Ачык дәрес Л.Фәттаховның «Сабантуй» картинасы буенча план-конспект (5 класс)

Сочинение

Дәрес барышы

Укучыларны картинаны кабул итәргә әзерләү максатыннан, тыныч музыка яңгырый, укытучы Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укый:

“ … Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе көнне иртә үк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.

Мин шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.

Авыл халкы тегеләй дә иртән торучан булса да, бүген Сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемгә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә ятим калган мулла баласы икәнемне искә алгач, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер-ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан минем капчыгым бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.

Әти белән әни дә минем капчыгым болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да…”

  • Укучылар, яңгыраган өзек кайсы әсәрдән? ( Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән)
  • Бик дөрес! Яз һәм Тукай… Янәшә атлыйлар. Язлар Аны безгә бүләк итте, язлар Аны бездән аерды… Сөекле шагыйребезнең тууына бик тиздән 120 ел була. Аның иҗаты — барыбыз өчен дә тиңдәшсез хәзинә. Әдипнең “Исемдә калганнар “ автобиографик әсәреннән Сабантуй турындагы өлешен сайлавымның максаты – сезне күренекле халык рәссамы Лотфулла Фәттаховның “Сабантуй” исемле картинасын өйрәнүгә, кабул итәргә әзерләү иде.
  • Тик әлеге картина белән танышудан элек, мин сезне рәссамның галереясына кунакка дәшәм. ( Слайдларда бер-бер артлы Л. Фәттаховның картиналары күренә)
  • Укучылар, сезгә рәсемнәр ошадымы? Аларның авторы — РСФСР ның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР ның һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты – Лотфулла Фәттахов. Ләкин болар берсе дә җиңел генә бирелми. Рәссам шактый катлаулы тормыш юлы үтә. Аның тормыш юлы һәм иҗатын Лилия белән Азат өйрәнделәр, әйдәгез хәзер аларны тыңлап үтик.

Укучылар чыгышы:

1 стр., 499 слов

Сочинение по татарскому языку авыл иртэсе

... Бу искиткеч матур кренешне кзтерг барлык кешег д насыйп булмый. миа, авыл кызына, бу алыштырмаслык бхет гел ттеп тора. Нинди чиста, саф, ... Уйландыра торган, хислрг бирел торган вакыт ул та ату. Бигрк т авыл таы. Шр иртсен караганда кпк чистарак, тылсымлырак ул. Шул вакытта ... м бу хисне сине бер д югалтасы килми. наклон ген авыл уянып кил. Томан белн капланган куе урман артыннан ашыкмыйча гына ...

1 укучы: Л.Фәттахов 1918 елның 27 сентябрендә Горький өлкәсе Сергач районы Анда авылында туа. Ике яшендә — әтисез, ә инде сигездә әнисез кала. Әмма ятимлек аңа фәкыйрьлек, мохтаҗлык алып килми: абыйлары карап үстерә, авылдашлары ярдәм кулы суза.

6 нчы сыйныфта укыганда ул туган авылыннан, җәяүләп, татар мәдәниятенең үзәге булган Казанга килә. Үзе белән хат алышкан дуслары укыган 13 нче мәктәпне эзләп таба. Аның бар байлыгы өстенә кигән киеме була. Баштарак ул класста йоклый. Ашарына да классташлары алып килә. Берникадәр вакыттан соң әнисенең рөхсәте белән Харис дигән малай аны үзләренә алып кайта. Лотфулла бу гаиләгә 8 нче бала булып килә. Бу танылган рәссам Харис Якупов үскән гаилә була. Кечкенәдән рәсемгә һәвәслеге булган Лотфулла һәм Харис рәсем түгәрәгенә йөриләр, соңыннан студиядә шөгыльләнә башлыйлар.

1935 нче елда шәһәр күләмендә үткәрелгән конкурста җиңеп чыгалар һәм икесе дә Казан сәнгать училищесына укырга керәләр.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Л.Фәттахов сугышка китә. Сугышны армия сафларында тәмамлый. 1946 нчы елда Казанга кайта һәм җаны-тәне белән иҗат эшенә чума.

2 укучы: Лотфулла – авыл малае һәм ул гомере буена авылга тугрылыклы булып кала. Аның “Игеннәр өлгерде” картинасы игенчеләргә гимн булып яңгырый. “Күчмә лаборатория” картинасы авыл җирендә фәнгә таянып, икмәк үстерүчеләрнең хезмәтен тасвирлый. Аның бөтен иҗатында авыл темасы төп урынны алып тора, аеруча көчле яңгырый, таланты ныклап шунда ачыла.

