Китап -белем чишмәсе

Сочинение

Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

Балачак ул кеше гомерендә бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар. Һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Әлеге әсәрдә Гомәр Бәширов балачак образына бәйләп, туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелеп килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли, аңа мәхәббәтен белдерә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул “Туган ягым-яшел бишек” әсәре.

Туган ягында нинди генә бәйрәмнәре юк аның! Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре, өйгә килен төшерү дисеңме… Аларның һәрберсе кадерле!

Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.

Менә ямьле җәй җитә. Гомәрләр авылында да Сабан туена әзерлек башлана. Инде син бу көннәрдә тыныч кына йоклый да алмыйсың. Кичтән үк Сабан туена алынган чалбарыңны, ак күлмәгеңне, түбәтәеңне әзерләп куясың; бәйрәмгә пешереләсе йомыркаларны буяучы әниең тирәсендә бөтереләсең, бәйрәм шатлыгыннан куанучы малай-шалай янына да чыгып керәсең. Ә иртәнге сәгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне, уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы килә. Менә шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше дә

Әйе, халык йолаларга, гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова... | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

... алар шулай аннан мыскыллап колэ кебек тоелды. Кая бара, анда аны кем котэ. Кемгэ кирэк булачак синен уйнаштан туган ... уянды Гадел. Куптэн инде узенэ аерым кече предприятие ... очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори сунгэн. ... упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен ... китте. Богелмэ вокзалында кеше куп тугел иде, ... эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе улгэндер инде. Адресы ...

Әсәрдә тасвирланган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел,табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте…Болар барысы да – һәлакәт.Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез. Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да, каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә, күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкыңның рухи байлыгын онытырга ярамый. Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре нинди матур, нинди гүзәл! Ә безнең хәтердә калырлык, балачак хатирәләребез булырмы?

Әсәрләр укып чыгар өчен генә түгел, ә укыгач укучыга нинди дә булса фикер җиткерү өчен, аны уйландыру максатыннан чыгып языла. Шулай булгач, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре безгә нәрсә дә булса бирергә тиеш. Минемчә, бу әсәр табигатьне яратырга, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, онытылганнарны яңартырга чакыра. Балачак авазы аша бу мәсьәләне хәл итү бик әһәмиятле!