавап бирү:

— План төзергә ярдәм иткән сорауларга мөрәҗәгать итеп карыйк.

-Картинада нәрсә тасвирланган?

-Ана хәсрәтен чагылдыра алганмы рәссам?

-Картинада нинди төс үзәк урында? Ни өчен?

-Картина күңелегездә нинди хис- тойгылар уятты? (Якташ рәссамыбызның “Ана язмышы” картинасы бүгенге көндә илгә-көнгә асыл ир-атлар үстереп, аларны югалту ачысына чыдаган бичара анага һәйкәл булып тора. “Сугыш батырлыклары сурәтләрдә генә калсын, кешелеккә кисәтү булсын, берүк кабатлана күрмәсен”- дип кисәтә кебек безне рәссам).

— Авылыбызда бүгенге көн ватанпәрвәр аналар бармы? (әйе, РФ Герое М.Р .Әхмәтшинның әнисе-Римма Әхмәтшина, улының ниятенә каршы төшмичә, ут эченә китеп барган улын сабыр гына озатып калган ата-ананың үзенең дә ватанпәрвәрлеге гаять көчле дип уйларга кирәк).

15-СЛАЙД Сурәтләү чараларын сайлау.

(Парларда эшләү).

Җөмләләрне тулыландырып язарга.

1 парга Карчык-ананың ……(җете ак) төстәге күлмәге кайгы-хәсрәт билгесе булган кара шәленә каршы куелган. Ә оныкларының идәндә аунап яткан, шулай ук кызыл, сары уенчыклары сугыштан кайтмаган улының дивардагы аклы-каралы фоторәсеме белән ……(контраст, каршылык) тудыра.

2 парга. Шушы каршылыклар, тормышлар имин-җитеш булса да, ананың йөрәге…… ( яралы) булуын искәртәдер сыман. Бу сурәттә аналарның …….(күңел сафлыгы) тасвирлана.

3 парга . Картинаның өске өлешендәге матур арыш

кыры — ……..(тыныч тормыш, тереклек, яшәү) символы. Фашист самолетларының һөҗүме аның бөтен…….(матурлыгын) юкка чыгара. .

— Хәзер сочинение планын төзергә дә була.

16-СЛАЙД Үрнәк план:

I. Кереш.

1. Рәссам турында мәгълүмат.

2. Картинадан алынган беренче тәэсирләр.

II. Төп өлеш.

1) Картинаның алгы планында кем сурәтләнгән?

2) Картинаның арткы планында ниләр сурәтләнгән?

3) Әни кешенең тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди?

4) Картинада нинди буялар кулланылган? Ни өчен дип уйлыйсыз?

III. Рәссам бу картинасы белән ни әйтергә тели?

Картинаны өйрәнәләр, сорауларга җавап бирәләр.

Укытучы һәм сыйныфташлары белән эшчәнлектә сочинение планын төзү. Сораулар бирү.

Фронталь,

Группа эчендәге эш

Танып белү: уку һәм тыңлау, мөстәкыйль рәвештә әһәмиятле информацияне билгеләү.

Регулятив: җибәрелгән хаталарын табу, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Коммуникатив: конкрет уку бурычлары буенча парларда һәм группаларда тыгыз эшчәнлек булдыру, алдагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан дөрес һәм кирәкле сораулар бирергә өйрәнү.

Телдән җавап бирү.

Язма эш.

Ял минуты

Өстәлдә төрле рәссамнарның картина репродукцияләре. Дурт як диварда 4 рәссам исеме:Фиринат Халиков, Искәндәр Рәфыйков, Бакый Урманче, Лотфулла Фәттахов. Картиналарның авторларын табып, тиешле стенага ябыштырырга.Күбрәк рәсемне билгеләгән укучы- җиңүче.(“Казанга яу белән”, “Сөембикәнең Казан белән хушлашуы”, «Колшәрифнең укучылары белән Казанны алучыларга каршы торуы», “Кунакка бару”, “Бишек җыры”, “Сөембикә- тәхеттә”, “Болгар. Кара пулат”, “Җәлилчеләр”, “Сабантуй”, “Игеннәр өлгерде”, “Мулланур Вахитов”, “Салтыкта печән чабу”, “Сепарат янында” һ.б.

