М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча язу план-конспект (10 класс)

Сочинение

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Кукмара муниципаль белем бирү учреждениесе

4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу

( 10 нчы рус сыйныфының татар төркемендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан сочинение язарга өйрәтү дәресләре эшкәртмәсе)

2011 нче ел

Тема: М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча сочинение язу (2 дәрес)

Максат:

1. Сәнгать әсәрен укырга, күзәтергә, портрет жанрын анализларга өйрәнү, бердәм дәүләт һәм республика имтиханына әзерлек кысаларында сочинение язарга өйрәтү.

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

3. Рәсем сәнгатенә, шагыйрь иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

Материал:

«Тукай турында истәлекләр», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 нчы ел.

З. Рәсүлева. «Тукай эзләреннән», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985 нче ел.

«Мин Тукайга киләм». Шигырьләр, поэмалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996 нчы ел.

Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен кулланма. Казан, РИЦ “Школа”, 2008.

Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Казан, РИЦ “Школа”, 2007;

СД – дискта Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 нче сыйныфлар).

«Язучылар, композиторлар һәм рәссамнарыбызның чыгышлары, алар турында истәлекләр».

СД- дискта «Әллүки», көе язмасы, Г.Тукайның шигырьләре.

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, китапларыннан күргәзмә, индивидуаль терәк җөмләләр, «Тукай әдәбиятта һәм сәнгатьтә» стенды, М. Хәертдинов рәсемнәре,

«Г. Тукай» альбомы, LCD-проектор, компьютер презентациясе.

Актуальләштерү.

3 стр., 1038 слов

Достопримечательности арска татарстан

... Арска Бронировать популярные отели Арска по лучшим ценам Все отели в Арске Развлечения и достопримечательности Арска Почти все достопримечательности Арского района связаны с именем национального поэта Габдуллы Тукая, которого татары очень почитают. Тукая ... Из Москвы поезд уходит с Казанского вокзала, пересадка в столице республики, примерно 17 часов пути — при четкой стыковке. Любители ...

  1. 1 укучы Г. Тукайның “Шагыйрь” шигыреннән өзек укый.

1 нче слайдта:

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,-

Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!

Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;

Күңлемдә көн һаман аяз – һаман да яз,

Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.(«Шагыйрь»)

Укытучы: — Хәерле көн, кадерле укучылар! Кәефләргез ничек? Дәресебезне башлап җибәргән шигырь юлларының авторы кем дип уйлыйсыз сез? (җаваплар).

— Бу шигырьне татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукай язган. Әйе, күп еллар үтсә дә, ул безнең арабызда, һаман да милләте белән янәшә атлый. Быел республикабызда һәм аннан читтә яшәүче татарлар Г. Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итә. Шул максаттан төрле чаралар үткәрелә. Бүгенге дәресебезне без аның тормышы һәм иҗатына багышлыйбыз.

— Шагыйрьнең түбәндәге юллары бүгенге дәресебезнең эпиграфы булыр.

2 нче слайдта «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…» дигән юллар һәм кечкенә Апушның Кырлай авылына килү күренеше күрсәтелә. Татар халкының “Әллүки” көе яңгырый.

Укытучы: — Укучылар, әлеге сүзләр нәрсәне аңлата? Бу фикер нәрсәгә чакыра?

Г. Тукай нинди тормыш юлы үткән? Әлеге сүзләрне Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйләргә буламы?

Укучы: — Татар халкы язмышын кайгыртып яшәгән Тукай кыска вакытлы язгы яңгыр кебек. Ул җир өстен гаделсезлекләрдән юып, анда изгелек, үз милләтенә мәхәббәт хисләре уятып, көчле һәм ярсулы агым булып узган.

Укытучы: — Г. Тукай образы күп иҗатчылар тарафыннан төрле әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә тасвирлана. Халык бөек шагыйрьнең иҗаты белән илһамлана, яңа әсәрләр иҗат итәргә көч ала .(«Тукай әдәбиятта һәм сәнгатьтә» стендына игътибар итү).

