Брт татар теле 9 класс сочинение рн кл ре 2017 21 код

Сочинение

Брт татар теле 9 класс сочинение рн кл ре 2017 21 код 12017 нче елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе эше сочинение элементлары белән киңәйтелгән иҗади биремле изложение формасында тәкъдим ителә.

Изложение имтихан бирүчеләрнең тыңланган текстка нигезләнеп, мөстәкыйль рәвештә мәгънәви бөтен, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерланган иҗади бирем башкаруына йөз тота. Киңәйтелгән изложение укучыларның лингвистик компетенциясе (тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алуы, тел һәм сөйләмгә караган белеме, өйрәнгән материалны урынлы куллана белү күнекмәләре, шулай ук танып белү, төркемләү, татар теле дәресләрендә алган аналитик белем һәм күнекмәләр), тел компетенциясе (лексик, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклау осталыгы һәм күнекмәләре), коммуникатив (аралашу) компетенциясе (сөйләм эшчәнлегендә продуктив һәм рецептив күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсе) тикшерелә.

3 сәгать 55 минут

Бирем 1 өлештән тора. Укучылар текстны 2 тапкыр тыңлыйлар. Беренче тапкыр тыңлаганнан соң, уйлану өчен һәм караламада эшләү өчен 5 минут вакыт бирелә. Текстны икенче тапкыр тыңлаганнан соң, изложение язу эше башлана. Изложение биремдә күрсәтелгән проблемага бәйле сочинение элементлары белән киңәйтелә. Укучылар әлеге проблемага бәйле иҗади фикер йөртергә һәм үз фикерләрен дөрес, логик эзлеклелектә формалаштырырга тиеш.

15 стр., 7058 слов

«возможности применения ит в лингвистике»

... в лингвистике, стоит отметить следующие: "Информационные технологии в лингвистике" А.В. Зубова [4], "Основы искусственного интеллекта для лингвистов" ... в мировом информационном пространстве, иметь ... баз данных для гуманитарных наук; разработка различного типа автоматических словарей; разработка систем передачи информации в ... изложение материала в пособии построено таким образом, что лингвисту ...

Язма эшне башкару барышында орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт бирелә.

Караламадагы язулар тикшерелми!

Язма эш махсус төзелгән критерийлар буенча бәяләнә. Язма эшне хаталарсыз башкарып, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

Брт татар теле 9 класс сочинение рн кл ре 2017 21 код 2

Игътибар!

Әгәр язма эштә сочинение элементлары булмыйча, текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең ИК1-ИК2 критерийлары буенча 0 балл куела.

Игътибар итегез: язма эшнең тулаем күләме (изложение һәм сочинение өлеше) 150 сүздән ким булмаска тиеш. 150 сүздән кимрәк булган эшнең эчтәлеге тикшерелә, әмма грамоталылыгына 0 балл куела, ә 150-199 сүз булса, ГК1-ГК4 критерийлары буенча 1 шәр баллдан артык (барысы — 4) куелмый. Максималь бәяләү нормативлары 200 дән артык сүзе булган изложениеләрне тикшерү өчен кулланыла. Болардан чыгып, максималь балл җыю өчен, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: язма эшнең күләме 200+ сүз булырга тиеш, изложениедә сочинение элементларын язу мәҗбүри.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен тулаем башкару барышында җыярга мөмкин булган максималь балл — 20.

Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:

0 — 5 балл — «2»ле билгесе;

6 — 10 балл — «3»ле билгесе;

11 — 15 балл — «4»ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучы грамоталылык өчен (ГК1 — ГК4) 5 балладан кимрәк балл җыйса, «3»ле билгесе куела.

16 — 20 балл — Искәрмә: бу очракта укучы грамоталылык өчен (ГК1 — ГК4) 10 балладан кимрәк балл җыймаска тиеш. Әгәр укучы ГК1 — ГК4 критерийлары буенча 10 баллдан кимрәк балл җыйса, «4»ле билгесе куела.