Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы, статья (10 класс)

Реферат

МББУ «1 нче урта белем бирү мәктәбе»

Реферат

“Гаҗәп нәрсә шул син,тормыш…”

(Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы)

Мөхәмәтдинова Резеда Фәрит кызы

Алабуга– 2015

Эчтәлек

1.Кереш өлеш ———————————————————————- 2 бит

2.Шигырьләрдә -кеше язмышы——————————————————2 бит

3.Хәсән Туфанның иҗат баскычлары———————————————4 бит

4.Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗаты————————————-5 бит

5.Шагыйрь иҗатының әһәмияте—————————————————-6 бит

6.Кулланылган әдәбият исемлеге—————————————————7 бит

Кереш өлеш.

Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрсәтергә ,лирика дигән тирән күлнең серләренә якынаерга, аны гомерлек юлдаш итәргә тырышабыз.. Х.Туфанның төрле елларда чыккан җыентыкларыннан, башка телләргә тәрҗемәләреннән, әдип турындагы истәлекләрдән, әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән, фотосурәтләрдән күргәзмә оештырып , шагыйрь иҗатын өйрәнәбез. Шагыйрьнең иҗатына эпиграф итеп, мин “Үтеп барышлый” шигыреннән шушы юлларны китерер идем:

“ Сездә идем:

Мәңге сездә калам.”

“Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы”

“Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Шагыйрьнең каршылыклы, фаҗигале тормышын өйрәнү барышында, аның гаҗәеп буталчык, кыен шартларда да туган халкына, җиренә, шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап төшермәвен күрсәтүне максат итеп куям.

12 стр., 5679 слов

Искәндәр Рәфыйковның “Ана язмышы” картинасы буенча тасвирлама- ...

... өнки сугыш авырлыгы аның башыннан узган. Шулай итеп, без бүген “Ана язмышы” картинасының репродукциясе буенча сочинение язарга әзерләнербез . Сүзлек эше: ... үңелегездә нинди хис- тойгылар уятты? (Якташ рәссамыбызның “Ана язмышы” картинасы бүгенге көндә илгә-көнгә асыл ир-атлар ... юнәлешләрен билгеләү (парларда эшләү) 1. “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” - авыл, хезмәт темалары. 2.“Сөембик ...

…1905 нче елгы инкыйлабка кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән йөргән. Әти-әнисе кушкан исем-Хизбулла.

Белем алырга теләге зур булса да, мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә “тормыш арбасына” җигелергә мәҗбүр итә. 1914 нче елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә ( әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч,абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. Х.Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә әдәбиятны аларга Г.Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, Х.Туфанның 1916 нчы язган “Йолдызлар” исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай кискен өермәле,үзенчәлекле булуын әйтә. ( Берничә елдан әлеге “туфан” сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) “Галия” мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. 1917 нче елның Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын заводта каршылый.

1934 нче елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салигәскаровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара

болытлар куып китерә. Матбугатта аның иҗаты турында кискен тәнкыйть

мәкаләләре басыла. Аерым алганда, ”Ант” (1935) поэмасы контрреволюцион рухтагы әсәр дип бәяләнә. 1937 нче елны Х.Туфанны язучылар берлегеннән чыгаралар, ә 1940 нчы елның 18 нче нояберендә “ советларга каршы милли оешмада катнашкан” дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 нче елның 7 нче мартында булган суд Х.Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 нче мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

Әдипнең хатыны Луиза турындагы материалларга өстәп, Х.Туфанның аның турында кызганып, сокланып, тирән ихтирам белән язган шигырен китерер идем:

Тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр,

“Сагынма!” дип янап киткәннәр:

Күнмәгәнсең…эштән сөрелгәнсең,

Еллар сине донор иткәннәр.

Посылкалар белән ярдәм иттең,

-Без бит илдә…өйдә бит,-дидең,

Ә ул ярдәм-

Каныңа алыштырылган

Паекларың икән бит синең…

Алдарсың дип уйлый идемме соң?

Ә син мине алдагансың ич.

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Каның белән ялгагансың ич!

4 стр., 1886 слов

По татарскому языку «Хасан Туфан» на татарском » Мы с АГНИ

... үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп сурәтли. Шагыйрь беренчеләрдән булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәл ... керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза. 2. Хәсән Туфанның иҗат баскычлары Х.Туфан 1924 нче елны Казанга килә ... ң үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Хәсән Туфан иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген ...

Төрмә –лагерьларда утырганда да Х.Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада,ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза.

. Хәсән Туфанның иҗат баскычлары.