— Бүгенге дәрестә без шагыйрьнең М. Хәертдинов иҗат иткән портреты турында фикер алышырбыз, шуның буенча сочинение язарга өйрәнербез.

— Рәссам турында сез нәрсәләр белә алдыгыз?

2. Өй эшен тикшерү (рәссам турында мәгълүмат туплау укучыларга алдан ук өй эше итеп бирелә.)

3 нче слайдта рәссам М. Хәертдиновның фотосы һәм аның турында мәгълүмат бирелә:

— М. Х. Хәертдинов — Татарстанның халык рәссамы;

— рәссам картиналарында туган җир табигатенең нечкәлекләрен, хезмәт сөюче халкы күңелен белеп сурәтли;

— аның «Вахтадан соң», «Көзге иртә», «Игенче», «Шомырт исе», һ.б. картиналары безгә бик таныш;

2 стр., 696 слов

Сочинение про творчество тукая

... Аның "Исемдә калганннар" әсәрен, " Шүрәле" поэмасын укыгач, миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән таныш ... ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан ... ә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала. Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып ...

— М. Х. Хәертдинов әсәрләрендә туган ил, аның табигате һәм хезмәт темасы тыгыз бәйләнгән;

— туган як пейзажында оста итеп халкының рухи матурлыгын, чын йөзен сурәтли;

— ул «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

4 нче – 8 нче слайдларда М. Хәертдиновның рәсемнәре күрсәтелә.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү.

1. Укытучы: — Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган портретны

М. Хәертдинов 1976 нчы елда иҗат иткән. Ул әсәрләрендә үзе яхшы белгән, күңеленә якын булган, туган ягының кешеләре турында язарга ярата.

9 нчы слайдта М. Хәертдиновның «Тукай» портреты күрсәтелә .

Укытучы: — Нинди жанр соң ул портрет жанры?

Укучы: — Тасвирлау өчен портрет — катлаулы жанр. Портретта автор үз героен кабатлап кына калмый, ә күчереп сурәтли. Портретның үзенчәлеге шунда, ул кешенең хис-кичерешләре, борчулары, узган гомере турында сөйли һәм без аны геройның «йөзеннән» укый алабыз. Портрет язганда, рәссам үз герое турында уйлана, аның эчке дөньясын күрергә, үз мөнәсәбәтен белдерергә омтыла, аның образын рәсем сәнгате алымнары белән ачып бирә

2. Бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханнарының С биремендәге таләпләрне искәртү:

Укытучы:- Бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханнарында С өлешендә сочинение язу биреме бар. Дәрестә сочинение язганда, без шуңа да әзерлек алып барырбыз. Эш барышында сез түбәндәге таләпләрне истә тотыгыз:

10 нчы слайдта:

— автор әйтергә теләгән фикерне аңлап, үз карашыңны төгәл белдерү, әсәрләрдән, тормыштан мисаллар белән дәлилли белү;

— язмада логик эзлеклелекне, җөмләләр арасында бәйләнешне саклау;

— сөйләмдә сурәтләү чараларын урынлы куллану, синонимнар, фразеологик берәмлекләрдән уңышлы файдалану;

— сүзләр, сүзтезмәләрне дөрес язу, җөмләдә сүз тәртибен, тыныш билгеләрен истә тотып эшләү.

2. Сүзлек эше (сүзләрне тәрҗемә итү, синонимнар уйлау):

11 нче слайдта:

Сурәтләү – тасвирлау, иҗат итү

Художник – рәссам, автор

Картина – портрет, рәсем, әсәр

Йөз – бит

Эчке дөнья – халәт

Җирлек – фон

Чынбарлык – тормыш

  1. Укытучы: — Ә хәзер рәсем буенча шагыйрь турында сөйләшүне дәвам итик.

— Тукайның замандашлары, язучылар шагыйрь образын ничек сурәтләгәннәр соң? Чынбарлыкта, тормышта ул нинди булган?

2 стр., 514 слов

По татарскому языку кызыл чэчэклэр шахбаз турында

... әгълүм, шунлыктан эпиграф булмаса да, без «хикәя» дә канкойгыч вакыйгалар турында сөйләнәчәген фаразлар идек. Г. Ибраһимов, әсәрне ...

1) 12 нче слайдта: “Габдулла Тукай турында истәлекләр”, фонохрестоматиядән журналист Ибраһим Рәмиевнең Г. Тукай турында истәлеген тыңлау;

2)шагыйрьләрнең Г. Тукайга багышлап язган шигырьләреннән түбәндәге юлларны уку: 13 нче слайдта:

«Шигырь алып килгән. Көчкә йөри

, Һәм йөткерә үзе шулхәтле.

Чебеш кенә тәндә — буйсынмас рух,

Каян ала мондый куәтне?» З. Нәсыйбуллин.

«Күзләр-кара кояш! Гамь яктысы…

Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр.

Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч…

Бар ышаныч сездә, тереләр!» Р. Әхмәтҗанов.

«Чандыр, ябык, сабак баласы күк,

Малайлыгы һаман узмаган…» С. Хәким.

III. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Портрет өстендә эшләү.

14 нче слайдта шагыйрьнең фоторәсеме һәм М. Хәертдиновның «Тукай» портреты.

Әңгәмә:

-Картинада нинди вакыт сурәтләнгән?

— Әсәр ничек атала?

— Фоторәсем белән портретны чагыштырыйк: чынбарлыктагы шагыйрь белән әсәрдә тышкы охшашлык бармы?

— Рәссам безнең игътибарны рәсем сәнгатенең нинди сурәтләү алымнары белән җәлеп итә ?( ул Тукайны картинаның үзәгендә сурәтли).

— Картинада нинди төскә өстенлек бирелгән? Бу фонда тагын нинди детальләр күзгә ташлана?

— Тукайның тышкы кыяфәтендә бигрәк тә нәрсәне ачык тасвирлый? Ни өчен? (шагыйрьнең ачык йөзен сурәтли, чөнки кешенең йөзендә аның эчке дөньясы чагыла).

2. Геройның тышкы кыяфәтенә план нигезендә телдән тасвирлама (описание) бирү.

1) Күзләр – күңел көзгесе: а) формасы; б)төсе; в) керфекләр; г) күзләр кешенең кәефен, эчке халәтен ачып бирә.

2) Кашлар.

3) Йөз төзелеше.

4) Борын.

5) Иреннәр.

6) Чәчләр.

3. Тукайны характерлый тоган сүзләр – аергычлар уйлау.

Гәүдәсе – ябык, бераз иелгән.

Йөзе – ачык, матур, тәэсирле, акыллы.

Күзләре – кара, уйчан, зур.

Кашлары – куе, киң, бераз җыерылган.

Күз карашы – үткен, тыныч, каядыр төбәлгән.

Маңгай – киң, ачык.

Иреннәр — кысылган, алсу, кискен сызылган.

Бите – аксыл, алсуланып тора.

Борыны – туры.

Чәче – карасу, дулкынланып тора, кыска киселгән.

Куллары – ябык, бармаклары озын.

1 стр., 496 слов

Тукай — минем яраткан шагыйрем

... ң беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм ... Ул «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», ... «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде! Димəк, без б ...

Характер – нык, тотрыклы, тәвәккәл, ихтыяр көчле.

15 нче слайдта сүзләр – аергычлар күрсәтелә.

4. Портретның калган өлешләрен, образның эчке дөньясын тасвирлау.

— Кара зур күзләр, каядыр төбәлгән караш, җиңелчә кысылган иреннәр, гәүдә торышы, озын бармаклы ябык куллар, һ.б.

— Тышкы кыяфәте, йөзе, кашы шагыйрьнең уйланулары турында сөйли. Шул халәте белән ул тулысынча чынбарлыктан читтә кебек, үзенең эчке дөньясына кереп югалган.

