Электив курс Төрле жанрларда ләр язу. (10 нчы сыйныф өчен)

Сочинение

Электив курс

Төрле жанрларда сочинениеләр язу.

(

Төзеде:

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Минязова Алинә Фәнис кызы

Аңлатма язуы

Югарыдагы саннардан күренгәнчә, хәтта XI сыйныфларда да укучыларның грамоталылыгына җитди игътибар бирелә.

Соңгы елларда Татарстан Җөмһүриятендә «Татарстан халыкларының телләре турында»гы закон нигезендә татар мәктәпләрен тәмамлаучылар югары уку йортларына имтихан тапшырганда язма эшне ана телендә башкаруны сайлый алалар, һәр югары уку йорты язма эшләренең төрен үзе билгели. Язма имтиханнарның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларда сочинение яки изложение өстендә эшләү күнекмәләре йомшак, яки юк диярлек. Шуңа күрә Х-ХI сыйныфларда сочинение белән беррәттән, диктант һәм изложение язу күнекмәләрен ныгытуны дәвам итәргә кирәк.

Укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу мәктәпләрдә изложение һәм сочинениеләр яздыруның чагыштырмача аз булуын күрсәтә. Аеруча өйрәтү характерындагы эшләр бөтенләй диярлек эшләнми.

Сочинение – укучылар,бигрәк тә чыгарылыш сйныф укучылары,югары ук йортларына керүчеләр һәм укытучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең бер төре. Сочинение – үзең яза торган т еманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесы аша тоярга мөмкин. Тәҗрибәле укытучылар сочинениеләр өстендә эшләүне белем һәм тәрбия бирүдә аеруча нәтиҗәле алым итеп карый,чөнки ул укучының рухи дөньясын аңларга һәм аңа тиешле юәлеш бирергә ярдәм итә.

Программаның максаты:

Программа 34 сәгатькә исәпләнгән. (10 нчы сыйныфлар өчен атнага бер сәгать)

15 стр., 7215 слов

Бланков итогового сочинения изложения сканируются в следующем порядке

... Основные правила заполнения бланков итогового сочинения (изложения) Все бланки сочинения (изложения) заполняются яркими черными чернилами. Допускается использование гелевой или капиллярной ручек. В случае отсутствия у ... телефон ( - - Приложение 2. Образец заявления на участие в итоговом сочинении (изложении) выпускника прошлых лет КОМУ____________________ заявление Я, фамилия имя Дата рождения ...

Укучылар өчен төп таләпләр:

  • тарихи – әдәби процессның җәмгыять тормышындагы ролен ачыкларга;

  • күренекле язучыларның иҗади үсеш юлының төп этапларын, методларын,

стил.ләрен белергә;

  • программага кертелгән әдәби әсәрнең эчтәлеген яхшы белү мөһим;

  • әдәби әсәрләрне анализлаганда, аның темасын, сюжетын, композициясен, проблемасын, конфликтын, язылу телен, образларын, төзелешен, жанр үзенчәлеген билгеле белергә тиеш;

  • әсәрләрне анализлаганда, әдәби – теоретик аңлатмаларны һәм терминнарны (эпос, лирика, драма), аларның жанрларын ( роман, повесть, поэма һ.б.); әдәди хәрәкәтләрне ( классицизм, романтизм, реализм, символизм, акмеизм, футуризм һ.б.) кулланып аңлатырга;

  • текст өстендә мөстәкыйль рәвештә эшләргә, билгеләнгән вакыт эчендә үзеңнең эзлекле, төгәл, ачык, грамоталы язылган текстыңны язарга, үз фикереңне белдерергә һәм сайлап алынган теманы тулысынча ачарга.

Белем бирүнең формалары:, Дәресләрне үткәрү формалары:, Программаның эчтәлеге:

Үзләренең күңелләренә яткан теманы сайлап, аның эчтәлеген ача алачаклар. Мөстәкыйль фикер йөртеп, сүз сәнгатен файдаланып, грамоталы язып, эзлекле, конкрет дәлилләп һәм сурәтләп, дөньяга карашларын язган сочинениеләре аша күрсәтә лу мөмкинлеге булдырыла

Дәресл әрнең тематик бүленеше

Текст буларак сочинение. Текстның төп үзенчәлекләре

һәм билгеләре.

1

Укытучының сөйләмен (лекиясен) тыңлау һәм язып бару, план төзү.

2.

Сочинение язар алдыннан әдәби әсәр тексты өстендә эш.

4

Сочинениегә кагылышлы материалларны сайлап алу һәм системага салу.

3.

Сочинениеның тематикасын, проблематикасын һәм жанрын классификацияләү.

2

Укытучының лекциясен язу, сочинение темасын билгеләү һәм анализлау.

4.

Сочинение жанрларының төрлелеге турында белешмә бирү (монография, мәкалә,очерк, рецензия, хат, аннотация һ.б.)

2 стр., 793 слов

Конспект -сочинения план-конспект по русскому языку (2 класс)

... Написание сочинения. Учитель оказывает индивидуальную помощь Самопроверка Итог урока. Рефлексия. Чему научились сегодня на уроке? Удалось ли вам сочинение? Кто ... еж? Латинское название происходит от слова ericius, что в переводе означает «колючий барьер» А какие повадки у ... к этому зверьку? Физкультминутка Составление плана У. Как вы думаете, с чего лучше начать сочинение? О чем написать потом? Как ...

8

Һәрбер жанр буенча план төзү, материал туплау, үзенчәлекләре, анализ ясау.

5.

Сочинение темасын сайлау. Сочинение структурасы.

6

Сайлап алынган темалар буенча практик эш, дөрес эпиграф сайлау, план төзү (гади, катлаулы), кереш һәм йомгак өлешен язып карау.

6.

Сочинение – фикер алышу.

4

Практик дәрес (теманың күләме һәм эчтәлеге, план төзү, материаллар туплау, тезис төзү)

7.

Сочинение – характеристика.

3

План буенча телдән сочинение, планнарны анализлау; таблица төзү (образларны чагыштыру өчен)

8

Төрле жанрларда сочинениеләр язу.

3

Цитата сайлау һәм раслау өчен аргументлар куллану, сочинениенең темасын ачу өчен билгеле әсәрләр сайлау,тезислы һәм цитаталы план төзү.

9.

Сочинениеләрне яклау (анализлау).

2

Укучыларның чыгышларын тыңлау, анализлау. Тема ачылганлыгын билгеләү.

10.

Йомгак дәрес.

1

Үткәрелгән дәресләрнең әһәмиятен, уңышларны билгеләү, үткән темаларга нәтиҗә ясау. Киләсе елга план белән таныштыру.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Заһидуллина Д.Ф.,Закирҗанов Ә.М.,Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б.

2. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. − Казан: Яңалиф, 2003. − 136 б.

2. Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г. Әдәбият дәреслекләре буйлап.

(V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек).

3 стр., 1090 слов

Как правильно составить план к сочинению: рекомендации

... рассмотрим, как правильно подготовиться к написанию сочинения. В целом составление плана подразумевает выделение отдельных пунктов. Необходимо обозначить ключевые мысли уже готового текста или же того, который вы планируете написать. Здесь план ...

3.

4.

5. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Казан:Мәгариф, 2000. – 351 б.

6. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан: «Мәгариф», 2007.

7. Хәбибуллина З., Миңнуллина Р. “Сочинение язарга өйрәнәбез” . — М., 2008. – 128 б.

8. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. “Хәзерге татар әдәби теле”. – Казан: Мәгариф, 2002. – 126 б.

9. Сафиуллина Ф.С. “Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез”. – Казан: Мәгариф, 2009. – 206 б.