Балалар тормышын чагылдырган картиналар Фәттахов иҗатында аерым урын алып тора. Ул чагында әле Казанда бу теманы алай дәртләнеп, һәвәсләнеп яктыртучы башка берәү дә булмый. Әлбәттә, рәссамның үз балалары – кызы Фәридә, уллары Рәшит белән Шамилнең булуы да уңай йогынты ясагандыр. Аның балаларга багышланган картиналары арасында иң нык танылганы – “Әни күрмәгәндә” дип атала.

Л.Фәттахов шулай ук портретлар остасы. Һәрбер рәссамның кабатланмас мизгеле – иҗат дөньясы күгенең җиденче катына күтәрелгән бәхетле очышы буладыр. Халык рәссамы Л.Фәттаховның шундый бәхетле мизгеле “Сабантуй” исемле картинасын иҗат итүгә бәйләнгән. ( Укучылар утыралар, слайдта “Сабантуй” картинасы )

  • Укучылар, безнең максатыбыз – әлеге картинаны тасвирлап, бездә туган хис-кичерешләрне чагылдырып, инша язу. Белгәнебезчә, тирәлекне, информацияне кабул итү ягыннан без өч төркемгә аерылабыз. Бер өлешебез — визуаллар дөньяны күзләре белән өйрәнсә, рәссамнар нәкъ менә шул төркемгә карый да инде, икенчеләребезгә- аудиалларга ишетү, тыңлау, аралашу кирәк, ә өченче төркемгә – кинестетикларга – хәрәкәт, тактиль тою кирәк. Махсус тестлар ярдәмендә без инде сезнең кайсы төркемгә керүегезне алдагы дәресләрдә ачыклаган идек. Хәзер өч төркемгә бүленеп, картинаны өйрәнә башлыйк. Визуаллар мин сездән картинаны мөмкин кадәр җентекләп карап, анда кулланылган төсләр, персонажларның кыяфәтләре, мимикалары, гомумән, барлык детальләр турында җавап бирергә әзер торуыгызны сорыйм. Аудиаллар сез төркемегездә фикер алышырсыз, визуаллар өчен сораулар әзерләрсез. Кинестетиклар исә сезне бер үк вакытта кызыклы да, шул ук вакытта катлаулырак та бирем көтә. Сезгә Сабантуй атмосферасын тудыру йөкләнә. ( Һәр төркем 3-5 минут дәвамында мөстәкыйль эшли)
  • Иң элек сүзне визуаллар-аудиаллар төркеменә бирик.

Укучылар чыгышы:

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... әрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аны ... әрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аны ... әрит кара канга батып яткан була. Әлфия апа аны күтәреп өенә алып кайта. Тиз генә ат җигеп Никифардан табиб алып киләләр. Табибә М ...

  • В 1: Л.Фәттаховның “Сабантуй” картинасының үзәгендә Сабантуй бәйрәменең җанын тәшкил иткән көрәш сурәтләнгән.
  • В 2: Көрәшчеләрнең берсе икенчесен өскә күтәргән. Икесе дә таза гәүдәле, киң күкрәкле, хезмәттә чыныккан ирләр.
  • В 3: Судьялар – чал чәчле, түбәтәйле, камзуллы, күкрәкләренә сөлге бәйләгән авыл аксакаллары.
  • А 1: Алар турында нәрсәләр әйтеп була?
  • В1 : Алар көрәшне игътибар белән күзәтәләр. “Хәрәмләшә күрмәгез!” дигәндәй, күзләрен бер минутка да алардан алмыйлар.
  • А 2: Бәйрәмнең төп герое кем?
  • В 2: Мәйдан тирәли тыгыз түгәрәк ясап баскан халык. Алар барысы да зур кызыксыну белән көрәшчеләрне күзәтәләр.
  • А 3: Рәсемнең сул ягындагы фотоаппарат тоткан хатын-кыз турында нәрсә әйтеп була?
  • В 3: Бу хатын-кыз көрәшчеләрне фотога төшерә.

    Ул шәһәрдән кайткан кунак булырга тиеш. Авыл хатын-кызларыннан аермалы буларак, аның өстендә — җиңсез күлмәк, яулыксыз.

