Минем яраткан укытучым

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

Лена Шагыйрьҗан

Укытучы! Бу сүзне ишеткәч, һәрберебезнең күңелендә хатирәләр яңара, үзе өчен якын, мөлаем укытучысын күз алдына китерә.

Мөгаллим һөнәре элек-электән иң мактаулы һөнәрләрдән саналган. Чөнки без, үсеп килүче яшь буынның, киләчәге укытучы кулында. Аның хезмәтенең нәтиҗәсе – белемле, аек фикерле, тормышта үз урынын тапкан укучылары.

Укытучы – ул үз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлаучы, авыр вакытта ярдәм итүче, юатучы, акыллы киңәшләрен бирүче. Минемчә, балалар язмышына битараф кеше чын укытучы була алмыйдыр ул.

Шушы күркәм сыйфатларны үзендә туплаган, утыз тугыз ел гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган, яраткан укытучыбыз Вәлиуллина Фәния Нургали кызы турында язасым килде.

Үзенең ягымлы йөзе, тыныч тавышы, дустанә мөнәсәбәте белән күңелләребезгә ачкыч таба алды, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятты. Укытучы апабыз (без аңа яратып шулай дәшәбез) дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә.

Әдәбият дәресләрендә шагыйрьләр һәм язучыларыбыз белән таныштырганда, өстәмә әдәбият, гәҗит – журналлардан алынган материаллар, презентацияләр кулланып, аларның тормышын тагын да тулырак күзалларга ярдәм итә. Әдәби әсәрне аңлый, автор фикерен тоемлый белергә, әсәрдәге чорны үзебез яшәгән вакыт белән чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын күрергә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә.

Матур әдәбият аша бездә кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә омтыла. Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек галимнәребезнең тәрбия турындагы нәсыйхәтләрен өйрәтә. “Тәрбияле бала гына бәхетле була, тәрбияле булыгыз!” – дип еш кабатлый апабыз.

Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә, аны яратырга һәм сакларга кирәклеген төшендерә. Туган телебездә сөйләшү, аны саклау да безнең бурычыбыз икәнне аңлата.

Халкыбызның тарихы, гореф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре турында да апабыз оештырган кичә – бәйрәмнәрдә өйрәндек. Төрле викторина, шигырь

бәйрәмнәре, китап укучылар конференциясе, пьесалар сәхнәләштерү, олимпиада һәм бәйгеләрдә актив катнашырга кызыксындыручы безнең апабыз булды.

3 стр., 1204 слов

Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»

... мин остазларымның ышанычын акларга тырышып.... мәктәбендә укытучы булып эшлим. 20 елдан артык эшләү дәверендә миңа педагогика өлкәсендә күпне белерг ... -ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең ... шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда ... ә чыгу юлын табабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, туган телгә мәхәббәт ...

Фәния Нургали кызы безнең яраткан укытучыбыз гына түгел, хезмәттәшләре арасында мөхтәрәм остаз, киңәшче, гаиләсендә кадерле әни һәм яраткан дәү әни дә әле.

Хөрмәтле укытучыма ныклы сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телим. Сезгә, күңелләребезгә изгелекләр салганыгыз өчен зур рәхмәт!

Минеева Алина, 8 а сыйныфы укучысы