Ерт татар теле 9 класс сочинение рн кл ре

Сочинение

Шулай итеп, Р.Төхфәтуллин табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза.Безне аны сакларга ,яратырга чакыра.

Вариант 6.

Ф.Яруллиннан китерелгән текстта кеше хезмәтеннән оятсызларча файдалану проблемасы күтәрелгән.Автор

Әйтелгәннәрне раслау өчен тексттан 3-4 нче җөмләләрне мисалга китерәм.Чыннан да, Шөһрәт кайчандыр Гадиләнең гомерен саклап калганга, кыздан бурычын кире кайтарта.Текстның 18нче җөмләсе бу фикерне тагын да ныграк ача. Егет кыздан «Мин синең кәләшең” — дип класс алдында әйттермәкче була.Гадиләнең түземлеге бетә,егетнең битенә сугып,аны оятка калдыра.

Шулай итеп автор безгә кемгәдер эшләгән изге эшең өчен ниндидер түләү сорасаң,оятка да калуың мөмкин ди.

Әхмәт Фәйзинең «Тукай” романыннан китерелгән бу өзегендә сүз кечкенә малайның бик тырышып белемле булырга омтылуы турында бара. Белемле кеше беркайчан да югалып калмый,тормышта үз юлын таба.

Әйтелгәннәрне раслау өчен текстның 5 нче җөмләсен мисалга алыйк. Габдулланы мәдрәсә узенә тәмам әсир итә,ул йоклаганда да, ашаганда да уку турында гына уйлый.Текстың 22-23нче җөмләләре бу фикерне тагын да тулырак ача.Кечкенәдән бик тырышып бар көченә укыган бу егет үзен генә түгел,татар әдәбиятын дөньяга таныта.

Шулай итеп, автор безне китапларны сөяргә,белемле булырга чакыра.

ГИА-сочинение

1.

Текст ахырында китерелгән сүзләр аның төп мәгънәсен чагылдыра. Текст авторы Роберт Миңнуллин китапның кеше тормышында зур роль уйнаганлыгын, аның кирәклеге турында фикер йөртергә чакыра. Мин авторның сүзләре белән тулысынча килешәм.

Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7, 8 җөмләләрне мисал итеп китерәм. Чыннан да, безнең әби-бабайларыбыз белем һәм тәрбияне китаплар аша алганнар бит. Хәзер яшьләр күбрәк компьютер, телевизор, кәрәзле телефоннарга тартыла, интернет челтәрләре аша бөтен мәгълүматны ала. Милләтебез тарихын, гореф-гадәтләрен без алар аша гына аңлый алырбызмы? Комп ь ютер бездә милли хис тәрбияли алырмы? Нәтиҗәләремнең дөреслеген 22 нче җөмлә мисалында расларга мөмкин.

7 стр., 3321 слов

Р.Фәхреддин турында өчен материал

... туры килә. Бик зур кыенлык белән булса да рөхсәт алып, әлеге журналның тәүге саннарына Ризаэддин Фәхреддин аша фатиха бирелә. Шулай итеп, журнал рәсми р ... охшаш булуы турында туганнары да сөйләгәннәр. Алты ... нд) Рәмиевләр нәшер итәчәк «Шура» журналына баш мөхәррир буларак чакырылуын әйтергә кирәк. Моңа кадәр Р ... кеше булмый. Кабат Юлдаш авылында гына укып кыш чыккач, ул 1869 елның көзендә, мәшһүр мәдрәс ...

Р. Миңнуллин яшь буынны китап укырга чакыра. Китапның кеше өчен рухи таяныч булуына ышандыра. (112 сүз)

2. Хәсән бай.

Текст ахырында кеше тудырган матди байлыклар юкка чыкканда да, рухи кыйммәтләрнең югалмавы турында сөйләнә. Ул текст: «… Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!” – дигән җөмлә белән төгәлләнә. Автор, минемчә, инкыйлабның җәмгыятькә китергән зыяны турында уйланырга чакыра. Бу җөмләдән күренгәнчә, инкыйлаб чорында бай катлау кешеләренең байлыкларын тартып алып, үзләрен юк итсәләр дә, алар тудырган рухи нигез – мәчетләр һаман исән.