  • А1: Ә менә бу парлар турында нәрсә әйтеп була?
  • В1: Ир көрәшкә чыгарга әзерләнә. Ә хатыны аңа киңәшләр бирә.
  • А 2 : Каен төбендә сөйләшеп торучы ир белән хатын турында нәрсәләр әйтергә була? Киемнәренә игътибар итегез.
  • В2: Хатын-кызның яулык бәйләү рәвешенә, ир кешенең кепкасына һәм сакалына карап, боларның рус авылыннан килгәнен чамаларга була.
  • А3: Рәсемнең үзәгендәге малайларга игътибар итегез.
  • В3: Малайлар көрәшне игътибар белән күзәтәләр. Менә үзләре дә көрәшкә кереп китәрләр төсле.
  • А1: Башка кешеләр турында нәрсәләр әйтергә була?
  • В1: Бәйрәмдә битараф кешеләр юк. Берәүләре кычкырып, көч биреп торалар, ә икенчеләре кулларын өскә күтәреп, ризасызлыкларын белдерәләр.
  • А2: Ә хәзер рәсемнең уң ягына игътибар итегез.

    Нәрсәләр күрәсез?

  • В2: Агач эскәмиядә батырларга биреләсе бүләкләр ята. Анда төрле-төрле тукымалар, яулыклар, гармун, җирдә тәпән тулы йомырка.
  • А3: Рәсемгә карагач, табигать турында нәрсәләр әйтергә була? (Колга башына сөлгеләр эленгән)
  • В3: Җылы матур көн. Кояш үзенең нурлары белән җир өстен иркәли. Сирәк кенә аксыл мамыксыман болытлар күренгәли. Әкрен генә җил исә. Бөдрә каенның яшел яфраклары җилдә тирбәлә. Ә колга башындагы сөлгеләр, гүя, Сабантуйны сәламләп җилфердиләр. Җил дә кешеләрнең бәхетле сөенечен уртаклаша.
  • А1: Шундый матур табигать күренешен, күңелле бәйрәмне сурәтләү өчен, рәссам нинди төсләр кулланган?
  • В1: Рәсем ачык, якты төсләргә бай. Яшел, ак, кызыл, сары төсләр бәйрәмне ямьләндерә, күңелне күтәрә.
  • Булдырдыгыз! Бергәләшеп бик тәфсилләп тасвирлап бирә алдыгыз картинаны. Кинестетиклар төркеме, инде сүз сезгә.

Кинестетиклар төркеме Сабантуе җырын башкара ала. Уен төрен тәкъдим итәләр (мәсәлән, чүлмәк вату).

2 стр., 622 слов

Йорт хайваннары турында сочинение татарча

... яраттылар. Урман-кырлар өстендә кышкы тынлык, кар өстенә төрле кошлар, кыргый хайваннар эзләр калдырып киткән. Чаңгы шуганда без ул эзләрг ... тә калын булды. “Кар күп булса, икмәк тә күп була”, - ди халык. Чыннан да бу бит шатлык. Минем җимлегемә быел кунакка кызылт ...

Уенда килгән кунаклар да катнаша ала. Физкультминутка булсын дип, татар бию көе куелып, бар укучылар да хәрәктләнергә мөмкин.

  • Молодцы! Чыннан да милли бәйрәмебез рухы хөкем сөрде безнең класста. Инша язарлык хис-кичерешләр барыбызда да туплангандыр, бүгенгә соңгы эш итеп, дәфтәрләребезгә иншаның планын теркәп куйыйк.

Якынча план үрнәге:

1. Л. Фәттахов турында кыскача мәгълъмат.

2. “Сабантуй” картинасында төп тамаша – милли көрәш.

3. Бәйрәмнең үзәгендә — авыл кешеләре, кунаклар.

4. Батырларны бүләкләр көтә.

5. Табигать тә күңел күтәренкелеген, бәйрәм сөенечен уртаклаша.

6. Картина турында минем фикерем.

Рефлексия

  • Укучылар, кем дә кем инша язарга җитәрлек мәгълүмат алдым, барысы да аңлашылды ди икән, биредәге капчык янына килсен, әле инша язарлык әзер түгел икәнсез, чүлмәк янына барсын. ( Укучылар, укытучы янындагы капчык янына җыела)
  • Бик яхшы! Ә сез таныдыгызмы соң? Бу бит кечкенә Апуш капчыгы, хәтерлисезме, ул бит авыл буйлап тәм-томнар җыеп йөргән иде. Менә шуларны ул сезгә өләшергә кушты. ( Укытучы балаларга кәнфит -прәннекләр өләшә).

Өй эше

  • Укучылар, өйдә план буенча инша язып килерсез. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен, барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Дәрес тәмам, сау булыгыз!