«Туган ягым — яшел бишек» конкурсына «Туган авылым» исемле

Сочинение

ТР Зәй районы

Инша

Тарихларда эзле Әхмәтем

Эшне башкарды:

9

Җитәкче:

2016

Туган авылым, беренче мәртәбә ялан тәпи йомшак, чыклы чирәмеңә баскан чагымнан ук күңелемнең иң түренә кереп ояладың син! Шул көннәрдән алып, җаным-тәнем белән гашыйк мин сиңа! Сабый чактан ук синең рәхәтеңне тоеп, сизеп яшим мин! Туган авылымның гына һавасы шундый саф, чиста. Миндә туган якны сөю, ярату хисе тудырганың өчен мең рәхмәт сиңа, авылым минем! Әлеге хис миндә яшәгән саен арта гына бара. Ярату хисе белән беррәттән, авылымның үткәне турында белергә омтылу теләге дә көчәйгәннән-көчәя генә бара.

Һәр авыл җир йөзендәге меңләгән авыллар арасыннан кайсыдыр ягы белән аерылып тора. Нинди дә булса үзенә генә хас сыйфаты, күренекле кешеләре, табигате, тарихы була аның. Җир йөзендә һәр нәрсә эз калдырган кебек, Ватаныбыз тарихында минем дә туган авылымның өлеше бардыр, минемчә. Чөнки кечкенә генә чүлмәк кисәге дә, сакланып калган иске йортлары да гасырлар авазын саклый. Авылларда безнең татар халкының моңы, кайгы-шатлыгы яшеренгән.

Бер ягында биек таулар җәйрәп яткан, икенче ягында болыннар җәелеп киткән, елга ярларында камышлар һәм таллар үсеп утырган авылымның исеме — Әхмәт. Яңгырашы белән йомшак, күңелгә якын әлеге атама авылга моннан якынча өч йөз елга якын элек, 1722 нче елга кадәр бирелә. Шунысы кызыклы: Татарстан җөмһүриятендә Әхмәт исемле авыллар саны бишәү. Табигатенең матурлыгына сокланып туя алмассың. Чишмәләре генә дә ни тора! Һәрберсенең үз исеме бар: Гыйләҗи, Шәрифә, Надулат, Чүмечле, Тирән елга, Кара җирек, Кызлар ташы, Буралы кое. Шулай ук Сарсаз үзәне, Кәмит чокыры, Мәннән түбәтәе, Ишимбай чүнниге, Заһит сугышы үзәне дигән урыннар да бар.

Зичә елгасының сул як ярында яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Халык

2 стр., 693 слов

«Табигать — туган йортыбыз»

... рен чистарталар. Юкка гына аларны урман са н итарлары димиләр бит! Елга буйларына төшеп, тын суда үз матурлыкларына сокланып утыручы төнбоекларга ... Болар турында миңа дәү әнием сөйли. Әйе, табигатьнең нигъмәте һәм файдасы бик күп. Нурлы кояш астында шаулап үскән ... табигать балалары! Табигатьнең яшел бишегендә Елап-көлеп үскән кызчык мин. Туган йортым булган табигатьне Саклау – минем изге бурычым!

элек Зичә елгасында тегермән тоткан. Бодай, арыш, солы, карабодай, борчак, ясмык — төп культуралар булган. Эшкәрткәндә, урак, чабагач кулланганнар. Авылымның урак белән күпмедер дәрәҗәдә бәйләнеше дә бар әле. Калкулыкка менеп, югарыдан авылга карасаң, ул урак формасына охшаган. Май, сүс, бау, тукыма җитештерү өчен җитен һәм киндер иккәннәр. Игенле җирдә, билгеле, хайванчылык та тарала. Маллар яздан кара көзгә кадәр болыннарда көтүче күзәтчелегендә утлаганнанр. Кышкылык өчен йорт хайваннарына абзарлар, сарайлар төзелгән. Ә бозауларны, бәтиләрне, колыннарны өйгә алып керә торган булганнар. Ул гадәт әле һаман да кайбер хуҗалыклардан китмәгән.

Салкын кышларда да хуҗалыкларда эш тукталмаган: утын әзерләгәннәр, тегермән тартканнар, юкә төшергәннәр, чабата үргәннәр, мунчала әзерләгәннәр, чыпта сукканнар, сумала агызганнар, агачтан ләгән, тәпән, чиләкләр, кисмәкләр җитештергәннәр, ат җигү өчен дирбияләр ясаганнар. Авылымның балта осталары да тирә-як авылларда дан тоткан.

Авылымда беренче мәчет 1844 нче елда агачтан төзелә. Аны алыштырып, 1897-1902 нче елларда табигый таштан һәм кызыл кирпечтән яңа мәчет бинасы җиткерелә. Мулла булып, бер-бер артлы Мостафа, Мөхәммәтҗан, Әсәдулла, Хәсән исемле кешеләр тора.

Берсе артыннан берсе килеп торган сугышларның рәхимсез җилләре авылыма кагылмыйча узмаган. Ачлык вакытында җирдә калып кышлаган черек бәрәңге, икмәк, иртә язда күренгән үлән белән тукланырга туры килә. Агуланган икмәк ашап авыручылар да күп була. Сугышка авылдан 176 кеше китә. Бары 37 се генә исән кайта. Авыл уртасында тыныч тормышыбыз өчен җаннарын корбан итүчеләр хөрмәтенә хәтер ташы куелган.

Сугыштан соң илне, авылларны яңадан торгызу эшләре башлана. Кыскасы, халыкка яшәр өчен барлык шартлар да тудырыла.

Әхмәт исеме гарәп телендә иң мактаулы, иң данлыклы дигәнне аңлата. Минем уйлавымча, аның исеме җисеменә туры килеп тора. Авылым, елдан-ел үзгәреп, матур гына яши, төзекләнә. Тырыш халкым вакытында эшли дә, вакытында ял да итә белә, бер бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмый торган мәдәният йорты оештырган чараларда да актив катнаша. Үзебезнең авылдан чыккан күренекле шәхесләр белән дә очрашулар даими булып тора. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры хезмәткәре, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) туган авылына еш кайткалый . Икенче танылган шәхесебез — Соргыт дәүләт педагогика институты профессоры — Шәймарданов Рафис Хәсән улы. Шулай ук профессор Колчерин Сергей Демьяновичны, “Кызыл Йолдыз” ордены һәм уннан артык медальләр иясе Егоров Пётр Васильевичны, татарча көрәш буенча Россия Федерациясе чемпионы Зәйнуллин Наил Миңлехәмәт улын әйтеп үтмичә ярамас.

3 стр., 1025 слов

Сочинение на татарском языке туган авылым

... әмма мәгънәле булуы белән аерылып тора. Сочинение язганда планны сорау яки хикәя җөмләл ... ә. Күргәнебезчә, бу теманы ачу өчен укучы туган авылының тарихын, үткәне, бүгенгесе, киләчәге ... мөмкин, яки сочинение язу күнекмәләре булмаган укучылар өчен консультация вакытында файдаланырга була. Мә ... җади сочинение язарга яңа гына өйрәнә башлаган укучылар өчен, әлбәттә, бу кыен тема. Шуң ... Авылның исеме дә «калу» сү ...

Киләчәктә исемеңә тап төшермичә, матур итеп, тагын да яңа үрләр яулап, яшә әле, авылым! Авылдашларымның юллары — уң, сүзләре үтемле булсын! Өлкән кешеләребезне алыштырачак яшь буын туган авылыбызның данын еракларга таратырлар дигән өметләр белән мин үземнең язмамны төгәллим.