«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына

Эссе

Укытучы – олуг зат

Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән.

С.Л. Соловейчик.

Укытучы… Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә… Юк, гади сүз түгел бу… Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Минем мәктәп бусагасын атлап чыгуыма 5 елдан артык вакыт узса да, мин мәктәп елларын, мәктәбемне, укытучыларымны, сыйныфташларымны сагынып искә алам. Кайчакта кире мәктәпкә кайтып, бер атна булса да укып карыйсым килә. Миңа укытучыларым, мәктәбем, анда уку ошый иде. Мөгаен шуңа күрә үзем дә киләчәктә укытучы һөнәрен үзләштерергә теләгәнмендер. Балачактан минем өчен “укытучылы” уены – иң мавыктыргыч уеннарның берсе иде.

Хәзер мин педагогик юнәлештә белем алам. Тиздән, Алла боерса, үзем дә математика һәм информатика фәннәре укытучысы булачакмын. Кичә генә укучы булып, парта арасында утырган, дәрес хәзерләгән, укытучыларның биргән белем-киңәшләрен тыңлаган кыз тиздән ҮЗЕ УКЫТУЧЫ БУЛАЧАК! Моңа ышанып та булмый.

Институтта укыганда көннән-көн укытучы һөнәренең балачакта уйнаган уен түгел, ә зур җаваплылык икәнен аңлыйсың. Чөнки баланың киләчәге, ә димәк, кешелек дөньясының киләчәге укытучыдан тора. Минем яхшы укытучы, үз эшенең остасы буласым килә.

Мөгаен укытучы булырга теләгән һәр кешенең “Чын укытучы нинди булырга тиеш?”, — дигән сорауга җавап эзләгәне, үзен укыткан мөгаллимнәрен искә алып, аларны чагыштырып, укучыларга карата мөнәсәбәтләре һәм эшләү алымнарына нәтиҗә ясап, үзләрендә нинди сыйфатларны булдырырга кирәклеге хакында уйланганы бардыр.

Мин дә бу хакта еш уйланам. Математика һәм информатика укытучысы нинди булырга, нинди замана таләпләренә җавап бирергә тиеш? Укучылар белән ничек эшләргә, үзеңне алар янәшәсендә ничек тотарга? Әлеге иншада мин шушы сорауларга җавап табарга тырышырмын.

Укытучы булырга карар кылган кеше үзенең җилкәсенә шәхес тәрбияләү зур җаваплылык буенча салынганлыкны аңларга тиеш. Юкка гына укытучыларны кеше күңеленең инженерлары дип әйтмиләрдер. Мин аларны кешегә киләчәк тормыш юлын күрсәтүчеләр дип атар идем. Башка төрле әйткәндә, укытучы – баланы әти-әни кулыннан алып, аларның дөньяга карашларын киңәйтүче. Укытучы – катлаулы һәм җаваплы һөнәр иясе, укытучы – шәхес формалаштыручы, ләкин шул ук вакытта, саксыз кагылуы аркасында бала күңелен имгәтергә дә мөмкин булган зат.

Нинди генә фән укытучысын алсаң да, аларга таләпләр берүк төрле минемчә. Шуңа күрә математика һәм информатика укытучысы нинди булырга тиеш дип кенә карау дөрес булмастыр.

Беренче һәм иң мөһим таләп, минем уйлавымча, ул – үз эшеңне ярату. Әгәр кеше үз эшен яратмаса, аның эшләргә теләге дә, мотивациясе дә булмаячак. Аңа ул канәгатьлек хисе китерми, теләмичә башкарган эшнең нәтиҗәсе дә булмый.

Икенче мөһим таләпләрнең белсе, ул да булса, балаларны ярату.

Өченчедән, укытучы укучыларга белем биргәндә кирәкле осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Алар түбәндәгеләр – үзең укыткан фәнне белү, укучылар белән беррәттән аларның әти-әниләре һәм хезмәттәшләрең белән уртак тел табып, килешеп эшләү, укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып яшь төркеменең психологиясен белү. Үз фәнеңне тирәнтен белү һәм белемеңне укучыларга тапшыра алу осталыгына ия булу – мөгаллимнәрнең профессиональлеген билгеләүче иң төп һәм мөһим критерий. Чөнки укучылар, мәктәпкә, иң элек, белем алырга килә.

Шулай ук укытучы укучыларның әти-әнисендә ышанычын акларга тиеш. Һәр ата-анага үзенең баласы иң уникаль, иң тәрбиялесе, иң акыллысы. Әти-әниләр белән даими элемтәдә булырга, киңәшләренә колак салырга кирәк.

Дүртенчедән, укытучы укучыга иптәш, дус була белсә яхшы. Ул сабыр һәм түзем, аралашучан, таләпчән һәм бер үк вакытта йомшак күңелле, укучылар арасында максимум авторитетка, минимум хакимлеккә ия булырга, тиеш. Һәр укучыга карата аерым караш булдырырга кирәк, чөнки һәр бала индивидуаль. Индивидуаль якын килү укуда килеп туган авырлыкларны җиңәргә булыша. Укытучының яхшы күңелле булуы укучының мәктәпкә карата булган куркуын юкка чыгара. Үз эшенең өстасы булган мөгаллим үз фәненә карата укучыларда кызыксыну тудырырга, аларның дәрес вакытында актив шөгыльләнүен тәэмин итәргә тиеш. Укучыларны укуда килеп туган авырлыкларга позитив карап, хаталарыннан тиешле нәтиҗә ясап, аларны чишү, булдырмый калу юлларын өйрәтү кирәк.

Шулай ук хәзерге заман укытучысы каршында тагын бер олы бурыч тора. Ул да булса – укучыларны тормышка яраклашырга өйрәтү. Бу бурычны дөрес аңларга кирәк. Тормышка яраклаштыру ул – ничек яшәргә өйрәтү, нәрсә яхшы, ә нәрсә начар дип киңәш бирү түгел. Аның асылы балаларда булган белем-осталыкларны үстереп, яңаларын “ачып”, тормышта уңышка ирешеп була дигән фикер тудырудан, шуны аңлатудан гыйбарәт. Әлбәттә, баланы киләчәк томышка әзерләү – озак вакытны таләп итә торган катлаулы эш. Безнең әйләнә-тирә дөньябыз гади генә түгел: безнең тормышта ак һәм кара сызыклар, җиңүләр һәм җиңелүләр чиратлашып тора, безнең тирәдәге кешеләр дә төрле-төрле, яхшы күңеллесе, яманы бар. Баланы шушы авырлыкларда югалып калмаска, аларны тиешенчә кабул итеп, илеп туган проблемаларны хәл итәргә өйрәтү мөһим.

Укытучыларның укучыларга белем биреп кенә калмыйча, төрле җәмәгать эшләрендә, конкурсларда катнашуы һәркемгә билгеле. Шуңа күрә алар актив, иҗади, вакыт белән бергә атларга тиеш. Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә, гел эзләнүдә булырга, яңа белемнәр алырга, заман таләпләреннән һәм үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, аларны төгәл үтәп, заманадан калышмаска тырышып яшәргә тиеш. Дөресен әйткәндә, укытучы гомер буе укый, өйрәнә. Заманча дәресне информацион-коммуникацион технологияләрдән кулланудан башка күз алдына китереп тә булмый. Бигрәк тә информатика фәне укытучыларыннан әлеге мәсьәләдә зур тырышлык һәм хәбәрдар булу сорала. XXI гасырда көн саен диярлек яңа информацион технологияләр, техник җайланмалар, Интернетта төрле мөмкинлекләр уйлап табылып тора.

Укытучының профессиональлеге, һөнәри осталыгы, эчке дөньясы белән беррәттән аның тышкы кыяфәте дә таләпләргә туры килергә тиеш. Аның киеме, үз-үзен тотышы, йөз-кыяфәте җыйнак булырга тиеш. Татар халкында “Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар”, – дигән әйтем дә бар бит. Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә, укучыларның барлык игътибары аңа юнәлә. Ул 45 минут дәвамында укучылар каршында дәрес үткәрә, алар белән тыгыз бәйләшештә була. Укытучы күпмедер күләмдә актер да була белергә тиеш. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Шуңа да тормышында нинди генә авырлыклар булса да, сыйныф бүлмәсенә һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән керергә кирәк.

Мәктәп – ул җимеш агачлары һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән беррәттән чүп үләннәре дә үсә ала торган туфрак. Туфракны ашлап, кайгыртып тору, бай уңыш алырга тырышу, чүп үләннәре үсәргә юл куймау – укытучының каршында торган төп бурыч. Белем һәм тәрбия бирүнең яңа эффектив алымнарын кулланып, иренмичә эшләгәндә генә кешелек дөньясына файдалы булган Кеше үстерергә мөмкин.

Минемчә, алда санап үтелгән сыйфатлар чын укытучыны билгели. Шушы изге һөнәрне сайлаган һәркем, аларны үзендә булдыру өчен тырышырга тиеш. Яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә… Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.

Мин дә профессиональ укытучы булу өчен бар көчемне куячакмын. Миңа сайлап алган киләчәк һөнәрем бик ошый. Ләкин әле чын УКЫТУЧЫ булу өчен барлык белем һәм күнекмәләргә иямен дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә үз өстемдә эшләп, мин тагын да яхшырак укытучы булырга тырышачакмын. Мин ышанам: киләчәктә мине кызыклы педагогик тормыш көтә. Мин укыткан укучылар, Алла боерса, мине яратырлар һәм мәктәпне тәмамлап чыккач та үзләренең математика һәм информатика укытучыларын бары яхшы яктан гына искә алырлар!