Автор сүзен Хәсән байның аяныч язмышын сурәтләүдән башлый. «Революциядән соң аның … байлыгын тартып алалар, … төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр.” Минемчә, кан коймыйча да, ул үз байлыгын яңа хөкүмәткә биргән булыр иде. Күпләр шулай эшләгәннәр. Тик инкыйлаб вакытында матди байлык хуҗаларын юк итү беренче урында торган. Моның белән яңа власть оттырган гына. Хәсән байны юк итеп кенә, аның изге гамәлләрен сызып ташлый алмаганнар. Иң әһәмиятлесе: халык аны онытмаган, чөнки Хәсән бай милләтенең рухи үсеше турында уйлаган. «… никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды, ” – ди автор. Чыннан да, кешенең бөеклеге бернинди байлык белән дә үлчәнми. Үз милләтен укымышлы итеп күрергә теләгән Хәсән байның өстенлеге аның игелекле гамәлләрендә. Андыйлар исән вакытта ук үзләренә һәйкәл коралар. Хәсән бай төзеткән мәчетләр әнә шул турыда сөйли. Алар һаман да исән.

Шулай итеп, яхшылык җирдә ятмый. Һәр кешенең җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Хәсән бай да изге гамәлләре белән халык күңелендә яши, исеме дә тарихка кереп калган. Ул төзеткән мәчет һаман да иман нуры чәчеп тора.

3.Табигатьнең кадерле бүләге.

Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул табигатьнең кешелек өчен иң кадерле бүләге булган суны пычратмаска, кадерләргә кирәк икәнен аңлата.

Чыннан да, су- яшәү өчен иң кирәкле матдә. Кеше сусыз бер көн дә тора алмый. Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы 15, 16 нчы җөмләләрне китерәм. Кызганычка каршы, без бу тылсымлы суның кадерен белмибез. Чишмәләрне сакламыйбыз, елгаларны пычратабыз. Тексттагы «Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә” дигән җөмлә минем алда әйтелән фикеремә дәлил булып тора. Бу фактлар сагаерга мәҗбүр итә. Чиста суларның шулай кимүе кеше организмына, яшәешенә зур зыян сала дигән сүз. Пычрату процессы һаман бу тизлектә барса, тирә-юнебездәге тереклек тә юкка чыгарга мөмкин.

Димәк, текст авторы Г.Бәширов табигать биргән бу бүләктән дөрес файдаланырга, аны кадерләргә чакыра. Шулай булганда гына изге чишмәләребезне , чиста сулы елга- күлләребезне саклап кала алырбыз.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... белән тукланып яши. Ни өчен шулай? Шушы сорауларга җавап итеп, Әлшәй районының Айдагол авылында ... һәркем үзе яза 13 Апрель, 2014 ел Сайт авторы Караулар: 2 417 Язмыш без дөньяга килгәнче ... к маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер ... укырга бара алмый. Шулай да кыш буена китапларыннан аерылмый. Язын укытучы апалары аны имтиханга чакыра. Имтиханнарны “отлично” ...

4. Шомырт нигә елый

Текст ахырындагы сүзләре белән автор авыр вакытларда кешеләрнең генә түгел, ә агачларның да елавы турында әйтәсе килгән. Агачларның елавы- ул табигать елавы. Минемчә, бирелгән бу өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы Рафаил Төхфәтуллин безне табигатькә карата игъбарлырак булырга чакыра.

Кеше белән табигать һәрвакыт тыгыз бәйләнештә яши. Без табигатьнең матурлыгыннан, байлыгыннан файдаланабыз. Моңа дәлил итеп «Җәй азакларына таба без шомыртыбызга кунакка киләбез. Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле, чем-кара җимешләре белән сыйлый” җөмләсен китерәм. Ләкин кешеләр үзләре шул матурлыкка зыян да салалар бит: агачларны сындыралар, матур-матур чәчәкләрне өзәләр, елга-күлләрне пычраталар. Моңа дәлил булып, текстагы 17 һәм 18нче җөмләләр килә. Кешеләр тарафыннан кимсетелгән шомырт агачы үзенең матурлыгын югалткан. Аны кызганып, тирә-юнь дә моңсуланган.

Чыннан да, мондый күренешләр табигатькә зур зыян сала. Рәнҗетелгән кешеләр шикелле табигать тә елый, ярдәм сорап ялвара. Без табигатьне сакларга, аңа карата игътибарлы булырга тиешбез.

5. Җиз кыңгырау.

Минемчә, Ә.Еники әсәреннән алынган өзек яңадан балачак һәм яшьлеккә кайтара торган истәлекләр турында уйландыра.

