Сайлау; — материал туплау

Реферат
Меню сайта
Категории каталога
[21]

Файлы, содержащие разработки уроков.

[29]

Здесь размещены файлы, которые могут оказать неоценимую помощь при подготовке и проведении уроков.

[6]

Здесь размещены официальные документы школы.

[15]

Рефераты обо всем и для всех: учителям, учащимся, студентам.

[10]

Укучыларга ярдәмлек.

[14]
[12]
[13]
[22]
[22]
[3]
Наш опрос
Посетители
Каталог файлов
» Файлы » Сочинениеләр (иншалар)

СОЧИНЕНИЕ ЯЗАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ (методика һәм үрнәкләр)

[ (149.7 Kb) ] 04.05.2008, 18:01:07

Закирә Хәбибуллина

Раушания Миңнуллина

Бу хезмәттә ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү максатында сочинениеләрне ничек язу турында сүз бара. Сочинение язарга өйрәтү буенча алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән үрнәкләр китерелә. Кулланмада бирелгән сочинение үрнәкләре өчен Түбән Табын, Иж-Бубый, Мөслим, Киров, Югары Кибәхуҗа, Түбән Ушма, Зур Сәрдек, Янурыс, Ямаширмә, Казан шәһәренең 8 нче гимназия һәм 3 нче мөктәп-гимназиясе укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез.

Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.

Эчтәлек

  • Сүз башы
  • Сочинение язарга өйрәтүнең гомуми мәсьәләләре
  • V—VIII сыйныфларда сочинение язарга өйрәтүнең фәнни нигезләре
    • Икмәкнең кадерен бел
    • Кыш
    • Туган ягыма кыш килде
    • Китап уку — иң яхшы белем алу
    • Татар крестьяннарының газаплы тормышы
    • Туган авылым
    • «Муса абый» повестен укыгач…
    • Галия — авыл интеллигенциясенең яңа буыны
  • IX — XI сыйныфларда сочинение язарга өйрәтү нигезләре
    • М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла?
  • Аерым темаларга сочинение һәм план үрнәкләре
    • Җырга әйләнгән исем
    • Икмәк — тормыш нигезе
    • Тынычлык, сугыш һәм XX гасыр
    • Искәндәргә ачык хат
    • Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал…
    • Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш
    • Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы
    • Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта
    • Бәхет турында уйлану
    • Гүзәл минем туган җирем
    • Акъәби образы — халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыгын гәүдәләндерүче образ (I вариант)
    • Акъәби образы — халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәләндерүче образ (II вариант)
    • Ике телем — ике канатым
    • Республикам минем (Юлъязма)
    • Татарстан — минем республикам
    • Газиз телем гасыр диңгезләрен Кичә-кичә килгән ерактан.
    • Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше
    • И туган ягым, нинди гүзәл син!
    • Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы
    • Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы
    • Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык
    • Хәсән Туфан иҗатында моң-сагыш, сагыну хисләре
    • Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган ул көннәр…
    • Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы
    • Ә. Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы
    • Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында ана образы
    • Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга!
    • Дөнья терәге — хатын-кыз
    • Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сурәтләү
    • Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы проблемасының куелышы
    • Ә. Еники иҗатында сугыш темасы
    • Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасында милли фаҗиганең чагылышы
    • «Колыма хикәяләре» — Ибраһим Салаховның җан авазы
    • Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр?
    • «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — халыкның рухында
    • Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы
    • Татар халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре
    • Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!
    • Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану
    • Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Шәрәфи карт образы
    • Тарихлардан килгән хакыйкать (Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча)
    • Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы
    • Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы
    • Габделҗәббар Кандалый — мәхәббәт жырчысы
  • Файдаланылган әдәбият

Яшьләр сочинение язарга яратмыйлар. Ни өчен? Хәзерге яшьләрдә бер сыйфат — киләчәктә кирәкмәгән нәрсәгә вакыт әрәм итәргә тырышмау, һәр һөнәрнең үзенчәлеге бар. Бөтен кеше дә язучы, журналист булып бетми. Әмма бер хакыйкатьне онытмаска кирәк — язма рәвештә (язмача) үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез.

Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу — кирәкле сыйфат.

Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә аны тиешенчә үзләштерү — изге бурыч һәм шуның белән бергә катлаулы процесс.

Сочинение — укучылар, бигрәк тә чыгарылыш сыйныфы укучылары, югары уку йортларына керүчеләр һәм укытучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең бер төре. Сочинение — үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесе аша тоярга мөмкин. Тәҗрибәле укытучылар сочинениеләр өстендә эшләүне белем һәм тәрбия бирүдә аеруча нәтиҗәле алым итеп карый, чөнки ул укучының рухи дөньясын аңларга һәм аңа тиешле юнәлеш бирергә ярдәм итә.

Сочинениеләр язу укучыларны фикер йөртергә, конкрет әйткәндә, каләм тотып фикер йөртергә өйрәтә. Шулай ук аларның әхлак нормаларын үзләштерүенә ярдәм итә.

Методик кулланмада түбәндәге мәсьәләләр яктыртыла:

  • — сочинение язарга өйрәнүнең башлангыч чоры;
  • — эшне планлаштыра белү;
  • — тема сайлау;
  • — материал туплау;
  • — сочинениене язу һәм редакцияләү;
  • — үрнәк сочинениеләр.

Үрнәк сочинениеләр төрле мәктәпләрнең төрле сыйныф укучылары тарафыннан язылганлыктан, сочинениегә план төзү мәсьәләсендә төрлелек күзгә ташланыр. Алда әйтеп үтелгәнчә, план төзү — катгый таләп түгел, ә укучының шәхси эше.

Бер үк темага берничә сочинение яисә бер үк сочинениегә берничә эпиграф тәкъдим итү — укучы яисә укытучының сайлап алу мөмкинлеген киңәйтү махсатыннан эшләнде.

Иң мөһиме шуны истән чыгармаска кирәк, үрнәк сочинениеләр күчерү өчен түгел, ә сочинение язарга өйрәнү процессында куллану өчен, ягъни уңышлы дип табылган җөмләләр, фикерләр, кызыклы дип табылган композиция элементларын һәм башка ачышларны билгеләп, шуларны үзегезнең хезмәтегездә файдалану өчен. Димәк, сочинениене уңышлы язу өчен гомуми таләпләрне белү белән беррәттән, мөстәкыйльлек һәм тагын бер мәртәбә мөстәкыйльлек дигән фикерне дә истән чыгармаска кирәк.

© Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В., 2002

© «Яңалиф» нәшрият йорты, 2002

Категория: | Добавил: ilbyak-school | Автор: Хабибуллина З.Н.
Просмотров: 55053