Проблемалар һәм аларны дәлилләү юллары (БРИ–2016: инша ( )

Сочинение

Мәсгудә ЮНЫСОВА, Рузинә НИЗАМИЕВА,

Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Соңгы елларда укучылары татар теленнән БРИны югары балларга тапшырып килә. Гимназиянең биш укучысы КФУның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә белем ала.

Татар теленнән БРИның 3 нче өлешендә, ягъни сочинение язганда, дәлилләр китерү – аеруча әһәмиятле өлешләрнең берсе. Дәлилләр икедән ким булмаска тиеш. Милли, рус, чит ил әдәбиятыннан, шулай ук публицистик һәм фәнни-популяр әдәбият материалларыннан файдаланырга мөмкин. Иҗади өлешне язарга өйрәтү барышында, укучылар белән әдәбият дәресендә үтелгән әсәрләрне барлап чыгабыз. Аларда нинди проблемалар күтәрелүен ачыклыйбыз, эчтәлеген искә төшерәбез, образларны күз алдыннан үткәрәбез. Шуларга нигезләнеп, теге яки бу проблеманы ачкан әсәрләрне төркемлибез.

Г.Тукайның бөеклеге проблемасы

1. Ә.Фәйзи үзенең «Тукай» романында бәләкәй Апушның зур Тукайга әверелә баруы турында яза. Автор укучыга Габдулланың Җаек шәһәрендә унике ел гомер кичерүе, җизнәсе өендә яшәве, мәдрәсәдә укуы, рус мәктәбендә белем алуы, хезмәт юлын башлавы, шагыйрь булып җитлегүе хакында җиткерә.

2. Х.Туфан «Чәчәкләр китерегез Тукайга» шигырендә шагыйребезнең бө­еклегенә басым ясый, аңа туган көнендә генә түгел, һәрвакыт чәчәкләр аша үзебезнең сәламне җиткерергә куша, Тукайга карата ихтирам хисләрен сүндермәскә чакыра.

3. Р.Батулланың «Сират күпере» драмасында Тукайның соңгы айлары, көннәре сурәтләнә. Бу вакытта аның танылган шагыйрь булып җитлегүе күренә. Агабәккә ул үзенең тулаем халыкныкы булуын әйтә.

Туган телнең әһәмияте проблемасы

1. Туган тел – кеше өчен иң изге төшенчәләрнең берсе. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә Акъәби оныгы Геннадийның туган телдә сөйләшмәвенә бик борчыла. Улы Суфиянның балаларына әби белән аңлашырлык та башкортча бер авыз сүз өйрәтмәве авыр тәэсир итә. Акъәби образы аша автор туган телне күз карасыдай сакларга кирәклеген әйтергә тели.

2. Г.Тукай «Туган тел» шигырендә туган телнең бөеклегенә мәдхия җырлый. «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» дип язган Тукаебыз, һичшиксез, хаклы. Туган телнең бала күңеленә бишек җырлары, әби әкиятләре, укылган догалар аша сеңүе аңлашыла.

2 стр., 696 слов

Сочинение про творчество тукая

... Иң авыр чакларда нәни Тукайга туган халкы үз җылысын бирә, аны үз канаты астына ала. Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь и ... н - өйгә, кулдан - кулга күчә Тукай. Ата - анасын яшьли югалта, ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин ... Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. ...

Укытучының бала тормышындагы роле проблемасы

1. Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» драмасында укучыларга төпле белем бирү мәсьәләсе күтәрелә. Яшь директор Илгиз Туктаров мәктәпкә үтеп кергән тискәре күренешләргә каршы чыга. Автор укытучының җәмгыятьтәге урыны, намуслы хезмәт, укытучы һәм укучы мөнәсәбәте хакында сүз алып бара.

2. Ч.Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендә махсус белеме дә булмаган Дүшән балаларга, ата-аналарга наданлыктан котылырга кирәклеген аңлата. Ул хәреф таныткан укучылар югары дәрәҗәләргә ирешәләр. Алтынай укытучысы йогынтысында югары уку йортында белем ала, галим була, авылдашларының горурлыгына әйләнә.