Х.Туфан 1924 нче елны Казанга килә һәм зур активлык белән иҗат итә башлый. Әдип чор яңалыкларын, яңа җәмгыять белән рухланып яшәвен, киләчәккә ышанычын үзе яхшы белгән тормыш материалына нигезләнеп сурәтли. Шагыйрь беренчеләрдән булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә. “Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша. Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган “Урал эскизлары” (1926) , “Башлана башлады” (1927) ,”Ике чор арасында”, “Бибиевлар” (1927) кебек поэмалары поэзиягә үзенчәлекле шагыйрь килүен белдерәләр. Х.Туфан үзенең бунтарь характерлы геройларның тормышчан шартларда сурәтли. Алар искегә киртә куеп , яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Күбесенең тормышта прототиплары булган геройга үз эшләренең дөреслегенә ышану , оптимистик рух, бетмәс-төкәнмәс энергия хас. Әдип олы тормышка фатиха биргән завод-фабрикалы, шахталы Уралына яратып, үз итеп эндәшә:

Хуш,Урал,хуш!

Әгәр еллар мине

Кайтармаса сиңа тагын да,

Бу балаңның төсе булып сиңа

Үзең биргән җырлар калырлар…

(“Урал эскизлары”)

Х.Туфанның беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле поэтик форма сиземләнә. Ул поэтик сурәтләрне сөйләм теле аша бирергә омтыла , шунлыктан аның шигырь-поэмалары нәтиҗәсе буларак “Ак каен” (1933) шигыре языла. Классик шигырь формасына нигезләнеп , шул ук вакытта шартлылык алымнары белән оста үрелгән әсәр тирән эчтәлек белән сугарылган. Әдип күз алдында гражданнар сугышының җан тетрәткеч фаҗигасен китереп бастыра , һәм ул вакыйгаларның башка кабатланмаска тиешлеген искәртә.

30 нчы елларда Х.Туфан үзенең каләмен җырлар, маршлар,балалар өчен әсәрләр язып сынап карый. Аның чор, үткән һәм бүгенге турында уйланулары фәлсәфи характердагы “Ант” (1935) поэмасында чагыла. Шагыйрь анда күренекле большевик ,дәүләт җитәкчеләреннән берсе- С.М.Кировның үтерелүенәдә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Бу елларның катлаулы , каршылыклы атмосферасы, билгеле, Х.Туфанга да тәэсир итә. Ул еш кына икеләнеп кала, төрле юнәлештә эзләнә. Аның якын дусты , олы әдип Һ.Такташка багышланган шигырьләр циклында (“Давыл”,” Ул өйдә юк иде”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”) иң самими уй-хисләре чагыла, поэтик осталыгы билгеле бер үсеш кичерә. Х.Туфан Такташның иҗаты алдында баш ия, вакытсыз үлеменә үкенүен белдерә:

5 стр., 2250 слов

Авто диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.01.02 ...

... Чын кеше булып яшэунен серлэре: Т.Миннуллин ижатына бер караш.// Казан утлары. - 1980. - №9. - 146-155 бит. Эхмэдуллин А. Узе сайлаган язмыш. /«Монда тудык, монда устек» жыентыгында/ - Казан: Тат. кит. ... бастыра, шушы чордагы татар эдэби процессыныц, бигрэк тэ драматургия Иэм милли театр сэнгатенец усеш тенденциялэрен ачыкларга ярдэм итэ. Диссертапиянен фэнни яналыгы Туфан Миннуллин драма-тур гиясен ...

Киләчәккә хатлар барып җитә,

Ә үткәнгә хатлар бармыйлар…

Х.Туфанның 60-70 нче еллардагы иҗаты турында сөйләгәндә “Ак каен”шигыренә тукталып китик:

.Шигырь өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен, аның гайре табигый булуын күрсәтә. Икенче өлештә ак каен белән үлемгә дучар ителгән егетнең сөйләшүе бирелә. Өченчедә лирик геройның элеге вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә.

Сугышка, яшь егетнең үлеменә нәфрәт икенче өлештә хис дәрәҗәсе буларак ачыла. Егетнең җан ачысы белән әйткәннәрендә, каенның көчсезлектән аптыраулы җавабында әрнү, хисләр ташкыны бөтен күңелләргә үтеп керә:

Әле булса тибрәнәдер төсле

Шул каенга аскан яшь егет.

Соңгы строфада лирик геройның юаныу бирелә:

Киң кырларда үзе генә түгел,

Эзе дә юк инде ятларның.

Шигырьдә сурәтләү чараларыннан җанландыру (каенның сөйләшүе) ,чагыштыру(“яфраклары коела яшь кебек”), эндәшә (“елама син ,каен, аппагым”) кулланыла. Алар, нигездә,лирик геройның хис дәрәҗәсен ачуга хезмәт итә.

Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

Бу чорга бәя бирергә теләгәндә, “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы” шигырьләренә анализ ясыйбыз. Шигырьләрнең төп эчтәлеге исемгә үк чыгарылган, һәм болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Тоткынлыктагы шагыйрь лирик герое аша үзенең кайгы, хәсрәт, сагыну хисләрен белдерә.

Агыла да болыт агыла

Туган-үскән җирләр ягына,-

Әлеге юлларда тоткынның ирекле болытка мөнәсәбәте ачыла башлый. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгылардан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны тагы да борчый.

