«Табигать — туган йортыбыз»

Сочинение

Бәйгедә катнашу өчен гариза, Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме

Акбашева Рүзилә Рәүшәт кызы

Уку урыны, сыйныфы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп, 6 нчы сыйныф

Туган көне, елы

21.07.2000

Укытучысының исем-фамилиясе, әтисенең исеме

Акбашева Резидә Хәйдәр кызы

Укытучысының эш урыны, вазифасы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп, башлангыч сыйныф укытучысы

Табигать – туган йортыбыз

Безнең районыбыз урман-күлләре, басу-кырлары, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота. Мин үземә иң якын булган, дәү әнием белән дәү әтием яши торган якның табигатен бик яратам, чөнки анда һәр тарафта хозурлык, гүзәллек.

Әнә, җәйге йомшак җилдә яфраклар лепердәшә, әйтерсең лә алар кошларның дәртле җырларына тыйнак кына кул чабалар. Ямь-яшел үлән арасында сикереп йөргән чикерткәләрнең үзләренә генә хас булган тавыш белән кубыз чиерткәннәрен тыңлавы җанга рәхәтлек бирә. Чебен-черкиләр, кигәвен-божаннар, чәчәктән чәчәккә кунып, үз биләмәләрен тикшереп йөри сыман. Ә бал кортлары иртә яздан көзгә кадәр, нәни генә тәпиләренә урап, күпме бал җыялар!

Урман эченә керсәң, иң беренче, кырмыскалар оясына күз саласың. Бу кечкенә затлар беркайчан да тик ятмыйлар, йөгерә-йөгерә нидер эшлиләр. Тирә-юн ьн әрен чистарталар. Юкка гына аларны урман са н итарлары димиләр бит!

Елга буйларына төшеп, тын суда үз матурлыкларына сокланып утыручы төнбоекларга карап, үзеңә күпме рәхәтлек аласың! Әкрен искән җилгә назланып, челтерәп аккан чишмәләрнең шаян җырын тыңлап, хәтфәдәй чирәмнәр өстеннән яланаяк атлыйм. Туган ягым табигатенә карап сокланам!

3 стр., 1239 слов

Туган якны? ?семлекчелеге темасы буенча 4 сыйныф ?чен ?йл?н? ...

... “Мәгариф” нәшрияты, 2009 елгы дәреслек буенча. ФГОС, Ә.З.Рәхимовның иҗади ... белән шөгыльлән-гән. Урман – болыннарда очраган орлык, җиләк, ... безне рухи баеталар, без аларның матурлыгына карап сокланабыз, хозурланабыз.) Берсеннән- берсе матур ч ... материал табу; рәсем ясау; хикәя язу һ.б.) Выполнила разработку и презентацию урока Фахрутдинова ... әштерү. Уку мәсьәләсе кую. Балалар, кешеләр терлекчелек, балыкчылык ...

Бу авылда чишмә-елгалар да бик күп. Һәр чишмәнең үз атамасы, үз тарихы бар. Менә Мәхәббәт чишмәсе, Гаскәр чишмәсе, Суыксу чишмәсе. Бу чишмәләр мул сулары, тәме, сафлыгы белән берсеннән-берсе аерылып та торалар. Ни хикмәттер, табигать биргән бу хәзинәләрне тиешенчә чистартып, карап тормыйбыз шул… Чишмә буйларына чүп-чар түгәбез, кычыткан, чүп үләннәре үстерәбез. Югыйсә, чишмәләр — табигатьнең хикмәтле һәм могҗизалы бүләге, яшәешнең саф нигезе бит ул. Чишмә кешеләргә сихәт һәм илһам бирә.

Кошлар исә — иксез-чиксез зәңгәр күкләрнең хуҗасы. Әнә, яз җитүгә, җылы яктан кара каргалар, сыерчыклар, тургайлар, моңлы тавышлы сандугачлар туган ояларын сагынып кайталар. Алардан кыр казлары, торналар, үрдәкләр дә калышмый. Боларның барысы да — табигать-ана яратып тудырган җаннар! Үзебездә кышлап калучы чыпчыкларны гына алыйк. Алар суык кыш димиләр, агачларда калган миләш-баланнар белән сыйланып, без ясаган җимлекләрдән ярма чүпләп, кыш чыгарга тырышалар.

Урман-әрәмәләр җиләк-җимешләргә, гөмбәләргә, чикләвекләргә бай. Сугыш вакытында ачлыктан күп халыкны нәкъ менә урман хәзинәләре, табигать муллыгы саклап калган. Болар турында миңа дәү әнием сөйли.

Әйе, табигатьнең нигъмәте һәм файдасы бик күп. Нурлы кояш астында шаулап үскән урманнар, әби-бабаларыбыз печән чапкан аланнар, аланчыкларда үскән умырзаялар, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, тургай җырына күмелгән басу-кырлар, яңа мичтән чыккан икмәкнең хуш исләре – болар барысы да безнең бәхет өчен яратылган. Алар һәммәсе дә — туган йортыбыз хәзинәсе.

Без әти-әнием белән табигать кочагында бик еш булабыз. Ни хикмәттер, еш кына искитәрлек күренешләргә тап булабыз. Төптән кисеп ташланган яшь чыршылар, ботарланып беткән каеннар, балан куаклары, күңел ачканнан соң калган чүп-чарларны күреп йөрәк әрни. Беркем дә күрми әле дип, нигә шундый ямьсез гамәлләр кылырга? Рәнҗетмәскә иде табигатьне! Ә бит һәркайсыбыз чиста урыннан җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга яратабыз.

Күбрәк агачлар утыртырга кирәк, утырткан агачларны корытмаска, киресенчә сакларга өндәр идем мин! Табигать биргән гүзәллекне нигә сакламаска?

Табигатьне саклау – ул безнең изге бурычыбыз. Өлкәннәр, әйдәгез, бүгенге көн белән генә чикләнмичә, киләчәк буынга үрнәк күрсәтеп, күмәк эшкә тотыныйк! Безнең төп бурыч — экологияне яхшырту! Табигать–Анага зыян китермәскә иде, Кешеләр! Без бит — табигать балалары!

Табигатьнең яшел бишегендә

Елап-көлеп үскән кызчык мин.

Туган йортым булган табигатьне

Саклау – минем изге бурычым!