— Күз карашы, гәүдә торышы, кулларына карап, аның максатка омтылучан, ләкин сәламәтлеге какшаган кеше икәнлеген күрәбез. Ул тормышның борчулы сорауларына үз күңеленнән газапланып җавап эзли кебек.

— Сезнеңчә, шагыйрь нәрсә турында уйлый? (Без аны төгәл әйтә алмыйбыз. Бәлки ул үз халкының авыр тормышы, язмышы, үз халкыңа хезмәт итү бәхет икәнлеге турында уйланадыр. Ә бәлки үзенең яңа әсәрен күз алдына китерәдер, үз фикерен җиткерергә кирәкле сүзләр эзлидер ).

— Образны ачып бирүдә фон, җирлек нинди роль уйный?

(Тирә-яктагы фон образның эчке халәтен аңларга ярдәм итә. Тукай тормыш сызыклары, үзе булган урыннар, туган як табигате жирлегендә сурәтләнгән. Монда аның Шүрәлесен дә, Су анасын да күрергә була) .

-Рәссам шагыйрьгә нинди мөнәсәбәттә дип уйлыйсыз?

(Шагыйрьгә карата хөрмәт, мәхәббәт, аның белән горурлану, аның халык арасыннан шулай иртә китүенә кызгану хисләре чагыла. Аның картинага бөтен күңелен салганлыгы сизелеп тора. Образ якты, тәэсирле итеп, җылы алсу-шәмәхә төсләр белән иҗат ителгән. Рәссам шагыйрьнең күңел дөньясына күз салырга тырышкан һәм шуңа ирешкән дә).

— Бу рәсем сездә нинди фикерләр уята?

(Картина үзенең гадилеге һәм сәнгатьлелеге белән сокландыра. Шагыйрь белән сөйләшәсе, аңа сораулар бирәсе, шигырьләрен, фикерләрен тыңлыйсы килә).

4. Шагыйрьнең яшенә карата сүзтезмәләр китерү:

— 27 яшьлек егет;

— аңа 30 яшь тирәсе;

— карап торышка 20 яшь.

4. Сочинениенең композицион өлешләрен искәртү.

16 нчы слайдта сочинение язуның планы бирелә:

I. Кереш .(рәссам әйтергә теләгән фикер ачыкланып, Г.Тукай портреты турында язуга эмоциональ әзерлек алып барыла.)

II.Төп өлеш.( Г.Тукайның үз тормышы белән бәйләп, аңа тасвирлама бирелә, укучының образга карата үз фикере белдерелә.)

III. Йомгаклау .(алда әйтелгәннәргә йомгак ясала.)

5. Г. Тукайның әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры килерлек цитата сайлау.

2 стр., 572 слов

КОНКУРСНОЕ «ТУКАЙ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ»

... кебек, телебез дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде. Габдулла Тукай татар халкы өчен ... ”, - дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, - диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә ... тирән тәэсиредер. – Габдулла Тукайның татар мультфильмнары башында тора, - дип тә әйтер ... шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул - Тукай!!! Тукай ...

17 нче слайдта:

… И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. («Өзелгән өмид», 1910).

7. Иншаны караламага яза башлау, укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтү.

8. Берничә укучыдан сочинениенең кереш, төп, йомгаклау өлешләрен укыту, белемнәрне бәяләү, төзәтмәләр кертү.

18 нче слайдта ү рнәк инша укыла:

Минем каршымда М. Хәертдиновның «Габдулла Тукай» портреты. Рәсемдә туган як табигате кочагында шагыйрь образы сурәтләнгән.

Җәйге җылы көн. Күк йөзе шундый аяз. Болытларның зәңгәрлеге бөтен тирә-юньне үз төсенә манган диярсең. Су буендагы агач яфраклары әкрен генә искән җилдә лепердәшә кебек. Рәсемнең үзәгендә гүзәл табигать белән серләшеп, татар халкының газиз улы – Габдулла утыра. Егетнең өстендә — билбау белән буылган ак күлмәк, башында – түбәтәй.

