«Табигатьтән башка үле без» ( язуга әзерлек дәресе фрагментлары. XI сыйныф)

Сочинение

Альмира

СИБГАТУЛЛИНА,

Кукмарадагы Ч.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес барышы

I. Оештыру. Мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Дәрес башында ук бер җыр тыңларбыз. (Зөһрә Сәхәбиева башкаруында аудиоязмада «Җидегән чишмә» җыры тыңлана.)

  • Әлеге җырны ишеткәнегез бар идеме, аны кем башкара, авторлары кемнәр? Җыр нәрсә турында? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
  • Дәрестә нәрсә турында сүз барачак дип уйлыйсыз? (Җаваплар тыңлана.)
  • Әйе, җыр сүзләреннән аңлашылганча, дәресебез табигать белән бәйле булыр.

Төгәлрәге, без «Их, яшисе иде озак, мәңге… Табигатьтән башка үле без» дигән темага сочинение язуга әзерлек эше алып барырбыз.

II. Актуальләштерү

Укытучы. Нәрсә ул табигать? Җавап­ларыгызны кәгазь битләренә языгыз. (Моның өчен 1 минут вакыт бирелә.)

  • Җаваплардан соң, бераз ара калдырып, аркылы сызык сызыгыз.
  • ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (уйла, җавапны яз, төркемдәге иптәшләрең белән уртаклаш) структурасын кулланып, сорауга җавап эзләнә.

(Уйлау һәм язып кую өчен, 30 сукунд вакыт бирелә.)

Укытучы. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны түбәндәге шигырь юлларын язарга нәрсә этәрде икән?

  • ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланыла

Күкрәгеңдә меңләгән җөй, мең яра…

Йөрәк турың кая икән, Җир-ана?

Яргаланган, янган күпме

Төбәгең;

Бу газапка ничек түзә

Йөрәгең?

…Уйлы юллар, утлы еллар,

Киң дала;

Йөрәк турың кайда икән,

Җир-ана?

(3 нче, 4 нче төркем укучыларының җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Әлеге шигырь юлларын сочинениегә эпиграф итеп алырга мөмкинме? Эпиграф өчен үзегез нин­ди өзекләр таптыгыз? (Фикерләр тың­лана.)

III. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру

1. Сочинениенең кереш өлешендә ниләр язар идегез? (Төркемнәрдә фикер алышу.)

2. «Сәяхәтнамә» поэмасында Ә.Баянов нинди проблемалар күтәрә?

3. Табигатьне саклау проблемасы нинди вакыйгалар аша яктыртыла?

Көтелгән җаваплар:

2 стр., 601 слов

«Укытучы булу җиңелме?»

... күңеленә иң якын кешене - УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткә ... че, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм алардан дөньяга караш, ... алып барыла. Әдәби атналыкларда “ Сәнгатьле шигырь уку” конкурслары, тематик викториналар, драматургларның әсәрлә ... гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул сынауларны ...

  • Яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртә.
  • Юлына ясалма буа күтәртеп күпер салынган Чулман елгасы үләнле болыннарны, кара урманнарны, уңдырышлы җирләрне мәңгегә үз астында, су эчендә калдыра.

Сандугач, кәккүк тавышларын машина гүләве алыштыра.

  • Авыл егете шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ул туган җиренә якынлашып килгән һәлакәтне сизми.
  • Күнегелгән тормыш, гасырлар чатында туган йолалар югала, җырлар онытыла, ана теленең кирәге калмый.

Укытучы. Шагыйрь туган җире өчен борчыла. Ничәмә буынны куенына сеңдергән, халык өчен яшәеш, рухи ныклык чыганагы булган Татар җире – әдип өчен изге төшенчә.

Шуннан килеп, ул табигатьне, тормышны сакларга өндәп чаң суга.

Чаң кагам мин:

  • Бар халыклар!

Барлык теләк-гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер-берегезгә

Җир хакына, яшәү хакына!

  • МИКС-ПЭА-ШЭА структурасы кулланыла. (Музыка туктый, укучылар парлаша. «Сәяхәтнамә» – шартлылыкка корылган әсәр» дигән фикерне дәлиллиләр. Фамилиясендә хәрефләр саны күбрәк булган укучы җавап бирә, башкалар тулыландыра.)

Укытучы. Тарихның усал җилләренә бирешмәгән, мәрхәмәтле туган туфракны саклау кирәклеген бер Әхсән Баянов кына калку итеп чагылдырмаган. Илдар Юзеевның «Карурман» поэмасы – «Сәяхәтнамә» шикелле үк, уңышлы әсәрләрнең берсе. Автор бу әсәрендә нинди проблемалар күтәрә? (Үзәктә үткәнне санга сукмау, ваемсызлык, рухи гариплек темасы ята.)

  • Җавапларны тыңлар өчен, РЕЛЛИ РОБИН структурасы кулланыла.

Укытучы. «Сәяхәтнамә» белән «Карурман» әсәрләренең охшаш якларын табыгыз. (ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы кулланыла.)

Көтелгән җаваплар:

  • Ике әсәр герое да дөньядагы тискәре күренешләргә каршы чыга, кешелекне ­саклап калу өчен көрәшкә күтәрелә.
  • «Гүзәл табигатьнең дошманы – кеше үзе» дигән фикер – ике әсәр өчен дә уртак күренеш.
  • «Сәяхәтнамә» әсәрендәге геройга Табигать-Анадагы матурлыкны «бер югалтсаң булмый табып» дип искәртелә.

Әмма ул ваемсыз, үзсүзле, кире, киләчәк турында уйламый…

  • Илдар Юзеевның лирик герое да билгесезлеккә ашкына.
  • Ахыр чиктә, егетләрнең икесе дә туып үскән җирләренең кадерен белү, табигатьне саклаучылар, яклаучылар дәрәҗәсенә күтәрелә.

Укытучы. Фикерләрегез өчен рәхмәт, барыгыз да урыннарыгызга утырыгыз. Табигатьне саклау темасы тагын кайсы язучыларыбыз әсәрләрендә чагылыш тапкан?

1 нче укучы. Мин Г.Ахуновның «Хәзинә» романын әйтеп үтәр идем. Бу әсәрдә нефть чыгаруның табигатькә нинди зур зыян китерү куркынычы булу ихтималы ачык дәлилләнгән. Аның «Артышлы тау буенда» әсәрендә дә табигатьне саклау проблемасы калку куела.

2 нче укучы. И.Юзеевның табигать күренешләрен тирән тоемлап язган шигырьләре дә байтак. «Аксакал нәсыйхәте» исемле шигыре – шундыйларның берсе.

Укытучы. Чынлап та бик матур шигырь. Мин бүген сезне туган як табигате, чишмәләр турында язучы якташ шагыйрәбез Н.Сәгъдиева белән таныштырам. Ул Кукмара районының Сәрдекбаш авылында туып үскән. 2006 елда аның «Күңелемдә челтери чишмәләр» исемле китабы дөнья күрде. «Әй, Сәрдекбаш чишмәләре» шигырен сезгә дә укып үтәм. (Шигырь укыла.)

4 стр., 1902 слов

Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

... патриотлык моның белән гeнә чикләнми. Бездә, татар кешеләрендә, туган телеңне, мәдәниятең, динең, гореф-гадәтләреңне, тарихыңны белү, саклау, аларны камилләштерә, үстep ... әләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара - татарларны ...

Укытучы. Язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Казан утлары» журналының 2014 елның 1 нче санында чыккан «Коткаручы» хикәясендә дә табигатьне саклау проблемасы күтәрелә. (Әсәрдән өзек укыла.)

IV. Төркемнәрдә эш

Сочинениегә план төзү эше үткәрелә. Һәр төркемнән 1 укучының эше тыңлана.

V. Йомгаклау

Билгеләр кую.

Өйгә эш: сочинениене язып килергә.