Конспе кт по татарскому языку » язарга әзерлек» (5 класс)

Сочинение

Татар теле д

Сыйныф: 5

Тема: “Туган ягыма яз килде”темасына инша-сыйфатлама язарга әзерлек.

Укытучы эшчәнлегенең максаты:, Дәреснең максаты:

белем бирү:

  • үстерү: иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

  • тәрбияви: табигатькә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык арттыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • предмет буенча нәтиҗәләр: лексика бүлеген кабатлау;

  • метапредмет нәтиҗәләр: сәнгатьле уку, сөйләү алымнарын камилләштерү;

  • шәхси нәтиҗәләр: телдән һәм язма сөйләмнең камиллегенә ирешү.

Дәрес тибы:

Принциплар:, Методлар һәм алымнар:

Дәреслек :Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан : Тат.кит.нәшр., 2015.

Чаралар:

  • программа, дәреслек, кулланмалар;

  • компьютер, проектор, экран, индивидуаль биремле карточкалар, “Уңышлар баскычы” карточкасы.

Предметара бәйләнеш:, Укучылар белән эшләү формасы:

Төп төшенчәләр:

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

... ү күнекмәләре бирү һәм аларның сүзлек байлыгын арттыру мәсьәләләренә тукталалар. Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча ... тү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки ... Татар телче методистларыннан Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, М.Фазлуллин һәм башкалар үзләренең хезмәтләрендә укучыларга тел үстер ... ндә, укучыларның яшь һәм белем аерымлыкларын истә тотып эш ит ...

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру;

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

-Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер-беребезгә елмаеп карыйк,теләкләр телик.

Укучылар: Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк! Әти-әниебезгә ягымлы булыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Укытучы — Сезнең һәрберегезгә “Уңышлар карточкасы” бирәм. Биремнәрне үтәгән саен шунда үзегезгә билге куеп барырсыз.

Укытучы: Укучылар,тәрәзәгә күз салыгыз әле.Табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәсез? Үз фикерләрегезне матур җөмләләр төзеп әйтеп карагыз әле.

Яз – табигатьнең уяну чоры. Кояш та көннән-көн җылырак, яктырак карый, ак кар өстенә юмарт нурларын сибә. — Җылы матур көн. Кояш үзенең нурлары белән җир өстен иркәли. Сирәк кенә аксыл мамыксыман болытлар күренгәли. Әкрен генә җил исә.

Язның һәр яңа туган көне табигатькә яңа бизәкләр өсти. Аның сулышын агачлар һәм куаклар да тоя. Өрәңге, каен, зирек агачларына җан керә – кәүсәләрендә су йөри башлый. Таллар чәчәк ата – «песи» чыгара. Шау-гөр килеп җылы яклардан яз хәбәрчеләре – сыерчыклар, кара каргалар кайта. Аларның кайтуы язга ямь өсти.

Барлык болыннарны, тугайларны тутырып су арта. Март аенда әле тау башлары гына кардан арчылган булса, апрельдә инде кар бар җирдә дә эреп бетә диярлек. Көн узган саен, табигать уяна, җанлана. Һәр тарафта яз сулышы.

Укытучы. Укучылар, сезгә бу ел фасылының кайсы мизгелләре ошый? Ни өчен?

( Җаваплар тыңлана.)Ярый,укучылар ,җавапларыгыз өчен рәхмәт.

2.Өй эшен тикшерү

Укытучы. Өйгә бирелгән кайсы эшне сайладыгыз икән, тыңлап карыйк. Сүзне 1 нче төркемгә бирәбез. (Яз турында әсәрләрдән өзекләр укыла.)

2 нче төркемгә

  • Димәк, язучылар,

II. Актуальләштерү.

1. Узган темаларны искә төшереп үтәрбез.

3 стр., 1265 слов

«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына

... Укучылар белән ничек эшләргә, үзеңне алар янәшәсендә ничек тотарга? Әлеге иншада мин шушы сорауларга җавап табарга тырышырмын. Укытучы булырга карар кылган кеше ... мәктәпкә кайтып, бер атна булса да укып карыйсым килә. Миңа ... Кеше үстерергә мөмкин. Минемчә, алда санап үтелгән сыйфатлар чын укытучыны билгели. Шушы изге һөнәрне сайлаган һәркем, аларны үзендә булдыру өчен тырышырга тиеш. Яхшы укытучы ...

Мин сезгә лексика бүлеген ничек үзләштерүегезне белү максатыннан тест биремнәре таратам.Кәгазьдә эшлиләр.

