Гариф ахунов артышлы тау буенда

Сочинение

«Татар әдәбияты дәресендә сочинениеләр»

Н.С. Гыймадиева

Ә.Г. Билалова

Әдәбият

дәреслекләре

буйлап

(V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек)

Казан

«Яңалиф» нәшрияты

2006

ББК 83.3(2 Рос=Тат)я721

Г 92

Гыймадиева Н.С., Билалова Ә.Г.

Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г.

Г 92 Әдәбият дәреслекләре буйлап. (V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек).

− Казан, «Яңалиф» нәшрияты, 2006. − 124 б.

Җыентык урта мәктәпнең V—VIII сыйныфлары, педагогик көллият укучыларына, укытучыларга әдәбият укыту өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә дәреслектәге биремнәргә язмача җаваплар, төрле инша үрнәкләре бирелә.

ISВN 5-91145-006-2

© «Яңалиф» нәшрияты, 2006

Эчтәлек

V СЫЙНЫФ 6

Әкиятләр 6

Чәчәкләр (Әкият) 6

Мәзәкләр 7

А. Алиш иҗаты 7

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә» 7

Г. Тукай. «Исемдә калганнар» 8

Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша) 8

Автобиография 9

Г. Тукай. «Шүрәле» 10

Г. Тукай. «Пар ат» 10

Ф. Әмирхан. «Нәҗип» 11

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж 11

Минем яраткан эшем (Инша) 11

Г. Ибраһимов. «Алмачуар» 12

Закирның кичерешләре 13

Алмачуар тай булыр (Инша) 13

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» 14

Кышкы салкын көннәрдә (Инша) 14

Беренче кар (Инша) 14

Карлы көз (Инша) 15

Кыш килде (Инша) 15

Һ. Такташ. «Караборынның дусты» 15

Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы (Хикәя итү) 16

Минем этем (Инша) 16

Ә. Еники. «Курай» 16

Ә. Еники. «Бала» 17

Зарифның кичерешләре (Инша) 17

Г. Кутуй. «Сагыну» 17

Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары» 18

Әгәр мин тылсымчы булсам… (Инша) 18

М. Җәлил. «Җырларым» 18

М. Җәлил. «Ана бәйрәме» 19

«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы (Инша) 19

М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре (Инша) 20

Ф. Кәрим. «Үлем уены» 20

Әхтәм образы 20

Нәни солдатның тапкырлыгы (Инша) 21

М. Кәрим. «Озын-озак балачак» 22

Шагыйрь җанлы Әсгать (Инша) 22

Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары» 23

Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында» 23

Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай» 24

5 стр., 2484 слов

М. Хәертдиновның «Тукай» портреты буенча язу план-конспект (10 класс)

... турында фикер алышырбыз, шуның буенча сочинение язарга өйрәнербез. - ... леге шунда, ул кешенең хис-кичерешләре, борчулары, узган гомере турында с ... С өлешендә сочинение язу биреме бар. Дәрестә сочинение язганда, без ... ә нинди фикерләр уята? (Картина үзенең гадилеге һәм с ... рәсемнәре, «Г. Тукай» альбомы, LCD-проектор, компьютер презентациясе. ... ртү. 16 нчы слайдта сочинение язуның планы бирелә: I. Кереш .(р ...

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү 24

Г. Сабитов. «Ярсулы яз» 25

Яз галәмәтләре (Хикәя) 25

Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин» 26

Хуҗа Насретдин − халык герое (Инша) 26

VI СЫЙНЫФ 26

Җырлар 26

Г. Камал. «Беренче театр» 27

Хәмзә бай образы (Инша) 27

Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша) 27

Биби образы (Инша) 28

С. Рәмиев. «Уку» 28

С. Рәмиев. «Авыл» 28

Туган авылым (Инша) 28

Шигырьдә сурәтләнгән авыл (Инша) 29

Ә. Фәйзи. «Тукай» 29

X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар» 30

Шигырьнең үзенчәлеге 30

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» 31

Биш дусның язмышы (Инша) 31

Г. Гобәй. «Маякчы кызы» 31

Җәйге таң 31

Мәрдән абзый − бары әти, әти… (Инша) 32

Илсөяр образына характеристика (Инша) 32

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» 33

Көчле рухлылар гына мактауга лаек (Инша) 33

И. Гази. «Өч Мәхмүт» 33

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» 34

Беренче укытучым (Инша) 34

Яхшылык җирдә ятмый (Инша) 34

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш 35

Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!» 35

Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!» 35

Ф. Яруллин иҗаты 35

Олы җанлылык кече яшьтән башлана (Инша) 35

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек» 36

VII СЫЙНЫФ 37

Татар халык мәкальләре 37

«Сөембикә бәете» 37

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика 37

К. Насыйри. «Әбүгалисина» 38

Гыйлем алу − бәхетеңә бару (Инша) 38

Г. Тукай иҗаты 39

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» 39

Поэмадагы әкият алымнары (Инша) 39

Г. Исхакый. «Кәҗүл читек» 40

Әхмәдулланың кичерешләре 40

Дәү әнием (Инша) 41

Дәрдемәнд. «Видагъ» 41

К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» 41

Батырхан образы 41

Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар» 42

М. Әмир. «Агыйдел» 43

Артыкбикә образына характеристика 43

С. Хәким иҗаты 43

Ф. Хөсни. «Йөзек кашы» 44

Айдар образы (Инша) 44

Минем Госман образына мөнәсәбәтем (Инша) 44

Минем халкым − минем язмышым (Инша) 45

Ф. Кәрим иҗаты 45

Шулай үлде Ватан улы (Инша) 45

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять» 47

Н. Арсланов иҗаты 47

Г. Ахунов иҗаты 48

Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48

Хәсән − минем яшьтәшем (Инша) 48

Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы» 49

Маһисәрвәр апа − бөек ана! (Инша) 49

Хәвадис образы (Инша) 50

Эчкән кеше − беткән кеше (Инша) 50

Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем (Инша) 51

VIII СЫЙНЫФ 52

Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе 52

«Идегәй» дастаны (Инша) 52

Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе» 56

Салих бабайның өйләнүе (Инша) 56

М. Фәйзи. «Галиябану» 57

Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша) 57

Ш. Камал. «Акчарлаклар» 58

Егет кешене кыюлык бизи (Инша) 58

Һ. Такташ. «Алсу» 58

Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар» 59

Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек» 59

2 стр., 710 слов

Мини- «Образ Андрея Болконского в романе Л.Н. Толстого «Война ...

... жизни сына, он понимает все чувства и мысли Андрея по отношению к жене. Война приносит князю одни разочарования: ранение, смерть ... так как были к этому готовы. Плачут они из-за понимания торжественности этой смерти. Имя Андрея Болконского известно даже тем, ... Он целеустремленный человек и вскоре после возвращения с войны Андрею удается совершить преобразования в семейном имении, например, ввести ...

Халкымның күңел байлыгы (Инша) 59

М. Җәлил иҗаты 61

М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре (Эссе) 61

Яраткан шигырем (Инша) 63

Н. Фәттах. «Итил суы ака торур» 63

Тарихлардай килгән хакыйкать (Инша) 63

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» 65

Сезнең тормыш − үзе батырлык (Инша) 65

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап (Инша) 66

С. Сөләйманова иҗаты 67

Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм (Инша) 67

Ач, шигърият, серләреңне… (Инша) 68

Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша) 70

Кадерле укучылар!

Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү − гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү сезгә тормышны тулырак аңларга, үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар төрле фикерләр тудыра, уйлата. Сезгә уй-фикерләрегезне билгеле бер тәртипкә салырга, дөрес бәя бирергә әдәбият дәресләре ярдәм итә. Шул максаттан дәреслекләрегездә әсәрләрдәге вакыйга-образларны бәяләү, нәтиҗәләр ясау өчен төрле биремнәр тәкъдим ителә. Кайбер биремнәр алдында югалып та калырга мөмкин. Сезнең кулыгыздагы җыентык шул кыенлыклардан чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Сез, куелган сорау-биремнәргә җавапларның үрнәкләреннән файдаланып, үз фикерләрегезне белдерә аласыз. Җыентыктагы образларга характеристика бирү үрнәкләре, ирекле һәм әдәби әсәргә карата иншалар, нәтиҗә һәм фаразлар әдәбиятның төп вазифасын аңларга булышыр. Җыентыкка күбрәк язмача җавап бирүне күздә тоткан биремнәр кертелде. Кайбер биремнәргә җаваплар берничә вариантта, кайберләре берничә сорауны берләштереп тәкъдим ителде. Вариантлар рим цифрлары белән билгеләнеп барылды. Сыйныф, әдипләрнең иҗаты, төп тема калын хәрефләр белән аерып күрсәтелде.

Сезгә тагын шуны да искәртүне кирәк дип саныйбыз: әдәби әсәрне анализлау текст белән эшләүгә кайтып кала. Шуңа күрә, әсәр турында нинди дә булса фикер әйтү өчен, аны тулысынча укып чыгарга кирәк. Дәреслектәге өзекләр генә тиешле нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Шулай ук әдәби әсәрне анализлаганда, сезгә күбрәк уйланырга, өстәмә әдәбият белән танышырга, һәр образның функциясен билгеләргә, аның идеясен, тел байлыгын бөтен тулылыгы белән ачарга тырышырга туры килер. Иншалар өчен эпиграфлар сайлау да өстәмә эзләнүләр таләп итә. Кече яшьтән үк үзегездә китапка мәхәббәт уята алсагыз, тормышның төрле хәлләрендә сезнең үз фикерегез булыр.

Кайбер әдәби текстлар сезгә аңлау өчен авыррак булып тоелыр. Болар − борынгы әдәбиятка караган әсәрләр. VIII сыйныф дәреслегендәге «Идегәй» дастаны шундыйлардан. Шуны истә тотып, без бу әсәргә киңрәк тукталдык. «Идегәй» турындагы язманы инша үрнәге итеп кенә түгел, әсәргә анализ, образга характеристика итеп тә карарга кирәк. Бу әсәр безнең халыкның тарихи үткәнен чагылдыра, ләкин аны бүгенге көн белән чагыштырып өйрәнергә кирәк. «Идегәй»дә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге тормышыбызда да урын тапкан.

Әдәбият сәнгатьнең башка төрләре белән дә тыгыз бәйләнештә. Җыентыкта рәссамнар иҗатына кагылышлы кайбер биремнәр дә чагылыш таба. План төзү, образларны чагыштырып карау үрнәкләре дә сезнең эшегездә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

Ярдәмлеккә кергән мөстәкыйль эшләр сезнең белемегезне арттыру, сөйләм һәм язма телегезне камилләштерү белән беррәттән, эзлекле фикерли белергә, әдәбияттагы һәм тормыштагы әһәмиятле фактларны истә калдырырга, аларны анализлап, чагыштырып карарга, дөрес нәтиҗә ясарга күнектерер, дигән фикердә калабыз. Тагын шуны онытмагыз: безнең әдәбиятта буш, чит нәрсә юк. Әдәби әсәрләрнең барысы да бер максатка − кешене тәрбияләү, аңа дөрес юлны күрсәтүгә корылган.

V СЫЙНЫФ Әкиятләр

Бирем. Үз хыялыгызга нигезләнеп әкият уйлагыз.

Чәчәкләр

(Әкият)

Борын-борын заманда бер матур авылда бик акыллы, зирәк, гүзәл кыз яшәгән. Ул хайваннарны, үсемлекләрне, гомумән, табигатьне бик тә яраткан. Кыз агачларның, чәчәкләрнең телләрен аңлый торган булган. Ул җәен көн саен, болынга чәчәкләр янына барып, аларның хәлен белә, алар белән сөйләшеп, күңел ачып кайта икән.

Шундый көннәрнең берсендә чәчәкләр аны нигәдер боегып, ыңгырашып каршылыйлар. Кыз алардан ни булганын сорый. Ә чәчәкләр барысын да сөйләп бирәләр.

− Безне бер кеше дә санламый, яратмый. Алар безне аяклары белән дә, машина, тракторлар белән дә таптап китәләр. Күбебез шунда имгәнә, корый. Шуңа күрә без бик моңсу, безнең бөтен гәүдәбез авырта, − диләр алар.

Кыз моңа бик кайгыра. Ул үзенең кайгысын әтисе белән әнисенә сөйли. Ә алар кызларын кайгылы итеп күрәселәре килми һәм аңа ярдәм итәргә телиләр. Авыл халкына хәлнең ничек икәнлеген анлатьш бирәләр. Шул көннән башлап, алар болынны таптап йөрми башлыйлар һәм чәчәкләр тагын тереләләр, тирә-якны гүзәллеккә күмәләр. Ә кыз моңа бик шатлана.

Мәзәкләр

Бирем. Ни өчен мәзәкләр озак яшәүчән? Сез ничек уйлыйсыз?

Мәзәкләр − халык авыз иҗатының киң таралган бер төре. Алар бик озак яшиләр. Моның төп сәбәбе тормышның төрле якларын күрсәтүдә дип уйлыйм. Безнең халкыбыз юмор ярата. Ә мәзәкләрне тыңлагач, рәхәтләнеп көләсең. Мәзәкләр кешеләрдәге кимчелекләрне бетерергә дә ярдәм итәләр. Аларда олылар да, кечкенәләр дә тәнкыйтьләнә. Бу жанрның күләм ягыннан кечкенә булуы да аларның озак яшәвенә сәбәп буладыр. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга сөйли. Шулай итеп, ул мәзәкләр бер кешенеке генә булып калмыйча, дөньяга таралалар. Дөньяга, күп кешеләргә таралган мәзәкләр озак яшәүчән булалар.

А. Алиш иҗаты

Бирем. Ватан сугышына багышланган берәр фильм карап яки берәр китап укып алган тәэсирләрегезне языгыз.

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»

Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын байтагы − Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, исемнәрен мәнгеләштергән шәхесләр турында.

Безнең якташыбыз, үлемне җиңгән батырларның берсе Барый Шәвәлиев турында язучы Ш. Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» исемле документаль повесть язган. Әсәрдә Барый Шәвәлиев һәм взвод командиры И.А. Ильченколарның сугышчан юлы турында сөйләнә.

-..Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнүләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәлиев хезмәт иткән 31 нче гвардия укчы дивизиясе подразделениеләрендә немецларга каршы митинглар, җыелышлар була. Анда сугышчылар дошманга каршы аяусыз сугышырга, кирәк икән, тормышларын да кызганмаска ант итәләр.

«Багратион» исемендәге гвардиячеләр Оршаны немецлардан азат итәргә тиеш булалар. Дошман гаять көчле. Тимер-бетон белән ныгытылган дзотлар, пулемет оялары… Шул вакыт 95 нче полкның взвод командиры Ильченко сүзләре барысын да җиңүгә рухландыра:

− Без аналарыбызның һәм бабаларыбызның түгелгән каны, күз яшьләре өчен дошманнан рәхимсез үч алырбыз!

1944 елның 23 июлендә төнлә сугышчы-гвардиячеләр Юрьев атавы тирәсендә позициягә урнашалар. Иртәнге сәгать алтыда артиллерия көчле ут ача, сигездә самолетлар һавага күтәрелә. Алардан соң безнең сугышчылар бердәм һөҗүмгә кузгалалар. Ләкин дошман да «исенә килеп өлгерә»: пулеметлардан ут чәчә башлый. Гвардиячеләр күпләп сафтан чыгалар. Сазлыкта ятарга туры килә.

− Дошманны тылдан әйләнеп узарга кирәк! − ди Ильченко. Барый командирның әйткәнен дә көтеп бетерми, сазлык өстендәге чирәмнәргә ябыша-ябыша, ут кургашы сибүче дзотка таба шуыша башлый… Аның артыннан командиры да калмый.

Ут ноктасына граната да атып карыйлар, пулемет аз гына туктап тора да, тагы телгә килә.

Татар егете Барый һәм рус егете Ильченко һәр секунд саен иптәшләренең гомере өзелүен күреп яталар. Шулчак Ильченко гәүдәсе белән амбразураны каплый. Сугышчылар «Ура!» кычкырып алга ыргылалар. Тик, озакка түгел, пулемет яңадан ут чәчә башлый.

Шушы мизгелдә кече сержант Барый Шәвәлиев тә күтәрелә. Аның уенда бары бер фикер − пуля аяктан екканчы, тизрәк амбразурага барып җитәргә, иптәшләрен коткарырга… Барыйның, командирын кочаклап, дошман амбразурасын каплавын, иптәшләренең яңадан «Ура!» кычкырып, бу сугышта хәлиткеч һөжүмгә күчүләрен сөйли әсәрдә Ш. Рәкыйпов. Барый Шәвәлиевнең батыр исемен халыкка кайтаручы да Шамил Рәкыйпов булды.

«Чәчәкләр сөйли белә» әсәрен укыгач, миңа «батырлык» сүзенең мәгънәсе киңрәк ачыкланып киткәндәй булды. Кешене бизи, шәхес буларак дәрәҗәсен билгели торган асыл сыйфат икән ул. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, туган илгә бирелгәнлек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Үлемне җиңгән батыр якташыбыз (ул Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылыннан) мәңгегә, 19 яшьлек егет булып, безнең хәтерләрдә яши. Ул көчле рухы, кыюлыгы белән үлемне җиңде.

«Сугыш» дигән афәт башка кабатланмасын, меңнәрчә гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.

Г. Тукай. «Исемдә калганнар» Асрарга бала бирәм, кем ала?

(Инша)

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

Г. Тукай. «Дошманнар».

Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә үз башыннан кичергән хәлләрне укучы белән уртаклаша, ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны ярым ярату, ярым шаярту белән сыкранмыйча яза.

Габдулла 5 айлык чагыннан − әтисез, ә дүрт яшьләр тирәсендә әнисез дә кала.

Шуңа үзен белә башлавы ятимлек, кулдан кулга йөрү, ачлы-туклы яшәү, «артык кашык» булу һәм усал карашлар белән исендә калган.

-..Өчиледәге хәле бик авыр була аның. Бердән, ачлык, икенчедән, «артык кашык», «килмешәк» сыйфатында кимсетелеп яшәү. Шуның өстенә әллә нинди чирләр ябырыла аңа. Тәмам зәгыйфьләнә. Менә шул вакытта бабасының үтенүе һәм үги әбисенең «тырышлыгы» белән ул Казанга килә. «Ямщик, − дип яза шагыйрь, − Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 чакрым), Печән базарыңда: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» − дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган».

Бу вакытта нәни Габдулла ниләр кичерде икән? Бәлки, әле ул үз хәленең асылын да аңлап бетермәгәндер, шуңа да ямщикның сүзләренә артык игътибар да итмәгәндер?! Ул беренче тапкыр күргән биек йортлар, ат җигелгән вагоннар аның үз хәлен оныттыргандыр. Зур булып ачылган күзләре белән мыж килеп торучы халыкны, җирдә, лареклардагы исәпсез-хисапсыз әйберләрне, ашамлыкларны күзәтә…

Габдулланы һөнәрче Мөхәммәтвәли белән Газизә асрамага алалар. Икесе дә эш кешеләре булганлыктан, монда Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен була. Күпмедер ата-ана назын да татыган. Ләкин Газизә вакыт-вакыт сабыйның күңелен аңлап җиткермәгәнме, әллә бераз саранлык булганмы: «Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем», − дип яза ул үзе соңыннан. Габдулла, шәһәрнең ялтыравыклы яклары белән бергә, бистә ярлыларының тормышын да үз күзләре белән күреп, акны карадан аера башлый.

Габдулланың «кара бәхете» үзеннән калмый. Ике еллап торганнан соң, аның әти-әниләре икесе дә авырый башлыйлар. «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк»,− дип, аны кире Өчилегә озаталар.

«Асрарга бала бирәм, кем ала?» дип, базарда «сатылуын» бала күңеле оныта алмаса да, Казан Габдулла күңелендә матур истәлек калдырган.

Бирем. М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендә Габдулланың күз карашын характерлап сөйләгез. Сабыйның күзләрендә ниләр күрәсез? Рәсем сездә нинди тәэсир калдырды?

М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өретелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә…

Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.

Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.

Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.

Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.

Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турында сөйли.

Бирем. Автобиография язарга.

Автобиография

Мин, Баязитова Минзилә Нәҗип кызы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында 1993 елның 15 мартында хезмәткәр гаиләсендә туганмын.

2000 елның 1 сентябрендә Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кердем. 3 нче сыйныфта укыганда, Татарстан варислары сафына кабул ителдем.

Бүгенге көндә шул ук мәктәпнең 5 нче сыйныфында укуымны дәвам итәм. Әдәбият, тарих фәннәре белән кызыксынам. Сыйныфта үзешчән сәнгать эшчәнлегенә җитәкчелек итәм. «Оста куллар» түгәрәгенә йөреп, тегәргә, чигәргә өйрәнәм. Буш вакытымда әдәби китаплар укырга, музыка тыңларга яратам.

Әтием Баязитов Нәҗип Шамил улы − Балыклы Чүкәй муниципаль берлеге рәисе, ә әнием Баязитова Нажия Харис кызы урта мәктәптә китапханәче булып эшли. Энем Нияз 1 нче сыйныфта укый.

17.10.2006. Баязитова.

Г. Тукай. «Шүрәле»

Бирем. «Шүрәле» поэмасын укыгач, сездә нинди хисләр туды? Нинди күренешләр күз алдына килде?

Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасын укыгач, миндә Кырлай табигатенә соклану хисләре уянды. Мин ул табигатьне үз авылым табигате белән чагыштырдым. Безнең авыл да Кырлайдан бер дә ким түгел икән бит. Тик без аның матурлыгын күрә генә белмибез икән. Кырлай урманнарыдай кара урманнар бездә дә бар. Бәлки, әле шүрәлесе дә бардыр. Урманыбызда җиләк-гөмбәләр дә хисапсыз. Әйтерсең лә Габдулла Тукай безнең авыл турында язган!

Поэманы укыгач, минем күз алдыма җәйге матур кич һәм ат җигеп урманга баручы бер егет килеп басты. Кап-кара урманга бер ялгызы барган егет сокландырды мине. Батыр егет ул, минемчә. Миннән булмас иде.

Шүрәле минем күз алдыма коточкыч куркыныч зат булып килеп басты. Шундый коточкыч булса да, хәйләли белми ул. Үз теләген үтәү өчен егетнең бетен кушканын эшләп тора. Әкият ахырында ул миңа кызганыч булып тоелды, ярдәм итәсем килеп китте. Шүрәленең иптәшләре дә гаҗәпләндерде мине. Берсе дә ярдәм итәргә ашыкмый, бары тик көләләр генә. Кеше түгел шул алар, шүрәлеләр генә.

Г. Тукай. «Пар ат»

Бирем. Сезнең халкыбыз тарихы турында ниләр укыганыгыз бар?

I. Халкыбыз тарихында михнәтле дә, кызыклы да, гыйбрәтле дә сәхифәләр җитәрлек. Без алар турында тарихи һәм әдәби әсәрләрдән, төрле риваять, бәет, мөнәҗәтләрдән укып беләбез.

Мин соңгы вакытта «Сөембикә бәете», Казан, Биләр, Болгар хакындагы легендаларны укыдым.

«Сөембикә бәете»ндә татарларның гүзәл ханбикәсе Сөембикәнең һәм аның улы Үтәмешгәрәйнең фаҗигале язмышлары, Казан ханлыгының таркалуы хәтеремә тирән уелып калды; халкыбыз, Казан тарихы турында тагы да күбрәк беләсем килү теләге туды.

«Болгар пәһлеваны» легендасы да ошады миңа. Болгарда бер зур гәүдәле кеше булган, имеш. Гуд заманындагы гадләр нәселеннән икән. Патшага турылыклы хезмәт иткән. Аның башындагы бүреге дә олы казан зурлыгында булган. Юан-юан бүрәнәләрне дә ул кулында таяк шикелле генә уйнатып йөртә икән. Дошманнар, аны күрүгә, сугыш кырыннан качып китәләр, имеш. Үзе шулай зур, көчле булса да, күркәм холыклы, яхшы кеше була.

II. Татарларны тарихи үзәккә туплап торучы Казан шәһәре бар. Ул − безнең рухи мәркәзебез. Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр бар. «Хан кызы Алтын чәч», «Кабан күле», «Алпамша» әкиятләре, «Туйбикә казаны» легендалары әнә шундыйлардан.

Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.

  • ..Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән.

Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш. («Туйбикә казаны».)

Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.

Ф. Әмирхан. «Нәҗип»

Бирем. «Нәҗип» хикәясендә табигать күренешләре ничек сурәтләнә? Эчтәлекне ачуда аның нинди әһәмияте бар?

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж алда булачак хәл-вакыйгаларны, аларның үсү-үзгәрү юлларын, эш-хәрәкәтне көчәйтүче вазифаларны үти. Автор Нәҗипнең кичерешләрен пейзаж аша сурәтли. Нәҗип күңелендә барган хис-кичереш көрәшен, икеләнү-борчылуларны табигать халәте аша тасвирлый, үзгәрешләрне белдерә. Нәҗипнең һөнәр табу өчен газаплы эзләнүләрен ачып бирә.

Җәйге яңгыр, куе болытлар, давыл, күк күкрәве − Нәҗипнең үпкәсенә аваздаш. Ул үпкә үтә, ялтырап кояш чыга. Ләкин озакка түгел, болытлар тагын малайның баш очына җыела, әйтерсең лә куерып яңгыр килү, тиз генә кояш чыгу Нәҗипнең халәтен, җәй көнге күңел тынычсызлыгын сөйләп тора: «Җил болытны куды. Чиләктән койган шикелле итеп яңгыр яварга тотынды. Бераздан тагын куәтләнде, тагын бераз акрынлады, тагын куәтләнде дә, тагын бераз тынды. Кояш үзенең нурлы йөзен безгә табан юнәлдерде. Яңгыр суын бриллиант тамчылары шикелле итеп ялтырата башлады. Дөнья яктырды, шатланды, көлеп җибәрде».

Ә инде III бүлектәге яз көне сурәте, тыныч кына аккан ак карның саф суы, көймәнең су аккан уңайга йөзүе Нәҗипнең дә салмаклануын, күңеле тынычлануын, уңай якка үзгәрүен күрсәтә.

Бирем. «Минем яраткан эшем» темасына инша языгыз.

Минем яраткан эшем

(Инша)

I. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Иң яраткан эшем − әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү.

Яшелчә дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.

Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. «Җәйге көн ел туйдыра» диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр өстәлебездә тора.

Әйе, җир эшен мин яратам, бәлки, киләчәктә агроном да бульш китәрмен.

II. Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясен укыгач, беразга гына югалып та калдым: минем нинди һөнәрем бар сон? Үзем генә мөстәкыйль берәр нәрсә эшли аламмы? Әнә бит хикәядәге Гомәр матур итеп курайда уйный, ә Нәҗип искиткеч итеп чәчәкләр төшерә, балчыктан матур-матур сыннар ясый. Киләчәктә, бәлки, алардан менә дигән музыкант, рәссамнар чыгар. Ул эшләрне һөнәрләре итеп сайламасалар да, алар эшлекле, мәгънәле, игелекле кешеләр булырлар. Хикәяне укыганнан бирле, үземә ошаган һөнәрләр турында уйланам: рәсем ясарга да, җырларга да яратам, спорт белән дә кызыксынам. Ә бит мин балалар бакчасына йөргәндә, өйдә энем белән − тәрбияче, мәктәптә укый башлагач, укытучы булып уйнарга ярата идем. Энем белән тәрбияче Әлфия апам кебек сөйләшәм, мәктәпкә йөри башлагач, ручкамны укытучы Сания апам кебек тотарга тырыша идем. Күз алдымнан шушы вакыйгаларны үткәргәч, билгеле бер карарга килдем: укытучы эше ошый икән ич миңа!

Укытучы − иң мактаулы, иң зыялы, иң тырыш кеше. Ул − барлык һөнәрләргә дә юл күрсәтүче.

Минем дә укытучы буласым килә. Ә хыялым тормышка ашсын өчен, миңа тырышып укырга кирәк.

III. Безнең халыкта «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.

Һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Минем яраткан шөгылем бер генә: әтием һәм бабам янында техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм.

Ә инде уенга килгәндә, шахмат уены миңа бик якын. Бер үк вакытта ял да итәм, башымны да эшләтәм.

Әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала.

IV. Мин буш вакытларымда китап укыйм, уйныйм, телевизор карыйм, чигәм. Ә иң яраткан һөнәрем − бәйләү. Мин хәзергә зур әйберләр бәйли белмим. Турыга гына бәйлим. Бервакыт курчагыма шарф бәйләгән идем, матур булып чыкмады − сүттем. Икенчесе үземә дә, әниемә дә ошады. Аннары мин курчагыма итәк, башлык бәйләдем. Бәйләгән әйберләрем көннән-көн әйбәтрәк була барды. Шуннан соң инде мин үземә әйберләр бәйли башладым. Иң беренче итеп озын шарф бәйләдем. Әнием киңәше белән баш-башларына чуклар да тактым. Андый шарф беркемдә дә юк иде. Мин горурланып йөрдем: мондый матур шарфны үзем, үз кулларым белән бәйләдем бит. Әниемнән башлык бәйләү серләрен дә өйрәнеп алдым. Минем башлыгыма да күпләр сокланып карады. Шулай итеп мин бәйләү серләрен тырышып өйрәнә башладым. Хезмәтем, һөнәрем миңа шатлык китерә.

Г. Ибраһимов. «Алмачуар»

Бирем. Бәхилләтү, дога кылдыру, иманга килү, рәнҗетү, рәхмәт уку кебек гамәлләрне ничек бәялисез? Үз тормышыгыздан мисаллар китереп сөйләгез.

Минемчә, бу сүзләр кешеләрдәге изге гамәлләр белән бәйле. Олы кешеләр «бәхилләшү» дигән сүзне еш кулланалар. Алар үзләренең балаларына үләр алдыннан бәхиллек бирәләр, ягъни аларга рәхмәт әйтәләр, бәхет телиләр. Дога кылдыру дигәндә, кешеләр үз малларының рәхәте күп булуын телиләр. Мәсәлән, «Алмачуар» хикәясендә башкорт Әлемгол Закирның әтисе Хафизга бурлы бия бүләк итә һәм дога кылдыра. Моның белән ул үзенең бу бүләкне чын күңелдән бирүен белдерә. Хафизга күрсәткән явызлыгы өчен кичерүен дә үтенә. Шулай итеп Әлемгол иманга килә. Минем аңлавымча, ул ярамаган эше өчен үкенә. Кайчандыр бер сабан туенда башкорт көрәшчесе Хафизны аяк чалып ега һәм бу эше өчен гомере буе үкенә. Чөнки ул үзе шикелле көрәшчене рәнҗетте. Бу эшенең нәтиҗәсен дә күрде. Авырып китте. Шуннан соң ул Хафизны бәхилләтер өчен килде, симез биясен бүләк итте.