Юл образы тормыш юлын ачыклап килә: “Роман кебек күңелле син,юл!” Чабаталар,итекләр туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да , лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны хәтта “роман кебек күңелле” дип, матур чагыштыру аша бирә. Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел:

Ә син,яңгыр,искә төшермә

Итегемнең ничек икәнен…

Әмма ул авырлыкларга түзәргә күнеккән, моның өчен аптырамый:

Яланаяк килдем дөньяга

Шулай гына ,бәлки, китәрмен.

Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә. Аның борчылганы:

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Бу сорауга җавап эзләп болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора.

“Кайсыгызның кулы җылы?” шигырендә без авторның кичерешләре аша

5 стр., 2128 слов

«Туфан Миңнуллин драмаларында милли мәсьәлә һәм халык язмышы»

... аңа шул елларның күренекле шагыйре Туфан хөрмәтенә исем бирә. Шулай итеп Туфан Миңнуллинда татар әдәбиятына карата беренче хисләрне, м ... булып урнаша. Ләкин ул монда озак эшләми. Аннары “Чаян” журналы, Казан телевидениесе. Әдәби иҗат, җәмәгать эшчәнлеге. Тематика һәм ... стенлекне бирә белү дә хас булырга тиеш. ...Татар егете Илгизәр белән рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору белән ...

тормышның ачысын-төчесен күп татыган лирик геройның түземлелеккә, сабырлыкка өйрәнгәнгәнен күрәбез. Әмма хәсрәте шундый зур, күлмәк җиңен ертып, йөрәген бәйләргә риза.

Кайгының яңасы килә, әмма тиз генә кайта да алмый: “Юллар… озын иделәр…” Соңарып кайтып, каберен күрергә, алкалары белән генә юанырга кала. Лирик герой иң кадерле кешесен югалта. Хәсрәте шулкадәр зур ки, “Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул… дисәләр”, ди.

. Лирик герой башына килгән хәсрәт-борчуларны яшермичә, буямыйча әйтә: “Бирде дөнья кирәкне”. Кадерле кешесен югалту кайгысын күлмәк җиңе белән бәйләп кенә басып булмый. Лирик геройга күңел кичерешләрен, олы йөрәген аңлаучы “җылы куллы”, кешелекле иптәш кирәк.

Шагыйрь иҗатының әһәмияте .

. Шагыйрьнең иҗатының кыйммәтен билгеләп, әдәбият галиме Н.Юзиев болай дип язды: “М.Җәлил, Ф.Кәримдә генә түгел,Х.Туфанда да татар шагыйренең намусы, татар шагыйренең көче, куәте сыналды”. Ә инде әдип әсәрләренең генә түгел, үзенең шәхси үзенчәлекләре турында Г.Бәширов: “Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия яши, диләр. Хәсән Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем, чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул-шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.

Гомумән, Х.Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылыкларга очрамасын, бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баета.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1970,1980) белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Кулланылган әдәбият исемлеге

Нигъмәти Г. Туфан шигырьләре // Г.Нигъмәти. Сайланма әсәрләр. — Казан:Татар. кит. нәшр., 1958. — 202-224 б.

Юзиев Н. Тылсымлы шигърият дөньясы //Н.Юзиев. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 231-243 б.

Туфан X. Бәлки, шагыйрь булмас та идем… // Х.Туфан. Давыллы еллар лирикасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 5-22 б.

Галиуллин Т. Сүз кушасы килә талларга… // Т.Галиуллин. Яңа үрләр яулаганда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. — 110-138 б.

Бәширов Г. Барган саен юллар күңеллерәк // Г.Бәширов. Бүген дә, иртәгә дә. — Казан: Татар. кит. нашр., 1974. — 163-170 б.

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

... теп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшл ... ләләренә тукталалар. Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча да материалны өзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда ... н фикер йөртү сәләтен бәйләнештә карыйлар. Татар телче методистларыннан Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, М.Фазлуллин һәм башкалар үзләренең ...

Хәсән Туфан: шагыйрьнең иҗат юлы турында. — Казан: Татар. кит. нәшр . 1976 — 125-1446.

Гайнетдинов М. Хәсән Туфан поэтикасы // М.Гайнетдинов. Метод, стиль жанр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 190-202 б.

Мостафин Р. Алга барышлый // Р.Мостафин. Җаваплылык тойгысы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 27-48 б.

Хәким С. Туфан — күпер… // Казан утлары. — 1980. —№ 12. — 8-9 б.

Юзиев Н. Шагыйрь офыклары // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1981. — 74-105 б.

Еники Ә. Очрашу һәм аерылышу // Казан утлары. — 1982. — № 1 — 158-165 б.

Мөхәммәдиев Р. Ап-ак чәчкә төсле… // Р. Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 64-68 б.

Кукушкин Р. Канатлы дөнья. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 34-44 б.

Х.Туфан хатлары // Казан утлары. — 1988. — № 2. — 170- 172 б.

Ак чәчәк атар иде / төз. Х.Әюпов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 368 б.

Гайнетдинов М. Давылларда, жилләрдә: Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат сәхифәләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 280 б.

Вәлиулла И. Мәңгелек бәхет эзеннән // Казан утлары. — 2000. — № 11. — 124-130 б.