Тасвирланган тәртиптә укучылар хәрәкәт итәләр, ярышалар,теманы ныгыталар.

Фронталь

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау, хәрәкәтләнү

Регулятив: биремнәрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

6. Беренчел ныгыту

Алынган белемнәрне гомумиләштерү һәм системмага салу.

Монологик сөйләмне камилләштерү.

Сочинениеләрен караламада язып карау.

  • Иншагызны бай һәм тирән эчтәлекле итеп оештыру өчен, нәрсә язарга теләгәнегезне яхшылап уйлагыз. Җөмләләрегезне матур итеп оештырып, үз-үзегезгә сөйләп карагыз. Аннан соң гына язарга керешегез.
  • Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләү өчен орфографик сүзлекләрне файдлану турында да онытмыйбыз.

Үз фикерләрен формалаштыралар, дәлиллиләр. Сүзлекләрне файдаланып,хатабулдырмау өстендә эшлиләр

Индивидуаль, группадагы эшчәнлек

Танып белү: укып-танып белү гамәлләрен телдән башкару; фикерләүне үстерү: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, анализ, синтез эшли белү, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау.

Регулятив : эшчәнлекләрен адекват, авырыксынган моментларны билгеләү, чишү юлларын эзләү.

Коммуникатив: үз фикерләрен формалаштыру, үз фикерләрен дәлилләү.

Телдән җавап бирү.

Язма эш.

7. Икенчел ныгыту

Дәрестә алынган белемнәрне гомумиләштерү, катнашу дәрәҗәләрен билгеләү, бәяләү

Караламадагы сочинениеләрен парларда тикшерү, бер-берсен тулыландыру.

Монологлар төзеп, сыйныфташлары белән парларда эшләү, бер-берсенең хезмәтләрен тыңлау, фикерләрен җиткерү.

Сорауларга җавап бирү.

Фронталь, группадагы эшчәнлек

Шәхси: белемнең әһәмиятен аңлау.

Танып белү: алынган белемнәрне практик яктан кулланырга өйрәнү.

Регулятив: үз эшчәнлекләрен бәяләү, хаталарын төзәтү һәм аңлату.

Коммуникатив: үз фикерләрен формалаштыру, дәлилләү.

Телдән җавап бирү

8. Рефлексия

Максат.

Укучыларның үзбәяләре, сыйныфташларын бәяләү.

Сорулар ярдәмендә дәрескә нәтиҗә ясау.

Өй эшләрен бирү.

  • Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Моның өчен алдыгызга таратылган таблицаны тутырырга кирәк. (карточкалар таратыла).

17-СЛАЙД Рефлексия.

1. Бүген дәрестә өйрәндек

2. Дәрестә мин катнаштым

3. Дәрестәге эшчәнлегем белән мин

4. Минем күңел халәтем

5. Дәрес материалы миңа

актив / пассив/

кызыксыну хисе белән

канәгать / канәнать түгел

яхшырды / кәефем төште

аңлаешлы/ аңлаешсыз

файдалы / файдасыз

кызыклы /кызыксыз

Билгеләр кую.

Өй эше.

1. Дәрестә өйрәнгән материалны файдаланып, И.Рәфыйковның “Ана сагышы” картинасы буенча язылган сочинениеләрне сөйләм үстерү дәфтәрләренә язып килергә.

Теләк буенча һәм сайлап:

2. Рәссамның әнисе-Маһирә апа турында мәгълүмат тупларга

3.”Ана”образын чагылдырган картиналарның авторларын,исемнәрен язып килергә.

Дәрестәге эшчәнлекләрен үзбәяләү. Өй эшен язып алу.

Шәхси : сыйныфташлары белән аралашуда коммуникатив компетенция булдыру.

Регулятив : уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый белү, билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү: эшчәнлекләренә үзбәя бирергә өйрәнү

Коммуникатив: монологик сөйләм төзү

Таратма карточкалар белән эшләү