Мин шулай уйлыйм: кешене беркайчан да рәнҗетергә ярамый. «Яманлык яманлык булып кайта»,− ди минем әби.

Бирем. Сафа бабай образын ничек күз алдына китерәсез?

Сафа бабай − ак сакаллы, гомерендә бик күпне күргән карт. Ул кешеләргә үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Матур сөйләшә. Аның сөйләме халыкның мәкаль һәм әйтемнәренә бай, чагыштыруларны да бик оста куллана. Мәсәлән, Әлемгол бурлы биясен китереп биргәндә ул: «…таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, Әбүҗәһел иманга килер. Әмма Әлемгол бай, бу данлыклы бияне карынындагы колыны белән тиктән-тик Хафизга китереп бирмәс, монда берәр этлек юкмы икән?» − ди.

Сафа бабай атларны бик ярата. Ул аларның киләчәген дә дөрес итеп әйтеп бирә. Чөнки ул «бөтен тирә-якта ат тану белән дан тоткан кеше». Кирәк вакытта бабай ярдәм дә итә. Авыл халкы аны ярата, һәр сүзенә колак сала, ышана, киңәшен тота. Балаларның да күңелен күрә белә. Колынның чабышкы булачагын Сафа бабайдан ишеткәч, Закирның ничек шатлануы барыбызга да билгеле. Алмачуарны чабышка хәзерләүдә дә Сафа бабай киңәшләре ярап куя.

Сафа бабай минем бабайга охшаган. Минем бабам да акыллы. Балаларны бик ярата. Ул безгә бик кирәк.

Закирның кичерешләре

Закир − «Алмачуар» хикәясенең төп герое. Хикәя Закир исеменнән сөйләнә.

Ул − кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк. Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер булып торалар. Малай да аларны ярата.

Закир тормышында зур вакыйга була. Башкорт Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый. Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар малайның бөтен тормышын биләп ала. Закир аның яныннан китми. Очып кына йөри. Шатлыгы эченә сыймый. Ә бүре яралагач, Закир бик нык кайгыра, ашау-эчүдән кала. Бәхетенә Алмачуар терелә. Закир тайны матурлый. «Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды»,− ди ул. Атны ничек бизәү үрнәген ул башка малайларга да күрсәтә.

Кирәк чакта Закир үз сүзен дә әйтә белә. Әтиләренә ул Алмачуарны сабанга җиктерми. Бу очракта күз яшен дә кызганмый.

Сабан туенда Алмачуар беренче килә. Ләкин җиңүче дип башканы билгелиләр. Закир моңа бик хурлана. Старостаның битенә камчы белән суга һәм китеп бара. Бу − Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик авыр тәэсир итә. Атның үлемендә малай үзен дә гаепли. «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым».

Бирем. Авыл халкының үзара аралашу, киңәшләшү, хәл белеп тору, бер-берсенә ярдәмләшү кебек борынгыдан килгән гадәтләре сезгә танышмы? Мисаллар китерегез.

Авыл халкы борын-борыннан бер-берсенә ярдәмләшеп, аралашып яшәгән. «Алмачуар» хикәясендә бу гадәтләр аеруча ачык итеп бирелгәннәр. Авыл халкы бер вакыйганы да игътибарсыз калдырмаган. Әлемголның Хафизга бия бүләк итүен кешеләр төрлечә бәяләгәннәр. Үзләренең тиешле хөкемнәрен чыгарганнар. Кешеләр бер-берсенең уңышларын күреп шатланганнар. Мәсәлән, бурлы биянең колынын карарга бөтен авыл халкы җыела һәм шатлана. Атларга бүреләр ташлануы бөтен авылны борчуга сала. Авыл халкы сабан туйларында хәрәмләшүгә дә үзенең фикерен белдерә, беркемнән дә курыкмыйча: «Хәрәмләште!» − дип кычкыра ул аяк чалган көрәшчегә.

Авыл кешеләренең бер-берсенә ярдәмләшүләре миңа да таныш. Күптән түгел минем дәү әтиләр яңа өй төзеделәр. Өмәгә бөтен авыл ирләре җыелды. Бер көн эчендә өйне күтәреп тә куйдылар. Менә бу ярдәмләшү, ичмасам.

Бирем. Хикәянең IХ-ХIV бүлекләрен укыгач, «Алмачуар тай булыр» дигән темага текстка таянып инша язарга.

Алмачуар тай булыр

(Инша)

Шәп маллар аякланып туа, диләр.

Г. Ибраһимов.

Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә бурлы биядән туган колынның «ай үсәсен көн үсеп» кырыкмыш һәм чабышкыга әйләнүе әкияттәге кебек матур итеп сурәтләнгән.

Закир, яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына исе китеп, озак кына һушына килә алмый тора. Үз сүзләре белән әйтсәк: «Аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка үзәк турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче кара җефәк йон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка − бу колынны мең миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк булып яратылган».

Колын төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.

Күз тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы кыңгырауны колынның муенына тагып куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле агаларына охшавын, төсе алмачуарга әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл сөяк» булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый.

Тормышта шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр дә йөри шул: матураеп килә торган колынны бүреләр яралый. Бәхеткә, Алмачуарның ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка баса.

Алмачуарга икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир аның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар, тасмалар тага. Койрыгын да матур гына итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының матур кызларына» охшап кала.

Закирның колынны әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның даны тирә-якка тарала.

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» Кышкы салкын көннәрдә

(Инша)

Менә кыш та килеп җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде. Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин бик салкын.

Әйе, кыш үзенең суыкларын сиздерә башлады. Гыйнвар бик салкын булды. Хәтта мәктәпкә дә бармадык. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр ачыша. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела…

Өйдә күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: «Урамда салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен»,− дип әйтә сыман.

Тиздән көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең, дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбендәге гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да, нәкъ минем кебек, ямьле язны көтәләр. Тиздән кошлар канатларында язны алып кайтырлар, күңелемдәге хыялларым тормышка ашар.

Кар ява, буран уйный. Ләкин болар барысы да урамда, күңел язны көтә.

Беренче кар

(Инша)

Менә инде беренче кар да ява башлады. Бүген иртән мине әни белән әти уятты. Алар: «Тор, әйдә, урамда беренче кар ява!»− диделәр. Мин сикереп тордым да: «Ур-ра!» − дип кычкырып җибәрдем. Тәрәзәгә карадым − бөтен дөнья ап-ак. Агачларның яфраклары яшел булса да, аларга инде кар кунарга өлгергән. Җәй белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Мин мәктәпкә барганда, карлы җирдән бардым, шундый рәхәт. Тиздән чана, чаңгыларда шуарбыз. Дусларым да сөенгәннәр.

− Карагыз: учымда − кар!

− Һи, минекендә дә бар!

− Минем учтагы зуррак,

Бизәге дә матуррак!

−Кыздырма канны!

Эретәсең карны.

(А.Нигъмәтуллин)

Беренче кар яуган көн минем өчен бик күңелле булды.

Карлы көз

(Инша)

Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, Кыш бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез.

Кыш килде

(Инша)

Үзенең кар-бураннарын ияртеп, көткән кыш та килеп җитте. Әле кичә генә кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә.

Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.

Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.

Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан Кар бабай һәм Кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

Һ. Такташ. «Караборынның дусты»

Бирем. Озын Хөсәен турында сөйләгез. Әйдүк язмышына аның нинди катнашы бар?

Озын Хөсәен − кызыллар отрядының командиры. Аның сүзен һәркем тыңлый. Командир кушуы буенча авыл халкының сыерларын аклардан яшереп калдыралар. Партизаннарга сөт тә кирәк була.

Әйдүкнең әтисе дә Озын Хөсәен белән дуслаша. Ул анын турында: «Гаҗәп кеше инде ул Озын Хөсәен. Көне-төне урманда ач-ялангач йөрсә дә, үзенең эшен эшли. Безнең ишеләргә дус кеше инде ул Озын Хөсәен»,− ди. Ул Кызыл гвардия оештыра, акларга каршы көрәшә. Аклар аны тотарга телиләр, ләкин командир качып өлгерә.

Әтисе үлгәч, Әйдүк ятим кала. Озын Хөсәен малайны ялгыз калдырмый. Ул аны шәһәргә укырга җибәрә. Берничә елдан Әйдүк авылга кайта. Ул нык үзгәргән, үскән, Караборын да көчкә-көчкә генә таный аны. Әйдүк язмышында Озын Хөсәеннең роле бик зур.

Бирем. Караборын сездә нинди хисләр уята? Аның хәрәкәте, аерылу газаплары ничек бирелә?

Караборын − бик акыллы эт. Ул үзенең дусты Әйдүк өчен теләсә кемне тешләргә әзер, чын дус. Әйдүкнең сүзе − аның өчен закон. Ул дустының кичерешләрен аңлый. Аны юатырга тели. Дус белән дошманны аера белә. Вәли бай улы Габдулла ошамый аңа.

Караборын хәбәрче дә була. Партизан отрядына Озын Хөсәен җибәргән хәбәрләрне алып килә.

Караборын Әйдүкне бик ярата. Аның якын дустыннан һич тә аерыласы килми. Ничә ел үтсә дә, ул Әйдүкне онытмый.

Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы

(Хикәя итү)

Һ. Такташ үзенең балалар өчен язылган әсәрен «Караборынның дусты» дип атаган. Ул беренче урынга этне куйган. Эт − кешенең дусты. Караборын да − Әйдүк исемле кечкенә малайның чын дусты. Автор аның шулай икәнен төрле вакыйгаларда күрсәтә. Безнең алдыбызга ул якын дус, дошманнарны күралмаучы булып килеп баса. Караборын һәрвакыт уяу, сак. Әйдүк янына кемдер якынлашканда, ул «колакларын үрә торгызып өреп җибәрә». Эт баласы кеше кебек уйлый. Монда Һ. Такташның осталыгы күренә. Без аны чын итеп кабул итәбез. Әйтерсең этнең уйлары безгә дә билгеле: «Караборын бу кунакны нигәдер ошатмады. Ул, аның ботыннан кабып карарга уйласа да, соңыннан ул уеннан кайтты». Караборын сөйләшә дә кебек. «Моңа кемлекне күрсәтәсе иде дә, ярый инде»,− дип, капмаска булды».

Караборын Әйдүкне күз карашыннан ук аңлый. Кайчан шатланасын, иркәләнәсен белә. Әйдүкнең күңелен табарга тырыша.

Караборынны сурәтләгәндә, Һ. Такташның да этләрне яхшы белүе күренә. Шуңа күрә Караборынны һәр бала ярата.

Минем этем

(Инша)

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул кап-кара төстә. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип куштык та инде.

Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.

Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышына үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайлардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

Ә. Еники. «Курай»

Бирем. Ни өчен халык җырлары тирән моңга, сагышка бай? Халкыбыз тарихына бәйләп, бу турыда фикерләп карагыз.

Халык җырлары сагышка, моңга бик бай. Бу үзлек аның тарихи үткәне белән бәйләнгән. Моңлы җырларда сугышка озату, якын кешеңнең исән-сау кайтуын көтү сагышы да чагыла. Татар халкы илебез тарихында булып үткән һәр сугышта катнашкан, иң якын кешеләрен югалткан.

Безнең халкыбыз борынгы заманнардан ук эш эзләп читкә чыгып киткән. Кайбер очракларда аны китәргә мәҗбүр иткәннәр. Киткән кешеләр гомерләре буе туган җирләрен, яраткан ярларын сагынып моңланганнар. Халкыбызның җырларын тыңлап, без аның нинди тормышта яшәгәнлеген яки яшәвен күз алдына китерә алабыз.

Ә. Еникинең «Курай» хикәясендә Котлыяр мулланың җыры туган якка мәхәббәт белән сугарылган. Ул җыр кешеләрнең үткән гомерләрен искә төшерә, «…һәм мин шуны ишетүгә, барган җиремнән капкынга эләккәндәй, шып тукталып кала идем. Һич ычкына алмый идем мин ул татлы әсирлектән… Бөтен дөньямны онытып, ләззәтеннән, сызландыруыннан җыларга җитешеп тыңлыйм да тыңлыйм…» − ди автор тирән сагышка, хискә бирелеп.

Ә. Еники. «Бала» Зарифның кичерешләре

(Инша)

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники − хикәяләр остасы. Аның хикәяләре хис-кичерешләргә бай, җыйнак сюжетлы, тирән мәгънәле. Сугыш чорына караган «Бала» хикәясе дә − әнә шундыйлардан. Әсәр 1941 елда языла. Бу − сугышның иң дәһшәтле еллары, аның да аналардан балалар адашып калган, көне-төне фронтка эшелоннар агылган чагы.

Хикәядә алгы позициягә китүче Зарифның урман куелыгында ялгыз бала белән очрашу мизгеле сурәтләнә. Озак йөрүдән елап арыган өч-дүрт яшьлек кызчыкның куркынулы моңсу йөзе, учындагы бер-ике бөртек җир җиләге тәлгәше бер мәлгә аның фаҗигасен ачып куя. Зариф каршылыклы хисләр кичерә: тизрәк баланы күтәреп аласы килә, әмма шунда ук ротадан аерылып калырга һич ярамавын исенә төшерә. Ләкин беренче хис җиңә: баланы якындагы станциягә илтеп, әнисенә тапшыра.

Әлбәттә, Зариф баланы калдырып китсә дә, аның кешелеклелегенә чыян килмәс иде, чөнки ул сугышка китеп бара. Солдат буларак, ул сугышчан бурычын үтәргә тиеш. Рөхсәтсез аерылып калганы өчен аңа ниндидер җәза да бирәчәкләр. Үзенең дә нәкъ шул яшьтәге Фәридәсе булган әти кеше һәм, гомумән, кеше буларак, йөрәге кушканны эшләргә тиешме? Ярдәм итмәсә, солдатның вөҗданы тыныч булырмы, газаплы уйлары белән ул ничек яшәр? Һәр ике очракта да солдатның язмышы кыл өстендә. Зариф намусы кушканча эшли. Ана белән баланың кавышу бәхетенә сокланулы караш ташлый да, ротасы артыннан йөгерә. Бәхеткә, рота ялга туктаган була, ул командирга булган хәлне сөйләп бирә, гамәленә тиешле җәзаны куркып көтә. Ә командир, киресенчә: «Сез зур изгелек эшләгәнсез, рәхмәт сезгә!» − ди.

Зарифның рухи батырлыгы, олы җанлылыгы безне сокландыра. Ләкин ул аны гадәти эш итеп кенә карый, изгелекне күңел кушуы буенча эшли. Шәфкатьле, мәрхәмәтле булу үзеңә дә канәгатьлек бирә, күңел тынычлыгын тудыра бит. Зариф та рухи шатлык кичерде; сугышта күп нәрсә аның үзеннән дә тора икән бит. Дәһшәтле сугыш каршында көчсез түгеллеген аңлый ул. Ә бу хис Зарифны тынычландыра, рухын ныгыта, җиңүгә ышанычын арттыра.

Ә. Еники кеше күңеленең шушындый киеренке мизгелләрен сурәтләве белән безне дә төрле уйларга сала, намус хөкеменә юл ача.

Г. Кутуй. «Сагыну»

Бирем. Сагыну кешедә кайчан туа? Сагыну хисен характерлагыз.

Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Икенче төрле без бу хисне «күрәсем килә», «кайтасым килә» дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән 2-3 көн генә аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре берәм-берәм күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә. Ул үзе эшләгән эшләргә анализ ясый.

Г. Кутуйның «Сагыну» нәсере безгә солдат сагынуы турында сөйли. Солдат, өеннән чыгып китүгә, барысын да сагына башлый. Аның бу сагынуын берни дә, беркем дә баса алмый. Сагынуын басса, бары тик Җиңү генә басачак. Туган илен, газиз балаларын, сөйгәнен күрер өчен солдат Берлинга, Җинү яуларга ашыга. Сагыну хисе солдатка көч бирә, батырлык өсти.

Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары»

Бирем. Сезгә Рөстәмнең нинди сыйфатлары ошый?

Рөстәм − Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте герое. Әсәрне укып чыккач та, Рөстәм минем күз алдыма батыр, куркусыз малай булып килеп басты. Ул әкиятләр ярата. Аеруча әбисе сөйләгән маҗаралы әкиятләр ошый аңа. Бервакыт әбисе оныгына абага чәчәге ашап, күренмәс кешегә әверелгән малай турында сөйли. Рөстәм бу әкияткә чын күңеленнән ышана. Ул да әкият героена охшарга тели. Аның бу теләгенең сәбәбе дә бар. Илдә сугыш бара. Рөстәмнең дә сугышка китәсе килә. Ләкин аны сугышка кем алсын? Кечкенә бит әле ул. Ә күренмәс булса, аны беркем дә күреп тормый. Шушы изге теләген тормышка ашыру өчен, Рөстәм, урманга барып (берүзе!), абага чәчәген ашый һәм күренмәс була. Үзенең күренмәгәнлегенә ышангач, малай сугышка китә, фашистлардан үч ала.

Мине Рөстәм сокландырды. Ул яхшы укый, күп белә, нечкә күңелле. Аны мәктәптә дә хөрмәт итәләр. Директор да мактап сөйли, иптәшләре дә ярата. Рөстәм үзе дә туганнарын ярата. Аларның үзе өчен борчылуларын күреп кызгана. Ләкин фашистларны күбрәк кырасы килү барыннан да көчлерәк. Ул − нык ихтыяр көченә ия малай.

Әгәр мин тылсымчы булсам…

(Инша)

I. Миндә Әбүгалисинадагы тылсым көче булса, беренче чиратта авыру балаларны терелтер идем. Сугышлар барган җирдә тынычлык урнаштырыр өчен, бөтен көчемне куяр идем. Кешеләрне бер карауда ук яман белән яхшыга аера алсам, күпме күңелсезлекләр, бәла-казалар булмас иде.

Минем авылда бабам чирли, йөри алмый. Мин аны яшь чагындагы кебек йөгереп йөрерлек итәр идем. Шул ук вакытта үзебезнең гаиләне дә онытмас идем. Киләсе күңелсезлекләрне, алдан ук белеп, булдырмас идем. Әти-әниемне яшь итеп кенә тотар идем. Гаилә белән ерак илләргә, дөнья гизәргә барыр идек. Гомумән, мин яхшы сихерче, «ак» сихерче генә булыр идем.

II. Әгәр мин тылсымчы булсам, үзем теләгән чакта теләгән ел фасылларын булдырыр идем. Кирәк вакытта гына җил истерер, яңгыр яудырыр, кар-бураннар булдырыр идем. Җир өстендә корылык та булмас, берөзлексез яңгырлар да яумас иде.

Мин тылсымчы булганда, бер кеше дә авырмас, сугышлар тукталыр, кешеләр бәхетле булырлар иде. Бөтен кеше миңа рәхмәт яудырыр иде.

М. Җәлил. «Җырларым»

Бирем. X.А. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы буенча хикәя языгыз. Аны бергәләп укып карагыз.

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.

Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдында, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашканнар. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.

Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.

Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Үләм икән − үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган тәре).

Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.

Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Остәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

М. Җәлил. «Ана бәйрәме»

Бирем. Шигырьнең халык авыз иҗаты белән бәйләнеше бармы? Ни өчен шагыйрь фольклорга мөрәҗәгать итә?

«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы

(Инша)

Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора.

Әсәрдә вакыйгалар үсешен алып баручы образлар татар халык әкиятләрендә еш очрый. Күгәрчен һәм җил-хәбәрчеләр. Аларны халык җырларында һәм әкиятләрендә күпләп табарга мөмкин. Халык әкиятләрендә һәрвакыт өч ул була, гадәттә, аның өченчесе һәрчак акыллы, тапкыр, батыр итеп бирелә. «Ана бәйрәме» шигырендә дә тулпар атта җиңү алып кайткан «киң күкрәкле батыр лачыны» − ананың төпчек улы. Егет кулындагы «алмаз кылыч»та да әкият рухы сизелеп тора. Авторның вакыйгаларны сөйләү стиле дә әкияткә охшаш:

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Уртанчы улын югалтканнан соң, Ананың күзләре сукырайган иде. Алсу байракка күзен сөртүгә, ул күрә башлый:

Ана алды алсу байракны,

Күзен сөртте − күзе ачылды.

Илнең азатлыгы өчен көрәштә җиңеп кайтучы егет тә әкият герое кебек күз алдына килә:

Каршысында тора гайрәтле,

Киң күкрәкле батыр лачыны.

Өченче улы, абыйларының данлы батырлыкларын дәвам итеп, Туган иленә, туган халкына җиңү алып кайта. Туган ил Җиңүне бәйрәм итә.

Кыскасы, «Ана бәйрәме» әсәре − әкият алымнары белән чынлыкны берләштергән бик матур әдәби үрнәк.

М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре

(Инша)

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага, −

дип инәлә ул.

Күгәрчен һәм җил кебек табигать образлары Анага кайгылы хәбәр җиткерәләр. Өлкән улының хәсрәтеннән Ананың чәчләре агара. Уртанчы улының ачы язмышы тагы да газаплырак булып чыга:

Ауды ана таеп һушыннан,

Парчаланган йөрәк түзмәде.

Елый-елый улы сагышыннан

Сукырайды аның күзләре.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә:

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр.

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Ана үзенең батыр уллары белән чын күңелдән горурлана:

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

«Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.

Ф. Кәрим. «Үлем уены»

Бирем. Әхтәм турында ниләр уйлыйсыз? Аның килеш-килбәтен, эш-шогылен, хәйләле тапкырлыгын характерлагыз.

Әхтәм образы

Әхтәм − Ф. Кәримнең «Үлем уены» поэмасының төп герое. Ул − партизан улы. Сугыш башлангач та малай партизан отрядына килеп кушыла, һәрнәрсә белән кызыксынучан, фашистларга нәфрәт белән караган, алардан үч алырга омтылган малайны отрядка алалар. Аңа хәрби киемнәр, мылтык һәм солдат кирәк-яраклары бирәләр. Әхтәм күбрәк снайпер Сөләйман янында булырга тырыша. Сөләйман аңа төз ату серләрен өйрәтә. Үзе һәрвакыт эчтән генә моңлы җыр көйли. Кирәк чакта хәйләли белергә дә кирәклеген әйтә.

Беркөнне снайпер Сөләйманга фашист пулясы тия, ул һәлак була. Әхтәмгә якын дустын югалту бик авыр була. Чөнки ул үзенең әти-әнисенең дә кайда икәнен белми. Сугыш аны иң якын кешеләреннән аерды.

Әхтәмгә Сөләйманның мылтыгын бирәләр. Әхтәм, кадерле мылтыкны тотып, фашистлардан үч алырга ант итә. Үч алганда аңа Сөләйман солдатның киңәшләре ярдәм итә. Хәйләсен дә эшкә җигә малай һәм фашист снайперын үтерә.

Минемчә, Әхтәм − чын солдат. Ул − тапкыр һәм батыр малай. Әхтәм кебек малайлар да Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Мине Әхтәмнең батырлыгы сокландырды.

Бирем. «Нәни солдатның тапкырлыгы» темасына инша языгыз.

Нәни солдатның тапкырлыгы

(Инша)

Сугышта хәйлә

танкны җиңә.

Ф. Кәрим.

Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен сугышта батырларча үлеп кала. Ул фронтка үзе теләп китә. Туган иленә турылыклы, батыр, сизгер җанлы лирик шагыйрь була ул. Сугыш тынган арада берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләр яза. Шагыйрь шигъри әсәрләренә үзе күргән, үзе кичергән вакыйгаларны ала. «Үлем уены» − шундый реалистик әсәрләрнең берсе. Еллар узган саен, немец-фашистларга каршы халкыбыз алып барган героик көрәш киләчәк буыннарга легенда итеп сөйләнер. Бу көрәштә балалар да читтә калмаган. Алар, үзләренә хас җитезлек, самимилек, зирәклек һәм тапкырлык күрсәтеп, җиңүгә зур өлеш керткәннәр.

Әсәрнең герое − 12 яшьлек Әхтәм. Ул − фронтның алгы сызыгында. Монда сине һәр минут, һәр секунд шыксыз үлем сагалый. Әнә Әхтәм тын таңда акрын гына җырлап окопка аш алып кайта. Ләкин аңа тынычлап ашарга насыйп булмый, дошман ядрәсе аның котелогын тишеп үтә. Бу инде үлем якында дигән сүз. Ул малайларга хас наянлык белән үлем уены оештыра: немец снайперы белән бермә-бер алышка чыга. Кем кемне җиңәр? Әхтәмнең хәйләсе күңел кылларын кузгата, аңа теләктәшлек хисләре уята.

Әхтәм үзенең тапкыр хәйләсендә ялгышмый:

Тишек котелок −

Аның ашы юк;

Фашист гәүдәсе −

Аның башы юк.

Нәни солдатның йөзендә елмаю − канәгатьләнү һәм җиңү билгесе. Әмма тынычланырга ярамый: фронтта җиңү үлем белән янәшә йөри. Әхтәм − үлем юлын аралап баручы зирәк сугышчы, хәтәр язмышы белән укучы күңелен борчып торган шук, шаян малай да:

Ник елмаймасын,

Ул бит яшь әле,

Ул бу дөньяда

Бик аз яшәде,−

дип, автор аны аклап та куя.

«Үлем уены» − балаларның рухын чагылдыра торган иң матур әсәрләрнең берсе. Нәни солдатның жиңү шатлыгы укучы күңеленә дә күчә. Ул, җыр кебек җиңел укылып, хәтердә тирән уелып кала.

М. Кәрим. «Озын-озак балачак»

Бирем. Моң һәм сагыш, шәфкатьлелек һәм рәхимсезлек турында хикәя төзегез. Үзегез укыган текстка таянып, дәлилләп күрсәтегез.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма.

Татар халык җыры.

Моң… Нәрсә соң ул моң? Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Моң һәм сагыш… Бу ике сүз янәшә йөри, әллә күңелдә сагыш булганда гына моңланып буламы икән? Һәр кеше үзенчә моңлана, сагышлана. Мондый вакытларда кайберәүләр, тирән уй-хисләргә батып, сагышлы озын көйләрне авыз эченнән генә көйләп йөри, кайберәүләр кычкырып җырлап җибәрә, кайбер кеше гармунда, баянда уйный. Үзе уйный да, җырлый да белмәгән кеше музыка тыңларга мөмкин. Мондый вакытта иҗат кешеләре яңа көйләр, яңа әсәрләр тудыралар, рәссамнар иң яхшы картиналарын иҗат итәләр. Моң кешене хыялга, иҗатка этәрә.

Күренекле башкорт язучысы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә Искәндәр Әсгате бик моңлы, сагышлы, шул ук вакытта хыялга бай бала итеп бирелә. Ул уйлап чыгарган әкиятләрендә дә, хыялый киләчәген күз алдына китергәндә дә үзе күрергә теләгән дөньяны иң гүзәл, иң күркәм, югары рухи сыйфатлар белән бизи, сихри моң-сагышка төрә.

Тормышның кырыслыгы, рәхимсезлеге, әтисенең шәфкатьсезлеге алдында беркатлы Әсгать көчсез, күңеле аның мондый вакытларда үртәлә, әмма ул аларны зур сабырлык һәм түземлелек белән үткәреп җибәрергә тырыша. Ул үз хисләрен я җор сүз белән, я җыр белән җиңеләйтеп җибәрә. Мондый вакытларда ул аеруча моңсу була, тирән сагышка бирелә. Рухи юаныч, сердәш эзли; яхшыны яманнан аера башлый.

«…Иң яман каза − ата белән бала дошманлыгы. Тик өзелгән өмет белән калган хәтер генә төзәлми»,− ди Олы инәй. Бу сүзләрдә никадәр гыйбрәт, тирән мәгънә бар! Балачак шуклыгы белән килеп чыккан фаҗигаләрне, күңелсезлекләрне тиз онытырга тырыша ул.

Моң һәм сагыш Әсгать күңеленең төрле халәтендә чагыла. Әнә ул әтисен фаҗигале югалткан Рамазанның кайгысын чын күңелдән уртаклаша; ул да түгел, ятимә кыз Фәридәнең хәлен бөтен җаны-рухы белән тоеп, аңа ярдәм итәргә дип хыяллана: «Дөньяда минем иң кызганган кешем − әнә шул кыз. Үземне дә бу кадәр жәлләмим. Аның хакында мин җыр да чыгардым.

Биек-биек ызбада

Яшьләр түгә кыз бала.

Яшьләр түккән кыз баланы

Күңелләрем кызгана.

Шушы җырны җырлыйм да, үзем елыйм». Малай еш кына бәхет һәм бәхетсезлек, яшәү һәм үлем фәлсәфәсенә бирелә. Моң һәм сагыш Әсгатьнең җанында, ул аның белән яши. Моң аның өчен тормышта куаныч та, юаныч та.

Бирем. Шагыйрь җанлы Әсгать турында план төзеп, кече күләмле инша языгыз. Анда үзегезнең дә караш-уйлануларыгыз чагылсын.

Шагыйрь җанлы Әсгать

(Инша)

План.

Җил бик тиз актарды әкият китабын.

Р. Фәйзуллин. «Балачак».

Язучы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә төп геройларның берсе − Әсгать. Фәкыйрьлекнең чигенә чыккан гаиләдә үсә малай. Тамагы икмәккә туймаса да, хыялга бай ул. Кешеләрнең, хайваннарның гына түгел, табигатьтәге һәрнәрсәнең җаны барлыгына чын күңелдән ышана, алар белән серләшә һәм дустанә мөнәсәбәттә яши. Чичән телле, йөгерек уйлы, мәрхәмәтле самими бала ул. Бераз гына мактанчык та, тәкәбберлек тә юк түгел үзендә, бераз гына сәеррәк тә.

Тормышының авырлыгы, әтисенең балаларына битарафлыгы, ваемсызлыгы һәм рәхимсезлеге дә Әсгатьнең моңлы, сагышлы җанын ямьсезли алмый; ул һаман да эчкерсез, ихлас һәм хыялый булып кала. Бу авырлыклар вакытлыча гына булып, матур, якты, бәхетле тормыш киләчәгенә чын күңелдән ышанып яши.

Артык нечкә күңелле бала ул. Үзе өчен генә түгел, башкалар кайгысы өчен дә борчыла, теләктәшлек белдерә. …Тугай юлы буйлап үтә моңлы, үтә зарлы итеп җырлап үтүче Рамазанга да, үги әнисенең кыерсытуларына түзәргә мәҗбүр булган Фәридәгә дә көенә ул. «Шул Фәридәне үги әнисе көн саен я тирги, я тукмый. Минем шикелле бәхетсез ул. Без ятим Фәридә белән икәү бер ишбез. Миңа ул хакта әнә теге Әүлия чишмәсе янындагы яшен суккан куш каенның берсе әйтте. Дөньяда минем иң кызганган кешем − әнә шул кыз. Үземне дә бу кадәр жәлләмим. Аның хакында мин җыр да чыгардым.

Биек-биек ызбада

Яшьләр түгә кыз бала.

Яшьләр түккән кыз баланы

Күңелләрем кызгана», −

дип сөйли ул повестьның героена.

Буйга җиткәч, Әсгать уйчан табигатьле, сабыр холыклы егеткә әйләнә. Белем алырга да мөмкинлеге булмый. Балачактан килгән чичәнлеге, җыр, такмак чыгаруы, тапкыр сүзле булуы аркасында ара-тирә кыен да күргәли.

Балалар дөньясы − бары дөреслекне кабул итә торган дөнья ул. Аның хакыйкате шул. Әсгать − үтә беркатлы, әмма күңел байлыгы һәм моңнары белән хәйран итә торган халык баласы.

«Җил бик тиз актарды әкият китабын», − ди шагыйрь Р. Фәйзуллин «Балачак» исемле шигырендә. Балачакның газаплары да, куаныч-сөенечләре дә − ерак тарихның билгеләре, һич онытылмый торган сихри әкият китабы ул.

Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары»

Бирем. Шәвәли образын ачу өчен киңәйтелгән план төзегез.

Шәвәли образы

План.

I. Ш. Галиев тудырган геройларның иң шәбе − Шәвәли образы.

II. Шәвәли − җыелма образ.

Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында»

Бирем. Ш. Галиевнең үзегезгә ошаган бер шигыре турында языгыз.

Миңа Ш. Галиевнең «Рәхмәтләр хакында» шигыре аеруча ошады. Гафур таныш түгел кызның бияләен жирдән алып бирә. Кыз рәхмәт әйтә, чөнки аңа яхшылык эшләделәр. Гафур да кызның рәхмәтен яхшылык дип кабул итә. Рәхмәт әйтешкән бу балалар икесе дә тәрбиялеләр, әдәплеләр. Динә шуны аңлап ала һәм көлеп җибәрә. Алар, шулай көтмәгәндә очрашып, танышып китәләр. Шушы бер рәхмәт аркасында ике бала арасында дуслык барлыкка килә. Әйбәт кешеләр белән дус булу үзе зур шатлык бит ул.

Ш. Галиев безгә Динә һәм Гафур шикелле яхшы күңелле, тәрбияле һәм һәр яхшылыкка рәхмәтле булыгыз, дия кебек.

Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай»

Бирем. «Сабан туе» рәсеменә игътибар итегез. Анда көрәш ничек сурәтләнә?

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү

Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән сон, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.

Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.

Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай аларга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне жиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.

Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр жилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә − мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.

Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фәттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.

Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.

Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.

Г. Сабитов. «Ярсулы яз»

Бирем. Әсәр сезгә ничек тәэсир итте? Яз күренешләрен күзәтүдән тупланган тәҗрибәгезне кушып, кечкенә хикәя иҗат итегез.

Яз галәмәтләре

(Хикәя)

I. Әллә нинди булды быелгы яз.

Г. Сабитовның «Ярсулы яз» хикәясе әнә шундый гадәти булмаган сүзләр белән башланып китә дә, язгы ярсу, язгы ташкын укучы күңеленә дә күчә.

-..Әнә тирләп-пешеп математикадан контроль эш эшләп утырган Гамил белән Гөлүсәнең дә күңелләренә кереп оялаган бу язгы тынгысызлык. Кояш коткысына бирелгән Гөлүсә Гамил ярдәменә ышанып утыра, ә тегесе юри «этлек» эшли − караламасын чүплек савытына ташлый.

Хикәядә Гамил белән Гөлүсә арасындагы җылы мөнәсәбәт самими беркатлы хәрәкәтләр аша бирелә. Контроль эш вакытында караламаның чүплек савытына салынуы, урындыкка авторучка кую да, ялган чокыр казылу да наян үртәшү китереп чыгара.

Яз − табигатьнең уяну чоры. Кояш та, рекорд куйгандай, көннән-көн җылырак, яктырак карый, ак кар өстенә юмарт нурларын сибә. Яз җитүгә, күңел каядыр ашкына, нидер эзли башлый. Бала күңеле дә шулай. Балалык − үзе яз ул. Гамил белән Гөлүсәдә дә быелгы яз яңа хис-тойгылар тудыра, гүзәллеккә омтылдыра, үзара аралашуга юл сала. Алар бер-берсенә игътибар итә башлыйлар.

Шулай да кайвакыт хисләреңне дә йөгәнли белергә кирәклеген дә искәртә автор. Гөлүсәгә атап казылган ялганчы чокырына карт укытучының төшү ихтималы туа. Югалып калган Гамил хатасын төзәтергә ашыга: үзе казыган чокырга үзе төшә! Гөлүсәгә шул җитә кала. Рәхәтләнеп, яратып көлә ул Гамилдән.

Гамил белән Гөлүсә арасындагы яңа хисләрнең бөреләнә башлавын ике тәрәзә арасындагы күбәләкнең очарга талпынуыннан да күрергә була. Сыйныфташлар арасында эчкерсез шаян, шук мөнәсәбәтләрнең алга таба зур дуслыкка әйләнәчәгенә күңел ышанып кала.

II.

Яз килә кошлар канатында,

яз көләч дуслар карашында.

Ярсуы агым суларга хас,

җилкенеп искән җилләрдә наз…

Алтын нурлар уйный −

алтын таҗ.

Җирдә патша бүген

якты яз!

(С. Сөләйманова. «Яз килә»)

Язучы Г. Сабитовның «Ярсулы яз» хикәясен укыгач, күңелгә әнә шундый шигъри юллар килде. Әйе, һәр яз үзенчә килә, һәр язның үз маҗаралары, кызыклары җитәрлек була.

Иртән елмаеп чыккан кояш ак кар өстенә юмарт нурларын сибә; өй кыегындагы сөңге-бозлардан көмеш тамчылар тама; ул да түгел, җырлый-җырлый, шаян гөрләвекләр ага, аларда, чырык-чырык килеп, чыпчыклар юына. Яз хәбәрчеләре − кара каргалар су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя коралар.

Урам бала-чага тавышы белән гөр килеп тора. Берәүләр күлдәвекләр ясый, икенчеләребез, гөрләвекләрне буып, көймә-йомычкалар агыза, аларның бөтерелеп агуларына ияреп йөгерә торгач, бөтен доньябыз лычма су була, ләкин син аны сизмисең; рәхәт: йөгерәсе, сикерәсе, очасы, әллә кайларга китәсе, әллә нинди яхшылыклар эшлисе килә!

Ә син гөрләвекләр артыннан гамьсез йөгергәндә, шук кояш үз эшен эшләп өлгергән: борын тирәләренә төрткеләр − сипкелләр сибеп чыккан, бөтен йөзне «кояш ашаган»!

Язның һәр яңа туган көне табигатькә яңа бизәкләр өсти. Тау битләрендә кар эреп бетәргә өлгерми, без инде анда «Күркә», «Әбәк-әбәк», «Буяу сатыш» уеннары уйныйбыз, скакалка сикерәбез; ташу белән агып баручы боз өсләренә ут ягып җибәрәбез, аларның бәрелә-сугыла агып баруларын күздән югалганчы озатып калабыз. Үзе бер могҗиза! Ә кайбер көннәрдә, учак ягып, бәрәңге пешерәбез. И-и, аның тәмлелеге! Кулларны пешерә-пешерә ашаганда, авыз кырыйлары, бит-куллар кап-кара булып бетә.

Кичен, арып-талып, иртәгә дә уенга чыгарга дип, иптәшләрең белән сүз куешып, теләр-теләмәс кенә өйләргә таралышасың.

Яз килә!

Хәбәрдар һәр аваз!

Яз − көләч,

тәрәзәң киңрәк ач!

(С.Сөләйманова. «Яз килә»)

Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин» Хуҗа Насретдин − халык герое

(Инша)

Хуҗа Насретдин − халык авыз иҗатыннан килә торган образ. Кайсы гына төрки халыкны алма, ул аны үз герое, үз кешесе итеп күрә һәм үз халкының милли сыйфатларын сала. Татар халкы да Хуҗа Насретдинны үз герое итеп саный. Хәзерге чорда да халкыбыз тормыштагы теге яки бу кимчелекләрне Хуҗа Насретдин «күзлеге» аша карый, үз фикерен җиткерә. Хуҗа Насретдин − үлемсез образларның берсе.

Күренекле әдип Н. Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» комедиясендә Болгар чорларында бабаларыбызның чит ил басып алучыларына каршы да, үзләренең булдыксыз һәм ахмак түрәләре белән дә көрәшүләрен гәүдәләндерә. Бу көрәштә халык коралга һәм тупас көчкә каршы нечкә акылны, үткерлекне, зирәклекне куя һәм җиңеп чыга.

Комедиядә Хуҗа образы гаделлек сагында торучы итеп бирелә. Гаделлек өчен көрәшне ул зирәклек һәм тапкырлык аша алып бара. Тимерчеләр бистәсенә куелган, халыкның бар ризыгын ашап торучы филне алдыру вакыйгасы, өч мәсьәләне чишү, сыңар аяклы каз, ханның бәясен билгеләү һәм ахырда Хуҗаның бер көнлек хан булып, тәхеттә утыруы, Җиһангирны качарга мәҗбүр итүе − болар Хуҗаның үтә дә җитди сынауларны уңышлы үтүен күрсәтә. Болар − хакимият белән халык арасындагы каршылыклар. Акыллы ахун эшли алмаганны зирәк, тапкыр, хәйләкәр Хуҗа булдыра. Акыл белән түгел икән, халык хакимиятне тапкырлык һәм хәйлә белән җиңә. Хуҗа үзенең эш-гамәлләре аркылы халык идеал иткән ханны, аның гадел эшен ачып бирә. Моңа халык бик шат. Укучы да аның көлкеле хәйләсеннән канәгатьлек таба. Чынлап та, Хуҗа − халык герое, аның идеалы. Хуҗа образының реалистик көче дә шунда.

VI СЫЙНЫФ Җырлар

Бирем. «Моң» дигән төшенчәне ничек аңлатыр идегез? Ул җырның сүзләре белән бәйләнгәнме, көе беләнме? Мисаллар китерегез.

Минемчә, моң ул − кеше күңеленең җырда чагылышы. Шушы сүздән «моңаю» дигән сүз дә ясалгандыр. Ә «моңаю» сүзе кешенең уйлануларын, сагынуларын, үкенү-юксынуларын белдерә. Үзен юатырга тырышып, кеше ниндидер җырны көйли, борчыган мәсьәләләрне вакытлыча булса да онытып тора. Күңеле тулганда моңая, озын көйләр суза, ә шатлыгы булганда, үзенең куанычын күңелле көйләргә күчерә. «Моң» сүзе җырның көе белән дә, сүзләре белән дә нык бәйләнгән.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма, −

сүзләрен «Әпипә» көенә һич кенә дә җырлап булмас иде. Шулай ук «Көзге ачы җилләрдә» җырына «Сабан туе», «Туган ильгә «Шома бас» сүзләрен куеп булмый. Җырларда җырчының кичерешләре, рухы, җаны чагыла. Г. Тукай җырлар турында: «Бу − бертөрле сихри көзгедер», − дип яза. Ул кешенең күңеленнән бәреп чыга.

«Моң» төшенчәсе татар халкына гына хас, диләр. Шуңа күрә аның төгәл тәрҗемәсе дә юк.

Г. Камал. «Беренче театр» Хәмзә бай образы

(Инша)

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Г. Тукай.

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче мәртәбә татар телендә спектакль була. Аны Казанның алдынгы фикерле кешеләре, укучы яшьләре куялар. Бу татар дөньясы өчен зур яңалык була, ә һәр яңалык башлангыч чорында каршылыкларга очрый. Шушы заман өчен хас булган фикер каршылыкларын күренекле драматург Г. Камал «Беренче театр» комедиясендә ачык күрсәтә. Әсәрнең төп герое − Хәмзә бай нәкъ менә театрны булдырмас өчен бик тырышып йөри. «Заманалар бозылды. Куйдырмагыз, рөхсәт юк»,− дип, кемнәргә генә бармый, шулай да театрны туктата алмый. Замана үзгәргән, аның рөхсәте яки тыюларының мәгънәсе калмаган.

Хәмзә бай театрны туктату артыннан йөргәндә, үзенең гаиләсендәге кияве һәм кызы, килене һәм улы, кибетчесе Фатих театрга китеп барганнар. Димәк, җәмгыятьтәге яңалыкны туктату түгел, гаиләсен кулда тотарга да көче бетеп бара аның. Алай да сер бирергә теләми. Бибине дә, башкаларны да туктаусыз сүгә, орыша, сукрана. Үзен генә акыллы, булдыклы, белдекле дип уйлый. Аның шушы хәлдә дә көчле, кодрәтле булып күренергә тырышуы көлке тудыра. Иске карашлы Хәмзә байның тырышып йөрүләре − кирәксез һәм файдасыз эш. Чөнки тормыш алга бара.

Вәли һәм Хәбибрахман образлары

(Инша)

Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендәге Вәли − Хәмзә байның кияве. Ул гади гаиләдә туып үскән, шактый гына белем дә алган. Вәли, Хәмзә байның кызы Гафифәгә өйләнеп, аларда тора. Ул заманча уйлый, яңалыкка омтыла, барлык вакыйгалардан хәбәрдар, кызу канлы, уйлаганын шунда ук эшләп куярга да ярата. Үз ихтыяры белән, ирекле яшәргә омтыла. «Кайнатай кайтып керсә, гомердә театрга җибәрмәс», − дип сөйләнсә дә, яңача яшәргә теләгән Вәлинең театрга барачагына шикләнмибез. Ул − уенчак, шат күңелле, ачык йөзле, ипле кеше. Хатынының вак-төяк капризларына җиңелчә, яратып карый. Тормышта Вәли кебек кешеләр белән яшәве, аралашуы җиңел, рәхәт.

Ә Хәмзә байның улы Хәбибрахман − Вәлинең нәкъ киресе. Өйләнгән булса да, ул әле һаман «әтисенең улы», балалыктан чыгып бетмәгән сакаллы сабый. Әтисе кушканны гына эшләп, аннан коты очып курка торган кеше. Хәбибрахманда бераз томаналык та бар, буйсынучан, озак уйлаучан, беркатлы, хәйләкәр, ләкин хәйләсе дә, балаларча, бик тиз тотыла. Хатыны Факиһәгә аның белән яшәве җиңел түгелдер. Хәбибрахман кебек үз фикере булмаган, җаваплылыкны үз өстенә алмаган кешеләр җәмгыятькә дә файда китермиләр, минемчә. Автор бу образ аша Хәмзә бай ише кешеләрнең акыллы фикерле балалар тәрбияли алмаулары турында әйтергә тели.

Биби образы

(Инша)

Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендәге Бибине белмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен. Кемдер нәрсәгәдер төшенә алмый торса, «һи, Биби булдың инде», диләр. Димәк, син бераз «тегеләйрәк» дигән сүз ул.

Автор да Бибине катнашучылар исемлегендә «аңгыра кыз» дип тәкъдим итә. Чынлап та, Вәли, Факиһә белән сөйләшкәндә, аның наданлыгы, томаналыгы сизелә. Бибинең бу сыйфаты бездә көлү тудыра. Артык беркатлылыгы, үзенчә «серле, акыллы» булырга тырышуы Фатих белән аралашканда тагы да ачыграк күренә. Чөнки Биби Фатихны ошатып йөри, әмма ышанып та бетә алмый. Моны белгән егет Бибине тагы да ныграк котырта, үчекли.

Бибине бу өйдә бик санлап та бетермиләр кебек. Аеруча Хәмзә бай аны һәрчак ачулана, аңгыралыкта гаепли. Чынлыкта исә, аның үз улы Хәбибрахман да аңгыралыгы белән бер дә Бибидән ким түгел.

Комедиядә Биби образының әһәмияте бик зур. Аның аркылы автор үзәк геройларның чын йөзләрен, яшәү асылларын ачыграк, калкурак сурәтләп бирә алган.

Биби әле ул башкаларга караганда акыллырак та, зирәгрәк тә. Кирәк булганда, курыкмыйча үз фикерен әйтә ала. Кыскасы, ул − «акыллы юләр». Үзен кимсеттерә торган мескеннәрдән түгел.

С. Рәмиев. «Уку»

Бирем. Сәгыйть Рәмиев сеңелләренә биргән киңәшне сез бүген кемнәргә әйтер идегез?

Шагыйрь С. Рәмиев «Уку» шигырен балаларга юллый. Укуның кеше тормышында тоткан ролен ачып бирергә тырыша. Аның фикеренчә, укыган, белем алган кеше беркайчан да югалып калмый: уку «адәмне алга илтә», бәхет ишеген ача, зур дәрәҗәгә менгезә, укыган кеше тәрбияле дә була. Автор телләр өйрәнүгә дә басым ясый.

Урысча да уку, уку,

Кытайча да уку, уку.

Бу шигырь малайларны да, кызларны да тырышып укырга чакыра. Мин үземнең ялкау сыйныфташларыма С. Рәмиевнең «Уку» шигыренә игътибар итүләрен теләр идем. Чөнки шигырьдә уку һәркемнең дә изге бурычы («фарыз эш») итеп бирелә.

С. Рәмиев. «Авыл»

Бирем. Сезнең дә авылыгыз шулай матурмы? Аның табигатен тасвирлап карагыз.

Туган авылым

(Инша)

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да «Кайту» шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:

Рәхәтләнеп аунадым бер

туган як карларында!

Кулларымны куеп тордым

чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

бала чак сукмакларын,

искә төшереп, гомеремнең

татлы төштәй чакларын…

Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, ботен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай, матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә, илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

Авылдашларыбыз биек, якты, матур өйләрдә яшиләр. Җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары белән горурлана да алалар.

Чишмәләргә дә бай туган авылым. Чаптырган, Акъяр, Изгеләр, Сибгат чишмәләре, челтер-челтер килеп, көн-төн, атна-ай һәм еллар буе агып утыралар. Аларның исемнәре хәзер әдәби әсәрләрдә дә яңгырый, җырларда җырлана.

Авылымның басу-кырлары офыкларга барып тоташа. Бик-бик еракта алар күккә тиеп торалар кебек.

Атлаган һәр адымым, эчкән суым, сулаган һавам, ризыкланган икмәгем өчен, туган авылым, туган туфрагым, мин сиңа бурычлымын.

Сиңа булган ярату, синең белән горурлану хисләрем изге, пакь һәм саф, туган авылым!

Шигырьдә сурәтләнгән авыл

(Инша)

Минемчә, «Авыл» шигыре С. Рәмиевнең туган авылына багышланган. Шагыйрь шулкадәр җылы итеп, сокланып бары тик үз авылы турында гына яза ала. Бераз шәһәр ыгы-зыгысында яшәп алган шагыйрьгә авылы оҗмахны хәтерләтә. Монда сихри тынлык, бар җир гөлгә күмелгән, еракта урман һәм таулар күренә.

Шигырьдә шәһәр үзе күрсәтелми. Шулай да без шигырьне шәһәр белән авылны чагыштыру дип кабул итәбез. Герой шәһәрдә тулган айны да күрә алмаган. Аны биек йортлар, завод морҗаларының төтене каплый. Ә авылда, фирүзә ташлар сибелгән зәңгәр күктә, бөтен җиргә көмеш нурын сибеп, тулган ай яктырта. Авылның төне дә бик кыска, матурлыкка гаҗәпләнеп, сокланып, аның үтеп китүен дә сизмисең.

Синдә төн дә юк, төнең дә

Бер болытлы көн генә.

Шигырьдә шагыйрьнең үз авылын чиксез яратуы күрсәтелгән. Үзе шәһәрдә яшәсә дә, аңа язу өчен илһамны авылы бирә. Минем авылым да шигырьдә сурәтләнгән авылга охшаган, табигате бик матур. Минем, шул матурлыкны саклап, бик озак яшисем килә.

Ә. Фәйзи. «Тукай»

Бирем. «Габдулланың кичерешләре» дигән темага кечкенә күләмле инша языгыз.

Ниһаять, кулдан кулга йөри торгач, Габдулла Җаек шәһәренә килеп җитә. Ә. Фәйзинең «Тукай» романы Габдулланың бу шәһәрдә үткәргән беренче көннәре турында сөйләү белән башланып китә.

Ерак юлларны үтеп килгән Габдулла өчен яңа тормыш башлана. Чирәк малай һәр күргән вакыйганы үзе кичергән, күргән вакыйгалар белән чагыштыра бара. Гади халыкның тормышы монда да Казандагы әти-әниләренекеннән әллә ни аерылмый икән. Ул беренче очрашкан Гыймади белән Гайниямал да көне-төне эшлиләр, байларына хезмәт итәләр. Ләкин бу кешеләрнең гаҗәп кызыксынучан булуларына исе китә Габдулланың. Ул аларга «Әбүгалисина» китабын укый. Күпне белә торган шәкертнең дәрәҗәсе күтәрелеп китә. Габдулла шунда укуның кирәкле эш булуына төшенә. Аның икенче көнне үк мәдрәсәгә (шәһәр мәдрәсәсенә!) барасы килә. Тик монда да ятимлекнең кара шәүләсе мөмкинлек бирми: киез итекләр тишек икән.

Зарыгып көткән көн килеп җитә. Зур өмет-хыяллар белән ул мәдрәсәгә ашкына. «Бу − гади йөреш түгел, балалыктан − олылыкка, бүгеннән − киләчәккә батыр бер омтылыш, кыю бер сикереш ясау иде». Ләкин Габдулланың зур шәһәр мәдрәсәсе турындагы хыялларын беренче көнне үк караңгылык каплап алды. Мәдрәсәсе дә ярым җимерек, шәкертләре − тәрбиясез, хәлфәләре − белемсез.

Габдулла баштарак төшенкелеккә бирелсә дә, үзеннән күп нәрсә торганлыгын аңлый һәм тырыша башлый: сабагын да өйрәнә, иптәшләренә дә ярдәм итә, хәтта рус телен дә өйрәнә башлый. Минемчә, Габдуллада кечкенәдән тырышлык, максатына ирешү өчен көрәш дәрте булган. Шулай булмаса, ул зур шагыйрь була алыр идемени?

Кыскасы, Габдулланың кичерешләре кечкенәдән үк белемгә омтылу, гади кешеләргә ярдәм итү теләге белән бәйләнгән.

Бирем. Шәпеш хәлфә белән Сираҗи хәлфәгә чагыштырма характеристика бирегез.

Шәпеш (Шәфигулла) хәлфә

Сираҗи (Сираҗетдин) хәлфә

1. Портреты.

Озын буйлы. Акай күзле, зур кулларын кая куярга белми, селтәнгәләп һәм аунаклап йөри.

2.Холкы-фигыле.

Шәпеш хәлфә усал, тупас, рәхимсез. Балаларны шакмак таккан камчысы белән кыйный. Шәкертләрне кыйнаудан битәр, кыйнамый гына үзәкләренә үтә белә, бер-берсенә каршы куя, мыскыл итә.

Ул куштан, ялагай, куркак, байларга ярарга тырыша, мактанчык. Шуның өчен аны улы Талип та яратмый. Шәпеш хәлфә надан, дорфа, ул укыткан шәкертләр үзе шикелле томана, дорфа һәм белемсез булып чыгалар.

1. Портреты.

Сираҗетдин хәлфә − калын түгел, ләкин таза гәүдәле, кечкенә мыеклы, сакалын кырган, тулы битле, көләчрәк соры күзле. Ул мәһабәт түгел, ләкин өстендәге казакие һәм кыска гына чәчен маңгай тиңентен каплап, тигез генә итеп кигән кара хәтфә кәләпүше аның кыяфәтенә ниндидер тулылык, спайлык биреп тора.

2.Холкы-фигыле.

Балаларны ярата, алар белән дустанә мөнәсәбәттә. «Мин сез наяннарны беләм бит», − дигән сыман хәйләкәр, һәм шуның белән, дуслыкны белгертә торган карашы белән шәкертләрне үзенә тартып тора.

Акыллы, киң күңелле, сабыр, белемле. Кемнең кем икәнлеген аера, кешене таный белә.

X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар» Шигырьнең үзенчәлеге

Х. Туфанның «Гөлләр инде яфрак яралар» шигыре озакка сузылган каты сугышның тәмамлануын хәбәр итә. Шигырь − үзенә бертөрле. Шагыйрь әйтергә теләгән фикерен, җыйнап, беренче строфада әйтеп бирә. Аннан соң һәр юлына өстәмә аңлатма бирелә бара. Шуның белән шагыйрь шигъриятнең чын остасы буларак гәүдәләнә.

Гөлләр яфрак ярганда, ягъни яз көне коточкыч сугыш тәмамлана. Сугыш бетүен бигрәк тә балалар көтә. Чөнки алар бу елларда кайгыларны күп күрделәр: кайберләре иң якын кешеләрен югалттылар, ятим калдылар. Ләкин әле алар үз өйләренә «кояш керүен» − шатлыклы хәбәр килүен көтәләр, өметләрен өзмиләр. Кайгы, ачлык үзәкләренә үтсә дә, «сугыш алласы»ның җиңү салютлары сугышның бетүен хәбәр итә. Балалар барысын да белә: фашизмның ни икәнен дә, җәлладны да, аждаһаны да. Моңарчы әкиятләрдә генә очрый торган явыз көчләр илебезгә бетмәс-төкәнмәс афәт китерделәр. Шуңа аларны кызгану мөмкин түгел − аларга бары тик дар элмәге генә лаек.

Җиңү барысыннан да өстен. «Язы җитте, язы дөньяның!» − дип кычкырып, урамга йөгереп чыгасы, «Солдат туганым»ны кысып кочаклыйсы, рәхмәт әйтәсе килә. Шигырьне укып чыккач, минем күз алдыма менә шундый вакыйгалар килде.

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» Биш дусның язмышы

(Инша)

Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестенда бала чактан бер авылда туып, бер авылда үскән биш дусның язмышы күрсәтелгән. Повестьны уку барышында дусларның язмышлары ил язмышына килеп тоташуы ачыла. Хәзер инде аларны «дус» дип тә атап булмый. Алар, ике лагерьга бүленеп, бер-берсенең кан дошманына әвереләләр.

Повестьның башында автор «Башлангыч» («Кызыл орлыклар») дигән кереш бүлек белән таныштыра. Повестьның буеннан-буена без шушы орлыкларның үсү-үсмәве белән очрашабыз. Орлыкларның хәле биш дусның язмышы аша ачыклана бара.

Табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан Зәңгәр Чишмә авылында биш малай дөньяга килә. Алар төрлесе төрле гаиләдән. Хәлле, бай кешеләрнеке дә, ярлы, ятимлеккә дучар булганнары да бар алар арасында. Ләкин балачак барысын да тигезли. Малайлык маҗаралар эзли, уйный, шаяра. «Авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә» туып-үскән малайлар аерылмас дусларга әйләнәләр. Повесть биш дусның берсе Солтан авызыннан сөйләнә. Малайларны дуслык берләштерсә дә, аларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре бар: Шаһбаз − ятим малай. «Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. Йөгерүдә, суда йөзүдә дә аңа чыккан кеше юк». Сызгыру ягыннан да аны узган кеше юк. Гыйлаҗи − бөтен авыл малайлары арасында бердәнбер балта остасы. Аның әтисе − Зариф оста. Фазыйл − бик акыллы, «әллә кайдан акыл таба, кызык сүз әйтә, − яңа уен чыгара да, әле биш минут элек кенә бугазга бугаз килгән малайлар, гөрләшеп, кочакланышып, яңадан уйнарга тотыналар». «Галине әйтәсе дә юк. Нәрсә ясарга: агачмы, нечкә тактамы, калайлармы, кадаклармы − һәммәсен Гали ташый. Акча дигәнең аңардан өзелми». Ул − бай малае. Солтан исә малайларның бөтен эшләрен башлап йөри. Оештыру сәләтенә ия.

Дусларның аерылышулары солдатка алыну яшенә җиткәч башлана. Герман сугышы башлану егетләрне чыгышларына карап аера. Шаһбаз, Гыйлаҗи, Солтан сугышка китәләр. Фазыйл белән Гали акча һәм байлык белән сугыштан калалар. Революция исә «дус»ларны ике капма-каршы якка аерып куя. Алар бер-берсенең кан дошманнарына әвереләләр. Гали белән Фазыйл бергә уйнап үскән дуслары Гыйлаҗины үтерүдә турыдан-туры катнашалар. Шаһбазны Фирганәдә басмачлар җәзалап үтерә. Галинең дә тормышы чәчәк атмый. Ул, кылган гамәлләре өчен һәм яңа тормышны кабул итә алмыйча, үзен-үзе атып үтерә. Фазыйл шулай ук эшләгән эшләре өчен үкенә. Яңа, тормыш аны үзенә тарта, ләкин әле ул икеләнә. «Башлангыч»та чәчелгән кызыл орлыкларны карап үстерү биш дусның берсенә − Солтанга тапшырыла. Ул − яңа тормышның үзәгендә.

Г. Ибраһимов «Кызыл чәчәкләр» әсәре белән, яңа тормышны төзү бик күп фаҗигаләр бәрабәренә мөмкин булды, дигән фикерне үткәрә.

Г. Гобәй. «Маякчы кызы»

Бирем. Сезнең таң атканны күргәнегез бармы? Ул нинди булып исегездә калды?

Җәйге таң

Галибанә яктырып әкрен генә ал таң ата.

Г. Тукай.

Таң ата… Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.

  • ..Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый.

Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала…

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.

Мәрдән абзый − бары әти, әти…

(Инша)

Син алла да түгел, әти,

фәрештә дә түгел, әти,

син миңа әти, әти!

Р. Фәйзуллин.

«…Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең битенә башын куйды.

− Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти, әйеме?

− Әйе, шул, кызым».

Әһә, исегезгә төштеме? Әйе, әнә Мәрдән абзый белән Илсөяр, бер-берсенә сыенып, таң атуның хозурлыгына хәйран калып утыралар Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә.

Мәрдән абзый − гади һөнәр иясе, пароходлар сайга кереп утырмасын өчен, маякларны төнлә кабызып, көндез сүндереп тора. Эшенә җаваплы карый. Әмма аның бөтен рәхәте, куанычы − бердәнбер кызы Илсөяр. Алар гел бергә. Ул аны бик ярата. Мәрдән абзый кызының бетмәс-төкәнмәс сорауларына җаваплар таба. Әти кеше буларак, ул Илсөярнең үзе кебек көчле, куркусыз булып, яхшы белән яманны, рәхимсезлек белән шәфкатьлелекне аера белә торган бала булып үсүен тели. Эш сөяргә дә өйрәтә. Алар бик тынгысыз чорда яшиләр. Менә шундый вакытта ул кызына югалып калмаска, гаделлек өчен тырышырга кирәк икәнлеген эш-гамәлләре аша төшендерә. Ул − сабыр, ягымлы, кайгыртучан ата. Илнең язмышы хәл ителгән чорда Мәрдән абзый − партизаннарга бик зур ярдәм итүче, акыллы, кирәк вакытта хәйләкәр дә була белгән көчле, ышанычлы кеше.

Минем әтием дә Мәрдән абзыйга охшаган: киң күңелле, сабыр, мөлаем. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм.

Илсөяр образына характеристика

(Инша)

Илсөяр − Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә төп геройларның берсе. Ул әтисе һәм бабасы белән яши. Ул аларны бик ярата, булдыра алган кадәр булышып яши. Гаилә эчендәге татулык, җылы мөнәсәбәт безне сокландыра.

Илсөярнең исеме матур булган кебек, күңеле дә матур. Ул кечкенәдән табигатьне, Агыйдел буйларын бик яратып үсә, урманда ялгыз гына рәхәтләнеп йөри ала. Урман аны үзенең хәзинәсе белән һәрвакыт сыйлап тора. Табигать тә, аның яхшылыгын аңлаган кебек, Илсөяргә ярдәмгә килеп тора.

Безне, аның яшендәге балаларны, Илсөярнең батырлыгы, куркусызлыгы да таң калдыра. Сугышның иң хәтәр көннәрендә җаваплы эш белән урманга партизаннар янына китә ул.

Күңелендәге курку хисен бик тиз җаваплылык хисе алыштыра. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерергә өйрәнгән кыз ул. Партизаннарны таба, хәбәрне җиткерә, көне буе ашамаган икәнлеген дә онытып, партизаннарга ярдәм итеп йөри.

Миңа Илсөярнең бик кызыксынучан, күзәтүчән һәм тиктормас булуы да ошады. Иделнең кая койганын да, «Кунак бабай»ның кем икәнлеген дә беләсе килә, хәтта «Кунак бабай»ның артыннан күзәтеп бара. Аклар пароходына һөҗүм вакытында, хәйлә табып, якыннан күзәтеп тора.

Илсөяр − бик мөстәкыйль, тырыш, тынгысыз, тәвәккәл, булдыклы кыз. Ул, үзе турында уйлаудан бигрәк, якыннары өчен тырыша. Әтисенә, бабасына ярдәмгә килергә әзер тора. Олы җаваплылык хисе тоеп яши.

Әсәрне укыгач, миндә Илсөяргә карата соклану белән бергә бераз гына көнләшү хисләре дә туды. Илсөярдәге кайбер сыйфатлар миндә җитешми икән ич. Дөрес, мин дә әтиемне, әниемне, энемне, туганнарымны бик яратам. Гаиләбез дус һәм тату. Ләкин Илсөяр хәлендә калсам, мин аның кебек эшли алыр идемме икән? Урманга ялгыз бару түгел, кайвакытта өйдә үзем генә калырга шүрләгән чаклар була. Моннан соң андый вакытларда Илсөярне искә төшерермен һәм аның кебек кыю, батыр булырга тырышырмын.

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» Көчле рухлылар гына мактауга лаек

(Инша)

Татар әдәбиятында И. Юзеевны башка бер шагыйрь белән дә бутап булмый. Ул иҗатының тематикасы, романтик рухы, сурәтле фикерләү рәвеше белән чордашларыннан бик нык аерыла. Аның әсәрләренә эчкерсезлек хас. Матурлык, кешелеклелек турында ихлас күңелдән җырлый, ямьсез күренешләргә, куркаклыкка, икейөзлелеккә борчыла.

Шагыйрь «Бакчачы турында баллада» әсәрендә сынландыру аша яшәүнең максаты, кешегә хезмәт итү, җирдә явызлыкка каршы көрәшеп, яхшылыкны, матурлыкны, гаделлекне саклау темасын күтәрә.

Әсәрнең төп герое − Бакчачы башта ташландык җирне бакча итү өчен тырыша, күп көч түгә. Икенче төрле әйткәндә, ул җирне шул хәлгә китергән ниндидер явыз көчләр белән көрәшә һәм җиңә. Ул матурлык тудыра: бакча үстерә, анда былбыллар-сандугачлар килеп, рәхәтләнеп яши башлыйлар. Әмма бакчага еланнар ияләшә. Менә шул вакытта Бакчачы куркаклык күрсәтә, еланнарга каршы көрәшә алмый, киресенчә, гөнаһсыз былбылларны һәлак итә. Нәтиҗәдә, бакча корый, җирдән моң һәм матурлык югала. Бу инде батырлык түгел, бу − куркаклык. Бакчачыны бу куркаклыгы өчен кешеләр гафу итмиләр, хәер, ул үзе дә гомере буена үзен гафу итә алмый, үкенә, йөрәге әрни, газаплана. Ул үләргә дә риза, әмма соң инде − былбылларга хыянәт ителгән. Шулай итеп, аның элеккеге Бакчачы һәм табигатьне саклаучы дигән даны да югала. Кеше үзенең рухи байлыгын − моңын, җырын, җан авазын югалтты:

Сүрелә дан җыры

Алсу таң нурыңда,

Ташта гөл үстергән

Бакчачы турында.

Сүрелә дан җыры,

Еракта, якында

Тирбәлә җан җыры

Былбыллар хакында…

Автор безне бу әсәре белән авырлыклар алдында югалып калмаска, көчле ихтыярлы булырга, рухи кыйблаңа тугры калырга чакыра. Вакытлыча тынычлыкка ирешеп, ваемсызланып, матурлыкны саклап калып булмаячагын искәртә шагыйрь.

И. Гази. «Өч Мәхмүт»

Бирем. Өченче Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен икәнен аңлатыгыз.

И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясендә Мәхмүт исемле өч малай турында сөйләнә. Вакыйгаларны өченче Мәхмүт бәян итә.

Мәхмүтләрнең исемнәре генә охшаш. Характерлары, эш-шөгыльләре белән бер-берсеннән аерылып торалар. Беренче Мәхмүт − хезмәт укытучысы. Икенчесе − Кәтүк Мәхмүт, кечкенә буйлы. Аңардан барысы да көләләр. Өченчесе − хикәяләүче…

Миңа өченче Мәхмүт бик үк ошап бетмәде. Ник дисәгез, мактанырга ярата ул. Башкаларга ияреп булса да, Кәтүк Мәхмүтне дә кыерсыта, яклау турында уйлап та карамый. Кәтүк Мәхмүт бит беркемгә дә начарлык эшләми, бер генә эштән дә читләшми, булдыра алган кадәр тырыша, ә буе кечкенә булганга, ул гаепле түгел. Малайлар да, өченче Мәхмүт тә моны аңламыйлар.

Минемчә, укытучы Мәхмүт сөйләгәннән соң, өченче Мәхмүтнең Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрер. Чөнки аңарда кызгану хисе уянды. Кызгану хисе булган кеше башкаларны кыерсыта алмас, дип уйлыйм мин.

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» Беренче укытучым

(Инша)

Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

-..Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым − Асия апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара чәчле һәм күзлек кия. Түгәрәк йөзенә зур күзлек килешеп тора.

Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да Асия апабыз өйрәтте.

Рәхмәт Сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә до бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын Сезгә, Асия апа!

Яхшылык җирдә ятмый

(Инша)

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый-яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз, еллар узса да, аларга карата хөрмәт хисе күңелләрдә сүрелми.

Күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендә укытучы Дүшән турында сүз бара. Үзе дә яңа гына укырга-язарга өйрәнгән Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Үз гомерләрендә укытучы, китап, мәктәп күрмәгән кешеләр өчен бу зур вакыйга була. Ләкин авыл кешеләре уку-язуның нәрсәгә кирәклеген аңларлык дәрәҗәдә түгел. Алар бернәрсә белән кызыксынмыйча, томана хәлдә яшәүгә күнеккәннәр.

Дүшән тормышта белемсез яшәп булмаганлыгын аңлый, чөнки тормыш алга бара. Авыл балаларын укытырга ниятли, әмма зур каршылыкка очрый. Аннан берүзе ташландык сарайны «мәктәп» хәленә китерә, авылдашларының түбәнсетүләренә карамастан, балаларны укыта. Авылдашлары, аның тырышлыгын күреп, Дүшәнгә карашларын үзгәртә башлыйлар. Укытучының хезмәте юкка чыкмый, аның укучылары, югары уку йортларында укып, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Остазның хезмәтенә иң югары бәя − шәкертләренең үзеннән белемлерәк булуында һәм өметләренең аклануында. Балаларның яңа тормышка чыгуларын кайгырткан, үзенә берни таләп итмичә, эчкерсез күңел белән яшәгән Дүшәннең гомере шәфкатьлелектән, изгелектән тора. «Яхшылык җирдә ятмый», − ди халык. Укучылары да Дүшәннең олы хезмәтен аклыйлар, аны һәрвакыт хөрмәт белән искә алалар. Шуларның берсе Алтынай − зур галим, академик дәрәҗәсенә ирешә, авылдашларының горурлыгына әйләнә.

Әсәр һәр укучының күңелендә йөргән изге хисләрне чагылдыра. Чөнки безнең һәрберебезнең дә беренче укытучысы һәм яраткан остазлары бар. Минем дә беренче укытучым Әнисә апа Гыйльметдин кызына күңелемдә олы рәхмәт хисләре йөри. 6 нчы сыйныфта булсам да, мәктәптә Әнисә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Укытучы һөнәре җиңел түгелдер. Бигрәк тә беренче кат мәктәпкә аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән нарасыйларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Рәхмәт сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбыз!

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш

Б. Урманче − төрле темаларга картиналар иҗат итүче рәссам. Миңа аның аеруча ошаган картинасы − «Салтык болыны».

Картинада рәссам авыл халкы өчен иң кызу вакытны − печән өстен сурәтләгән. Авыл халкы − яше дә, карты да болынга печәнгә төшкән. Печән инде чабылган, кипкән − җыеп кына аласы бар. Әллә инде яңгыр килә: кешеләр ашыга-ашыга эшлиләр. Ир-егетләр печәнне кибәнгә өяләр. Кибән башында тәҗрибәле бабай тора. Ул инде печәнне ничек өясен белә. Кулларында сәнәк уйнап торган егетләр бабайга печәнне биреп торалар. Ә икенче бер егет, уңган кызлар җыйган печәнне ат белән тарттырып китереп торалар. Кешеләр генә түгел, атлар да тиз йөриләр. Ат тоткан егет аны көчкә тыеп тора. Чөнки ат дүртаякланып чабып китәргә әзер.

Кызлар бәйрәмчә киенгәннәр. Өсләрендә − чәчәкле, бала итәкле күлмәкләр, матур алъяпкычлар. Чәчләрендәге чулпылары чыңлап-чыңлап ала. Башларында − ак эшләпә, бусы − кояштан саклану өчен. Һәркемнең йөзе шат, беркем дә тик тормый. Алдарак инде өелеп куелган печән чүмәләләре күренә. Бернинди яңгыр да куркыныч түгел. Кышка азык әзер.

Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!»

Бирем. Сез шигырьне сөйләүче лирик геройның хәлен аңлыйсызмы? Ә үзегезгә рәхәтме, әллә түгелме?

Мин лирик геройның хәлен аңлыйм. Аның энесе дә, сеңлесе дә, абыйсы да, апасы да юк. Ул − берүзе. Берүзеңә генә бик күңелсездер ул. Уйнарга да, киңәш сорарга да беркем юк. Шуңа күрә дә ул үзенең энекәше булуын тели. Ул барысына да риза: елакмы, ямьсезме − булсын гына.

Миңа рәхәт. Минем туганнарым күп. Без бөтен эшләрне дә күмәкләшеп эшлибез, бергәләп утырып, тәмләп ашыйбыз. Нинди генә уеннар уйнамыйбыз без. Миңа бу малай бик кызганыч. Әти-әниләрне ишетсеннәр иде.

Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!»

Бирем. Әнисе балага нинди җавап бирер икән, шул турыда фикер алышыгыз.

Малай әнисенә урамда туңган, калтыраган, ач көчек күрүе турында әйтә. Ул шыңшый, елый. Малай әнисеннән көчекне өйләренә алып кайтырга рөхсәт сорый. Минемчә, ул әнисен көчекнең бик кызганыч булуына ышандыра алгандыр. Улы әнисенә охшагандыр кебек тоела миңа. Димәк, әнисе дә − кешелекле кеше. Ул, һичшиксез, көчекне өйгә алып кайтырга рөхсәт итәр.

Ф. Яруллин иҗаты Олы җанлылык кече яшьтән башлана

(Инша)

Яхшылык эшлә дә, суга сал −

Минем күңелем иркен.

Судагы яхшылыкларым

Юар кемнеңдер битен.

Ф. Хаҗиева.

Фәнис Яруллин! Бу әдипне белмәгән, аның әсәрләрен укып, пьесаларын карап ләззәтләнмәгән кеше юктыр. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч әсәрләр тудыра ул. Балалар өчен язган әсәрләре дә − үзе бер дөнья.

«Гайни» шигыреңдә Ф. Яруллин кешелекле булу юлларын җиңел юмор белән күрсәтә. Гайни − киң күңелле, олы җанлы, җае туры килгәндә, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер:

Арыганнар, талганнар,

Егылганнар, ауганнар −

Бар да аңа тотына,

Зур бәладән котыла.

Өстәвенә, Гайнигә беркайчан да күңелсез түгел, чөнки ул үзенә эш-шөгыль таба белә. Әнә «Ялкау ялы» шигырендәге герой, эшсезлектән гаҗиз булып, «картаеп» та өлгергән. Ялкаулыгын аклап та маташа:

Йөгермимен, чапмыймын,

Сазга батып кайтмыймын.

Чапсын, әйдә, юләрләр,

Мин аякны саклыймын.

Ай-һай, мондыйларга киләчәктә яшәве җиңел булмас. Тукаебыз әйткәнчә:

Зур бәхетләр, сызганып, эшкә бирелгәннән килә,

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

(«Эшкә өндәү»)

Үзебезнең ялкаулык та җитәрлек. Кайвакытта үзебезгә тиешле эшне дә өлкәннәргә аударабыз. Әбиләр безгә әйтеп тә, кушып та карыйлар, аннан үзләре тотыналар. Ә менә «Әйбәт тә минем әби!» шигырендәге әби оныгын бигрәк ярата инде, оныгына эш кушып та тормый, киресенчә, оныгына кадәр өлгереп, бөтен эшне ялт иттереп куя:

Күңелләре күтәрелә,

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен мәктәпкә дә

Барыр иде… яраса.

Ярый ла, оныгы артык иркәләнеп китмәсә. Нечкә юморы белән шагыйрь безгә дә, олыларга салынып ятмагыз, булдыра алганны үзегез үтәгез, дип сиздереп куя.

Бу тормышта кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. «Ак төнбоек» хикәясендә Ф. Яруллин җитди мәсьәлә күтәрә. Шөһрәтнең артык масаеп китүе аркасында килеп чыккан каршылыкны сурәтли. Кешегә яхшылык эшләү − әйбәт гадәт. Әмма шуның белән гел мактанып, кешенең исенә төшереп, яхшылыгың өчен «хак» сорап тору − гайрәтне чигерә торган ямьсез сыйфат. Ул тумыштан килми, кешене артык мактап җибәрсәләр, кайберәүләрдә масаю, кәпрәю барлыкка килә. Ул, йогышлы чир кебек, кешенең холкын үзгәртә дә куя. Шөһрәттән иптәшләре дә читләшә, хәтта бергә уйнап үскән дустын югалта. Монысы инде − Шөһрәт өчен зур җәза. Ә бит Гадиләне ничек кайгырта белә иде, дуслыклары саф, төнбоеклы күлдәй матур иде.

Шөһрәтне дан сөю, масаю харап итте. Малай чактагы гүзәл сыйфатлары үзгәрде: күңеле тарайды, җаны вакланды. Шулай да Шөһрәт булган хәлләрдән сабак алыр, аңа элеккеге олы җанлылыгы, киң күңеллелеге кире кайтыр, дип ышанасы килә. Димәк, тормышта масаеп йөрергә ярамый, киресенчә, үзеңнең яхшы күңелең, холкың, булдыклылыгың белән кешеләрнең күңелен яуларга кирәк. Чөнки игелек игелек булып, яманлык яманлык булып, иртәме-соңмы, барыбер синең үзеңә әйләнеп кайтачак.

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек»

Бирем. Ялкаулыкка, масаюга бирелмәс өчен, кешегә нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз?

Минем әбием миңа еш кына бер мәкальне әйтә: «Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын». Хикәянең төп герое Шөһрәт − мактауга лаек малай. Ул Гадиләне суга батудан коткара. Аны бу батырлыгы өчен бөтен кеше мактый. Ләкин кешеләр бу вакыйгада бөтенесен дә белеп бетермиләр. Шөһрәт, Гадиләне судан чыгаргач, аңа бернинди дә ярдәм күрсәтми, Гадиләнең үлүе турында хәбәр итү өчен, колхозчылар янына чаба. Ярый әле алар килеп, Гадиләгә ясалма сулыш алдыралар. Кыз исән кала. Колхозчылар ярдәме онытыла. Мактау Шөһрәткә генә эләгә. Гадиләнең әтисе малайга өр-яңа костюм бүләк итә. Газетада аны «Суга батучыны коткарган өчен» медале белән бүләкләү турында указ һәм малай турында зур мәкалә басылып чыга. Шөһрәт боларны тыныч кына кабул итә алмый. Ул үзен чыннан да иң батыр кеше дип хис итә башлый, дан аның башын әйләндерә, масаюга китерә. Малай хәзер башкаларга өстен карый башлый. Бигрәк тә Гадиләгә мөнәсәбәтеңдә күренә бу өстенлек. Ләкин эчкерсез, сөйкемле Гадилә Шөһрәтнең үзен кимсетүләрен күтәрә алмый, аңа чабып җибәрә. Минемчә, Гадилә дөрес эшләде, Шөһрәт ише мактанчыкларны шулай гына өйрәтергә мөмкин.

VII СЫЙНЫФ Татар халык мәкальләре

Бирем. Мәкальләрдән нинди акыл, гыйбрәт алырга була?

Мәкальләрдән тормыш итү өчен күп киңәшләр, акыл алырга мөмкин. Чөнки алар − халык авыз иҗатының иң борынгы төре, шул ук вакытта иң кыска, иң җыйнак төре дә. Алар безнең халкыбызның никадәр зирәк, никадәр акыллы, уңган, булдыклы булуы турында сөйлиләр. Безнең халык бер җөмлә белән кешегә бәя бирә алган, хөкем, нәтиҗә чыгарган. Әгәр кеше үз сөйләмендә мәкальләргә күбрәк урын бирсә, аны тыңлыйсы килеп тора. Акыллы кеше күп сөйләми, ә хикмәтле сүзләре белән һәркемне үзенә карата. Бу очракта ул «Аз сөйлә, күп эшлә» мәкаленә нигезләнеп эш итә. Мәкальләрне игътибар белән тыңласаң, күп кенә хаталардан да сакланып калып булыр иде. Мәсәлән, «Сабыр төбе − сары алтын», «Җиде кат уйла, бер кат кис» мәкальләре эшне кат-кат уйлап эшләргә куша.

Мәкальләрдә кешенең холкы, чын йөзе ачыла. Икейөзле кешеләрне безнең халкыбыз беркайчан да хөрмәт итмәгән. Андыйларны бер җөмлә белән бәяләгән: «Тышы ялтырый − эче калтырый» яки «Күрергә матур, акылга такыр». Акыллы, уңган кешеләр, гадәттә, ялкауларга, наданнарга каршы куела. «Акыллы әйтер − юл куйдым, ахмак әйтер − җиңдем». «Кешенең акылы сүзеннән билгеле».

Кыскасы, мәкальләр − кеше тормышының бөтен якларын ачып бирә торган халык «энҗеләре». Алар − кешене бизи, тәрбияли торган, сыналган, шигъри форма алган, кайбер очракта күчерелмә мәгънәгә ия булган әйтелмәләр.

«Сөембикә бәете»

Бирем. Сөембикә кем булган? Бу әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем?

«Сөембикә бәете».

Сөембикә − татар халкының сөекле ханбикәсе, каһарман яклаучысы һәм шул ук вакытта аның фаҗигасе дә. Аның кыска гына гомере кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек һәм фаҗига белән тулы. «Сөембикә бәете» − Сөембикәнең кыскача тормыш юлын һәм, шул чордагы тарихи вакыйгаларга бәйләп, ханбикәнең кичерешләрен сөйли. Сөембикә − нугай морзасы Йосыф кызы. Аннан − Казан ханы Җангали хатыны. Әмма бу чорда Казанда тынычлык югала: Мәскәү кенәзләре дә, Кырым ханнары да аңа хуҗа булырга тели. Капма-каршы төркемнәр барлыкка килә. Мәскәү яклы булган Җангали Кырым яклылар тарафыннан үтерелә. Сөембикә тол кала. Аннан ул − Сафагәрәйнең дүртенче хатыны. Сафагәрәй дә һәлак булгач, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй хан урынына дәүләт белән идарә итүче булып кала. Бераздан Мәскәү хакимияте аны әсир итеп ала:

Мәскәү соңгы солыхны башкаларга яд кыйлган,

Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт кыйлган.

Бәеттә Сөембикәнең кичерешләре аша татар халкының да фаҗигасе ачык чагыла. Казанлыларның дус булмавы, бер-берсеннән көнләшүе, ханбикәнең генә түгел, бер-берсенең дә сүзләренә, киңәшләренә колак салмау, гайбәтче, әләкче булулары, татар ханлыкларының бердәм булмавы коточкыч нәтиҗәгә китерә. Барысы да кол булып, урыска бил бөгәргә мәҗбүр ителә, ханлык хәрабәгә әйләнә:

Шәехгалиләр баеганнар, Казанны һәм алганнар,

Мине саткан морзаларның башын җиргә салганнар.

Бәет бик камил, җиренә җиткереп иҗат ителгән. Бәет чыгаручы халыкның бердәм булып яши белмәвенә, Сөембикәнең эшчәнлеген, тырышлыгын санга сукмауга өзгәләнә, борчыла.

Бу бәет халкыбызның үткәнен ныклап өйрәнергә һәм ялгышлардан сабак, гыйбрәт алырга, үз дәүләтеңне сакларга чакыра. Бәетнең әһәмияте дә шунда.

К. Насыйри. «Әбүгалисина»

Бирем. Повесть буенча инша языгыз.

Гыйлем алу − бәхетеңә бару

(Инша)

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Г. Утыз-Имәни.

Борынгылар: «Кытайга барып булса да, белем алыгыз»,− дигәннәр. Белем генә кешегә тормыштагы киртәләрне җимерергә, максатыңа ирешеп, бәхетле яшәргә мөмкинлек бирә.

Мәгърифәтче К. Насыйри «Әбүгалисина» повестенда белемнең могҗизалар тудыруга сәләтле булуын күрсәтә.

Әбүгалисина − реаль шәхес. Көнчыгышның танылган галиме, медицина өлкәсендә зур белгеч булган. К. Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый.

Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел буена мәгарәдә бикләнеп белем алалар. Автор, дөньяның бөтен мәшәкатьләреннән аерылып, онытылып, күңел биреп өйрәнгәндә генә гыйлемнең тирән серләренә төшенергә мөмкин, дип әйтергә тели.

Гыйлем халыкка, тормышны яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Ул һәр адымыңда яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә.

Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Белеме дә Әбүгалисинаныкыннан түбәнрәк була, ул җиңелә һәм һәлак була.

Әбүгалисина образы бездә теләктәшлек хисләре тудыра. Без аның белем куәтенә сокланабыз, шул ук вакытта борчылып та куябыз. Әгәр Әбүгалисина белемен халыкка хезмәт иттерсә (белемле кешегә патша белән уртак тел табу кыен булмас иде дип уйлыйм), күбрәк файда китерер иде.

Шулай да, автор безне бернәрсәгә ныклап ышандыра: белем һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк. Алган белемең кешеләр бәхетенә, матурлыкка, мәхәббәткә, гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш.

Г. Тукай иҗаты

Бирем. Муса Җәлил болай дип язган иде:

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе,

Бәлки, менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер?

Бу шигырьдә әйтелгән фикерне Г. Тукайның тормышына һәм эшчәнлегенә мөнәсәбәтле киңәйтеп әйтеп бирегез.

Муса Җәлилнең бу шигыре Г. Тукай тормышын да күз алдына китерә. Дөньядан китеп барганда, Г. Тукайга − 27, ә М. Җәлилгә 38 яшь кенә булган. Шулай яшь булуларына карамастан, ике шагыйрь дә халкыбыз йөрәгенә мәңгегә кереп калган. Аларның гомер озынлыгын эшләре, иҗатлары билгели.

Бары 27 ел гына яшәп, 7-8 ел гына иҗат иткән Г. Тукай татар әдәбиятының нигезен салды, дип әйтеп була. Шагыйрь үз иҗатында халыкны борчыган, дулкынландырган күп кенә мәсьәләләрне күтәрде. М. Җәлил «Моабит дәфтәрләре» белән үзенә үлемсезлек яуласа, Г. Тукай, халык мәнфәгатьләре өчен янып, үлемсезлек яулады. 100 яшьлек картлар әйтеп бирә алмаганны 20-27 яшьлек Тукай үз шигырьләрендә чагылдырды. Шушы кыска гына гомер мизгеле эчендә шагыйрь балалар өчен дә, олылар өчендә язды. Әдәбият һәм сәнгатькә карата мәкаләләрен дә бастырды. Тормыштагы җитешсезлекләрне сатира утына да тотты. Шуларның барысы да халык күңелендә мәңгелек яшәү тапты.

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»

Бирем. «Көфер почмагы» кешеләренең җыелма портретын сез ничек итеп күз алдына китерәсез?

Поэмада «Көфер почмагы» кешеләренең җыелма портреты аерым күрсәтелми. Ләкин вакыйгалар шушы «Көфер почмагы» һәм андагы кешеләр белән тыгыз бәйләнгән. Әсәрнең төп герое Кисекбаш − шушы «Почмак» вәкиле. Димәк, мондагы кешеләр Кисекбашка охшаганнар. Ә Кисекбаш образын автор бик төгәл, ачык итеп күрсәтә. Ул кире дә, надан да, бозык та, алдакчы да, икейөзле дә. Минемчә, шушы ук сыйфатлар «Көфер почмагы» кешеләренә дә хас. Алар Кисекбашның бөтен сыйфатларын яклыйлар, бәлагә юлыккач, кызганалар. Димәк, Кисекбаш − бу кешеләрнең якын кардәшләре. Аларның һәркайсында бу кешенең сыйфатлары бар. Берсендә − кирелек, икенчесендә − икейөзлелек, оятсызлык, комсызлык. Бу кешеләр минем күз алдыма бөтен тискәре сыйфатларны туплаган сәүдәгәр булып килеп баса. Аның башында − фәс, кулында − камчы. Бу кеше халык файдасына берни дә эшләми, үз тирәсенә үзе кебек гайбәтче һәм алдакчыларны җыя. Кисекбаш та бит башка җиргә килеп туктамый, «Көфер почмагы»на килә. Бары шунда гына үзенә яклау табачагын белә ул.

Бирем. «Поэмадагы әкият алымнары» темасына инша языгыз.

Поэмадагы әкият алымнары

(Инша)

Г. Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрен иске «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язган. Иске «Кисекбаш»та фантастик сюжет алынган, ә яңа «Кисекбаш»та гадәти көндәлек, дөньяви сюжет бирелә. Г. Тукай иске китапның күп кенә персонажларын яңалары белән алмаштыра, вакыйгалар да Казан шәһәрендә бара, реалистик детальләр зур урын ала.

Шулай да автор «Печән базары…»на әкият алымнарын күпләп кертә. Әсәр үзе дә әкият рәвешендә алып барыла. Ә әкият һәркемгә ошый. Тукай геройлары − реаль тормыш геройлары. Халык аларны бик яхшы белә. Әсәр дөнья күрү белән, бу кешеләрне халык танып ала, фаш итә, алардан ачы көлә.

Поэмада әкият алымнары күп һәм алар уңышлы кулланылган. Кисекбаш әкият героен хәтерләтә. Киселгән баш телгә килә, елый, тәгәри, ярдәм сорый. Ләкин аның бөтен сыйфатлары − «Көфер почмагы» кешеләренеке. Базар күренеше дә әкияти характерда: кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый, Кисекбашны кызгана. Автор әкияттә генә булган Диюне дә оста файдалана. Аның патшалыгы, әкиятләрдәгечә, су астында. Әсәрдә әкият алымнарына хас булган сынландырулар, гиперболалар уңышлы кулланыла: бөтен базар халкы берьюлы дога кыла, вагон «барадыр йөгерек аттан да каты һәм җәядән аткан уктан да каты», бер көн, җиде көн юлда бару, Карәхмәтнең, биленә алты мең колачлы бау бәйләп, күл төбенә төшүләре, күл төбендәге сарай, Дию белән сугышулар, Кисекбашның яшь егеткә әйләнүе һ.б. әкият алымнары әсәрне кызыклы итәләр.

Әкият алымнарын кулланып, автор үз чорының трагедиясен күрсәткән. Искелек тарафдарларының бөтен тормышлары алдауга, юк-бар эш белән шөгыльләнүгә корылган. Тукай аларны кискен тәнкыйть утына тота. Автор фикеренчә, мондый яшәеш, мондый тәртипләр, мондый тормыш тамырыннан үзгәртелергә тиеш. Поэмадан менә шундый нәтиҗә чыга. Әгәр Г. Тукай бу тормышны реалистик юл белән генә сурәтләсә, әсәр үз максатына ирешмәс иде. Әкият алымнарын кулланып, автор җәмгыятьнең һәм анда яшәүчеләрнең чын йөзләрен ачып бирә алды.

Г. Исхакый. «Кәҗүл читек»

Бирем. Әхмәдулланың кәҗүл читек белән бәйләнешле кичерешләре турында сөйләгез.

Әхмәдулланың кичерешләре

Г. Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә Әхмәдулла исемле малайның кичерешләре тасвирлана. Аның бу кичерешләре әтисе бүләк итәчәк читек белән бәйле.

Иртәгә гает буласы көнне Әхмәдуллага әтисе читек алып кайтырга вәгъдә бирә. Әхмәдулла әтисенә чын күңеленнән ышана һәм аның кайтуын түземсезлек белән көтә. Бу турыда ул сеңлесе Рәбигага да мактана, иптәш малайларына да сөйли. Аның уйлавынча, читек беркемнекенә дә охшамаган, андый читек башка малайларда да юк. Ул − кәҗүл читек. «Минем читек балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сахтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый… тип-тигез киселгән була». Аның шыгырдавы да башкача. Яңа читекне киеп гаеткә барырга хыяллана Әхмәдулла. Читек әбисе тегеп биргән чапан белән бик килешәчәк. Кәҗүл читек моңа кадәр күрелмәгән бәйрәм ясаячак малайга. Әхмәдулла эшләрен дә тиз эшли, сыерны да башка малайларга алып кайтырга куша, аларга тәмле әйберләр бирергә вәгъдә итә. Аның тизрәк өйгә кайтасы, әтисен каршы аласы, кәҗүл читекне күрәсе бар.

Ләкин Әхмәдулланың читек турындагы татлы хыяллары чәлпәрәмә килә. Аңа дигән читек өлгермәгән, читек тегүче авырып киткән. Әтисе киләсе баруында, һичшиксез, алып кайтачак. Әмма Әхмәдулла боларның берсен дә ишетми. Ул үзен дөньяда иң бәхетсез кеше итеп тоя, алып кайткан күчтәнәчләрен дә алмый.

«Мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә; мине әни дә, әби дә сөйми… Читегем юк…» Малай кычкырып елап җибәрә. Аңа бер читек бирәләр − анысы зур, икенчесен бирәләр − анысы кызларныкы. Әбисе Әхмәдулланың сүнгән өметен кабызып җибәрә. Ул аңа төнлә читек тегәчәген әйтә. Малай әбисе тегәчәк читекне күз алдына китерә, хәтта төшендә дә күрә. Әбисе, чыннан да, читек кигезә малайга. Әхмәдулланың ничек шатланганын күрсәгез иде! Мәчеткә кергәндә, барысы да аңа карыйлар шикелле тоела, чөнки кәҗүл, ялт-йолт килеп тора торган читек бары тик анда гына!

Ләкин бу бәхет бик кыска була. Әбисенең майлы корым белән буялган читеге чапан итәге белән сөртелә. Малайлар Әхмәдулладан көлә башлыйлар. Әхмәдулла үзен бөтенләй бәхетсез хис итә.

Г. Исхакый «Кәҗүл читек» хикәясендә бала күңелендәге кичерешләрне бик оста бирә алган. Ул зурларга да балага үти алмаслык вәгъдәләр бирмәскә куша. Бала күңеле бик нечкә, ул зурларның барлык сүзләренә дә ышана. Үти алмаган вәгъдә бала күңеленә ярамый.

Бирем. Сез дә үзегезнең дәү әниегез турында инша языгыз.

Дәү әнием

(Инша)

Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, ул миңа бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми. Аның белән аерылганда, минем елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.

Дәрдемәнд. «Видагъ»

Бирем. «Видагъ» (аерылышу) шигырендә нинди хисләр тасвирлана?

«Видагъ» шигырендә Дәрдемәнд Туган иленнән аерылуны тасвирлый. Шагыйрь барысы белән дә аерым-аерым саубуллаша. Ул аларның һәрберсенә исәнлек тели. Лирик геройга үз иленнән аерылу җиңел түгел. Монда аның балачагы үткән, егет булган, мәхәббәтен тапкан. «Нәзкәй биле» белән бергә таңны каршылаган. Хәзер шуларның барысын да калдырып китәргә кирәк. Кеше өчен туган җирдән, туганнарыннан, якыннарыннан аерылу бик авыр. Шагыйрь менә шушы моңсу минутларны күрсәткән. Аны туган ягында искән җилләре дә сагындырыр кебек.

К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» Батырхан образы

Чыкты җилләр,

Купты тулкын −

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!.

Дәрдемәнд.

Драматург К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрендә төп образларның берсе − Батырхан. Илдә тынычлык бетсә, кеше җанына да рәхәтлек калмый. Мондый вакытта күпләр үзләренең кыйблаларын таба алмый интегәләр. Автор Батырхан образы аша болгавыр чордагы кимчелекләрнең, каршылыкларның сәбәпләрен эзли, геройның эчке каршылыкларын төрле ситуацияләрдә ачарга тырыша.

Гражданнар сугышы елларында Батырхан әле кызыллар, әле аклар ягына чыга: икесенең берсен сайлый алмый интегә. Болар аның үз теләгеннән генә дә тормый, шикелле. Әлбәттә, бу аның шәхси сыйфатыннан да килә. Чөнки һәркем үзенә юлны эчке ихтыяҗлардан чыгып билгели. Әмма Батырханның икенче җитди сәбәбе дә бар: ул бай гаиләдән түгел. Ләкин бай, рәхәт яшисе килә. Әлләни бай гаиләдән чыкмаса да, егет үз чоры өчен шактый гына белем алган. Аны байлар һәм ярлылар урталыгында яшәү канәгатьләндерми. Ничек кенә булса да, өстен катлауларга якынлашырга тырыша. Баюның беренче юлы итеп, бай кызына өйләнергә тели. Башта, гарип булса да, Нуретдин бай кызы Рөкыяга «мәхәббәт» хатлары яза, аның белән мөнәсәбәтләре җайлангач, чибәр, әмма кыланчык Дилбәргә өметен суза. Революциядән соң, байларның хәлләре куркыныч астында калгач, ул алардан акча каеруның төрле юлларын таба: Нуретдин бай, Мисбах хаҗиларны, кызыллар белән куркытып, гаскәр оештыру сылтавы белән, меңәрләгән сум акча бирергә мәҗбүр итә.

Сәяси хәлләрнең торышына карап, Батырхан әле Давытлар ягына чыга, әле Сөнгатьләргә килеп елыша. Шулай да ул ахырдан, Давыт белән бергә, Совет яклы кешеләргә каршы астыртын көрәш юлына баса. Чөнки икеләнүчән, тотрыксыз, аумакай холыклы Батырханнарны Сөнгатьләр кире кага.

Батырхан халыкның күнегелгән яшәү рәвешеннән, гореф-гадәтләреннән, теленнән, диненнән аерылуны дөрес сәясәт дип санамый. Сөнгатькә ул болай ди: «Эшчеләрне диктатор ясарга җыенасыз. Әгәр дә сезнең ул планнарыгыз тормышка ашса, дөньяда шундаен анархия туачак, бала − атасын, ата баласын танымас, кечкенәләр олыларны санламас». Әлбәттә, бу сүзләрдә автор фикере юрганлыгын да истә тотарга кирәк. Әйе, Батырханның да гадел җәмгыять төзисе килә. Ләкин моңа кадәр булган бөтен әйберне ватып, җимереп, юкка чыгарып түгел, бәлки аларның яхшы якларын саклап калырга кирәклеге хакында уйлана. «Дин аркылы да социализмга ирешергә мөмкин. Фәнгә, тигезлеккә, икътисади нигезгә нигезләнгән дин аркылы» моны хәл итәргә мөмкинлеген әйтә. Депутат итеп сайланган очракта үзенең татар милләте өчен тырышачагын белдерә.

Батырхан образы аша К. Тинчурин шул заманның фаҗигасен ачып бирә. Ата-бабалардан килгән яшәү рәвешен ватып, җимереп тә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итәрдәй җәмгыять төзи алмау сәбәпле, бик күпләр бәхетсезлеккә дучар була: иленнән, җиреннән аерылып китә, үз-үзенә кул сала, иманын, вөҗданын сата.

Батырхан язмышы безне бүген дә уйландыра, узган гасырда ясалган җитди ялгышларның сәбәпләрен аңларга ярдәм итә. Илебездәге хәлләр «җилкәнсез корабка» охшап калмасын өчен, бүгенге һәм киләчәк буыннар мондый гыйбрәтләрдән сабак алырга тиешләр.

Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар»

Бирем. Әсәрне укыганда туган уйларыгызны язып килегез.

Поэманы укып чыккач, Һ. Такташның В.И. Ленинның үлемен зур трагедия, олы кайгы буларак кабул итүен аңладым. Такташ − үз чоры шагыйре. Аның өчен Ленин исеме һәм идеясе үлемсез. Шуның өчен дә шагыйрь бу исемгә югары пафос белән мөрәҗәгать итә һәм үзенең дә ленинчылар сафында булуын раслый.

Ленин мәңге бар!

Ленин − без ул!

Ә без?

− Бөтен дөнья!

− Без бар!

Без − миллионнар,

Көчле ленинчылар!

Поэмадан Һ. Такташның заманның сулышын, йөрәк тибешен тыңлый белгән, уңай күренешләрне ашкынулы җылы хисләр белән мактый алган, алга баруыбызга комачаулык иткән тискәре типларны рәхимсез фаш иткән шагыйрь булуы күренә. Мине шагыйрьнең олы кайгыны бөтен дөнья масштабына чыгара алу осталыгы сокландырды. Шушы олы кайгы килгән көннәрдә дә ул төшенкелеккә бирелми. Югары әхлаклы, бөек идеаллы яңа кешенең тууына нык ышана трибун шагыйрь.

Поэмадан шулай ук тормышның бер мизгелгә тиң булуы да күрсәтелә. Шушы бер мизгел (минут) дөньяга бөек шәхесләр дә бирә ала һәм аларның исеме гасырларга бара. Менә шундый хисләр кичердем мин «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын укыгач.

М. Әмир. «Агыйдел»

Бирем. Артыкбикә образына характеристика бирегез.

Артыкбикә образына характеристика

М. Әмирнең 1936 елда басылган «Агыйдел» повестенда 1927-1928 еллар авылы күрсәтелә. Авылда зур үзгәрешләр бара. Әсәрдә шушы үзгәртеп коруларга килеп кушылган һәм актив эш алып барган яшьләр образларына зур урын бирелгән. Болар − шәһәрдә укып, җәйге каникулларга авылга кайткан Гаяз, Ильяс һәм Артыкбикәләр. Бу комсомоллар, авылда, авыл яшьләрен туплап, төрле эшләр алып баралар, аңлату эшләре үткәрәләр, спектакльләр куялар, кулаклар белән көрәш җәелдерәләр.

Актив комсомолларның берсе − Артыкбикә. Артыкбикә − ятимә кыз. Ләкин ул югалып калмый. Гаиләдә ул тугызынчы бала була. Әтисе аңа, чибәрлеге буенча кешедән артык булганга, Артыкбикә дип исем куша. Ачлык, хәерчелек, ярлылыктан бу гаилә кырылып бетә. Бары тик Артыкбикә белән Күчәрбай гына исән калалар. Артыкбикәне авылның Йомагыл дигән байлары балалыкка алалар. Монда ул ятимлекнең бөтен авырлыгын татый. Аеруча Йомагылның килене кызны күралмый. Еш кына иренә: «Бер хәерсенең артык балаһын асрап ятарга нимәң етмәгән», − дип кабатлый, сылтау юктан сылтау чыгарып, Артыкбикәне кыйный торган була. Унөч яшькә җиткәч, Иомагыл Шәңгәрәй байның тол калган улына Артыкбикәне кияүгә бирергә була. Моның өчен ул Шәңгәрәй байдан биш йөз сум акча, дүрт баш эре мал, күлмәкләр, итекләр, инә туны, урын-җир мәһәре алмакчы була. Бу хәбәрне ишеткән Артыкбикә, елап, Рабига апасы янына килә һәм коткаруын үтенә. Рабига җиңгәсе аны тынычландыра һәм туй көне килеп җиткәч ярдәм итә. Артыкбикә авылдан чыгып китә. Ул, шәһәргә барып, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Шулай итеп ул үз язмышын үз кулына ала. Авыл яшьләре арасында, актив эш алып бара. Яшьләр куйган спектакльләрдә катнаша. Ул башкарган Галиябану роле һәркемне сокландыра. Аның җыры бөтен кешене үзенә карата. «Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген онытасың»,− дип яза М. Әмир. Артыкбикә үзенең чибәрлеге белән дә аерылып тора. Аны беренче күргәндә, Ильяс белән Гаяз сокланудан сүзсез калалар һәм бер күрүдә гашыйк булалар.

Артыкбикә − туган җанлы кыз. Ул үзенә ярдәм иткән Рабига апасына бик рәхмәтле. Кечкенә чагында ук аерылышкан абыйсы Күчербайны эзли һәм таба. Автор туганнарның очрашуларын бик җылы итеп сурәтли.

Повестьта күрсәтелгән Артыкбикә образы гүзәллек, уңганлык, сафлык һәм янып торган яшьлек үрнәге булып гәүдәләнә. Ул чүп-чар арасыннан калкып чыккан матур чәчәкне хәтерләтә.

С. Хәким иҗаты

Бирем. С. Хәким иҗатының үзенчәлекле яклары нәрсәдә дип уйлыйсыз?

С. Хәким − авыл баласы. Аның бөтен нәселе авылда яшәгән. Ул үзенең нәсел шәҗәрәсен яхшы белә. Ата-бабалары кичергән хисләрне үз шигырьләрендә бирергә тели шагыйрь. Шуңа күрә аның әсәрләре туган якка, аның назлы, ягымлы табигатенә, эш сөюче фидакяр кешеләренә багышланган. Шагыйрь буларак, автор үсеп утырган чәчәкләр, арышлар белән сөйләшә. Үзе «чапкан печәннәрне туйганчы» иснәү − аның өчен зур бәхет.

С. Хәким иҗатының төп үзенчәлеге дә аларның сагынуга төрелгән авыл темасы булуында. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аның иҗаты турында: «С. Хәкимнең бөтен барлыгы − җаны, акылы, күз карашлары, сөйләшүләре, атлап йөрүләре, елмаюы − туган җиренә, басуларына, юл-сукмакларына, тауларына, урманнарына, чишмәләренә, шул җирдә яшәгән кешеләр күңеленә килеп кушылып, бер бөтенгә әйләнә», дип яза.

С. Хәкимнең бөтен иҗаты авылына барып тоташа, дисәк тә, ялгыш булмас. Әнисен ул туган авылыннан башка күз алдына китерә алмый. Әнисе аның күз алдына түбәндәгечә килеп баса:

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

(«Әнкәй»)

«Юксыну» шигыре исә − туган ягын сагынуның югары дәрәҗәдәге үрнәге. Шуңа күрә дә бу җыр татар халкының сугыш чорында иң яратып, моңланып җырланган җыры (Ш. Мәҗитов көе) булган.

С. Хәким шигырьләре халкыбызның тирән хисен, сагышын, туган ягына олы мәхәббәтен дулкынландыргыч итеп чагылдыра.

Ф. Хөсни. «Йөзек кашы» Айдар образы

(Инша)

Айдар − Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» повестенда төп герой. Ул − эчкерсез, гади авыл малае. Матурлыкка мөкиббән, аны күрә, аңлый белә. Ләкин аның балачагыннан килгән бер кимчелеге − дуамаллык, нәрсә уйласа, шуны эшләп ташлый торган гадәте бар. Бу дуамаллык, кызу канлылык үсә-үсә тагы да көчәя. Нинди юллар белән булса да, үз дөреслеген расларга омтылуы шахтада эшләгәндә дә, авыл егетләре белән килеп чыккан бәрелештә дә күренә. Шул ук вакытта ул − эш сөя, куйган максатына ирешү өчен, авырлыклар алдында югалып калмый, вәгъдәсендә тора торган тәвәккәл егет. Авылча беркатлылык та, кешеләргә артык ышану да сизелә анда. Нәрсә генә булмасын, Айдар үзенең тотрыксыз холкы, дуамаллыгы, уйламыйча эшләве белән сөйгәне Вәсиләне югалта.

Шулай да, Айдар образы миңа бик якын. Аның уй-ниятләре, хис-тойгылары изге иде бит. Андагы самимилек, эчкерсезлек, эш сөючәнлек, максатчанлык, җор теллелек, шаянлык сыйфатлары − бик күпләргә үрнәк булырлык. Бу сыйфатларны үземдә дә булдырырга тырышам, моның өчен зур ихтыяр көче кирәклеген аңлыйм, әлбәттә.

Дөреслек барыбер җиңеп чыга бит ул. «Без капчыкта ятмый»,− ди халык. Айдар да Госманнан Вәсилә турыңдагы дөреслекне белә. Бу хәл сугыш кырында була. Айдар Госманның чын йөзен ача. Дус дип йөргән Госман алдакчы гына түгел, хыянәтче дә булып чыга. Айдар аны атып үтерә.

Минем Госман образына мөнәсәбәтем

(Инша)

Халыкта «Дус − башка, дошман − аякка» дигән әйтем бар. Бу әйтемне олылардан ишеткәләсәм дә, мәгънәсе турында әллә ни уйланганым булмады. Ә менә күренекле әдип Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрен укып, андагы Айдар белән Госман арасындагы дуслык һәм дуслык битлеге аркылы эшләнгән этлекне, мәкерне күргәч, югарыдагы әйтемдә никадәр хаклык барлыгын төшендем шикелле. Чыннан да, дошманың синең бөтен уйларыңны, серләреңне белми бит ул, аяктан егарлык начарлык эшләсә дә, баш исән булгач, тагы торып басарга мөмкин. Ә дусның астыртын хыянәте сине тәмам кешелектән чыгарырга мөмкин икән ич!

Госман, Айдарның дусты булып йөрсә дә, аның үзеннән өстен сыйфатларын күреп, көнләшү хисләре кичерә. Җае туры килгәндә, аңа нинди дә булса бер начарлык эшләми калмый. Башта ул Айдарга: «Кыз алманы сиңа атмады»,− дип бәхәсләшә. Сабантуйда Айдарның атына сугып, аны артта калдырмакчы була. Андагы көнчелек, мәкерлек, хөсетлек шул дәрәҗәгә җитә − Айдарга Вәсилә турында гайбәт, ялган сүз әйтә, аны сөйгәненә тугры булмауда гаепли һәм дәлилгә «Вәсилә» дип язылган йөзекне күрсәтә. Айдардагы кызулык, Госмандагы мәкер, хөсетлек ике кешенең тормышын, бәхетле киләчәген, мәхәббәтен җимереп ташлый. Госман − әнә шулай кешеләрнең бәхетсезлегеннән тәм табучы, сөйкемсез, ямьсез күңелле егет. Мондый кешеләр үзләре дә рәхәт күрмиләр, башкаларга да рәхәт күрсәтмиләр.

Ф. Хөсни Госман образы аша кешеләргә: «Госман кебекләрдән сак булыгыз, алардан читтә йөрегез!» − дип кисәтә кебек. Аның кебек булдыксыз, мескен кешеләр тормышта гел очрап торалар. Мондыйлар кешенең аз гына йомшак ягын, кечкенә генә җитешсезлеген күрсәләр дә, аннан үч алырга тырышалар, шуннан тәм табалар, канәгатьлек кичерәләр.

Госман бик бәхетсез адәм бит ул, аңа чын ярату, тормыштан − тәм, яшәүдән ямь таба белү хисләре ят.

Мескен, булдыксыз, явыз күңелле Госман миндә бары тискәре фикерләр генә уятты. Я Рабби, аның хәленә төшәргә һәм тормышымда андый кешеләр белән эш итәргә язмасын.

Бирем. «Минем холкым − минем язмышым» дигән темага инша языгыз.

Минем халкым − минем язмышым

(Инша)

Язмыш… Нәрсә соң ул? Моңа бүгенгә кадәр берәү дә төгәл җавап бирә алмый. «Язмышлардан узмыш юк» дигән мәкаль нәкъ менә Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» повестена туры килә.

Әсәрдә төп герой − Айдар. Баштан ук ул үзенең сөйкемлелеге, шаянлыгы, шуклыгы, өлгерлеге, җорлыгы белән җәлеп итә. Еллар үткән саен, аның холкына яңа сыйфатлар өстәлә: тәвәккәллек, кызып китүчәнлек, дуамаллык, хезмәт сөючәнлек, әти-әнисенә карата җылы мөнәсәбәт, гаделлек… Аннары Айдарның баштан ук күренгән уңай сыйфаты − матурлыкны бәяли белүе. Дуамаллыгы һәм уйлап эш итә белмәве аны сөйгәне Вәсиләдән аера. Аннан соң ул Донбасс якларына китә, күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул аңда һәлак була. Бу очракта Айдарга карата «Минем холкым − минем язмышым» дигән әйтем хаклы рәвештә туры килә. Аз гына тирә-ягына аек акыл белән күз салса, ул үз бәхетенә үзе балта чапмас иде.

Бу повесть безне матурлыкны күрә белергә, уйлап эш итәргә, тәвәккәл булырга һәм мәхәббәтне сакларга өйрәтә. Үскән саен, үз холкыңа игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә барырга, матур сыйфатларның артуына ирешергә кирәк.

Ф. Хөснинең әсәре безгә тормышны, кешеләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Ф. Кәрим иҗаты

Бирем. «Шулай үлде Ватан улы» дигән темага инша языгыз.

Шулай үлде Ватан улы

(Инша)

Бөек җыр ул − Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Ф. Кәрим.

Ф. Кәрим дигәндә, без сугышчы солдат һәм шагыйрьне күз алдына китерәбез. Үзенең иҗаты белән сугышка кадәр үк билгеле булса да, аның иҗаты сугыш чорында аеруча көчле яңгырады.

Фатих Кәрим 1941 елның 30 декабрендә сугышка китә. Сугыш шагыйрь өчен фашист белән йөзгә-йөз очрашу гына түгел, аның иҗат фронты да.

Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп почмагында утырам.

Аламын да куен дәфтәремне

Янып, җыр язарга тотынам, −

дип яза шагыйрь «Кереш җыр» шигырендә. Солдат-шагыйрьнең сугыш чорында «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Моң көче» исемле шигырь җыентыклары, «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләрендә шагыйрь явыз дошманны җиңү өчен бөтен көчне тупларга кирәклеген таләп итеп чыкты.

Илнең бөтен көчен, бар сәләтен

Бер могҗиза итеп кузгатыйк,

Ябырылып килгән дию кавемен

Кымшанмаслык итеп туктатыйк.

(«Туктатыйк»)

Халкыбызның бу сугышта җиңеп чыгачагына тирән ышану белән бергә, Ф. Кәрим бу җиңүнең үзеннән-үзе килмәячәген, аны яулап алырга кирәклеген, ә моның өчен исә фронт белән тылның бер булып эшләргә тиешлеген бик ачык аңлый иде. Шуңа күрә аның шигырьләрендә әле кичә генә колхоз кырларында иген үстергән, заводларда тимер койган кешеләр фронтта зур батырлыклар күрсәтәләр. «Тимер һәм тимерче» балладасының төп герое − тимерче Саттар. Ул, Ватан чакыргач, батыр сугышчыга әйләнә. «Пионерка Гөлчәчәккә хат» һәм «Онытма» шигырьләрендә шагыйрь тылның сугышчыларны җиңүгә рухландыруы турында яза.

Ф. Кәрим, оста разведчик буларак, дошман тылында разведкада йөри: фашистларның ерткычлыкларын үз күзләре белән күрә, халкыбызның батырлыгына соклана һәм гаҗәпләнә. Шулар тәэсирендә повестьлары, «Шакир Шигаев» драмасы, «Гөлсем», «Партизан хатыны» поэмалары языла. Шагыйрьнең басып алучыларга нәфрәте чиксез. Шуңа күрә ул аларга карата мәрхәмәтсез булырга чакыра.

Фашист илгә үлем китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк!

(«Бездә яздыр»)

Фатих Кәрим яшәүгә һәм үлемгә бертигез итеп, игътибарсыз карамады. Шагыйрь тормышны, яшәүне чын күңелдән сөйде. «Кеше яшәр өчен туа. Яшәр өчен тугач, ул матур яшәргә тиеш»,− дип язды ул. Аныңча, яшәүнең бөтен матурлыгы − үз Ватаныңны бөтен нәрсәдән дә югары күреп, аны саклап, коллыктан коткарып, антына тугры булып калуда. Аның геройлары: лейтенант Шигаев, разведчик Фаррахов, Акморат дошман белән бәрелештә геройлык үрнәге күрсәтәләр. Бу кешеләрнең үлемгә каршы барулары һич тә яшәүдән туйганлыктан түгел, алар, үзләрен корбан, итеп, миллионнарны коткарачакларын яхшы беләләр. Алгы позициядә торучы солдат, башына пуля тиеп, авыр яралана һәм янындагы иптәшенә болай ди:

Башың түбән имә, әгәр минем

Тыныч үлемемне теләсәң;

Илле фашист исән йөрер иде әле

Мин бирегә килеп үлмәсәм.

(«Иптәш»)

Батырлык җиңү китерә, куркаклык − хурлыклы сыйфат, шуңа күрә ул батырларны мактый. Ләкин ул акылсыз, башкисәр батырлар ягында тормый. Ул − командир, аның кул астында күпләгән солдатлар. Алар − яшьләр. Киләчәк − алар кулында. Менә шуның өчен шагыйрь иң кыен җиргә үзе омтылды. Туган илгә аның яшәү рухы тулы хатлары, шигырьләре кайтты. Ул үзе дә тиздән сугыш бетәчәгенә, Җиңү яулатачагына бөтен күңеле белән ышана иде. Ләкин сугыш аяусыз. 1945 елның 19 февралендә Ф. Кәрим батырларча һәлак була. Кече лейтенант Ф.Кәрим үзенә йөкләнгән хәрби бурычын үти, дошманны үткәрми, биеклек яулап алына.

Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда:

Сагынган саен без анны

Бик биеккә, зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда.

(«Шәкүров турында җыр»)

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»

Бирем. Акъәби балаларына васыять итеп нәрсәләр әйтеп калдырырга тели?

Минемчә, Акъәбинең балаларына әйтеп калдырасы сүзләре бик күп.

Беренчедән, Акъәбинең балаларына, туган телне онытмаска, дип әйтеп калдырасы килә. Әсәрдә аның бер улының һәм бер кызының гына балалары күрсәтелә. Олы улы Суфиянның 5 баласы бар. Суфиян аларның берсенә дә башкорт исемен кушмаган. Алар: Татьяна, Светлана, Рита, Геннадий, Борис. Балаларның берсе дә башкортча белми. Хәтта «әби» дигән сүзне дә әйтә алмыйлар. Әби оныклары белән үз телендә сөйләшүдән мәхрүм. Ә Гөлбикәнең дүрт яшьлек кызы Гүзәлне әби артыграк ярата кебек, чөнки ул башкортча сөйләшергә омтыла, «әбекәем» дип эндәшә.

Икенчедән, әби балаларына, үз милләтеннән булган кеше белән тормыш корырга, дип васыять әйтеп калдырырга тели. Ул Суфиянның хатыны Мария Васильевна мисалында ачык күрде: бер милләт икенчесен йота. Суфиянның гаиләсе руслашкан.

Өченчедән, карчык, туган якны онытмаска, дигән сүзне әйтергә тели. Бер кеше дә үзенең туган ягын, нәсел-нәсәбен, туганнарының каберләрен онытмаска тиеш. Онытса, ул үзенең телен дә, милләтен дә саклый алмаячак.

Дүртенчедән, халыкның гореф-гадәтләре, йолалары онытылмасын иде, дигән теләкне әйтергә тели Акъәби. Болар онытылса, халык үзенең тарихын белмәячәк. Нинди матур йолалар, гореф-гадәтләр, тарихи истәлекләр юкка чыга бара. Боларны күреп, әбинең йөрәге әрни. Борынгы ядкярләрне кадерләп җыеп бара ул.

Бишенчедән, һәр халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Акъәбинең шул үзенчәлекләр турында да сөйләп калдырасы килә. Болар − безнең халыкка хас булган кешелеклелек, бер-берсенә ярдәм итү, кунакчыллык, олыларны хөрмәт итү, кечеләрдә яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

Алтынчыдан, ата-ана бала өчен иң олы, иң кадерле кеше булырга тиеш. Туганнар арасында туганлык хисләре сүнмәсен. Менә шуларны да искә төшерергә тели Акъәби.

Автор Акъәбидән тагын бик күп сүзләр әйттерергә тели. Ләкин аны тыңлаучы юк. Бары тик бер шагыйрь генә тыңлый әбинең сүзләрен. Моның белән автор әдәбият әһелләренә халыкны тәрбияләргә, халык рухын, тарихын сакларга әйтеп калдыра кебек.

Н. Арсланов иҗаты

Бирем. «Халкыма» шигырендә лирик геройны без нинди шәхес итеп күз алдына китерәбез?

Н. Арслановның «Халкыма» шигырендәге лирик герой − үз иленең, халкының чын патриоты. Ул (әсәрдә ул «мин» дип бирелә) халкының тарихын күз алдыннан үткәрә. Тарих төпкеленә төшкән саен, халыкның батырлыгына, түземлелегенә хәйран каласың. Ниләр генә булмаган халык тормышында?!

Лирик герой татар тарихын берәм-берәм күздән кичерә. Сәхифәләрне актарган саен, лирик геройның горурлыгы арта. Борын-борыннан халык үзенең уңганлыгы белән аерылып торган. Җимерелгән Болгар дәүләтен дә торгызган. Әмма бу урындагы хәрабәләргә тимәгән, башка урында шәһәр төзегән. Бу − меңъеллык тарихы булган Казан шәһәре. Халык үз казанында гына кайнамаган: Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәби, мәдәни, сәүдә бәйләнешләре алып барган. Ләкин нинди генә бәйләнешләр, үзгәрешләр булса да, халык үз телен, милләтен саклап калган. Лирик герой халкына шуның өчен рәхмәтле.

Лирик герой үзе дә − халкының дәвамчысы. Аңарда да халкының төп сыйфатлары өстенлек итә.

Сугышларга үзем теләп киттем,

Быргычылар быргы тартуга;

Бөтен барлыгымны фида иттем

Мин фидакяр җанлы халкыма.

(«Халкыма»)

Лирик герой үзе теләп Ватанын саклый, үз халкының лаеклы улы булырга омтыла. Шул ук вакытта ул киң күңелле, кунакчыл да, башка милләтләргә дә хөрмәт белән карый. Милләте, халкы, Ватаны турындагы уйларын ул беркайчан да исеннән чыгармый.

«Халкыма» шигыренең лирик герое шагыйрьнең үз шәхесе белән тәңгәл килә. Чөнки Н. Арсланов үзе дә − халкын, аның тарихи үткәнен хөрмәт иткән шагыйрь.

Г. Ахунов иҗаты

Бирем. Язучы булу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк дип уйлыйсыз?

Язучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Шуларның иң беренчесе дип, мин кешенең кечкенәдән әдәбиятны яратуын саныйм. Әдәбиятны ярату билгеле әдәби әсәрләрне күп укуны эченә ала. Язучы кеше дөнья әдәбияты белән дә таныш булырга тиеш. Г. Тукай да бит: «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам»,− дип язган.

Язучы булу өчен, кеше үзе яза торган тормышны яхшы белергә тиеш. Г. Ахунов, мәсәлән, нефтьчеләр турында китап язу өчен, Әлмәткә килә, анда нефтьчеләр тормышын, эшен, характер үзенчәлекләрен өйрәнә. Шушы тормыш эчендә кайнамаса, ул «Хәзинә», «Хуҗалар», «Артышлы тау буенда» әсәрләрен яза алмас иде.

Язучы телне, аның үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Әдәби әсәр − нәфис сүз үрнәге. Теле матур булмаган әсәрне укыйсы килми.

Мин күп кенә язучы-шагыйрьләрнең биографияләренә игътибар итәм. Аларның күбесе авыл җирендә туып-үскәннәр. Шулай булгач, язучы авылда туарга тиеш. Бары тик авылда гына табигый матурлык, чын халык теле, йолалары сакланып калган.

Язучы А. Гыйләжевнең фикерләре белән дә килешәм. Ул Гариф Ахунов турында: «Гариф белән эш, тырышлык, хезмәт янәшә яшиләр. Ул тормышны ярата белә, тормыш төзүче эш кешесенә аның ихтирамы чиксез…» − дигән.

Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда»

Бирем. «Хәсән − минем яшьтәшем», «Кешенең холкы − аның язмышы», «Нефть безнең Татарстаныбызга нәрсә бирде?» дигән темаларга инша язып карагыз.

Хәсән − минем яшьтәшем

(Инша)

Хәсән − «Артышлы тау буенда» әсәренең төп герое. Аңа 14 яшь, җидееллык мәктәпне бетергән. Ул − авыл малае, һәрбер авыл малае кебек, Хәсән дә табигатьне ярата, хыяллана белә, җитмәгән җире юк, атта чаба, күзәтүчән малай. Малай еш кына күккә карап ятарга ярата. Күктәге болытларны Чикылтык биягә охшата. Әтисен тыңлый, ярдәм итә. Бервакыт яшенле яңгыр башлангач, әтисе аңа атларны куып алып кайтырга куша. Хәсән «Давыл» исемле атына атлана һәм Чикылтыкны кумакчы була. Ләкин Чикылтык Давылга тибеп җибәрә, Хәсән ат өстеннән очып төшә. Аны больницага озаталар, һәм ул анда бер ай ята.

Больницадан кайткач, әтисе малайга атлар янына бармаска куша. Ләкин малайның яңа айгырны − Барабансонны күрәсе килә. Ул, элеккечә, атларны ярата.

Шул көннәрдә авылда зур үзгәрешләр башлана. Бу үзгәрешләрне ул балыкка баргач та күзәтә. Авыл янында нефть табалар. Хәзер инде Хәсәннең бөтен теләге − нефтьче булу. Ул алар янына барып йөри, эшләре белән кызыксына. Җитмәсә, аларга Пәйморза исемле нефтьчене фатирга кертәләр. Ул Хәсәнгә китаплар бирә. Хәсән, ул китапларны укып, нефтьчеләр эшенә караган күп нәрсәләрне белә.

Мәктәптә дә тырышып укырга кирәклеген аңлый. Бигрәк тә математиканы тырышып өйрәнә. Җидееллык мәктәпне бетергәч, хәл итә: ул нефтьче булачак. Җае да чыгып тора: нефтьче Сәетхәсәнне очрата. Малайның теләген аңлаган Сәетхәсән аны үзләренә эшкә чакыра. Хәсәннең шатлыгы чиксез. Арттырып та җибәрә, биек вышкага менеп китә. Куркып калган нефтьчеләр Хәсәнне мактыйлар: «Егет икәнсең!» − диләр. Шул ук вакытта аңарга укырга керергә киңәш итәләр. Ләкин Хәсәннең эшлисе килә. Авырып киткән нефтьче урынына Хәсәнне куялар. Бу эш Хәсәнгә бик җиңел тоела, игьтибарсыз эшли. Нәтиҗәдә авария була, буровойга зур зыян килә.

Шушы авария Хәсәннең фикерләрен үзгәртә. Эшнең кечкенәсе һәм зурысы юк икән. Һәр эш − үз урынында иң әһәмиятлесе. Малай укырга китәргә риза була.

Хәсән − минем яшьтәшем. Хәсән урынында булсам, мин нишләр идем? Мин дә нәкъ аның кебек үк булыр идем. Чөнки миндә дә бар Хәсәнгә хас сыйфатлар. Мин дә атлар, техника яратам. «Ярамый!» дисәләр дә, эшләп карарга тырышам. Еш кына бәлаләргә дә очрыйм. Нәтиҗәне, Хәсән кебек үк, соңыннан ясыйм. Хәсән образы миңа якын. Мин, аңардан менә дигән нефтьче чыгар, дип уйлыйм. Чөнки ул − үз теләгенә ирешә торган малай.

Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы»

Бирем. «Маһисәрвәр апа − бөек ана!» дигән темага инша языгыз.

Маһисәрвәр апа − бөек ана!

(Инша)

Әнкәйнең ак чәчләре

Агарган безнең хакка.

Ул һаман яктыра бара

Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык −

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Р. Миңнуллин.

Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә дәшәбез.

Күренекле татар язучысы Х. Сарьян да «Бер ананың биш улы» әсәрендә олы җанлы анна − Маһисәрвәр турында искиткеч матур итеп яза. Маһисәрвәр апа үзенә татар хатыннарына хас акылны, сабырлыкны, әхлакны, рухи ныклык һәм ихтыяр көчен җыйган. Балаларын да шул рухта тәрбияләгән. Аның балалары: «Әни ни әйтер?», «Апай, син әнине уйладыңмы?» − дип, әниләрен кайгыртып яшиләр. Әнә шулай гаиләдәге туганлык, берең турында икенчең кайгырту, дуслык, татулыкка нигез салучы олы җанлы ана ул. Маһисәрвәр апага хәсрәт арты хәсрәт килеп кенә тора. Иң элек ире үлеп китә, биш бала белән тол кала, аннан бер-бер артлы өч баласын югалта. Табигать кануннары буенча ата-ана, балаларын калдырып, дөньядан иртәрәк китәргә тиеш. Иң якын кешеләреңнең үлеме авыр булса да, шулай булырга тиеш, дигән уй бераз юаныч бирә. Баланын вакытсыз үлеме − ата-ана өчен иң зур хәсрәт. Моннан да олы хәсрәтнең булуы мөмкин түгел. «Бала хәсрәте күрсәтмәсен Ходай»,− диләр бит. Маһисәрвәр апа имәндәй таза, арысландай көчле өч улын җирли. Күз яшен күрсәтми, сабыр, түземле булырга тырыша. Хәтта Мирзасы үлгән көнне Сирингә туй итәргә рөхсәт бирерлек көч таба ул үзендә. Күпме сабыр булырга тырышса да, бер-бер артлы килгән бу олы кайгылар аны иртә картайталар. Картлык көненә терәге − Раббание үлгәч, ананың чәче ап-ак була. Әмма монда да ул көчле рухлы булып кала. Сирингә җавабында ул: «Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?» − ди.

Ананың сүзләрендә хаклык зур. Тормыш шулай корылган инде. Берәү китә, берәү килә. Раббани үлеме балаларның үсүен, яшәүнең дәвам итүен туктата алмый. Ана бу сүзләре белән тормышның мәңгелеген раслый.

Маһисәрвәр апа бик күп матур сыйфатларны үзенә туплаган, тормышны тавыш-тынсыз, җай гына алып баручы сабыр холыклы, булдыклы, бөек Ана булып истә калды.

Хәвадис образы

(Инша)

Тегәп моңлы күзем күкнең йөзенә,

Хикәят сөйләдем айның үзенә.

Дәрдемәнд.

Х. Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрендә Маһисәрвәр апа белән Солтан абыйның биш улы бар. Бу тату гаиләдә балалар туган җанлы, эш сөючән, мәрхәмәтле булып үсәләр.

Аларның дүртесе тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, холыклары белән дә бер-берсенә бик охшаганнар, тик арада Хәвадис кенә аерылып тора. Ул әнисе ягына тарткан: «…зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәч; ул буйга да Ниязкул камышыдай төз». Шуның өстенә ул − бик нәзберек, нечкә күңелле, нәфис табигатьле; туганнарын, әти-әнисен өзелеп яратучы, хөрмәт итүче, җыр-моңга гашыйк. Тирә-якта иң оста гармунчы. Музыканы җаны-тәне белән тоя, «…бармакларын җен йөртәдер», диләр, ул гармун уйнаганда.

Сугыш афәте Хәвадискә дә кагыла. Башак җыеп кайтканда, язгы ташу аша кичәргә туры килә аңа. Әнә шулай үпкә туберкулезы эләктерә. Ләкин ул авыру белән килешергә теләми. Уфага барып, укырга керә, күп укый, Тукай шигырьләрен укып, үзен юата, ничек тә терелергә тырыша. Җылы якка дәваланырга китеп тә, сихәтләнеп кайтмый ул, чөнки туган җирен, туган нигезен, якыннарын сагынуның чик-чамасы булмый.

Күгәрчен оя кормасын,

Бала да чыгармасын.

Ризык читтә булса булсын,

Туфрак читтә язмасын, −

дигән җырлары күзләргә яшь китерә.

Өрфиядәй нәфис зат, ачылып җитмәгән чәчәк бөресе хәлендә, изге күңел, чиста, пакь тән белән бакыйлыкка күчә… Җаны күбәләктәй бәргәләнеп күккә аша…

Әйе, сугышның пычрак кулы озын − Хәвадистәй акыллы, чибәр яшүсмерләрнең дә башына җитте ул.

Хәвадистәй нечкә күңелле кешеләргә беркайчан да яшәве җиңел түгел. Яшәешнең күптөрле чатаклыклары андыйларның күңелен төшерә, өмет чаткысын сүрелдерә.

Якты уй-хыяллары тормышка ашмый калган Хәвадиснең үлеме күңелләрне тетрәндерә, гүя җанның мең кылы өзелә…

Бирем. «Эчкән кеше − беткән кеше» дигән темага инша языгыз.

Эчкән кеше − беткән кеше

(Инша)

Аһ, аеклык! Ярты хәсрәтем…

Р. Фәйзуллин.

Эчүчелек − кешене йота торган тирән упкын. Бүгенге көндә җәмгыятебез әнә шул кара, төпсез упкын алдында тора. Эчү көндәлек гадәткә әйләнеп бара. Эчәр өчен нинди генә сылтау, сәбәп тапмыйлар! Әмма бу начар фигыльнең нәтиҗәсе дә аяныч: җимерелгән гаиләләр, вакытсыз, мәгънәсез өзелгән гомерләр, ятим балалар…

Эчүчелекнең яман гадәт булуын без язучы Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестендагы Раббани образында күрәбез.

Ул − гаиләдә олы бала. Әтисеннән тимерче һөнәрен үзләштерә, сугышка китмәгән булса, аннан, бәлки, оста тимерче дә чыккан булыр иде. Таза, нык. Җир җимертеп эшли. Гаделлек сөя. Намуслы. Туган җанлы, әнисен, хатынын, балаларын ярата, тәмле телле. Энеләренең үлемен бик авыр кичерә.

Сугыштан кайткач, үзе кебек уңган, булдыклы Тәрҗимәгә өйләнеп, берсеннән-берсе тере дүрт бала үстерәләр. Менә дигән өй салып керәләр. Раббани − бөтен туганнарына ата урынына калган кеше, нәсел-нәсәбен, нык итеп, авылда корыр дигән ышаныч туа. Ләкин… «Чир китә, гадәт китми» дигәндәй, сугышта аз-азлап эчәргә өйрәнгән Раббани, әкренләп хәмергә хирыслана. Эчкән кеше − беткән кеше. Аңарда дөнья гаме, гаилә, үзе турында кайгырту кебек хисләр тупасланганнан тупаслана бара, һәм ул көннәрдән бер көнне фаҗига белән гомерен чикли: кесәләре сыра шешәләре белән тулган килеш, суга төшеп үлә. Балаларын ятим итә, хатынына, әнисенә, туганнарына әйтеп бетергесез кайгы китерә.

Х. Сарьян эчкечелекнең бу чиргә тарыган кешегә генә түгел, тирә-яктагыларга да, җәмгыятькә дә зур зыян китерүен әйтергә тели.

Әйдәгез, дусларым, заманыбызның шушы ямьсез чиренә каршы көрәшкә күтәрелик! Без бит яшь, көчле, хыялларыбыз якты. Алда − зур тормыш. Сөеп-сөелеп, гаилә корып, балалар үстереп, туган илгә хезмәт итеп, туганнар-дуслар белән аралашып, бәхетле яшик!

Бирем. «Мирзаның үлеме − иң югары дәрәжәдәге мәгънәле үлем» дигән темага инша языгыз.

Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем

(Инша)

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт −

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда,

Олы данга ирешеп тә

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга,

Олы җанлы булганга.

Р. Харис.

Минем бәләкәй генә китапханәмдә язучы Х. Сарьянның «Нокталы өтер» китабы да саклана. Анда язучының өч повесте урын алган. Алар арасында күңелдә ниндидер үзәк өзгеч сагыш, моң һәм шул ук вакытта теләктәшлек, горурлык хисләре уяткан «Бер ананың биш улы» повесте да бар. Әсәр бер сулыштан укыла, теле бай, саф. Андагы геройлар безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз кебек.

Кешеләргә сынабрак карасаң, һәр кеше башкалардан тышкы кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре белән дә аерылып тора. Хәтта бер гаиләдә, бер үк шартларда тәрбияләнгән балалар арасында охшаш һәм уртак яклар күп булса да, аларның һәрберсендә төрле-төрле сыйфатларны күзәтергә мөмкин.

Солтан белән Маһисәрвәрнең биш улы бар. Малайларның барысына да тазалык, хезмәт ярату, кешелеклелек хас. Бу гаиләдәге балалар итагатьле булулары, бигрәк тә әниләренә һәм бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре белән сокландыра. Туганнарына «абыем», «апаем» дип кенә эндәшә алар.

«Дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: берсе − ата, берсе − ана, берсе − карендәш»,− ди халык. Язмыш җиле бу ишле, тату гаиләгә еш кына борчу, кайгы-хәсрәт тә алып килә. Сугыш башланырга берничә ел кала әтиләре Солтан абзый үлеп китә, сугышның «озын кулы» уртанчы уллары Хәвадисне вакытсыз гүргә кертә.

Сугышның дәһшәтен үз җилкәсендә татыган, фронтларда йөреп тагы да ныгыган Мирза образы укучы күңеленә аеруча якын. Дөнья күргән һәм акыл утырткан кеше буларак ул − туганнарына терәк, олы таяныч. Башта ул Хәвадисне, соңыннан Сиринне укырга өнди, төпле киңәшләрен бирә. Күңеле белән дә матур кеше ул. Хатыны, балалары белән дус, тату яши. Эшен яратып башкара. Милиция хезмәткәре булганы өчен түгел, кешеләргә яхшы теләктән бүтәннәр бәхетен, тынычлыгын кайгыртып яши. Аның үлеме дә олы мәгънәгә ия − кеше гомере хакына фаҗигале төстә һәлак була. Әнисе, гаиләсе, туганнары, җәмгыять алдыңда Мирзаның йөзе ак, намусы чиста.

Мирзаның үлеме безнең йөрәкләрне тетрәндерә. «Батырлыкта − матурлык» дигән әйтем Мирза кебек фидакярләргә карата әйтелгәндер, мөгаен. Дөньяда яшәү Мирза кебекләр белән ямьле. Мирзаның якты исеме күңелне җылыта. Гүя ул безгә дәшә кебек:

Йөз яшьлегем булса, мин барсын да

Шушы юлга бирмәс идемме?

(М. Җәлил. «Чыныккан яшьлек»)

VIII СЫЙНЫФ Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе

«Дастан» − фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул «тарих, хикәя», «үткән эшләр хикәясе» мәгънәсендә йөри. Дастан − гадәттә, әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Ул проза яки шигырь белән, яисә һәр икесе аралашып язылган булырга мөмкин. Н. Исәнбәт дастанга түбәндәге мәгънәне бирә: «Дастан бездә «эпос» дигән мәгънәне дә, «поэма» дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Шуның белән бергә, халык иҗаты өчен хас булган «эпик поэма» дигән мәгънәне аңлатуы белән дә бу атама сүз үз урынында әйтелгән була. Ул русчадан «былина» мәгънәсен дә үз эченә ала».

Дастаннар аерым шагыйрьләр һәм башкаручылар тарафыннан буыннан-буынга тапшырылып килгән. Мондый кешеләр төрле халыкта төрле − манасчы, акын, ашуг, чичән, җирау, дастанчы һ.б. исемнәр белән аталып йөртелгәннәр. Дастаннар, татар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар, халыкның югары гуманистик идеяләрен, сәнгатьчә матурлыкны гәүдәләндерүче әсәрләр буларак, хәзерге, көннәргәчә сакланып калганнар. Алар бүгенге көндә дә язучы, шагыйрь, драматургларга яңа әдәби әсәрләр тудыруга нигез булып торалар. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», М. Җәлилнең «Алтынчәч», Н. Исәнбәтнең «Идегәй» әсәрләре шундыйлар рәтендә тора.

Бер генә халыкның әдәбияты да халык тормышыннан аерым яшәми. Ул халык тормышын чагылдыра. Шуңа күрә халык әдәбиятында, мәдәниятендә патриотизм (ватандарлык), гуманизм (кешелеклелек) сыйфатлары бу җирлектә барлыкка килмәгән, дип әйтә алабыз.

Татар дастаннары өч төркемгә бүленә:

1. Тарихи дастаннар («Җик-Мәргән», «Чура батыр хикәяте», «Идегәй» һ.б.).

2. Алыплар (батырлар) турында хикәятләр («Мәшәк алып», «Кара күңел», «Ак күбек» һ.б.).

3. Мәхәббәт дастаннары («Түләк», «Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә», «Ләйлә белән Мәҗнүн» һ.б.).

«Идегәй» дастаны

(Инша)

Дастан каһармансыз булмый. Халык телендә аларны батыр дип йөртәләр. Зур батырларны зур вакыйгалар тудыра. Зур вакыйгаларда халык ягыннан торып көрәшкән һәм шул юлда гадәттән тыш эшләр күрсәткән кеше халык каршында батыр булып санала. Менә шундый зур батырларның тууы, үсүе, гадәттән тыш батырлыклары һәм зур көрәшләрдә корбан булуы турында халык телендә төрле хәбәрләр, җырлар, легендалар, дастаннар таралган. Шуларның берсе − «Идегәй» дастаны. Ул героик эпос рәтенә керә. Героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Героика темасы әкиятләрдә дә очрый. Ләкин дастаннар әкиятләрдән аерылып торалар. Хәлиткеч рольне биредә, беренчедән, героика уйный. Батырлык дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Икенчедән, әкиятләр уйдырмага нигезләнгән. Ә дастаннар бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләргә вәгъдә итәләр, чыганакларга таяналар. Өченчедән, татар дастаннарының вариантлары күп төрки халыкларда бар. Н. Исәнбәт «Идегәй» дастанының татарларда − 18, башка халыкларда 34 варианты барлыгын әйтеп үтә.

Н. Исәнбәт, «Идегәй» дастанының барлыкка килүенә XIV йөзнең ахырында һәм XV йөзнең башларында Алтын Урда дәүләтендәге эчке зур чуалышлар, Идегәй баш күтәрүе дип билгеле булган халык кузгалышлары сәбәп булган, дип аңлата. Дастанның нигезендә халыкның хөрлек һәм иминлек, бәхетле һәм тату тормышы хакындагы идеаллары ята.

Әсәрнең төп герое Идегәй − реаль герой, 1419 елда Алтын Урдада сарай аристократиясенә каршы сугышта үтерелгән бик билгеле, тарихи шәхес.

Алтын Урданың эчке хәле турында ул заманнарда Идел буена чаклы килеп йөргән гарәп тарихчылары күп кенә кызыклы нәрсәләр язып калдырганнар. Идегәй турындагы төрле легендалар ул үзе исән вакытта ук халык авызыннан сөйләнгән. Замандашы Ибне Гарәпша аның турында: «Ул бодай төсле куе коңгырт чәчле, гәүдәсе белән нык, баһадир, мәһабәт бөек күренешле, юмарт һәм гүзәл, елмаючан, үткен һәм җитез фикерле, галим һәм Фазыйлларны сөюче, ярлыларга һәм яхшы кешеләргә якын булучы, алар белән йомшак тел һәм нечкә ишарәләре белән уен-көлке сөйләүче иде»,− дип язып калдырган.

Идегәй турында дастанның үзеннән дә шактый мәгълүматлар алып була. Идегәй − Котлыкыя би углы. Ә Котлыкыя үзе Туктамыш ханның ау кошларын караучы бер кеше булган. Аксак Тимер белән бәйләнешкә кергән өчен, Туктамыш хан аның башын чаптырган, нәселен бетерергә тырышкан. Бу карарны ишеткәч, аның нәселен калдыру өчен, Котлыкыяның якын кешесе Җантимер бишектәге Идегәйне үз баласы Кобогыл белән алыштыра.

Идегәй, ничә еллар буе Кобогыл исемендә үсеп, хан сараенда түрә була. Идегәй бала чагында ук көчле, ярдәмчел, зирәк, тапкыр була. Бу сыйфатлары белән ул башкалардан аерылып тора. Шушы сыйфатлары Туктамышны үзенә җәлеп итә һәм ул аны сараена алдыра. Аңа Айтулы атлы чибәр кызны бирә. Идегәй ханга хезмәт итә башлый.

Кырымнан кыен дау килсә,

Дауны кырды Идегәй;

Кырымнан калын яу килсә,

Яуны кырды Идегәй.

Идегәй аркасында Туктамыш төрле яулардан котыла, байлыгы, коллары көннән-көн арта бара.

Биләгәне кол булды.

Әйдәгәне мал булды;

Җәеп салсаң көмешен −

Җәйрәп яткан күл булды…

Соңга таба Идегәй Туктамыш сараенда сул кул би (сул канат түрәсе) булып эшли башлый. Ягъни Иделнең сул ягындагы хөкем эшләре (Болгардан алып Урал һәм Иртыш буйларына чаклы) аның карамагында була. Ханбикә Иәникәнең Идегәйнең абруе үсүгә ачуы килә һәм ул ире Туктамышны аңарга каршы котырта башлый. Ләкин Туктамышның бу сүзләргә ышанасы килми:

Өрәге миннән каты булса да,

Кобогыл миңа үч булмас, —

Синең дигән һич булмас,

Һич булмас, ай, һич булмас!

Ниһаять, Туктамыш Идегәйнең кем икәнлеген әйттерү өчен, ил карты − 190 яшьлек Субраны чакырта. Ул:

Күп батырны мин күрдем,

Күп батырны мин белдем,

Яшем йөз туксанга килгәндә,

Кобогылдай ирне мин

Бер күрмәгән картыңмын! −

дип җырлый һәм киләчәктә аның Туктамышның башына җитәчәк кеше булачагын әйтә.

Идегәй үзенә каршы болытлар куерганын аңлый һәм Сарай шәһәрендәге Аксак Тимер ягына качып китә. Аңа Җантимернең биш улы да иярә. Аларны куа килгән Җанбай белән Идегәй арасында кызыклы гына сөйләшү була. Идегәйне кире борылырга өндиләр, байлык вәгъдә итәләр. Идегәйнең карары нык.

− Таймам баскан юлымнан,

Салмам сөңге кулымнан,

Салмам калкан иңемнән,

Яу җыярмын илемнән.

Шулай итеп, Идегәй Аксак Тимер янына качып китә һәм озакламый, Аксак Тимер гаскәре белән берлектә, Алтын Урданы килеп басып ала. Идегәй Аксак Тимер белән дә калмый. Ул бары тик аның гаскәреннән генә файдалана. Туктамышны ул башкача җиңә алмас иде. Идегәй Аксак Тимер белән китми, Алтын Урдада кала. Туктамыш хан үлмәгән, җиңелгән генә була. Идегәй Алтын Урданың үз халыкларын Туктамышка каршы күтәрә. «Бу сугышта, − дип яза Н. Исәнбәт, − коллардан алып Алтын Урданың дәүләт системасыннан риза булмаган киң катлау халык Идегәй артыннан китеп, бу хәрәкәт киң халык кузгалышы төсен алды. Безнең өчен бу кузгалышның иң әһәмиятле җире дә шунда, һәм Идегәйнең халык каһарманы булып танылуының сере дә шушында булырга тиеш». Идегәйгә бу кузгалышның башында тору җиңел түгел, әлбәттә. Аңа каршы төрле интригалар оештырыла. Аңа каршы хәтта улы Норадынны да котырталар. Бу урында Идегәйнең Норадын белән очрашып сөйләшүе гыйбрәтле. Норадын, коткыга бирелеп, әтисенә каршы чыга, үзе үскән төбәкне, халыкны рәнҗетә. Бу эшләре өчен әтисе аны каты кисәтә:

Киң болынны яндырдың,

Кайдан үлән табарсың?

Кара суга кан койдың,

Суны кайдан эчәрсең?

Тарихтан билгеле булганча, 1391—1398 еллар эчендә Идегәй белән Туктамыш арасында 16 мәртәбә сугыш булган. 15 нче мәртәбәсендә Идегәй яхшы ук каты җиңелгән, шуннан сон 6 ай буена каядыр югалып торган, аның эзе дә беленмәгән. Бу хәл үзе үк Идегәйнең, халык тарафыннан яшерелеп торып, уналтынчы мәртәбә гаскәр җыярлык үз кеше һәм танылган батыр булуын күрсәтә. Туктамыш инде тынычландым дигәндә, 1398 елда Идегәй, гаскәре белән һөҗүм итеп, аны җиңгән. Шуннан соң Туктамыш, Идегәй белән сугышкалап торса да, җиңүгә ирешә алмый, аны 1405 елда Идегәйнең улы Норадын үтерә.

Әсәрне өйрәнү барышында Идегәйнең чын батыр икәнен күрдек, ләкин әсәрнең халыкчан булуының, халык арасында телдән-телгә күчеп килүенең башка сәбәпләре дә бар. Шуларның берничәсенә тукталып үтәбез.

1. Идегәй − халык күрергә теләгән батыр. Ул коллыкка каршы күтәрелә, көчсезләргә ярдәм кулы суза. Мәсәлән, Аксак Тимер кызы Акбеләкне көчләп алып киткән Кара Тиен кулыннан коткарып, 40 колны азат итә.

2. Идегәйнең характер сыйфатлары халык идеаллары белән туры килә.

3. Идегәйнең теле − халык теле. Ул үз сөйләмендә халык мәкальләрен, әйтемнәрен оста куллана.

4. Дастанда ата белән ул мөнәсәбәтләренә зур урын бирелгән. Идегәй үз улын бик ярата. Норадынның үзенә каршы күтәрелүен күргәч, ул аңа үз улын яхшы кеше итеп үстерү өчен ниләр эшләвен сөйләп бирә. Аның өчен берни дә кызганмаган ул. Норадын боларны аңларга теләми. Ул шуңа барып җитә ки, Туктамыш хан кызлары өчен кычкырышып, әтисенең бер күзен чыгара. Бу хәл Идегәйгә бик авыр тәэсир итә. Күз карасыдай күргән баласы аның күзен чыгарсын әле…

Син дигәндә җан аткан

Ялгыз атаң мин идем,

Күзем орып чыгардың;

Кайда барып уңарсың?

Языгы белән гөнаһсын,

Кайда ла барып йоларсың? −

дигән сүзләре белән Идегәй ата-анасын рәнҗеткән кешенең бервакытта да рәхәт күрмәячәгенә ишарә ясый:

Каргышым кара таштан үтәдер.

Норадынга әтисе акыллы киңәшләрен бирә. Аңа халык белән бергә булырга, халыкка таянырга куша:

Нинди юан булса да,

Яңгыз агач өй булмас;

Нинди ятим булса да,

Яңгыз егет би булмас.

Ләкин Норадын бу сүзләргә артык игътибар итми, ә үз көченә таяна. Идегәй улын сагына, аның бөтен гөнаһларын кичерергә әзер. Ул, аны чакырып, илчеләрен җибәрә.

Норадынның әнисе белән булган әңгәмәсе дә гыйбрәтле. Әнисе дә аңа халыктан аерылмаска киңәш итә:

Халык белән даулашып,

Яхшыны кайдан табарсың?

5. Әсәрнең буеннан-буена кешеләргә мәрхәмәтле булу, кешелеклелек күрсәтү идеясе сузылган. Моның иң ачык мисалы − Идегәй тарафыннан Норадынны үгетләргә килгән мулланың вәгазе. Ул 10 вәгазь бүгенге көндә дә һәркем өчен, һәр халык өчен тормыш кагыйдәсе була ала. Без, әсәрне укыгач, чынлап та, ата-анасының сүзен тыңламаган, аларның сүзенә каршы килгән кешеләрнең күп бәлаләргә юлыгуын күрәбез. Норадын әти-әнисенең сүзен тыңламыйча чыгып китә һәм күп бәлаләргә юлыга. Ә ата-ана, гадәттә, баласы нинди генә булса да, аның турында кайгыртып яши. Улының бәлагә тап булуын ишеткән Идегәй дә аның янына, Иделнең икенче ягына ашыга. Норадын исә әтисеннән гафу үтенә һәм озакламый яраларыннан бик күп кан агудан әтисе алдында егылып үлә.

6. Дастанда гасырларга сузылган халык традицияләренә зур урын бирелгән. Мәсәлән, бала тугач үтәлә торган йолалар, өлкәннәрдән киңәш сорау (Субра карт җырулары), сугыш алдыннан баһадирлар көрәше, халык әйтемнәре, муллалар вәгазе һ.б.

7. Дастанда укучыны мавыктыра торган әкият алымнарына зур урын бирелгән. Идегәй белән Туктамыш улы Кадыйрбирденең сугышуы әкият баһадирларының сугышын хәтерләтә.

«Алып батман чукмарлы» Идегәйгә «Чөдәйле балтасы» белән Кадыйрбирде ташланды һәм ул Идегәй чукмарыннан һәлак булды. Шулай итеп, Идегәй халыкны Туктамыш нәселенең изүеннән коткара. Ханның иярченнәре, Идегәйне үтереп, хан булырга омтылалар. Хан булырга омтылган 12 би Идегәй кылычыннан һәлак була. Идегәйнең батырлыгын аның дошманнары да танырга мәҗбүр була.

8. Дастанның халыкчанлыгын билгеләүче үзенчәлекләреннән иң мөһиме − халыкның туган иленә булган мәхәббәте, аны саклап калу өчен көрәшүчеләрнең җаннарын аямавы. Идегәй үзенең туган илен һәм халкын бервакытта да исеннән чыгармый. Үләр алдыннан ул дошманнарына:

− Үлем белән куркытмаң,

Курка торган уем юк!

Җирем өчен җирсенеп,

Халыгым өчен яхшы уем, −

дип мөрәҗәгать итә һәм хәтта ул үлү белән генә аңа җиңеллек килмәячәген, дәүләтенең таркалачагын әйтеп үлә. Чынлап та, Алтын Урда тиздән таркала. «Ил сүзен тоткан» Идегәйнең хыялы тормышка аша. Илгә тынычлык килә.

И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт.

Менә шушы иминлек өчен көрәшкән Идегәй халык күңелендә җуелмаслык эз калдыра, дастан героена әверелә.

«Идегәй» дастаны − фольклор мирасыбызның биниһая гүзәл йөзек кашы. Ул − халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр…» − дип язды фольклорчы-галим Илбарис Надиров.

Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»

Бирем. «Салих бабайның өйләнүе» дигән темага инша языгыз.

Салих бабайның өйләнүе

(Инша)

Фатих Кәрими − мәгърифәтче язучы. Мәгърифәтчеләр әдәбиятның төп максатын кешеләрне тәрбияләүдә күргәннәр, халыкка аң-белем бирергә омтылганнар. Мәгърифәт ярдәмендә кешеләрнең холкын төзәтеп була, нәтиҗәдә һәркем бәхетле яши торган җәмгыять төзелә дип ышанганнар, шул ышанычны әсәрләрендә дә төп фикер итеп үткәргәннәр.

Ф. Кәриминең 1897 елда язылган «Салих бабайның өйләнүе» хикәясе әхлак мәсьәләләрен күтәрә, татар прозасында балалар әдәбиятын һәм хикәя җанрын башлап җибәрә. Хикәя тормыштан алып язылган дигән тәэсир калдыра. Әсәрнең төп герое − гади авыл егете. Салихның яшь чагыннан алып олыгайганчы яшәгән гомере безнең күз алдыннан үтә. Ул яшьтән үк эшләп көн күргән, картайгач та эштән туктамый − кыяр бакчасын каравыллый.

Җәй көннәрендә Салих бабай янына балалар җыела. Карт балаларны бик ярата. Бабайның карчыгы үлгән, балалары читтә яши. Аңа ялгызына күңелсез. Шуңа ул һәрвакыт кеше арасында булырга тырыша. Балаларны кыяр белән сыйлый. Аларга башыннан үткәннәрне сөйли. «Безнең Салих бабай һәр хикәянең башын үзенә махсус аерым сүзләр илә башлаганлыгы шикелле, ахырын да бик килештереп хәтем итә торган иде». Үзенең тәмле, шаян теле белән балаларны үзенә карата. Алар аны тын да алмыйча тыңлыйлар, кабат-кабат сөйләтәләр. Бабай исә бераз ялындыргандай итә дә, тагын сөйли башлый.

Салих бабайның хикәяләре тормыштан алынган. Ул балаларга гыйбрәтле хәлләрне сөйли. Үзе «бик тәүфыйклы, истикамәтле (намуслы) бер карт булып, гамәл һәм гыйбадәтенә бер дә кимчелек китерми, хыянәттән бик курка торган кеше». Шулай булса да, аның яшьтән башланган бер яман гадәте бар. Ул әфьюн, борын тәмәкесе куллана. Бу эшенең начар икәнен дә белә, ләкин ташлый алмый. Балаларны яман гадәтләргә өйрәнмәскә өнди. «Әй балам, балам! Яман гадәтләргә өйрәнүдән яшь вакытта бик сакланырга тиеш икән»,− ди, үзенең бу гадәтен ташлый алмавына борчыла һәм үкенә.

Салих бабай үзенең өйләнү вакыйгасын бик тә мавыктыргыч итеп сөйли. Бервакыт ул бер иптәше белән күрше авылга кунакка барырга чыга. Юлда, күпердә, аларга ике япь-яшь кыз очрый. Егетләр кызлар белән уен-көлке сүз алышалар. Шул очрашуда бер кыз Салихның күңеленә кереп кала: якынрак танышасы, күрешәсе, кем икәнен беләсе килә аның. Җае да чыга, койма аркылы кызның кем беләңдер сөйләшкәнен ишетә. Яшьләр койма аркылы берничә көн аралашалар, сөйләшәләр. Салих кызга үзенең солдатка алыначагын әйтә. Алар бер-берсенә көтәргә вәгъдә бирешәләр. Егет 3 ел буе солдат хезмәтендә була. Кыз вәгъдәсендә тора: егетне көтеп ала. Бер-берсен сөйгән ярлар өйләнешәләр, гомер буе бәхетле тормыш итәләр. «Бөтен гомеребез буенча, бер-беребезгә хәтер калдырышу түгел, каты сүз дә әйтешмәдек»,− ди Салих бабай.

Хикәядә бабайның француз романнарын да белүе турында әйтелә. Болары иңде, билгеле, мәгърифәтче язучы сүзләредер.

Автор хикәясендә бәхет мәсьәләсен дә күтәрә. Аның фикеренчә, тәрбияле, укымышлы, динле кеше бәхетле була ала. Бәхет тагын да тулы булсын өчен, яман гадәтләрдән сакланырга кирәклеге дә әйтелә.

Салих бабайның хикәясен тыңлаган балалар үзләрендә аның яхшы сыйфатларын булдырырга тырышырлар кебек. Ә үрнәк алу өчен матур сыйфатлар шактый. Бүгенге көн яшьләренә хатын-кызларга фәрештә итеп карау, кеше белән күркәм аралаша белү, дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булу, вәгъдәңдә тору кебек сыйфатлар җитешеп бетми. Димәк, хикәя бүгенге көн өчен дә бик урынлы. Ул безгә рухи байлык, дөрес тәрбия үрнәге бирә.

М. Фәйзи. «Галиябану»

Бирем. «Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары» дигән темага инша языгыз.

Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары

(Инша)

М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы татар сәхнәсендә 1916 елдан бирле куела һәм яратып карала. Драманың үлемсезлеге, минемчә, аның мәхәббәт өчпочмагына корылуында һәм музыкаль булуында.

«Галиябану» драмасында гадәттән тыш шәхесләр, гадәттән тыш вакыйгалар алынмый. Сюжеты да гади генә: егет (Хәлил) белән кыз (Галиябану) бер-берсен яраталар, алар арасына өченче берәү (Исмәгыйль) килеп керә. Шушы нигездә генә корылса, драма беркемне дә дулкынландырмас иде. Автор кызыксындыруның башка якларына да туктала, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне дә, байлык мәсьәләләрен дә китереп кертә.

Драманың төп геройлары − Галиябану белән Хәлил. Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Аның авылның башка кызларыннан аермасы юк диярлек: алар кебек үк киенә, эшен эшли, җиләккә йөри, көянтәләп су китерә, чигү чигә, шатлана, кайгыра, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый. Бераз аермасы да бар-барын. Галиябану − үз авылында гына түгел, тирә-якта да чибәрлеге белән дан казанган кыз. «Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора, − ди яучы карчык Бәдига. − Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә искәртә кызының төсен, буен, акылын, белемен, җитезлеген. Ярлы кызы булса да, авылның зур бае, матурлыгына кызыгып, Галиябануга өйләнергә йөри. Авыл егетләре кызга күз өстендә каш итеп карыйлар, аңа «сандугач» дип исем кушалар. Әлбәттә инде, бөтен яктан килгән кызның бәхете булырга тиеш.

Галиябануның сөйгәне − авылның ярлы егете Хәлил. Автор аны «урта хәлле» ди, киемнәре дә әйбәт кенә: «аягында ыспай итек, каплавыч яка, итәкләре чигелгән күк сатин күлмәге өстеннән төймәләми генә простойрак пиджак кигән». Бәдига карчык аның турында: «Хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет»,− ди. Хәлилнең сүзләре, үз-үзен тотышы, гадәт-холкы да яучының сүзләрен раслап тора. Авылда ул беренче гармунчы. Шулай ук Галиябануны өзелеп ярата.

Галиябануга өйләнергә йөрүче икенче бер егет − Исмәгыйль. Автор аны: «Күп җир биләүче бай егет»,− дип таныштыра. Исмәгыйль дә чибәрлеге, җорлыгы ягыннан кешедән ким түгел. Үзенең бай булуын, көчле булуын туры килгәндә искә төшерергә ярата. «Минем исемем ишетелгәндә,− ди Исмәгыйль үзе турында, − бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә». Әнә шушы кеше, Галиябануны үзенә алырга теләп, ике яшь йөрәкнең бәхетенә аркылы төшә. Бу эшен ахырына җиткерү өчен, ярдәмгә Галиябануның әти-әниләрен тарта. Бәдри − Галиябануның әтисе бик теләп булыша. Чөнки аның кулына күп акча, байлык керәчәк. Кызының бәхете икенче планга күчә. Иренең һәр сүзенә риза булып яшәгән Галимәбану аңа каршы чыгарга кыймый, ире белән ризалаша. Бәдри күптән инде байларның тормышына кызыгып карый. Аның да байларча яшисе килә. Талпынып та карый. Хезмәтче малай да тота. Ләкин, кая инде ул Исмәгыйльләр шикелле бай булу?! Кызын бай кияүгә биреп, Бәдри байлар табыныннан урын алырга тели. «…Урыны килгәндә (кулы белән көрәп күрсәтә) чумырыбрак калырга кирәк»,− ди ул хатынына. Башта ук дөреслекне белгән булса да, Бәдри кызын Хәлилгә түгел, Исмәгыйльгә бирергә теләр иде. Чөнки биреләчәк мең тәңкә аның аңын томалый. Бу исә − Бәдринең бөтен хыяллары тормышка ашачак дигән сүз. Үз хыялын тормышка ашыруда Бәдригә гасырлардан килгән һәм дин белән ныгытылган тәртипләр ярдәм итә. Гаиләдә ул − ирке чикләнмәгән хуҗа. Шулай итеп, кешенең табигый омтылышы, бәхет турындагы хыяллары иске тәртипләр һәм иҗтимагый тәртипләр белән каршылыкка керде. Көчлеләр көчсезләрне буйсындырдылар, сатып алдылар. Галиябану белән Хәлил шуларның корбанына әверелделәр.

Ш. Камал. «Акчарлаклар»

Бирем. Бүлектәге эпизодларга таянып, «Егет кешене кыюлык бизи» дигән темага инша языгыз.

Егет кешене кыюлык бизи

(Инша)

Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен укып чыккач, мин егетлек сыйфатлары турында уйландым. Чын егет кем ул? Соравыма җавапны повестьның үзеннән таптым да кебек. Минемчә, чын егет әсәрнең төп герое Гариф кебек булырга тиеш.

Гариф − мулла малае. Тормышы хәерчелектә үткән дип әйтәсем килми. Муллаларның тормышы начар булмагандыр, һәрбер мулла кебек, Гарифны да әтисе укыткан, әнисе бик нечкә күңелле хатын булган. Иренә беркайчан да каршы килмәгән. Ире эчеп кайтса да, тавышланса да, ул дәшми, «тавыш чыгармый, бер җирдә качып, әкрен генә елый…» Нечкә күңелле, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән булуы белән Гариф әнисенә охшаган. Кара күзләре, таза гәүдәсе әтисен хәтерләтә. Әтисенең муллалык «указы» алынуы, исерткечләр куллануы, авырып китүе, үләр алдыннан балалары белән берәм-берәм хушлашуы, башларыннан сыйпавы Гарифның күз алдыннан китми. Әтисе дә йомшак күңелле булган икән бит. Тик эчүчелеккә бирелүенең сәбәбен генә аңлый алмады Гариф, ярдәм дә итә алмады, кечерәк иде шул.

Бераз үсә төшкәч, Гариф үзендә җаваплылык тоя. Ул бит гаиләдә олы бала, җитмәсә егет кеше. Гаиләгә ярдәм итү − аның төп бурычы. Гариф, эш эзләп, читкә чыгып китә, Каспий диңгезе буендагы бер балык промыселына килеп урнаша.

Егетнең тәрбияле, укымышлы булуын бик тиз күреп алалар: артель башлыгы итеп куялар. Гариф күп сөйләшми, ләкин бер эшкә дә иренеп тормый, авыр эшне үзенә алырга тырыша. Шуның өчен дә иптәшләре аны үз итәләр. Бигрәк тә Шәрәфи абзыйга ошый ул.

Гарифны тагын да таныткан бер вакыйга була. Беркөнне диңгездә давыл кузгала. Берничә балыкчы диңгезгә кереп китә. Аларга ярдәм кирәк. Ярдәмгә беренче булып Гариф ташлана. Шәрәфи абзыйның егетне җибәрәсе килми, өлгерми кала. Гариф артыннан көймәгә тагын өч егет ташлана. Гарифның бу батырлыгын Шәрәфи абзый хупламый, юләрлек дип саный. Ләкин егетләрнең исән-сау кайтуларын күргәч, аның фикере үзгәрә. Егетләрне мактый. «Юләр бул да, егет бул!» − ди.

Бу вакыйгадан соң Гарифның абруе тагын да күтәрелә. Хәзер инде ул Газизәгә дә башкачарак күренәчәк. Егет кешене бит кыюлык бизи. Ул бу фикерне үзенең кылган эше белән исбат итте.

Һ. Такташ. «Алсу»

Бирем. Алсуның иренә язган хатын үз сүзләрегез белән шәрехләгез (җентекләп аңлатыгыз).

Хаттагы юлларда вульгар (тупас) сүзләр юкмы? Алар нинди мәгънәдә кулланылган?

Алсу − Һ. Такташ иҗат иткән «Алсу» шигыренең герое. Автор аны чибәр, акыллы, шаян, кирәк чагында усал да була белгән кыз итеп сурәтли. Ул − студент кыз. Имтиханнар, зачетлар биреп йөри. Белемне тиз үзләштерә. Аңа сагыну хисе дә чит түгел. Ул үзенең иренә хат яза. Хатында аның тормышка, кешеләргә гашыйклыгы, ирен яратуы сизелеп тора. Яратуын, сагынуын ул шаяру формасында белдерә. Иренә, яратып, «чукынган!» дип эндәшә. Бу − вульгар сүз түгел, минемчә. Бер-берсен яратучы кешеләрнең бер-берсенә үзенчәлекле, үзләре генә аңлый торган ярату сүзләре. Алсу үзенең фотосын да җибәрә. Хәзергә хаты һәм фотосы белән юанып торырга куша. Үзенең бик бәхетле булуы турында яза. Шаяру тонында гына булса да, иренә карата көнләшүен дә белдереп куя. Шундый матур кызны башкаларга алыштырма, янәсе.

Кыскасы, Алсуның хатыннан без бу гаиләнең бик дус, саф мәхәббәт белән яшәвен күрәбез.

Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар»

Бирем. Мохтар карт образына характеристика бирегез. Картның колхозга булган өмет-ышанычлары бар яктан да үзләрен аклыймы?

Һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасы катлаулы, авыр елларда язылган. Бу елларны аңлап та бетереп булмый. Әмма Такташ яшәгән чор кешеләре киләчәккә планнар корганнар, зур өметләр белән яшәгәннәр. Чорның кыенлыклары вакытлыча гына дип санаганнар. Матур, бәхетле заманнар киләчәгенә чын күңелдән ышанганнар.

Һ. Такташ поэмасында шул чорның кайбер күренешләрен сөйләп калдырырга тели. Яңа тормыш төзү җиңел генә булмаган. Җитешсезлекләр дә шактый булган. Беренче хатта сыйнфый көрәшнең кискен булуын яза шагыйрь. Үзе яшәгән чорны ул «бөек чор» дип атый. Үзенең бары тик дөресен генә язуы турында әйтә. Ә анкеталардагы алдаулары чиновниклар өчен генә икән, чөнки:

Һәр заманның була үзенә күрә

Сволочы (каһәр суккыры)!

Һ. Такташ − илдәге үзгәртүләрнең шаһиты. Авырлык белән булса да, күмәк хуҗалыклар оештырыла. Бу эш зур каршылыклар белән бара. Шундый каршылыкны шагыйрь авылның Мохтар карты образында чагылдыра. Карт күңелендә икеләнү яши: колхозга керергәме, юкмы? Югарыдан әйтелгән һәрбер сүзгә ышанып яшәргә күнеккән карт колхозга керә. Ләкин бөтен күңеле белән бу тормышка ияләнеп бетә алмый.

Хәзер, малай, миндә ике «мин»,

Берсе менә аның коммун яклы,

Икенчесе каршы, суккин сын!

Мохтар карт атын да колхозга тапшыра, ләкин аны һаман үзенеке дип саный. Атка азыкны да күбрәк бирергә тырыша, атка суккалаган малайның якасына барып ябыша. Бервакыт аның аты үлә. Карт нишләргә белми. Җитмәсә, хатын да елый, кайгыра, Мохтарны битәрли. Шунда карт атның колхозныкы икәнен исенә төшерә. Аңа җиңел булып китә. Әмма Мохтарның өметләре акланмый. «Яхшы» тормышта ат үләргә тиеш түгел иде бит. Минемчә, шагыйрь колхозлар төзүне үзе дә хупламый. Бу фикерне Мохтар карт образы аша күрсәтә кебек.

Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек»

Бирем. «Халкымның күңел байлыгы» дигән темага инша языгыз.

Халкымның күңел байлыгы

(Инша)

…Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк. Фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, халкыбызга нахак бәла ягучыларга дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк.

Г. Бәширов.

Әдәби әсәрләрне укыгач, уйга каласың. Никадәр матурлык, яңалык, гыйбрәтләр! Г. Бәшировның «Туган ягым − яшел бишек» әсәрен укыгач, мине дә шундый кичерешләр биләп алды. Әсәрдә әллә нинди мавыктыргыч сюжет та юк кебек. Малай безгә үз авылында булып үткән, үзе кичергән вакыйгалар, үз авылының кешеләре, яшьтәшләре турында сөйли дә сөйли. Повестьны укыган саен укыйсы килә. Уку барышында бөек Тукаебызның «Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән сүзләренә тагын да тирәнрәк төшенәсең. Г. Бәширов повестен халык иҗаты, гореф-гадәтләре, йолалары энциклопедиясе белән тиңләштереп була. Әсәрне әти-әниләр, укытучы-тәрбиячеләр бала тәрбияләү китабы итеп тә куллана алырлар иде.

«Туган ягым − яшел бишек» халкымның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән. Автор бервакытта да нәрсәнедер эшләмәскә дигән сүзләрне кулланмый. Укучы үзе нәтиҗә ясый.

Повестьның төзелешенә килсәк, ул малай исеменнән сөйләнә, ниндидер аерым вакыйгага нигезләнгән сюжет юк. Хәер, малай андый сюжетны кора да алмас иде. Ул үзенең хәтерендә уелып калганнарны бәян итә: ничек бар, шулай сөйли.

Әсәр миңа бик җиңел укылуы белән ошады. Күңелдә уелып калырлык вакыйгалар, кешеләр дә шактый. Автор үз авылының кешеләрен үзгәртмичә, үз исемнәре белән бирә. Бу хәл повестьның ышандыру көчен арттыра.

Вакыйгаларның урыны − Г. Бәшировның туган авылы Яңа Сала. Автор менә шушы авыл халкының тормышын, яшәү рәвешен, рухи дөньясын күрсәтергә омтылган. Минемчә, татар әдәбиятында халыкның рухи дөньясын шулай киң итеп тасвирлаган башка әсәр юк. Бер авыл мисалында бит әле ул! Мондый тулылык Г. Бәшировның фольклор галиме булуыннан да киләдер.

Язучы халыкның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә, гаилә мисалында да күрсәтә. Мәсәлән, автор татар халкының бәйрәмнәре турында яратып яза. Болар: Сабантуй, Каз өмәсе, Тула өмәсе, киндер тукмаклау, урак уру, чәчүгә, печәнгә төшү, яңгыр боткасы һ.б. Бу бәйрәм-өмәләрдә халыкның уңганлыгы, җорлыгы, таланты ачыла. Бу бәйрәм-өмәләр вакытында егетләр-кызлар бер-берсе белән танышканнар, күзәткәннәр, соңыннан оя корганнар. Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан. Алар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, ат саклаулар. Болар − кеше тормышындагы онытылмаслык вакыйгалар. Ат саклауларны гына алсак та, нинди генә әкият-риваятьләрне ишетмиләр монда малайлар! Һәрбер гаиләдә балаларны олыларга хөрмәт белән карарга өйрәткәннәр. Моны алар үгет-нәсихәт юлы белән түгел, шәхси эшләре белән күрсәткәннәр. Мәсәлән, тәмәке тартма, дип әйтәсе урынга: «Шомыртлар чәчәк ата, кошлар сайрап тора. Ә Шәяхмәт шуларның бөтенесенә сасы төтен җибәрә. Тьфу»,− ди. Гомәрнең әтисе Бәшир абзый бервакытта да тик утырмый, ул һаман эштә. Балалары да аңа охшарга тырышалар. Бәшир абзый балаларының укуы белән дә кызыксына. Кычкырып китаплар укыта, китаплар алып кайта. Гаиләдә кечеләрнең олыларны хөрмәтләү, рәхмәт әйтә белүләренә игътибар ителгән. Табырга утыргач, ашка иң беренче булып өлкән кеше сузылган, һәр эшләгән эш өчен рәхмәт әйтүгә басым ясалган. Әтисенең үләр алдыннан Гомәрне чакырып, бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыруы, улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыруы − буыннар бәйләнешенең гүзәл үрнәге, һөнәрле кешеләр күз алдында булганнар. Аларга һәркем хөрмәт белән караган. Яшьләр алардан үрнәк алганнар. Шулай ук укымышлы кешеләрне дә хөрмәт иткәннәр. Моны Гомәр үз җилкәсендә татый. Матур итеп хат яза белүе аның иптәшләре, авыл халкы арасында авторитеты күтәрелүгә китерә. Халык талантларга соклану белдергән. Ятим Әхмәтнең җырлавы һәркемне сокландырган, һәр авылның үз «артист»лары булган: скрипкада, гармунда уйнаганнар, моңлы итеп җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр, мәкаль-әйтемнәрне оста, урынлы кулланганнар.

Авыл халкы уңмаган, булдыксыз, юньсез кешеләрне яратмаган, аларга карата үзенең ризасызлыгын белдергән. Мәсәлән, акчасы күп дип, Әркәнәй карчыкны үтереп чыгу авыл халкында нәфрәт уяткан. Үзенә ошамаган, ямьсез эш кылучыларны, үлгәч, зиратка да күмдермәгән.

Тормыш авыр булса да, авыл халкы үз күңелен күтәрергә тырышкан. Гасырлардан килгән борынгы йолаларга тугры калган. Солдатка алынучы яшьләрне зурлап озатып калган, саубуллашу чәенә чакырган. Ә аракыга, эчүчеләргә карата авыл халкының үз карашы булган. Гомәрнең әтисе Бәшир абзый үз келәтендә кибет ачучыга аракы кертүне катгый тыйган.

Кешеләр арасында бер-берсенә мәрхәмәтле булу күренешләренә дә зур урын бирелгән. Әсәрдә егет-кызларның авыру Фазуллага карашы − шуның ачык мисалы. Васыять әйтүләр дә дулкынландыргыч итеп бирелә. Бәшир абзыйның Гомәргә, Мәрьямбикәнең сеңлесенә васыять әйтүләре калган кешеләргә читкә китәргә ирек бирми.

Әсәрдә гыйбрәт алырлык вакыйгалар, үрнәк алырлык геройлар бик күп. Алар барысы да кешенең рухын тәрбияләүгә, күңелен бизәүгә корылганнар.

М. Җәлил иҗаты М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре

(Эссе)

Муса Җәлил. Еш уйланам мин бу шәхес турыңда. Сугышка кадәрге тормышы хакында шактый беләм кебек: автобиографик язмасы да, истәлекләре дә, эзләнүләр дә, хатлары да бар. Ә менә тоткынлыктагы тормышын (әгәр «тормыш» дип әйтеп булса) ачык итеп күз алдына китерү кыенрак. Шигырьләре бу турыда сөйли, әлбәттә. Күз алдына да ул шулар аркылы килә. «Моабит дәфтәрләре» − шагыйрь тормышының елъязмасы («көньязмасы» дип әйтәсе килә).

Шигырьләрен укыйм.

Тик булса иде ирек…

Әйе, кеше өчен иң кирәкле нәрсәгә мохтаҗ шагыйрь. Ул − «чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган» төрмә ишекләрен ватып чыгарга омтыла: гасабилана, бәргәләнә, ашкына. Ләкин «таш капчык»тан чыгу юллары ябык диярлек. Бер юл бар барын… Әмма:

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе…

(«Җырларым»)

Богаулы шагыйрь берүзе генә түгел. Монда аңардан юату, дәртләндерү сүзен көтеп торучы милләттәшләре, дуслары, иҗатташлары. Аларның күз карашлары Шагыйрьгә төбәлгән. Шагыйрьнең дусларының иңбашларына кулын салып сүз әйтәсе бар.

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип…

(«Дуска»)

Киләчәк буыннар да үрнәк алырлык итеп яши дә, үлә дә белергә кирәк бит әле.

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!

(«Дуска»)

Кичерешләр… Шагыйрь биектә, иркендә очкан кошка карап моңая. Эх, аның да канатлары булса иде. Очар иде шагыйрь. Туган иленә, газиз сөйгәне, кадерле Чулпаны − йөрәк парәсе янына очар иде. Әкрен генә кызчыгының бишеген тирбәтер иде.

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем…

(«Кызыма»)

Аннары сөйгәне янына килер иде. Килер иде дә, берничә сүз әйтер иде: «Үлгән дисәләр дә, алмаштырган илен дисәләр дә, арып егылган дисәләр дә − ышанма!» − дияр иде.

Синең сөю, серле тылсым булып,

Саклап килде йөргән юлымда.

(«Сөеклемә»)

Вакыт-вакыт шагыйрь үз-үзенә урын таба алмый: аның күңеле 9 баллы дулкынны хәтерләтә. Төрмәнең иң биек манарасына менеп, бөтен дөньяга кычкырасы килә.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,

Кояш чыксын Алман җиренә.

(«Алман илендә»)

Шагыйрь дошманнарын «кеше» сүзе белән атый алмый. Алар − «хаин», «комсыз карчыга», «бурзай», «катыйль», «палач» исемнәренә генә лаек.

Кинәт батыр тынып кала. Чәнечкеле тимер рәшәткә аша төшкән саран гына кояш нурына карап уйлана ул.

Ах, ләкин онтылмый

Гомергә, гомергә

Электә татыган

Шатлыклар, рәхәтләр.

(«Үткәндә кичергән»)

Әмма бу − минутлык мизгел генә. Күңел әрни. Иреннәр «Кичер, илем!» сүзләрен кабатлый. Чөнки:

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Шагыйрь оеп киткәндәй була. Нәрсә бу? Өнме, төшме?

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

− Ай-һай, әти, озак йөрдең,− диеп,

Күзләремә сөеп карады.

(«Төрмәдә төш»)

Төш икән шул. Төшнең дә әле ниндие! Яшәүнең, сөюнең, җир йөзенең, якын кешеңнең кадерен белергә өйрәтә торганы.

Әнә аның дуслары. Ә бусы − бельгияле дусты Андре Тиммерманс. Аңа бер бүләк ясыйсы иде. Тик тоткынның нинди бүләге булсын? Бар аның бүләге, бар. Ул бит шагыйрь.

Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

Җыры булсын сиңа бүләгем.

(«Бүләгем»)

Кичерешләр, кичерешләр… Үлем балтасын көтеп яткандагы кичерешләр. Тетрәндергеч, шул ук вакытта сокландыргыч кичерешләр. Ниләр генә үтми шагыйрьнең күз алдыннан?!

Оренбург. Мостафа авылы. Олы җанлы, шигъри күңелле әнисе.

− Өч баламны очар кош итеп

Мин очырдым иркен далага…

(«Ана бәйрәме»)

Ана күңеле бары тик яхшы әйберләрне генә ишетергә тели. Аның улы да биргән антына тап төшермәс. Әнә бит ничек юата ул якыннарын.

Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,

Илгә җиңү алып кайтмасам.