Габдулла агач төбенә утырган, гәүдәсе бераз иелгән. Кара зур күзләр каядыр еракка төбәлгән. Шагыйрьнең карашы шулкадәр үткен, әйтерсең, ул чор пәрдәсе аша милләтнең киләчәгенә күз салырга тели.

Аксыл йөзе, чандыр гәүдәсе, ябык яңаклары һәм кулларына карап, аның бик үк сәламәт кеше түгел икәнлеген күрәбез. Ләкин ул авыруларга, тормыш михнәтенә бирешергә уйламый. Ә күңеле белән милләтнең «уянуына», «якты таңы»на җитәргә өметләнә, фикерләрен шигырь юлларына сала диярсең.Тукайның күзләре моңсу, тормышта да шагыйрь уйчан булган. Тик ул йөзендәге боеклыкны иҗатында күрсәтмәгән. Әсәрләрендә ул – буйсынмас рухлы, туры сүзле, үткен фикерле милләт җырчысы. Ябык, оялчан, авыру булса да, ул зәгыйфь чәчәк кебек сулмаган, әдәбият күгендә якты йолдыз булып кабынган.

Рәссам үз героеның йөзен бик ачык итеп сурәтләгән. Бу безгә Тукайның эчке дөньясын тирәнтен күрергә, аны яхшырак аңларга ярдәм итә. Ә аксыл-зәңгәрсу фон, гүзәл табигать илнең, милләтнең якты киләчәгенә өмет уята. Рәсемдә шагыйрьнең иҗатын сөюче халкын да, дусларын да, Шүрәлесе белән Су анасын да күрергә була. Шагыйрь шулар белән бәхетле дә.

“И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,

Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. (Г. Тукай.«Өзелгән өмид», 1910).

«Моңлы сазы» аз уйнаса да, гомере бик кыска булса да, Г. Тукайның иреннәрендә елмаю чалымнарын да күзәтергә мөмкин. Халкын укымышлы итеп күрергә теләгән шагыйрьнең өметләре акланган. Милләте үзенең туган телен өйрәнә, саклый, аның шигырьләрен озак еллардан соң да укып, әйтергә теләгән фикерләре белән уртаклаша. Без – бүгенге яшь буын — бөек шагыйрьнең телен саклыйк, аның йөзен каралтмыйк. Без – Тукайлы халык! Үз Тукае булган милләт югалмас!

11 стр., 5359 слов

Картина буенча үрнәге

... з бу дәрестә шушы картина буенча сочинение язарга әзерләнербез. Иң беренче эш ... зе иң күренекле дип санаган картинасы һ.б. Хәзерге заманда яшәүче ... тарихы. Укучы чыгышы: (Интернет материалы)Камиль МУЛЛАШЕВ, -казахстанский живописец, заслуженный деятель искусств ... тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең ... матур хатын-кыз. Чәчләре татар хатын-кызларына хас булганча, икегә аерылып, ...

IV. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләре. Сочинениене караламага һәм дәфтәрләргә күчереп язу.

V. Йомгаклау.

Шәрипова Рәмзия Рөстәм кызы, Кукмара 4 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татар һәм рус сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирәм.

Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерүгә, сүз байлыгын арттыруга, югары сыйныфларда Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнарына әзерләүгә зур игътибар бирәм. Шушы максаттан чыгып, монологик һәм диалогик сөйләм күнегүләрен, төрле характердагы иҗади эшләр, рәсем сәнгатенең төрле жанрлары буенча сочинение яздыру дәресләренә өстенлек бирәм. Рәсем буенча, бигрәк тә портрет жанрына карата сочинение язу, аны анализлау укучыларда авырлык тудыра.

М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, сочинение язу дәресенең (2 дәрескә планлаштырылган) бер үрнәген сезгә дә тәкъдим итәм