Туганнар арасындагы мөнәсәбәт проблемасы

1. Х.Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрендә туганнар арасындагы җылы мөнәсәбәт ачык чагыла. Раббани, Мирза, Хәвадис, Сирин, Әдрәннең бер-берсенә «абыем», «апаем» дип кенә эндәшүләре сокландыра. Мирзаның Сиринне укырга өндәве, Сирин белән Әдрәннең Раббанины эчүчелектән коткарырга теләүләре егетләргә карата күңелдә якты хисләр уята.

2. А.Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» повестенда Бибинур белән Зөһрә арасындагы мөнәсәбәт бик үзенчәлекле бирелгән. Игезәк туганы Зөһрә күпме явызлыклар кылуга карамастан, Бибинур авыр сынауларны сабыр кичерә. Яманлыкка – яхшылык, явызлыкка изгелек белән җавап бирә.

Аналар һәм балалар проблемасы

1. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә Акъәби зур хөрмәткә лаек ана итеп бирелә. Ул хәләл көче белән көн иткән, илгә файдалы балалар үстергән. Ләкин улы Суфиянның рус кызына өйләнүен, балаларына рус исемнәре кушуын, туган телне, буыннар арасындагы чылбыр өзелә баруын бик авыр кичерә.

2. Х.Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестендагы Маһисәрвәр апа сабырлыгы белән истә кала. Ул бер-бер артлы арысландай өч улын югалта. Мирза үлгән көнне: «Тормыш дәвам итә», – дип, Сирингә туй итәргә рөхсәт бирә. Олы кайгылар кичерсә дә, хәсрәтен тышка чыгармаска тырыша. Сабыр холыклы, тыйнак татар әнисе буларак үзенә карата хөрмәт уята.

Ата-ана тәрбиясе проблемасы

1. Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә Бәшир абзыйның балаларына биргән тәрбиясе бик үзенчәлекле. Ул улларын авырлыклардан курыкмаска, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтә. Бәшир абзый балаларын беркайчан да артык мактамый, андый чакта елмаеп кына куя. Гомәрнең җирне яңадан тырмалау эпизоды Бәшир абзыйның тәрбия бирү алымын күрсәтеп тора.

2. М.Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» әсәрендә гаилә җылысы, әти-әни тәрбиясе мәсьәләсе ачык чагыла. Сәйрин Сәләхов авыр минутларда гаиләсен, тирәк төбендә чәй эчү вакытларын исенә төшерә. Әтисенең табын артында мәгърур утыруы үзе генә дә тәрбия чарасы булып тора.

Эчкечелек, наркомания проблемасы

1. М.Маликованың «Чәчкә балы» әсә­рендә бала тудыру йортында алы­шынган ике бала язмышы сурәтләнә. Эчкече Харитоновлардан туган авыру, йомшак балага бирелгән дөрес тәрбия аны туры юлга бастыра. Ә Мохтар (Макар) упкын алдында кала. Эчкече гаилә тәсирендә ул юлдан яза. Бәхеткә, дөреслек ачылып, ике бала да төпле гаилә карамагына алына.

2. Р.Мөхәммәдиевнең «Ак кыялар ту­рында хыял» әсәрендә Микәй кушаматлы кәҗәнең аракы, тәмәке тәэсирендә упкынга тәгәрәве тасвирлана. Автор Ми­кәй образы аша исерткеч эчемлекләрнең кешеләрне юкка чыгаруына ишарә ясый. Айсылу белән Миңлегалинең матур гына башланып киткән гаилә тормышының эчкечелек аркасында җимерелүен күрсәтә.

4 стр., 1645 слов

Заhир Бигиевне? “Ме?н?р яки г?з?л кыз Х?дич? ?с?ренд? м?х?бб?тт? ...

... йөз меңне яулап алу тирәсендә бара. Персонажлар арасындагы бәрелеш, көрәш шул нигездә башлана hәм ... әсәрендә мәхәббәттә – ялган” дигән темага сөйләшәчәкбез, әсәрне йомгаклап план буенча сочинение язарга ... аларның хатын-кызга карашы буенча бәяләнә. Йомгаклау. Укытучы. Заhир Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” ... нелдән бирелгәнлек хисе.- Ана мәхәббәте, Туган илгә мәхәббәт. 2. Башка җенестәге ...

Катнаш никах проблемасы

Г.Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда ике милләт вәкиле корган гаиләдә туган каршылыклар бирелә.