Тормышның билгеле бер чоры белән бәйле кадерле истәлек һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык яки җыр булса, автор өчен ул- җиз кыңгырау. Кайбер истәлекләр еллар узу белән юкка чыгалар, тик авторның «элеккечә яшь, дәртле, моңлы” кыңгыравы гына вакытка бирешми. Беренче чиратта, автор кадерле истәлекнең мәңгелек булуын ассызыклый. Әлеге фикерне текстның 3нче һәм 8нче җөмләләр мисалында дәлилләп була.

Кечкенә генә кыңгырау үзенә бер дөньяны сыйдырган. Аның чыңлавында кайдадыр еракта калган тарих та, авторның балачагы һәм яшьлек хыяллары, хәтта Нигъмәтулла абзыйның җыры да саклана. Ул- хыялларында гына булса да, кыңгыраулы пар атларда узучы туйларга алып кайтучы да. «Күз ачып йомганчы кырык ел артка” яшүсмер чагына кайтаручы могҗизалы, серле кыңгырау да ул. Автор фикеренчә, җиз кыңгырауның кадере- аның дәртле, көмеш тавышында яшьлек һәм мәхәбәтнең саклануы.

Шулай итеп, автор өчен җиз кыңгырау- яшьлек, мәхәббәтне гәүдәләндерүче образ.

6. Туган тел.

Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Текст авторы М.Юныс туган телнең һәр кеше өчен дә ничек кадерле, матур һәм якын булуы турында фикер йөртергә чакыра.

Туган тел һәм Туган ил төшенчәләрен мин икесен бер дәрәҗәдә куяр идем. Кеше кайларга гына китмәсен, ул үзенең туган җирен сагына. Туган җир ул- аның яшәгән кешеләре, гореф-гадәтләре, теле. Фикерләремне раслау өчен, тексттан 7 җөмләне дәлил итеп китерәм. Чыннан да, Мәскәү татарлары, паркка җыелып, үзләренең туган якларын, телләрен искә төшерәләр. Шәһәрдә күпме генә күңел ачу урыннары булмасын, аларны шушы җир чакырып китерә. Бу фикерләремнең дөреслеген 12-13 җөмләләрдән аңларга була.

1 стр., 478 слов

Туган ягым — яшел бишек

... туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл‰р _зара дус яшил‰р. Татарстан матур ш‰k‰рл‰рг‰, ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел ... турында без тарих д‰ресенн‰н укып бел‰без. Андый кешел‰р безд‰ горурлык хисе уята, безг‰ _рн‰к булып ... кырларга бик бай. Шулай ук ТатарстанныS байлыгы Gир астындагы казылмаларда. Татарстан матур табигатьк‰ ген‰ т_гел, б ...

Димәк, туган тел халыкны берләштерә, якынайта, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Г. Тукайның «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» дигән сүзләре һәркемнең күңел түрендә сакланадыр дип уйлыйм мин. (124сүз)

7. Рәмзиянең әбисе.

Текст ахырындагы сүзләр кеше тормышында истәлекләрнең мөһим роль уйнавын күрсәтә. Әлеге сүзләрнең авторы Ләбибә Ихсанова яшьлеккә кайтара торган истәлекләр хакында уйландыра.

Тормышның билгеле бер чоры белән бәйле кадерле истәлекләр һәркемдә дә була: кемдер өчен ул китап, кулъяулык яки җыр була. Истәлекләр аша кеше балачагына, яшьлегенә әйләнеп кайта, матур мизгелләрне исенә төшерә. Рәмзиянең әбисе исә, фотоларга карап, кабат яшь чагына әйләнеп кайта. Әлеге фикерне «Рәмзиянең әбисе моннан 50 еллар элек булган очрашу турында рәхәтләнеп сөйләде, рәсемне ни өчен эзләп табуын да онытты” җөмләсе мисалында дәлилләп була. Истәлекләр, хатирәләр киләчәк буынга да күп мәгълүмат бирәләр, тормышны, кешеләрне яңача ачалар. Фикерләремне дәлилләү өчен тексттан 18, 19нчы җөмләләрне китерәм.

Димәк, текст авторы истәлекләрнең кеше тормышында тирән эз калдыруы хакында яза һәм алар ярдәмендә алдагы буын турында бик күп яңалыклар белеп булуын ассызыклый. (127 сүз)