(«Сөеклемә»)

Уйлар, уйлар… Коридорда аяк тавышлары. Бәлки, соңгы минутлар якынлашадыр. Яшәүдән инде өмете өзелгән шагыйрь тән яшәвенә түгел («Нәрсә ул тән?!»), рух яшәвенә ышана. Бу яшәүне аңа шигырьләре китерәчәк. «Көч» һәм «ялкын»ны аңа һәрвакыт шигырьләре бирде бит.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

(«Җырларым»)

Шигырьләре шагыйрьне өметсезлектән, төшенкелектән коткарды, фашист тоткынлыгында көрәшергә ярдәм итте. Дуслары күңеленә көч, рух өстәде, исемнәрен мәңгеләштерде.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

(«Җырларым»)

Шундый кичерешләр белән гәүдәләнә шагыйрь Муса Җәлил минем алда.

Яраткан шигырем

(Инша)

1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Япь-яшь егетләр, язучылар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киттеләр. Алар арасында Муса Җәлил дә бар иде.

Безнең илебездә М. Җәлилне белмәгән кеше юктыр. Муса Җәлил − Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, бөек шагыйрь. Аның поэзиясен батырлык поэзиясе дип атарга мөмкин.

Муса Җәлил шигырьләрен мин яратып укыйм. Күптән түгел «Чулпанга» дигән шигырен укыдым. Мин үзем дә Чулпан бит! М. Җәлилнең дә кызы Чулпан исемле.

Шигырьнең беренче юлларында ук чагыштыру бар:

Чулпан йолдыз калыкты, нурланып.

Чулпан кызым шунда күз алдыма

Килеп басты, сузып кулларын.

Фронтка киткәндә кызы белән аерылышу бик авыр булгандыр әти кешегә:

Сиздеңмени синнән аерылганга

Әткәң күңеле шулай тулганын?..

Муса кызын бик яраткан булган:

Син янгансың икән йолдыз төсле,

Нурын сибеп гомрем таңында.

Әниең белән кызым − сез икегез

Тормышымның нуры идегез.

Ничек кенә авыр булса да, Җәлил сугышка китә:

Киттем, кызым, якты бәхтебезне

Бирмәс өчен фашист кулына…

Муса фашистлар белән көрәшә, туган илебезне, гаиләсен, баласын саклый:

Мин саклармын йөрәк каным белән

Илемне һәм сезне, аппагым!

Бу шигырьдә Җәлил кызы белән саубуллаша:

Хуш, аппагым, алсу таң атканда.

Үзенең җиңеп кайтуына ышана:

Мин кайтырмын сиңа, җиңү даным −

Автоматым булыр аркамда.

Киләчәктә яңа тормыш корып яшәвенә шатлана шагыйрь:

Без аталы-кызлы кавышырбыз,

Яшь аралаш көлеп, шатланып,

Һәм карарбыз илдә давылдан соң

Матурланып ал таң атканын.

Мине бу шигырь бик дулкынландырды. Муса Җәлил Чулпанны бик ярата. Ул кызына «аппагым», «йолдызым», «Чулпан кызым» дип эндәшә.

Ләкин шагыйрь сугыштан кайтмый. Җәлилне 25 августта Плетцензее төрмәсендә гильотинада үтерәләр. Чулпан кызы ятим кала.

Н. Фәттах. «Итил суы ака торур»

Бирем. «Тарихлардан килгән хакыйкать» дигән темага инша языгыз.

Тарихлардай килгән хакыйкать

(Инша)

Без тарихта эзлебез.

Г. Тукай.

Язучы Н. Фәттахны татар әдәбиятында чын тарихи әсәр тудыручы дип атасак та ялгышмабыз. Аның үткәнне тулы итеп чагылдыру ягыннан «Итил суы ака торур» романы татар тарихи прозасының казанышы булып саналырга хаклы.

Романда Идел буе болгарларының тарихы чагылыш таба. Вакыйгаларда болгарлар дәүләтенең әле оешып кына килүе күрсәтелә. X гасырның иҗтимагый-тарихи, гаилә-көнкүреш үзенчәлекләре, сугыш вакыйгалары, хан-биләрнең тормышы кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтләнә. Ул чактагы тормыш рәвеше геройларның характерларында да күренә. Менә шундый бөтенлеккә ирешеп, Н. Фәттах ышандыргыч, кызыклы әсәр иҗат итә алган.

Романда чор өчен хас булган күренешләр сурәтләнә. Болгар дәүләте һөнәр, сәүдә, икътисад һәм мәдәният үзәге булган бай ил буларак гәүдәләнә. Акбүре ыруының Казаяклар һәм башка ырулар белән мөнәсәбәтләре тарихи фараз һәм легендаларга хас буяулар белән бирелә. Кабиләләр, ыруглар үзара аралашалар, сугышалар, һич көтелмәгән яктан килеп чыккан кан коюларга чик кую өчен берләшү кирәклеге, дәүләт булып оешу процессының һәр кеше тормышына йогынты ясавы кызыклы эпизодлар белән бирелә.

Романда төрки-татар дәүләтләренең беренче җитәкчеләреннән булган Алмыш хан образы сәнгатьчә яктыртыла. Ул − кыюлыгы, эшләгән эшләре белән халыкны ышандыра ала торган шәхес. Автор Алмыш ханның ислам байрагы астында бердәм дәүләт төзүен, үзара гел сугышып яшәгән ыру-кабиләләрне туплавын уңай күренеш буларак бәяли. Алмыш ханның ил-дәүләтен тагын да куәтлерәк итәсе килә, ә моның өчен аңа прогрессив дин кирәк була һәм ул аны ислам дине йөзендә күрә. Хан үзенә бик тә четерекле, әмма кирәкле заман таләбе булган бөек бурычны йөкли. Ул иске гореф-гадәтләр, йолалар белән яшәүнең мөмкин түгеллеген аңлый. Шул ук вакытта гасырлардан бирле килгән ата-баба гореф-гадәтләреннән котылуның җиңел булмавына төшенә.

Алмыш хакимнәргә хас табигый сыйфатлар белән гәүдәләнә. Үз ирекләре белән ата-баба диненнән, йоласыннан ваз кичәргә теләмәгән ыруларның кайсын куркыту, кайсыларына мал бирү юлы белән ул максатына ирешә. Хан үз теләкләре белән кушылган халыкларга дин иреген куя. Шул рәвешле, автор безгә «Милләтләрнең матур яшәү үрнәге ерак тарихта ук булган» дигән фикерне җиткерә. «Болгар йортның ханы бер генә булган кебек, аның Алласы да бер генә булырга тиеш! Барлык ил бер генә йолага − мөселман йоласына табынырга тиеш!» − ди ул.

Н. Фәттахның тарихи романында иҗади уйланган геройлар да шактый. Алар чор агышын тулыландырырга һәм әсәрне мавыктыргыч итәргә ярдәм итәләр. Бу геройлар төрле максатлардан чыгып яктыртылалар. Кайберләре, төп геройларга әверелеп, әсәрнең буеннан-буена үтә. Геройлар, тарихи хакыйкатьне гәүдәләндерү белән бергә, халык тормышындагы бизәкләрне һәм төсмерләрне ачып бирәләр. Аларның образларында шул чор кешеләренең әһәмиятле сыйфатлары, уй-хисләре тупланып бирелә.

Әсәрдә Тотыш образы вакыйгалар белән аерылмас мөнәсәбәттә тасвирлана. Аның язмышы романда күтәрелгән проблемаларны ачуда зур роль уйный. Романтик рухлы геройның, гадәттә, язмышы ачы фаҗига белән тулы була. Тотыш белән дә шулай. Алмыш ханга әсир (тотык) итеп алынгач, ул хан кызы Аппакка гашыйк була. Мәхәббәт өчен ул күп нәрсәләрне югалта, әмма үкенми. Хатыны Тәңкәне, улын, илен калдырып, Аппакны коткару өчен ул Хазар каганы биләмәләренә китә һәм шунда югала.

Әсәрдәге Торымтай, Бәкәч чәчән, Утамыш көтүче образлары аша; кол кешенең тирән фаҗигасе, психологиясе бирелә. Алар әсәрдә уңай яктан сурәтләнгәннәр. Бәкәч чәчән халык алдында Алмыш ханга «карак, угры» дип әйтүдән дә курыкмый. Ул Тотышның батырлыгына дан җырлый. Шуның өчен хан аның телен кистерә.

Н. Фәттахның геройлары заманга аваздаш. Алар бүгенге кешеләргә хас хисләр белән яналар, йомшаклыкларга биреләләр, бик үк дөрес булмаган эшләр эшлиләр. Аның геройлары яраталар, күңел газаплары кичерәләр, ялгышалар.

Н. Фәттах үзенең персонажын бары тик уңай яки тискәре яктан гына күрсәтми. Әдипнең максаты − шул чор тормышын тулырак күрсәтү. Шуңа күрә дә әсәрнең һәр элементыннан ерак тарих сулышы бөркелә. Әсәрдәге көч, күзәтүчәнлек нечкәлеге, нәфис тел, оста, индивидуаль төсмерләр белән ачылган характерлар һәм образлар бирелеше − болар барысы да алынган чорны җанландырырга, төп идеяне ачыкларга ярдәм итәләр.

Романның ахырында моңарчы таркау булган, бер-берсе белән сугышып яшәгән Идел, Чулман буендагы төрки кабиләләр бер байрак астына берләшә.

Н. Фәттахның «Итил суы ака торур» романы бүгенге көн кешеләренә тарихи хакыйкатьне ачарга, халкыбызның бөеклеген, аның тарихтагы урынын һәм ролен тоярга ярдәм итә.

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» Сезнең тормыш − үзе батырлык

(Инша)

Халыкта «Үз язмышың үз кулыңда» дигән әйтем бар. Әйе, күп очракта бу шулай. Үз язмышыңны үзең төзисең, әйләнә-тирәдәге якыннарың, дусларың, җәмгыять тә синең язмышыңа күпмедер тәэсир итә. Ә инде бетен кешелекнең, җәмгыятьнең тоткан юлын, язмышын гел башка якка үзгәрткән зур тарихи вакыйгалар да булырга мөмкин. Безнең ил тарихында әнә шундый зур фаҗигаләрнең берсе Бөек Ватан сугышы булды һәм миллионлаган халыкның язмышын берничә минут эчендә үзгәртте дә куйды. Сугышның ачы хәсрәтле җиле һәр өйгә, һәр гаиләгә, һәр кешегә килеп сарылды.

Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә дә Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы халыкның язмышы, көнкүреше сурәтләнә. Сугышның рәхимсезлеге кешеләрне хәлсезләндергән, атлар күтәрәмгә калган, әмма әле сугышның кырыс юлларын үтеп бетерәсе бар. Алда − язгы чәчү. Чәчүлек кирәк. Иске-москы кигән, ярым ач, хәлсез, кайберләре авыру хәлендәге кешеләр, кәрван булып, кул чаналары тартып, алтмыш биш чакрым ераклыктагы элеваторга юнәлә. Яшәргә, тырышырга, фашизмны җиңәргә кирәк! Өмет чыгара аларны юлга. Алар бердәм, бер-берсенә искиткеч мәрхәмәтле, чыдам. Ашарларына да такы-токы гына. Бу язны түзсәләр, Җиңү киләчәк! Тырышырга, бирешмәскә кирәк!

Ләкин тормыш көтелмәгән яклары белән кешеләрне тагын бер кат сыный, Сабирәттәй юлда үлеп кала. Әгәр җитәкчеләр якындагы элеватордан чәчүлекне алып кайтырга рөхсәт бирсәләр, ул да исән калыр иде, башкаларга да җиңелрәк булыр иде бит!

Әсәрдәге вакыйгалар сугыш чорын үз башыннан кичергән һәр кеше өчен бик таныш һәм якын. Бүгенге көндә 90 яшен тутырып килүче дәү әниемнең дә яшьлегенең иң матур еллары сугыш вакытына туры килгән. Көзен егерме биш чакрым ераклыктагы районга икмәк ташысалар, язын, шуны ук күтәреп, кире алып кайтканнар. Зур елга аша чыкканда, күтәрәмле чабаталары су белән тула торган булган. Кайвакытта көненә икешәр дә барганнар алар. Урак урганда, көнгә 30 сутый норма булган, ә дәү әнием нормасын һәрвакыт арттырып үтәгән. Сугу машиналарын кул белән әйләндергәннәр, ашлыкны җилгә көрәк белән тотканнар, шулай чистартканнар.

Кыш көне үгез, сыер җигеп, Идел болыныннан печән ташыганнар. Лаеш районы Имәнкискә тирәсендә окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килгән дәү әниемә. Черек бәрәңге, элмә кайрысы, алабута кушып пешерелгән күмәч, кычыткан ашы − болар сугыш чорының төп ризыклары булган.

Минем дәү әнием Мәгъмүрә уен-көлке, юморны бик ярата. Яшьтәше һәм ахирәте Шәрифҗамал әби белән очрашкач, аларның сөйләшеп сүзләре бетми. Көлә-көлә дә, елый-елый да искә ала алар сугыш елларын. Аларның күңелендә изгелек, яхшылык кына. Авыр сугыш елларында да шушы хисләр яшәргә көч биргән, өмет, теләк һәм тырышлык белән яшәп, алар Җиңү көнен якынайтканнар. Тылдагы һәр кешенең хезмәте − ул зур батырлык.

Күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗев «Язгы кәрваннар» повестенда тылдагы кешеләрнең күңел матурлыкларын, олы җанлы, киң күңелле булуларын, үзләренең хәле хәл булса да, башкалар турында кайгыртып яшәргә омтылуларын Сабирәттәй, Хәкимҗан абый, Сәрвәр апа, Габбас абыйлар аша сурәтләсә, сугыш та җиңә алмаган яшь җаннарның күңел матурлыгын, мәхәббәтнең, дуслыкның олылыгын Ибраһим, Әдилә, Дамир образлары аркылы безгә җиткерә. Өмет, теләк көчле булганда, яшәү дә матур булачак. Аларның һәркайсының тормышы − үзенә күрә батырлык.

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап

(Инша)

Без сугыш чоры балалары түгел. 36 яшендә, биш баласын калдырып, сугышка чыгып китеп, ярты Европаны узган, Җиңү шатлыгын күрү бәхетенә ирешкән һәм исән-имин туган якларына әйләнеп кайтып, тормыш корган бабамның төпчек улы Рәйдамның кызы − Энҗе мин.

-..Сугыш ул − Сәхиб бабамның сөйләгәннәре дә, аның сугышта алган яралардан төннәр буе сызланып чыгуы да. Аның иңбашына кереп урнашкан дошман ядрәсе үләренә ике-өч ай кала үзенең барлыгын бик еш сиздерде: бабам ядрәнең урыныннан кузгалуы, сызлануы турында гел әйтә иде. Сугыш гарасатларының бөтен фаҗигасен үз күзләре белән күргән бабам да якты дөньяда юк инде.

-..Сугыш ул − шкаф тартмасында 60 елдан артык саклана торган, ялтырап яткан бик күптөрле орден-медальләр дә. Аларның да кешеләрнеке кебек үз тарихы, үз язмышы. Бабамның ул бүләкләре безнең гаиләдә кадерле истәлек итеп саклана, әмма аларның һәркайсыннан сагыш, ачы күз яшьләре тамган кебек тоела миңа.

Минем Сәхиб бабам күбрәк утырып йоклый иде. Кечерәк вакытта минем дә, уеннан соң арып, аның янына утырып йокыга киткән чакларым булды. Бездән: «Сугышта бергә булдыгызмы әллә?» − дип көләләр иде. Үсә төшкәч кенә аңладым: алар төнлә дә, көндез дә сугышчан әзерлектә торганнар, шуңа утырып йокларга гадәтләнгәннәр икән. Әтиләребезгә, безгә, балаларыбызга утырып йокларга насыйп итмәсен иде, Ходаем!

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап, диләр. Кайгы кайгыга охшамаган кебек, язмышлар да бер-берсенә охшамый. Бабамнар фронтка барганда, эшелоннарын немец самолетлары бомбага тота. Шунда бик күп сугышчы һәлак була. Исән калганнары 200 километрдан артык юлны коеп яуган яңгыр астында җәяү үтәләр. Великие Лукидан ерак түгел бер авыл янында окоп казып урнашалар.

Фронтта сугыш кирәк-яраклары, күп вакытта азык-төлек тә җитешми. Алар, җилкәләренә күтәреп, снаряд та ташыйлар, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр ачлыктан да интегәләр, суыктан һәм үз вакытында беренче ярдәм күрсәтелмәүдән дә газап чигәләр. Аларның ул вакыттагы хәлләрен күз алдына да китерүе кыен. Бабам, ике тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыга. Шуннан соң инде сәламәтлеге какшаган бабамны пешекче итеп куялар. Аларның кыр кухнялары сугыш сызыгыннан берничә йөз метр гына артта бара. «Үлем турында уйларга вакыт булмады»,− дия иде бабам. Алар батырларча көрәшкәннәр, куркусыз булганнар. Ә шул ук вакытта гомере буе авылда яшәргә, икмәк үстерергә хыялланган бабам кебек асыл ир-егетләр аз үлмәгән ул сугышта. Барып баш ияргә каберләре дә юк бит мәрхүмнәрнең.

Юл чатында каберләр күп,

Гөлләргә уралганнар.

Ә кайда соң сезнең кабер,

Хәбәрсез югалганнар?!

  • ..Сугыш ул − өч баласы белән тол калган Һидая, Гөлзифа әбиләр, ирләре белән берничә ай да яшәргә өлгерми калган башка әбиләр дә. Алар гомер буе ирләрен көтеп яшәделәр.

1941 ел балалары да шактый икән авылыбызда. Күбесе − әтиләре сугышка киткәч туган балалар. Бер тапкыр да «әти» дип әйтә алмыйча, әтисез үскән буын. Аларның да әтиле балалар шикелле: «Әтигә әйтәм мин сине», − дип үртәшәсе килгәндер…

-..Сугыш ул − унике яшеннән әтисез калып, тылдагы бөтен авыр эшне үз җилкәсендә татыган, әниемнең әтисе Мөхәммәт бабам язмышы да. Әтисе Хаҗип сугышка киткәндә, бабама: «Сеңелләреңне, энеңне карарга әниеңә булыш», − дип әйтеп калдыра. Мөхәммәт бабамның эшләмәгән эше калмый: үгез җигеп сука сукалый, урак ура, көлтә ташый, урман кисә, төннәрен чабата үрә. Әтисе булганда алган өч класс белеме белән кала ул. Шуңадыр инде, гомере буе укуның кадерен белергә өндәп яшәде. Аның күргән газаплары да эзсез узмаган: саулыгын югалткан. Шушы сугыш афәте булмаса, унике яшеннән тормыш аның үз өстенә калыр идеме соң?

  • .. Бабам истәлеге булып, Олы Әшнәк авылындагы бакча башында ул утырткан зирек агачлары әкрен генә леперди. Әйтерсең лә бабамның изге теләкләрен җиткерәләр:

Тәлгәш-тәлгәш зирек алкалары

Нәрсә әйтергә телиләр икән?

− Тыныч илләрдә яшәгез,

Сугыш күрмәгез, −

диләр микән?

  • ..Сугыш ул − өч яшендә ятим калган Зәйтүнә әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә.
  • ..Сугыш, сугыш…

Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.

Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый.

С. Сөләйманова иҗаты Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм

(Инша)

Бик шатландым синен өчен, Сажидә. Күңелне җилкендерә торган шигырьләр дә, уйландыра-моңландыра торганнары да бар. Бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбеңдә йөрәк, акыл ята.

М. Кәрим хатыннан.

Мин шигырьләр яратам. Яраткан шагыйрьләрем дә бар. Шагыйрьләр арасында мине аеруча җәлеп иткәне − Саҗидә Сөләйманова. Бер очрашуда шагыйрь Х. Туфан Саҗидә исемен ишеткәч: «Ай, матур исем! Саҗидә − сәҗдә кылучы, кешеләрне, яшәешне олылаучы хатын-кыз…» − ди. Әйтерсең шушы сүзләре белән олы шагыйрь С. Сөләйманованың киләчәген пәйгамбәрләрчә дөрес билгели.

Чынлап та, шагыйрь фаразлаганча, С. Сөләйманова шигырьләре аша тормышка, аның матурлыгына сәҗдә кыла. Үләр алдыннан язган «Тормыш, исәнме!» шигырендә ул яшәүнең чиксез матурлыгын тоеп:

Сахраларга чыксаң, җырлап туймас

Җыр икәнсең, тормыш, исәнме! −

дип яза.

С. Сөләйманова, башка шагыйрьләр кебек, үзенең кечкенәдән шигырь язуы турында әйтми, әмма көндәлегендә берничә юл бар.

Ләкин биографиясеннән аның шигъри җанлы, романтик рухлы кыз икәне ачыклана. Аның поэзия мәйданына аяк басуы турында ире Әдип Маликов болай дип яза: «Саҗидә поэзия мәйданына соңлабрак, хисләре тулышып өлгергәч кенә аяк басты. Үзе алдан сиземләгәнчә, җыр булып ташып чыкты ул».

С. Сөләйманова тумышы белән Башкортстаннан. Үзенең бер шигырендә шагыйрә туган җире белән горурланып:

Җыр булып ташып чыгармын

Чыгышым Агыйделдән, −

дип яза.

Шагыйрәнең йөрәге кешеләргә ачык. Шуңа күрә аның шигырьләре һәркемне үзенә тарта. Уйландыра да, моңландыра да бу шигырьләр. Шигърияттә аның үз юлы бар. «Бәхетне үзем табам» дигән юллар авторның беркемне дә кабатламавы, беркемгә дә иярмәве турында сөйли. Аның геройлары − эшчеләр, нефтьчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре, туган ягының гади кешеләре. Ул аларга хезмәт итә, һәрчак алар арасында. Шагыйрьнең урыны сафлар алдында булырга тиеш.

Таянычым − шундый эшче халык.

Без походта, тормыш, яңгырат маршың!

Кояштан таҗ кояр алтын куллы

сафлар алып чыгам,

мин − маршал!

(«Укытучы»)

С. Сөләйманованың беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Ул үзенең туган ягын да онытмый. Башкортстанның «Кызыл таң» газетасына да җибәрә. Шигъри күзәтүдә аның турында: «Әлмәт шәһәреннән С. Сөләйманованың шигырьләре күңелдә аеруча өмет тудыра», − дигән сүзләр языла.

Шулай итеп С. Сөләйманова матбугатта басылган беренче шигырьләре белән үк шигърият дөньясында үз урынын алуга иреште. Шагыйрә моны үзе дә сизә, шуңа сөенә.

Замандашлар,

ярый сезнең белән

бергә туры килгән гомерләр!

(«Шуңа сөенәм»)

С. Сөләйманова поэзияне гашыйклар эше дип саный. Ләкин бу кешегә карата булган сөю генә түгел, гомумән, дөньяга, һәр җан иясенә, табигатькә, тормышка мәхәббәт.

Сөюмени, бәхет каршына

Канатланып күңелең очмаса?

(«Сөюмени»)

Шагыйрә фикеренчә, иҗат кешесе һәрнәрсәгә, һәр каршылыкка әзер булырга тиеш.

Күк барында —

җирдә уклар да бар, −

тыныч яшимени шагыйрьләр!

(«Кызыл каурыйлар»)

Мине шагыйрәнең шигъри теле сокландыра. Аның бу осталыгын өлкән язучылар да билгеләп үтә. Теленең төзеклегенә, матурлыгына Г. Бәширов, М. Кәрим, С. Хәкимнәр дә игътибар итәләр.

Гөл серләрен тыңлар идем,

чәчәк атса бер гөлем.

Таңда торып, сандугачтан

өйрәнимме җыр телен?

(«Ач, шигърият, серләреңне»)

Җырлап торган моңлы да, җитди дә, тирән дә, матур да шигырьләре белән менә шундый «җыр телле» шагыйрә булып кереп калды ул минем күңелемә. С. Сөләйманова шигырьләрен укып, мин шуны аңладым: Х. Туфан әйткәнчә, «чын шагыйрь юлы иң катлаулы, иң авыр, ләкин иң гүзәл, олы, бай, бәхетле юл ул…»

Ач, шигърият, серләреңне…

(Инша)

Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый…

Н. Юзиев.

Саҗидә Сөләйманова дип әйтүгә, күңелдә «Урсал тауда…» җыры тибрәнә башлый:

Үтә айлар, көтә

Зәйләр, суларында йөзәлмим…

Урсал тауга карлар яуган,

барам инде, түзәлмим…

Шагыйрә туган ягына әнә шулай ашкына, аңа мәдхия җырлый. Синең дә шунда тизрәк барасың, Урсал тауны күрәсең килә башлый.

Кешедә булган кешелеклелек сыйфатлары, мәрхәмәтлелек хисләре дә автор өчен «туган җир, туган туфрак» төшенчәләреннән башлана.

Туган җир ул кеше күңеленә

Ана сөте белән салына, −

ди ул «Туган җирем, эчкән суым!» шигырендә. «Туган жир» һәм «ана сөте» − кеше өчен бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Алар алдында кем үз бурычын түләп бетерә ала? Бары тик иле өчен, халкы өчен, яшәү өчен җаннарын фида иткәннәр генәдер, мөгаен. Әсәрдә автор туган якның кадерен дә, аның кеше өчен үтә мөһимлеген дә әйтергә тели. Туган җир, туган як кеше күңеленә моң сала, аны канатлы, илаһи итә, яшәүгә көч бирә, шуңа ул аның алдында үзен бурычлы тоя:

Тәпи баскан җирем, эчкән суым

кара, акмы, ачы, татлымы −

бөтен гомерем белән түли алмам

шушы җирдә яшәү хакымны.

(«Туган җирем, эчкән суым!»)

С. Сөләйманова шигырьләрендә эчке моң, ниндидер үзәк өзгеч сагыш бар. Бер үк вакытта ул сине илаһи ераклыкка, биеклеккә алып китә дә, шул ук вакытта җирдәге чынбарлыкка кайтарып та куя. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән!», «Кеше» исемле шигырьләрендә әнә шул хисләрне тоясың. Кешене лачыннар биеклегенә күтәрә ул, горур булырга чакыра. Кеше барлык кыйммәтләрдән өстен, дигән фәлсәфи фикерне үткәрә. Шулай булмаса, дөньяның бөтен бәла-казалары адәм баласы өстенә төшәр идеме соң?

Аның мәхәббәткә багышланган шигырьләрендә кеше күңелен дулкынландырырлык сер бар. Алар синең күңелеңне җилкендерә дә, уйландыра да, моңландыра да. Әмма бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбендә изгелек теләп торган хатын-кыз йөрәгенең саф хисләре ята. «Җитәкләшеп икәү бара, эзләренә ак кар ява», − ди ул «Этюд» шигырендә. Ике яшьнең самими хисләрен күреп, аларның киләчәге өчен ихлас борчылу да бар шагыйрә күңелендә. Ялгышмаслармы? Үткәннәргә кайтып булмаячак бит. Һәм авторыбыз теләк тели:

Эзләренә кер кунмасын,

җил тимәсен,

суынмасын.

С. Сөләйманованың лирик герое − үтә зәвыклы, сизгер, нечкә күңелле. Лирик герое белән автор образы аның иҗатында шактый якын, һәм еш кына аларны бер-берсеннән аера да алмыйсың. Әйләнә-тирәне, дөньяны, вакыйгаларны ул үзенчә кабул итә, аларга фәлсәфи якын килә, нечкә лирика һәм тирән фикер, аз сүз белән әйтеп бирә ала. Шагыйрәнең сүз куәте көчле.

Мин иншамны әдәбият галиме Нил Юзиевның С. Сөләйманова иҗатына биргән бәяләмәсе белән тәмамларга телим. Ул болай ди: «Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый… Шигырь язучылар арасыннан шигърият бик нык сайлый: күңел биографиясе һәм әйтер сүзе булганнарын, тормыш агышына-моңына сизгер күнеллеләрен, шигъри күрү-ишетүгә ия булганнарын… Шагыйрь ни дәрәҗәдә поэзиягә ышанса, күңелен курыкмыйча ачса, шигърият тә серләрен иркенрәк өләшә…»

Әйе, Саҗидә Сөләйманова − шигърият серләрен ачкан олы Шагыйрә!

Иң татлы тел − туган тел,

Анам сөйләп торган тел

(Инша)

И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Г. Тукай.

Мин − авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.

Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем «ана сөте белән» дигәнне дә «ана теле» дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: «Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс», − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.

Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү − бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем − газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.

Гәрчә, бу соңгы елларда ана телебездә уңай якка үзгәрешләр дә булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларның, аналарның, матбугатның, Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе − туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.

«Тел − ананың зур бүләге». Мин әни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан: «…ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…» − дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.

Миңа әнием бишек җырлары урынына күбрәк Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!

Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Җилле-давыллы кичләрдә бездә еш кына ут бетә. Өйдә ут беткән кич безнең өчен әкиятләр кичәсенә әйләнә. Әтиебез 3-4 сәгать буе әкият сөйли иде. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул.

Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:

Тел, әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,

«Ана» дип аталырга бармы синең хакың?! −

дип әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән Тел бирдем,

Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам!.. −

дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:

Күңелемә алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,

Мин сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.

И, миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.

Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә:

Бар җиһанга эндәшәсем килә:

− Мин бәхетле, ап-ак кышым бар.

Үз телендә генә сайрап торган

Күңелемдә бәхет кошым бар.

Мин бәхетле, әбкәм сине тапкан

Һәр ел саен килгән язым бар.

Гомер һәм тел бүләк иткән әнкәм,

Җаным тулы сиңа назым бар.

Мин бәхетле, җиргә әткәм туган,

Муллыкка күмелгән көзем бар.

Туган телдә җырлап яшәүче

«Ләкләк» алып килгән үзем бар.

Учебное издание

Гимадиева Назия Саляховна

Билалова Альфинур Гильмутдиновна

По страницам учебников литературы

[Электронный ресурс]//URL: https://liarte.ru/sochinenie/garif-ahunov-artyishlyi-tau-buenda/

(Пособие для учащихся V—VIII классов)

(на татарском языке)

Редакторы Г.Ш. Шакирҗанова

Битләргә салучы И.К. Галләмов

Форматы 60×84 1/16. Офсет кәгазьдә. «SL_Таймс» гарнитурасы. Нәшер-хисап табагы 7,75. Тиражы 3000 данә. ОКП коды − 953000

«Яңалиф» нәшрияты. 420088, Казан, Ак. Губкин ур., 50.

Тел.: (843) 272-55-73.

«ЭксПресс-Плюс» нәшрият-полиграфия үзәгендә басылды.

Казан, Даурия ур., 20. Тел/факс: (843) 298-64-15.

2