«Әдәбиятта экология проблемасының яктыртылышы»

Реферат

Реферат

Әдәбиятта экология проблемасының яктыртылышы

Башкарды: М.Г. Имашев исемендәге

Каенавыл мәктәбенең 7 нче сыйныф

укучысы Абубакирова Ләйсән Илдус кызы

Җитәкче: М.Г. Имашев исемендәге

Каенавыл мәктәбенең II категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Чурмаева Гөлшат Ясәви кызы

2012 ел.

Эчтәлек

Кереш өлеш

Төп өлеш …………………………………………………… 4 бит

Халык авыз иҗатында экология темасы ……….. 4 бит

Тукай иҗатында экология мәсьәләсе……………. 5 бит

А.Алиш әсәрләрендә экология проблемасы …. 5 бит

Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” әсәрендә экологик

катастрофаны күрсәтү ………………………………… 7 бит

Г.Бәшировның “Туган ягым яшел бишек”

повестенда табигатьне сурәтләү …………………. 8 бит

Йомгаклау өлеше

Библиография ……………………………………………. 12 бит

Кереш өлеш

Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору,

аның белән сөйләшү – бәхет”

Л.Толстой

ХХ I нче гасырга без глобаль экологик проблемалар белән бергә кердек. Кеше үзен табигатьнең хуҗасыдай тоеп табигатькә каршы чыкса да, бүген ул үзен табигатьнең бер кисәкчеге икәнен ниһаять таныды. Табигать шулкадәр камил система — анда бер генә артык һәм ким әйбер дә юк. Бары табигать белән бер гармониядә яшәү, аның кануннарына буйсыну гына кешелек цивилизациясен саклап калуның бердәнбер юлы булачак.

9 стр., 4360 слов

На татарском языке экология

... китапларын укып чыктым. Бу китаплардагы табигатьне саклауга багышланган материаллар миндә экология темасын тагын да тирәнтенрәк ... мин барда Корткыч бөҗәкләр җирдә “Табигать сәйләннәре” исемле китапта “Тукран”диг ... филология факультетында укып, “Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала. ... ыйган отпуск һәм башка акчаларына, үз исәбенә бастыра. Ул Алабуга татар тарихына багышланган. Шул ...

Әйдәгез, башта “Табигать” сүзенең мәгънәсен ачыклыйк. Аның берничә мәгънәсе бар.

1. Кешене чолгап алган, аның эчтәлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материаль дөнья. Җир планетасы.

2. Билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы-климаты.

3. Өстен көч, тәңре мәгънәсендә.

4. Характер.

Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше нинди генә катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, барыбер, туу, тереклек итү өчен җир, су, һава, кояш кирәк.

Төп өлеш

Татар халкында табигать күренешләре, ел фасыллары, бөҗәк, кош, җәнлекләр турында күпме табышмак, әйтем, сынамыш, бәйрәм-йолалары бар. Экологик белем һәм тәрбия бирүгә кагылган мәкаль-әйтемнәрне еш очратырга мөмкин.

«Кул пычранса, су белән юарсың,

.

Халкыбыз су турында нинди зирәк фикер әйткән., Бер агачтан мең шырпы ясап була,

бер шырпы белән мең агачны яндырып була”.

Әлеге әйтем урманнарны саклау, яңгын булдырмау максатыннан чыгарылган.

Агачның тамырына балта чабып, яфрагы белән дус булма”.

Бу әйтемнең эчтәлеге табигый ресурслардан файдаланам дип, табигатькә зыян китерүне күздә тота.

Үләннәр белән дәвалануның файдасы турында хәзер бик күп сөйлиләр. Халкыбызда моның турында да бик уңышлы гына әйтем бар.

Каен себеркесе хан кызын терелткән”.

Халык элек-электән үк җирне кадерләгән, үзен туендыручы итеп санаган, шуңа күрә аны саклау турында күп кенә әйтемнәр дә булдырган.

“Җиргә төкергән, үзенә төкергән

Кеше үз гомерендә ун төп агач утыртырга тиеш”

Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын да искәртергә кирәк иде.

Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле.

Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз — үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән безнең җанга, күңелегә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.

«Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем».

