По татарскому языку кызыл чэчэклэр шахбаз турында

Сочинение

Ызыл чәчәкләр

Г. Ибраһимов — татар прозасының чишмә башында тору­

чылардан.

Гасыр узгач та, ул иҗат иткән әсәрләрнең популярлыгы

кимеми, әдипнең сөйләм матурлыгы көннән-көн шакка­

тыра.

Без үзебез белән булган вакыйгаларны еш кына башка­

ларга сөйлибез, кайвакыт хатларга салабыз, әмма бик сирәк­

ләребез генә язучы булып китә. Матур итеп сөйләү, язу оста­

лыгы һәркемгә дә бирелмәгән шул. Әлеге сәләт шул ук ва­

кытта кешенең үз телен ни дәрәҗәдә яратуын, милләтен ни

дәрәҗәдә хөрмәт итүен дә күрсәтеп тора.

Бәхәссез: Г. Ибраһимов — зур талант иясе. Әгәр без ул

иҗат иткән әсәрләрнең телен өйрәнсәк, аларның төрле

сурәтләү чараларына байлыгын күрербез. «Кызыл чәчәкләр»

дә — әнә шундыйлардан.

Язучы шактый тармаклы сюжетка ия бу әсәрне хикәя

генә дип атый һәм башына: ««Кызыл чәчәкләр» хикәясе

якты, азат көннәр өчен көрәш юлында һәлак булган ип­

тәшләргә багышлана», — дип язып куя. Әлеге эпиграфтан

ук әдипнең яңа тормыш очен көрәшүчеләрне кызы л

чәчәкләргә тиңләве, аларга кызыл чәчәкләр китерүе аңла­

шыла. Гадәттә, яу кырында үлгәннәр каберенә кызыл канә­

ферләр салалар.

Кызыл чәчәкләр образы әсәрнең үкенечле язмышлар ха­

кында булачагына да ишарәли сыман. Кызыл төснең көрәш

төсе, кан төсе булуы безнең һәммәбезгә мәгълүм, шунлыктан

эпиграф булмаса да, без «хикәя» дә канкойгыч вакыйгалар

турында сөйләнәчәген фаразлар идек.

Г. Ибраһимов, әсәрнең тәэсирен көчәйтү, мәгънәсен ки­

ңәйтү максатыннан, борынгыдан килгән традици­

яләргә дә ияреп, укучыга иң элек үз тормышын­

нан кечкенә генә бер хикәят сөйли. Ул аны тари­

хи вакыйгаларга бәйле рәвештә исенә төшерә ке­

бек.

Әсәр герое бала вакытта авыл аша узып баручы бер моса­

фир аңа бер уч тутырып орлыклар бирә, аларны чәчәргә,

карарга, үстерергә, үрчетергә киңәш итә. Бөтен авыл, тирә-

як озакламый кып-кызыл чәчәкләргә күмелә.

Элекке вакытларда яхшылык таратып, һөнәр өйрәтеп,

белем өләшеп йөрүче мәгърифәтчеләр булган. Карт миңа

2 стр., 888 слов

БРТ ның өлешен башкаруда җибәрелгән типик хаталар һәм аларны төзәтү алымнары

... методикасы “Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма” (авторлары Ә.Ш. ... ә: Г. Ибраһимовның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре һ.б. Шулай итеп, укучы сочинениенең эчтәлеге өчен максимум - 9, грамоталылыгы өчен 10, барлыгы 19 балл җыя ала. Сочинение язу ...

әнә шундый бер кеше дип аңлашыла. Язучы бу очракта

игелекле эшләрнең, булышлык итсәң, киң таралуын аңла­

тырга тели.

Соңгы вакытта әсәрдәге кызыл чәчәкләрне ямьсезләп

аңлатучылар да юк түгел. Анда үч тарату, үтерешләр бил­

гесе күрәләр, ә бит әдип бу чәчәкләргә бары тик яхшы эшләр

мәгънәсе генә салган һәм революцияне дә — изге гамәлдән,

аның хакындагы фикерне таратучыларны да яхшы ке­

шеләрдән санаган. Кызыл орлыкларны чәчүчеләрне дөнья­

ны шакшыдан, чүптән арындыручылар, кешеләр күңеленә

дәва алып килүчеләр, аларга ярдәм кулы сузучылар дип

санаган ул.

«Башлангыч» әсәрдән дөрес фикер чыгаруга юнәлеш бирә

дә инде. Мин, заманга ярашу өчен, китапларда язучы уз­

дырган фикерне бозып аңлатуны яратмыйм. Аның белән

килешмәскә, язучы кебек уйламаска мөмкин, әмма аның

ни хакында әйтергә теләгәнен аңлауга ирешергә кирәк.