Слайд буенча тикшерү .Үзбәя., .Хәзер дәфтәрләрне ачабыз һәм числоны язып куябыз.

1 төркем Сүзләрнең антоним парларын тап

ҖЫЛЫ

КӨН (ТӨН)

БАШЛАУ (тәмамлау)

КЫСКА (озын)

ЯКТЫ (караңгы)

ЯЗ (КӨЗ)

ТАБУ (югалту)

ДУС (дошман)

АЗ (күп)

КИЧӘ (бүген)

2 нче төркем.Синоним сүзләр тап.

1) зифа ( сылу, нәфис)

2) матур (чибәр,ямьле,күркәм)

3) ялтырый (җемелди,балкый,елкылдый)

4) эссе (кайнар, кызу)

5) чиста (пакъ, керсез, саф)

6) эссе (кызу,кайнар,җылы)

7) дус (иптәш, ахирәт, сердәш)

Укытучы: Нинди сүзләргә синонимнар дип әйтәбез?

Укучы: Мәгънәләре ягыннан якын сүзләргә.

2нче төркем тикшерү.

Укытучы: Нинди сүзләргә антонимнар дип әйтәбез?

Укучылар: Капма-каршы мәгънәле сүзләргә.

Барлык сүзләрнең дә антонимнары була аламы?

Укучы : юк.

Үзбәя.

III. УМ кую ситуациясе.Ә хәзер экранга игътибар итегез әле укучылар.Монда сынамышлар язылган.Дәфтәрләргә күчереп язабыз һәм антоним(бер сызык), синонимнарны(ике сызык) табып,астына сызабыз.. Алмашып тикшерү .

Апрель артык

Яз көне тамчы бозлары озын булса,сабан ашлыгы озын булыр;әгәр кыска булса,сабан ашлык кыска булыр. Тикшерү.

44 стр., 21597 слов

Доклад: Бизнес-план частной музыкальной школы ООО «Скрипичный ключ»

... 13 государственных музыкальных школ, 1 частная музыкальная школа «Цветы у ручья». В таблице 1 представлен конкурентный анализ организуемой частной школы «Скрипичный ключ»: услуга рынок музыкальный план маркетинговый Таблица ... Будущие услуги: начиная с 2016 г. предполагается расширить географию бизнеса, создавая новые филиалы школы в различных районах г. Перми и Пермского края; планируется ...

Үзбәя.

— Яз.Антонним ,синоним сүзләрне ни өчен искә төшердек дип уйлыйсыз?Алар ни өчен кирәк?

Укучы: Алар безнең сөйләмебезне матурлыйлар,кабатлаулардан коткаралар.

Укытучы:- Бик дөрес. Экранга карагыз әле. Без монда табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр күрәбез.

Инша яу өчен кайсы ел фасылын сайлар идегез?

Укучыла р: Язны.

Димәк, безнең бүгенге максатыбыз – синоним һәм антоним сүзләрне кулланып , кечкенә күләмле инша –сыйфатлама язу.”Сыйфатлама “сүзенең мәгънәсенә дә игътибар итеп китик.Сыйфат+лама – димәк,ниндидер күренешнең,вакыйганың,әйбернең,кешенең үзең яхшы белгән сыйфатлары тупланмасы.

Сыйфатламаларны эчтәлекләре буенча берничә төркемгә бүленә:

-табигать күренешләре

— әдәби геройлар

-яхшы белгән якын кешең турында(дустың,әти-әниең.әби-бабаң,абый-апаң)

II. УМ адымлап чишү.Без сезнең белән беренчесен сайларбыз.

Укучылар, эшкә керешкәнче, инша язу өчен мөһим булган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Без игътибарны нәрсәләргә юнәлтергә тиешбез?

Исеңдә тот!

  1. Теманы билгелә. Исем куй.

  2. Үз-үзеңә теманы ачуда ярдәм итүче сораулар куй.

  3. Шул сорауларга нигезләнеп, сочинениенең планын төзе.

  4. План буенча сөйләп кара.

  5. Сочинениене караламага яз.

  6. Язманы җентекләп тикшер.

  7. Акка күчереп яз.

— Әйе, беренче без иншаның темасын билгеләргә тиеш булабыз.Иншабызның исемен ничек атарбыз?Фикерләрегез?

Яз җитте.яз.һ.б.

-Ярый,ә без яз җитүне каян беләбез?

-Күзәтүләрдән чыгып.

-Әйе,без туган җиребезгә яз килүне күзәтәбез. Иншабызның исемен “Туган ягыма яз килде “дип атасак,сез каршы килмәссездер бит?.

9 стр., 4396 слов

Бизнес-план типографии

... рациональных решений. Работа без плана является реакцией на совершающиеся события, деятельность на основе плана- реакция на предвиденные и запланированные явления. Качественно разработанный бизнес-план производит благоприятное ... более чем на 10%, что говорит о стабильности спроса на услуги типографий. Инвестиционный проект требует инвестиций в сумме 1488000 рублей (приобретение необходимого ...

Мин сезгә текст тәкъдим итәрмен ,ә сез үз фикерләрегезне әйтерсез.Аннан план төзербез.Планга нигезләнеп телдән сөйләп карарбыз.Яңадан гына караламада иншаны язарга керешербез. Хәзер ял итеп алыйк.Көй куела.Укучылар татар бию көенә өстәлләр тирәли хәрәкәтләр ясап бииләр.

Ял минуты.

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Дәресне дәвам итик.

II. Яңа күнекмәләр формалаштыру

Чыннан да, яз көне күңелләр дәртләнә, илһам килә, иҗади көч арта.

Яз җитүгә, урамнар да җанлана. Тирәлек бала-чага тавышы белән гөр килеп тора.

Берәүләр күлдәвекләр ясый, икенчеләребез көймә агыза, аларның бөтерелеп агуларына ияреп йөгерәсе килә.

(Җаваплар тыңлана.)

-Әйе.

Укучылар хәзер мин сезгә бер өзек укырга тәкъдим итәм.(бер укучы кычкырып укый).Текст өстендә эшләп алырбыз. сез инша язганда файдалана аласыз.

III. Үткән материалны ныгыту. Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эшләү.

Укучылар һәркем текст буенча сораулар уйлый һәм иптәшләре белән фикер алыша.Индивидуаль эшләү.

1.Нинди ел фасылы сурәтләнгән өзектә?

2.Сулыкларда нинди үзгәрешләр күзәтелә7

3.Иң беренче булып нинди күчмә кошлар кайта?

4.Агачлар,үсемлекләр нинди үзгәрешләр кичерә?

5.язгы эшләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

6.Яз сезгә ошыймы?ни өчен?

Сорауларга индивуаль җавап бирү.

I V Белемнәрне системага салу.

Укытучы: Укучылар ,әйдәгез хәзер план төзеп карыйк

План.

1.Туган ягыма яз килде.

2.Елгалар боздан арынды.

3.Яз хәбәрчеләре кайтты.

4.Агачлар,үсемлекләр яфрак яра.

5.Язгы эшләр.

6.Мин язны яратам., План буенча телдән сөйләү.

V Өй эшен аңлату этабы

7 стр., 3091 слов

Бизнес-план Открытие школы вокала

... из общедоступных источников Ограничение ответственности Все мнения, выводы и оценки, содержащиеся в настоящем бизнес-плане действительны на дату его составления. Исполнитель не несет ответственности за изменение экономических, политических, ...

1.План нигезендә инша язарга.(мәҗбүри)

2.Эшегездә татар шагыйрьләренең шигырьләреннән эпиграф кулланып инша язарга. (ярым-иҗади)

3.Иҗади. үзегез шигырьләр иҗат итеп карагыз.

VI. Рефлексия.

Укытучы. , бу дәрестә язгы туган йортыбыз»">табигать турында язылган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр, сынамышлар белән таныштык. Шулай ук матур-матур җөмләләр төзедек, фикерләребез белән уртаклаштык. Болар сезгә иншагызны бәйләнешле итеп язу өчен ярдәмлек була аламы? (Фикерләр тыңлана.)

(Җаваплар тыңлана.)

Дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме? Куелган бурычларны үтәдекме?

Үзбәя .Укучыларга дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирергә тәкъдим ителә.

  • Үзегезнең “Уңышлар баскычы” карточкаларын шушы тартмага салыгыз. Ә мин сезнең бу теманы ничек үзләштергәнегезне белермен һәм билгеләр куярмын.

  • Укытучы : Укучылар ,бүген сезнең белән язгы табигать турында сөйләштек.Бу ел Татарстанда –экология елы дип игълан ителде.Мин дә сезне үзебезнең тирә-ягыбызны сакларга ,чиста тотарга, пычратмаска чакырам.

  • Дәресебезне бер -беребезгә карата матур теләкләребезне әйтеп төгәллик.

(укучылар матур теләкләр телиләр).Тагын да күңелләребезне күтәрү өчен дәресебезне җыр белән төгәллик.Яз турында җыр башкарыла.