Сочинение растения на татарском языке

Эссе

Просмотр содержимого документа

«Эссе «Туган авылым»»

Туган авылым”

Туган авыл… Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая гына барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.

Минем Туган авылым Әлдермеш. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылдагы матурлыкның чиге юк! Ул үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Әлдермеш авылының тирә-ягын урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Күккә менеп карасаң, яшел диңгез эчендәге утрау кебек күренәдер ул. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек.

Авыл уртасыннан бик матур Сая елгасы ага. Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук Сидеркә чишмәсе бар. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый. Авыл уртасында – иман йорты – “Әмир” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Әлдермеш халкы монда намаз укырга килә. Кичен аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Авылда тагын кибет, мәктәп, балалар бакчасы һәм медпункт бар. Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши.

Алар — авылыбызны яратучылар. Авылыбыз белән горурланып, аның данын тирә – якка тарату өчен тырышалар.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова... | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

... торган бай егеткэ кияугэ чыгуына соенделэр. Озакка сузмыйча Гаделнен дэ туган ... буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори ... куйдылар. Бикбау халкынын шулай матур итеп, з хэрефен ... Гадел. Куптэн инде узенэ аерым кече предприятие ... булып эшкэ урнашты. Авыл яшьлэренен кубрэге Казанга ... упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен ... эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер ...

Әйе, мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен бик яратам. Авылымның матурлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел. Аның саф һавасы, тәмле суы мине үстерә. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин үземне чиксез бәхетле тоям! Авылны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа — абыйларга, әби – бабайларга мең – мең рәхмәт! Әкият илендәге кебек яшибез! Хикәямне шигъри юлларым белән төгәллисем килә:

Туган җирем — син бөек илкәемнең

Җанга якын һәрбер почмагы.

Җылытып яшәр мине гомер буе

Туган авылымның кайнар учагы.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.