Минем нием укытучы сочинение татарча

Эссе

Мәктәп, укучы, укытучы. Мәктәп диюгә күз алдына балалар, такта янында басып торучы мөлаем укытучы килеп баса. Бер-берсеннән аерылгысыз затлар алар.

Укытучы ул – дөньяны танып белергә омтылучы, балаларның керсез күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче, һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гын көтүче остаз. Укытучы – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәре авыр, катлаулы һәм кызыклы. Ул бар белгәнен укучыларга җиткерергә тырыша. Нинди генә проблемалар булса да, аларны чишәргә ашыга. Көннәрен ул мәктәптә балаларга белем бирә, төннәрен дәфтәр тикшерә, план-конспект яза. Ул көн саен эзләнә, яңалыклар табарга тырыша.

Укытучы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, кызыксынулары, бөтен яшәеше күз алдында. Авылда һәр йортта диярлек ул укыткан укучы яши. Димәк, сине бала гына түгел, аның әти-әнисе, әби-бабасы да күзәтә. Шулай булгач, синең сөйләмең, киемең, килеш-килбәтең, тормыш алып баруың да читтә калмый. Укытучы, гаиләсендә үрнәк әни булырга, үз балаларына да яхшы тәрбия бирергә тиеш дип саныйм.

Бәләкәй чакта мин укытучы булуы җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин хәзер шуны аңладым: укытучы һөнәре бик күп түземлелек, тырышлык таләп итә, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала. Белем һәм тәрбия бирү эше җиңел түгел, бик тә җаваплы, ыгы-зыгылы, тынгысыз процесс.Укытучы гомер буе укый, өйрәнә. Әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы,белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы киң күңелле кешеләр генә лаек.

Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Туган телне сайладым һәм ялгышмадым. 23 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Бу фән миннән көн саен яңа әдәби әсәрләр, әдәбият – сәнгать яңалыклары белән танышуны тәлап итә. Укучыларда туган телебезгә, аның матур гореф- гадәтләренә, традиияләренә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Төп максатым- балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкыма, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту.

Укытучы кайсы гына чорда яшәмәсен, ул чын кеше булып калырга тиеш. Яңа фән – техника казанышларын кулланып, дәүләткә, заманга яраклы, белемле кеше тәрбияләү белән беррәттән, гомукешелек сыйфатлары сагында торсын ул.

Укытучы һәрвакыт үсештә, барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни – методик эшчәнлеге, эзләнүләре укытучының профессиональ дәрәҗәсен үстерә ала. Һәр укытучының үзенә генә хас эш стиле, һәр алымга карата үз карашы бар. Яңа гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту – тәрбия эшен оештыру да үзгәрешләр таләп итә. Ләкин аларның барысына да уртак сыйфатлар хас: шәкертләрен намуслы, кешелекле, хезмәт сөючән һәм белемле итеп тәрбияләүгә бөтен тырышлыкларын бирәләр. Укырга, язарга гына түгел, яхшыны яманнан аера белергә ярдәм итеп, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны тәрбияли.

2 стр., 601 слов

«Укытучы булу җиңелме?»

... Бары тик шул чакта гына укытучы укучының күңелен яулый ала. Тәрбия һәм белем бирү эшч ... әрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене - УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр ... карата мәхәббәт булганда гына, конкурслар, олимпиадалар, зыялы кешеләр белән очрашулар, атналыклар һә ... биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул сынауларны ...

Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми, ул үзенчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып кына түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш.Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Бүгенге көндә укытучы яшь буынга белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, үзенең профессиональ үсешен арттыру өстендә эшләргә тиеш. Хәзерге заманда укытучы эшендә информацион-коммуникатив технологияләр куллану бик урынлыдыр. Информацион-коммуникатив технологияләр кулланып дәрес бирү бик җиңел һәм кызыклы. Бу укучыларны дәрескә әзерләнүдә кызыксындыру чарасы булып тора. Без мәктәбебездә ата-аналар белән берлектә милли йолаларыбызны барлауга, гореф-гадәтләребезне искә төшерүгә багышлап бәйрәмнәр, җырлы – биюле уеннар оештырабыз. Бу — укучыларны рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү минем бер уңышым.

Мин дәресләремдә укучыларымның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетып, фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә әйтеп бирергә күнектерәм. Укучыларның туган телләрен, илләрен яратучы шәхес булып, рухи яктан бай, нык ихтыярлы, әхлаклы, мөстәкыйль фикерле булып үсүләрен телим.

“Яхшы укытучы булыр өчен, үзең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк”, — дигән мәшһүр тарихчы В.Ключевский. Димәк, фән казанышлары белән белемебезне даими рәвештә тулыландырып барсак, дәресләрдә заманча технологияләрдән ешрак файдалансак, укучыларыбыз белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыра алсак, бу өлкәдәге уңышларыбыз, һичшиксез тагын да зуррак булыр.

Мин бер гади укытучы булып

Хезмәт итәм бүген тормышта.

Һәр укучым язылмаган роман,

Һәр дәресем маяк тормышка.

Мин бәхетле, әгәр укучыларым

Сөйләсәләр ана телендә.

Кайгыларын, шатлыкларын бергә

Бүлешсәләр татар телендә.