Китап укып елый алганнарны к еленд булмый каралык

Сочинение

1 нче текст. Мин кулыма китап алам…

(1) Без — китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.

(3) Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

(4) Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8) Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.

(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…

(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер — компьютер инде ул. (18) Аның җаны да, хисе дә юк. (19) Виртуаль дөнья <…> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.

(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.

(24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел — буш күңел, китапсыз йорт — нурсыз йорт, китапсыз милләт — киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә…

*Роберт Миңнуллин (1948) — халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләр темасы чагыла. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм юмористик гыйбарәләр белән бирелгән.

“Мин кулыма китап алам” тексты буенча с

Р. Миңнуллин текстының соңгы юлларында китапның милләт өчен рухи чыганак булуы турында ассызыкланган. Автор укучыларны милләтебез тарихында китапның тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.

2 стр., 602 слов

‘Мин кулыма китап алам. . . Без – китаплы халык’

... те белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә нишләрбез? Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. ... Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - кыйбласыз миллә ... исә, әхлакый шәхес булып формалашуга зур йогынты ясый. Шушы максаттан, мин укучыларныңфикерлөү сәләтен һәрьяклы үстерүгә, һәр ...

Текст: “…китапсыз милләт – киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…” – дигән сүзләр белән төгәлләнә. Бу сүзләрдән күренгәнчә, автор моның гел шулай булып калачагына шик белдерә. Минемчә, монда хаклык бар. “Яңа чорлар килде,” – дип яза автор һәм компьютерның китапны кысрыклап чыгара баруына борчылуын яшерми.

Әйе, бу шулай. Бүген укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Көне-төне компьютерда уйный. Бу уеннар аның аңын томалый, зиһенен тупасландыра, рухи дөньясын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән бала миһербансыз булып үсә. Аның өчен милләт тә, ата-ана да икенче планга күчә бара. Рухи кыйммәтләр югала барган саен, акчага табыну арта бара. “Виртуаль дөнья < … > реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз.” Компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. “Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.”

Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә.