На татарском языке яз килде

Сочинение

Туган ягыма алтын көз килде. Сочинение.

Скачать:

Предварительный просмотр:

«Туган ягыма алтын көз килде»

Сары тос-көз төсе. Сары төс – сагыш төсе, диләр. Сагышы шул көз.

Кояшлы көннәр бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиннар иҗат ителгән. Алтын көз диюгә без табигатьтәге тышкы буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадерле, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә.

Көз башлану белән көннәр кыскалана. Сизелертек салкынайта. Күк йозен авыр болытлар каплап ала. Менә иртәдән яңгыр сибәләргә тотына. Кайбер көнне иренеп кенә сибәләгән яңгыр кичкә кадәр туктамый. Салкын җил исә, көн караңгылана. Ә иртән ялт итеп кояш чыга. Күк йөзе шундый зәнгәр, саф! Җир өстенә, ак җәймәдәй булып ап – ак томан сузылып яткан. Салкын. Җәйге төсен җуйган үләннәрдә нечкә боз кисәкләре күренә. Кырау төшкән. Ак томаннар арасыннан, кызыл түгәрәк булып, кояш күтәрелә. Ул үзенең тансык нурлары белән җирне җылытырга тырыша. Акрын гына томан тарала.

Көз көне яктылык та, җылылык та шактый ук кими. Шуңа күрә яфракларның яшеллеге сары, кызгылт- сары, күгелҗем төслергә алмашына.

Агачлардан усак, миләш, өрәнгенең генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да үзенчә: каен яфраклары ачык сары төскә, караманыкы – караңгы сары, имәннеке – саргылт сары, юкәнеке – алтынсу сары төскә керә. Читтән караганда, агачның яфраклары бар да бер төсле күренә. Ә кулыңа алып карасаң – нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй – буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Бар агачлар hәм куаклар, иң матур киемнәрен киеп, көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә җир өстенә сары юрган түшәлгән. Тиздән агачлар ялангач кала.

Көз башында ук күп кенә кошлар төркемнәргә җыела башлыйлар. Аларның көзге сәяхәтләренә вакыт җитә. Берәмләп тә, төркемләп тә, кошлар туган якларыннан, кыш үткәрү өчен, ерак җирлергә очып китә. Кайберләре бик ерак та китми, ә кайберләре меңнәгәнчә километр юл узалар.

9 стр., 4108 слов

Инша коз турында башкортса – Алтын көз. Инша. | Социальная сеть ...

... алтын көзне яратам. Приложенные файлы educontest.net Туган ягыма алтын көз килде. Сочинение. «Туган ягыма алтын көз килде» (сочинение) Сары тос-көз төсе. Сары ... яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбә ... Илнур эше 2014 ел nsportal.ru Хикэя коз турында. >>> Хикэя коз турында Казакша Сканворд. >>> Казакша ...

Көзнең аяз көннерендә, кыйгач җепкә тезелешеп, торналар очып уза. Сискәндергеч таныш тавышлары бик якында, колак төбендә генә яңгырый кебек, ә үзләре әнә нинди биектә, ак болытларга орынып ук очып баралар. Канатны канатка туры китереп, тигез рәт булып, челәннәр оча. Ә кыр үрдәкләре ерак очышлар вакытында бер – бер артлы тезеләләр, кайчакта аларның сафлары дуга формасында була. Сыерчык, миләш чыпчыгы кебек ваграк кошлар, тәртипсез рәвештә, көтү булып очалар. Мөстәкыйль булып, аерым очкан кошлар да бар.

Сочинение на татарском языке на тему яз килде

27.08.2019 20:49:46 Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә – икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.

Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү – эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аның белән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч “ әни” төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.

Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:“Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?” – дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: “Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм”, – дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:

  • Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? – ди торган иде.

Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.

2 стр., 573 слов

Алтын адам тақырыбында

... мәдениетіміздің қайнар бұлағы Алтын адам дер едім. Қорыта айтқанда, еліміздің нақышының қатары Алтын адаммен толықты. Өйткені, Алтын адам – ел ертеңінің, тарихымыздың өзіндік ойып ... әне алтын қару-жарақ, әртүрлі ыдыстар табылды. Жазуы бар күміс ыдыс тар біздің ата-бабамызда жазу өте ертеде пайда болғанын дәлелдейді. Еліміз егемендігін алып, ...

Туган ягымда көз

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез. Туган ягымда көз. Менә алтын көз килеп җитте. Яфраклар саргая.

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез.

Туган ягымда көз.

Алия Мөбарәкшина,

Сау булыгыз, кошкайлар!

Кара каргалар, кызыл түшләр, сандугачлар, карлыгачлар, туган якларын ташлап, җылы якка киттеләр. Җәнлекләр дә тырышып-тырышып кышка әзерләнделәр. Аю да йоклау ягын чамалый, күбәләк-күбәләк карлар оча башлап, өстенә калын юрган ябылганын көтә.

Дилназ Ибатуллин.

Туган ягыма алтын көз килде. Тышта кискен җилләр исә, салкын яңгырлар явып ала. Агачлардан сары, көрән яфраклар коела. Кошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнәләр. Аю да, керпе дә, тиен дә кышка әзерләнә. Куян ак тунын кия. Куак астында керпе үзенә яфрак түши, кышка гөмбәләр киптерә.

Мин көзге урманны бик яратам, чөнки агачлар, куаклар сихри матур төскә керәләр.

Гүзәл Нуриева.

Көзге урман.

Җылы җәй узып киткәч, табигатькә алтын көз килә. Алтын көз агачларның, куакларның яфракларын сары, кызыл, көрән төсләргә мана. Урмандагы җәнлекләрнең эшләре арта, алар кышка әзерләнә башлыйлар. Һәрберсе өннәрен җылыта, азык әзерли. Керпе гөмбә киптерә, тиен чикләвек җыя, куян ак тунын кия. Күчмә кошлар җылы якларга китәргә әзерләнәлр.

Мин көзге урманның сихри төсләрен бик яратам. Ел саен көзге урманга барырга тырышам.

Алия Әхмәтшина.

Көз җитте

Җәй безне җиләкләре, матур чәчәкләре белән сөендерсә, көз мул уңышы белән шатландыра. Агачлар сары, кызыл, коңгырт яфракларга төренә. Кояш бер көлә, бер елый. Туган яклары белән саубуллашып, җылы якларга китеп баралар. Иртән кояш чыкса, кичкә инде яңгыр яуарга да мөмкин. Мәктәпләрдә укулар башлана.

Диләрә Гәрәева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз