КОНКУРСНОЕ «ТУКАЙ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ»

Районный конкурс сочинений

посвященный Дню Республики Башкортостан и Году

«Пою мою республику»

/На татарском

Тукай безне

Выполнила:

Халилова Назиля

МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова

с. Ахметово

Муниципального района

Кушнаренковский район

Республики Башкортостан

Руководитель:

Хаммадиева И.Р.,

учитель татарского языка.

201 6 -201 7 учебный год

Сөекле Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым балалар бакчасына йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.

Шагыйрь: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.

Габдулла Тукайның татар мультфильмнары башында тора, — дип тә әйтер идем. Без аларны беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек, “Шү­рәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар күз алдыгызда җанланмыймыни? Җан­лана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел, Тукай иҗаты – мульт­фильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мульт­фильмны берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер. Димәк, татар аннимациясе башында Тукай тора.

1 стр., 496 слов

Тукай — минем яраткан шагыйрем

... туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Б ... абый: Авызын шундый ера. Кети-кети уйныйк диеп, Мине чакырып тора. «Бала» китапханəсендə Белдем «Кисекбашны»да. Тагын бер кат рəхм ... телебез татар телен яратабыз, аның белəн горурланабыз. Халкыбызның милли əкиятлəрен яратып укыйбыз, бер -беребезгə сөйлибез. Тукай абый, ...

Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эш­лән­гән 30 артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый.

Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, — диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә).

— Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.

Ишеттем мин кичә берәү

җырлый

Чын безнеңчә матур, милли

көй.

Башка килә уйлар

төрле-төрле

Әллә нинди зарлы, моңлы

көй…

Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.

Мин үзем дә авыл

Тукай иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу юлларны язу мөмкин булыр идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.

Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул Тукай!!! Тукай мәңге безнең күңелләребездә.