(Г. Тукай. «Туган авыл»)

«Су анасы», «Шүрәле» әсәрләрендә безне гаҗәеп табигать дөньясына алып керә.

А. Алиш кечкенәдән тирә-як мохитне оста тоемлый белгән, үзенчә күрә белгән, үз хисләрен, тормышка мөнәсәбәтен, барган вакыйгаларны төрлечә аңлата белгән. Язучының күп әсәрләрендә табигать белән бәйләнеш кызыл җеп кебек сузылып бара.

2 стр., 693 слов

«Табигать — туган йортыбыз»

... Табигать–Анага зыян китермәскә иде, Кешеләр! Без бит - табигать балалары! Табигатьнең яшел бишегендә Елап-көлеп үскән кызчык мин. Туган йортым булган табигатьне Саклау ... ләре, табигать муллыгы саклап калган. Болар турында миңа дәү әнием сөйли. Әйе, табигатьнең нигъмәте һәм файдасы ... туган ояларын сагынып кайталар. Алардан кыр казлары, торналар, үрдәкләр дә калышмый. Боларның барысы да - табигать-ана ...

«Күз күреме җитмәслек, очына — кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош — кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар…»

Бу «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкиятеннән өзек. Китапны ябып куйгач та үземне шушы матур болында й ө реп кайткан сыман тоя башлыйм.

Алиш әсәрләрен укыгач, табигатьтә дә бар нәрсәнең дә җаны, теле бар икән дигән фикер туа. Абдулла Алиш — табигать ямен, аның матурлыгын сиземли һәм аңлый белүче язучы буларак, матурлыкны югалтмаска, тагын да матурайта, үстерә төшәргә, моннан чыгып экологияне сакларга кирәклеген төшендерергә тырышканы сизелә дә инде.

«Нечкәбил»

Әкиятләрнең күбесендә хәйваннар һәм кошлар дөньясы сүрәтләнә. Аларның төп геройлары да — хайваннар, кошлар яки бөҗәкләр: сертотмас үрдәк, хәйләкәр төлке һәм ерткыч бүре, тырыш хезмәте белән танылган бал корты һәм кырмыскалар, кешегә тугрылыклы эт, тыйнаклыгы белән сокландыргыч сыерчык һәм башкалар. Аның иҗатындагы табигатьне, мохитне саклау темасы башка темалар белән бергә үрелеп бара.

Югарыда китерелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, Алиш иҗатында табигатьне, экологияне саклау аермачык ярылып ята. А. Алиш инде күптәннән безнең арабызда булмаса да, аның әсәрләре бүген дә актуаль. Аларны укып һеркем соклана. Абдулла абыйны искә алганда без, ул исән булса ниләр генә язмас иде, дибез.

Мәшһүр мәгърифәтче, галим, педагог Р.Фәхреддин хезмәтләрендә дә шундый юллар бар.

…Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә-тирәне чолгап алган нәрсәләрне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр.

Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу — чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

Чишмәләр… Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Шагыйрь Равил Фәйзуллин туган ягы, туган йорты турында күп яза. «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай ди:

Минем дә бар үзем өчен

шундый як — Туган ягым:

Дога иңгән һәр төшеннән

чишмәләр чыга аның!

Хәсән Туфанның 16 ел гомере читтә үтә. Туган җиренә мәхәббәте, сагыну хисләре иҗатына күчә.

Ак каеннар азмы далаларда,, Япандагы олы юлларда…

Беркайда юк, ләкин сезнең сыман

Сагындырган каен, — беркайда! —

1 стр., 380 слов

Минем туган ягым –Татарстан материал (5 класс)

... карлар эри, челтерәп- челтерәп гөрләвекләр ага башлый. Табигать кышкы йокыдан уяна. Көздән җылы якларга киткән сандугачлар, ... булмас идек бит. Әйдәгез, дуслар, аны саклыйк, бер дә аны кыерсытмыйк. Табигать шундый матур булып калсын, һәрвакыт безнең күңелебезне шатландырып торсын. Мин ңир ... көнендә агачлар яңадан яшел күлмәкләрен кияләр, матураеп китәләр. Нинди генә туган илем табигате күркәм булмасын, ...

дип өзгәләнә ул.

Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Табигатьне саклау проблемасы Ә. Баяновның «Сәяхәтнамә » поэмасында күтәрелә. Әсәрнең герое Кама буйлап сәяхәткә чыга. Кама буендагы авыллар югалган. Яшьләр булмагач, авылның киләчәге булмый. Авыл бетсә, табигать тә ярлылана. Кама буенда кыр казлары күренми, кыр үрдәкләре кычкырмый. Су буе мәет чыккан йортны хәтерләтә. Автор үзенең бала чагын хәтерли. Яланаяк йөргән болыннарны сагынып искә ала. Тик бу болыннар аша хәзер торбалар узган. Бик күп зиратлар аша дамбалар үткәрелгән. Милли аң көннән-көн югала бара. Халык иманыннан яза, телен оныта. Заманга ияреп, көйләр дә үзгәрә. Шул көйләр тавышы астында сыкрап, бик күп урманнар җиргә ава.

Ә. Баянов кешелек дөньясын саклап калырга чакыра. Сәяхәтнамәнең ахырын ул болай тәмамлый:

Чаң кагам мин:

  • Бар халыклар!

Барлык теләк-гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер-берегезгә

Җир хакына, яшәү хакына!

Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу — безнең бурыч” кебек фикерне аңлап була бу юллардан.

«Туган ягым — яшел бишек»

«Туган ягым — яшел бишек»

Табигать – кешенең яшәү урыны. әйткәнебезчә, ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигат ь кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә.

Г.Бәширов ни өчен бу әсәрен “Туган ягым – яшел бишек” дип атаган соң?

1. Балага бишегендә рәхәт булган кебек, һәр кешегә дә үз туган җирендә рәхәт булырга тиеш.

2. Туган якның матурлыгы, яшел табигате кешене юаткан кебек, бишек тә баланы юата, тынычландыра.

3. Кеше кайда гына туып үсмәсен, туган авылын, шәһәрен, укыган мәктәбен мактап, сагынып искә ала.

Туган ягым – яшел бишек”

Т абигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте… Болар барысы да — һәлакәт. Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез.

Йомгаклау өлеше

Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Тугайларда болыннарда гөрләп үсүче юалар, какылар, сарыбашлар, челтерәп аккан тау сулары аның төшләренә кереп йөдәтә.

1 стр., 478 слов

Туган ягым — яшел бишек

... гына син _зеSне патриот дип й™рт‰ аласыS. Минем туган ягым – Татарстан. БезнеS республикабызда к_п милл‰тл‰р _зара дус ... ‰рл‰рг‰, ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел кырларга бик бай. Шулай ук ТатарстанныS байлыгы Gир астындагы казылмаларда. Татарстан матур табигатьк‰ ... м‰с‰л‰н, татар музыкасына нигез салучы, танылган композиторлар туган: Солтан Г‰б‰ши, Салих Сайдашев. Ташсу авылында к_ренекле ...

Исем китми читтә үскән

Кипариска, бананга,

Әче булса да, гашыйк мин

Миләш белән баланга, —

диелә җырларда да.

табигатьне буйсындырырга,

Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

Без табигат

Чыннан да,

Библиография

[Электронный ресурс]//URL: https://liarte.ru/referat/na-temu-ekologiya-na-tatarskom-yazyike/

  1. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан. – Татарстан китан нәшрияты, — 1987

  2. Тукай Г. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан – Татарстан китап нәшрияты, — 1990

  3. Газизов Р. Г.Тукай – “Раннур” нәшрияты, — 2001

  4. Алиш А. Әкиятләр. – Таткитнәшр., — 1998

  5. Баянов Ә. — “Сәяхәтнамә”

  6. Бәширов Г. — “Туган ягым — яшел бишек”

  7. Билалова Ә.Г., Гыймадиева Н.С. Әдәбият дәреслекләре буйлап. – “Яңалиф” нәшрияты. – 2006

  8. Заһидуллина Д.Ф. – Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – “Мәгариф” нәшрияты. – 2000

  9. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. – Казан. “Раннур” нәшрияты. – 2001

  10. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. – Татар әдәбияты. Теория. Тарих . – “Мәгариф” нәшрияты. — 2004