Контрольно-измерительные материалы по татарской литературе в 7 кл татарской школы

Сочинение

Агымдагы контроль һәм арадаш аттеста

бәяләү һәм үрнәк методик материаллар комплекты

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

5 нче сыйныфта – 100 — 110 сүз,

6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

2. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.

  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.

  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.

  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.

  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле к

Контроль диктант №1.

Дата: 22.09.2015.

29 стр., 14236 слов

История всемирной литературы. 19 век. первая половина. Урнов ...

... представлено Блейком, Вордсвортом, Кольриджем, Саути и Вальтером Скоттом, среднее — Байроном, Шелли, Китсом и плеядой прозаиков-эссеистов — Де ... британского мышления, эмпиризма. Заметки, оставленные Блейком на полях сочинений Бэкона, «отца современной науки», в самом деле говорят ... Хотя профессиональная среда его не приняла, Блейк обрел верных друзей, помогавших ему материально под видом «заказов»; ...

Үтелгәннәрне кабатлауга контроль диктант

(Административ кереш)

Артыш

Кырым һәм Кавказда мәһабәт кипарислар үсә. Безнең артыш – шуларның туганы. Ул әллә ни зур куак түгел. Буе ике-өч метрдан узмый. Артыш кояшлы ачык урыннарны ярата. Сирәк агачлы яфраклы урманда, яшь наратлыкта очрый. Комлы урынны куаклык булып каплап алырга ярата, ташлы тауларда урман булып утыра. Артыш бик озак яши. Төньякта бер гасыр, ике гасыр гомер иткән артышлар очрый.

Май аенда артыш яшькелт һәм саргылт чәчәкләргә бизәнә. Болар — ата һәм ана чәчәкләр. Алар шул — ике өйле чәчәкләр, бүтән чит куакныкын китерәсе юк.

Артыш җиләге икенче елның көзендә генә өлгерә. Ул бик файдалы, чөнки эфир маена, төрле кислоталарга бай. Тәнне бизгәк калтыратса, нервларың какшаса, ашаганың сеңмәсә, артыш җиләгенең сихәте тия. Хәтта корчаңгыны да бетерә ул.

Әмма искиткеч файдалы артыш куагын ни өчендер йорт яннарында, шәһәр урамнарында үстермибез. Ә бит артыш – ямьле куак, җәен һәм кышын яшел куак. (Г. Хәсәнов) (134 сүз)

Контроль диктант

Дата: 24. 11. 2015

Сүзтезмәләр” темасына

Урман тургае

Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Әйтерсең урманда җыр ярышы ачканнар.

Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай, яз киләсен тоеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман тургаеның төсе-кыяфәте сабан тургаена охшаган. Тик гәүдәсе аннан җераз кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе бар.

Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул ак болытлар янында,зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый.

Якты йолдызлар гүя аның җырыннан кабына.

Урман тургае көзге салкында да тукталмый. Сабан тургайлары киткәч тә, ул безнең як урманнарын ташламый. Җырлый да җырлый. Күктә ап-ак кар бөртекләре оча башлагач кына, ерак сәяхәткә кузгала.

Контроль изложение.

5.02.2016

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Ләлә алгы сызыкта

Вакыт бик акрын үтте.кыз, тын да алмыйча, немец ныгытмалары артындагы сукмакны күзәтте. Яктырып килгән таң аксыллыгында сукмак торган саен ачыграк күренә. Бу сукмактан немецлар еш йөриләр ахрысы, тапталып беткән. Хәзер анда беркем дә күренми. Көтәргә кирәк.

Ләләнең чаңгыда килгәндә кайнарланган тәне әкрен-әкрен туңа башлады. Декабрь салкыны, тун астына кереп, үзәккә үтә. Аның иңбашлары, терсәкләре сызларга тотына. Торасы, селкенәсе, җайлырак итеп ятасы килә. Ләкин селкенергә дә, кузгалырга да ярамый. Кем белә, бәлки, аргы якта да, карга күмелеп, снайпер ята торгандыр. Бер секунд – бер гомер.

Сукмактан өчәү киләләр. Алда – мех якалы кыска куртка кигән ике офицер, артта – бер солдат. Солдатның муены казныкы шикелле озын. Беренче офицер, кулындагы сырлы таягы белән безнең якка таба күрсәтә-күрсәтә, икенчесенә нидер сөйли. Участокны тапшыра булса кирәк, икенчесе кабул итә, ахрысы. “Бик әйбәт, сезне артык мәшәкатьләмәс өчен, актка үзем генә кул куям”, — диде Ләлә һәм, винтовкасын әкрен генә күтәреп, икенче офицерга төзи башлады. Болай иткәндә, беренчесенең качар юлы киселә.

3 стр., 1072 слов

Диктант изложение тест эссе личное письмо анкета открытка

... системность, регулярность, согласованность, рефлексия; Г) диагностика, развитие, воспитание, контроль, обучение, стимулирование, оценивание; Д) валидность, надежность, практичность, экономичность. Е) диктант, изложение, тест, эссе, личное письмо, анкета, открытка, сочинение; Ж) речевая компетенция, языковая компетенция, социокультурная компетенция, ...

Немец офицерының башы – оптик прицелның кыл уртасында. Булды! Ләлә ике тапкыр атып җибәрде. Өченче тапкыр атарга өлгермәде, солдат җил очыргандай юкка чыкты. Ләкин качып кая китәсең син, дошман солдаты?!

  • Ленинград өчен! – диде Ләлә һәм, икенче позициягә күчеп, яңадан кар эченә күмелде. Ул арада немец дзотлары пулеметлардан ут ачты. Пуляляр, кар тузаны туздырып, үр өстендә сызгыра башладылар…

Үрне утка тоту күпме вакыт барганын Ләлә белмәде.

Пулеметлар тынды. Миналар да ярылмый башлады. Ләкин Ләлә китмәде. Ул башын күтәрде. Кояш инде урман артына баткан, күләгәләр югалган, бик тиз караңгы төшеп килә. Бераздан атып та булмый башлар.

Ләләнең кайнарланган тәне яңадан суынды, суык тагын аның үзәгенә үтә башлады. Сиздерми генә оета торган хәлсезлек бөтен тәненә сарылды. Күзләре ихтыярсыздан йомылдылар. Аларны әллә ни бирсәләр дә ачмас иде Ләлә. Ләкин бераздан сукмакта тагын ике күләгә күренде. Ләлә бер-бер артлы ике тапкыр атып җибәрде. Тын урман эчләре яңгырап китте. (299 сүз) (Г.Әпсәләмовтан)

Контроль диктант.

Дата: 12.04.2016

Хәл

Язгы ташкын

Һавада яз исе аңкый. Кар тиз эри. Урыны-урыны белән кара җирләр күренгәли башлый. Тау битләреннән болганчык сулы гөрләвекләр ага.

Анда-санда яшькелт чирәмнәр баш калкыта. Күчмә кошлар ерак илләрдән туган җирләренә кайта башлыйлар.

Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә. Сулар, шаулап-гөрләп, ерганакларга, үзән һәм инешләргә төшәләр. Аннан елгаларга коялар. Акрынлап, елга бозы кузгалырга җыена.

Менә елгаларда боз кузгала.

Яз кинәт башланган елларда язгы ташкыннар аеруча көчле була һәм бик зур зарар китерә.

Мондый елларда уйсу җирләрдә торучыларның хәле бигрәк тә кыен була. Алар, язгы ташудан саклану өчен, барлык чараларны күрәләр.(114 сүз)

(Ш.Сайкин “Диктантлар җыентыгы”, Казан, “ТКН”, 95-96 нчы битләр)

Контроль диктант.

Дата: 25.05.2016

Тема: Җөмләнең грамматик кисәкләре

Туган авылым табигате

Минем туган авылым табигате искиткеч гүзәл.

Аның бер очында – каен һәм нарат урманнары, икенче очында – зирек, имән һәм усак катыш бик матур әрәмәлек. Әрәмә уртасында – ел саен Сабантуй була торган ямь-яшел ашъяулык шикелле тигез алан. Әз генә арырак, елгага төшкән иңкүлектә, ак чәчәкле чиялек бар.

1 стр., 380 слов

Минем туган ягым –Татарстан материал (5 класс)

... җитткән дигән сүз. Яз көнендә агачлар яңадан яшел күлмәкләрен кияләр, матураеп китәләр. Нинди ген ... әләр. Табигатьне бер дә сакламыйлар. Ә бит табигать булмаса, без дә булмас идек бит. Әйдәгез, дуслар, аны саклыйк, бер дә аны кыерсытмыйк. Табигать шундый ...

Авылымның өченче ягында төнбоеклы күлләр, хуш исле печән котырып үскән, кара карлыган, кызыл бөрлегән пешкән яшел болыннар җәелгән. Болын читендә тирә-якта атаклы урман үсә. Ул әкрен генә шаулап, моңаеп утыра. Күкрәгеңне тутырып суласаң, һавасы башны әйләндерә.

Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан гына әрәмәгә чыгып китә идек тә яшел аланда туйганчы уйный идек, ә аннан соң карт имән күләгәсендә төрле кызык хәлләр турында сөйләшеп ята идек. (110 сүз)

Бирем: Бирелгән җөмләнең җөмлә кисәкләрен билгеләргә:

1 нче вариант:

Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан гына әрәмәгә чыгып китә идек тә яшел аланда туйганчы уйный идек, ә аннан соң карт имән күләгәсендә төрле кызык хәлләр турында сөйләшеп ята идек.

2 нче вариант:

1) Әз генә арырак, елгага төшкән иңкүлектә, ак чәчәкле чиялек бар.

2) Ул әкрен генә шаулап, моңаеп утыра.

5-11 сыйныфлар. Диктантлар җыентыгы. (Казан. “Мәгариф” нәшрияты).

123 – 124 нче битләр.

Арадаш аттестация

20.05.2016

Изложение

Атларым…

Үземне белә башлаганнан бирле минем хыялымда гел атлар булды… Дүрт яшем тулар-тулмаста ук, әти мине беренче мәртәбә атка атландырды. Билгеле инде, мин бик-бик ялынып-ялварып сораганнан соң. Шул көннән башлап, атлар миңа дус, якын булып киттеләр.

Колхоз атларын караучы әтием минем чаялыкка соклана да иде шикелле, сагая да. Хәзер уйлап карыйм да аның: «Ат менеп йөрү – кызлар эше түгел ул, балам. Тарихта да бер Дурова гына булган бугай ла», – дигәннәрен тикмәгә генә әйтмәгән дип саныйм. Әни дә бик каршы иде минем атлар тирәсендә буталуыма. Ни гомер тату яшәгән ир белән хатынның минем ат белән мавыгуым аркасында ничә тапкыр сүзгә килгәннәрен хәтерлим. Әти, хәзер уйлавымча, ике ут арасында булган икән. Яраткан хатынының сүзен дә аяк астына салып таптыйсы килми, яраткан кызының да күңелен төшерергә теләми…

Ничек кенә булмасын, әти кайтып атны ишегалдында туаргач, көтүгә аны мин озата идем. Шулай булышып йөргән көннәрнең берсендә күңелемдә бер уй беректе: ат менеп йөрергә өйрәнәм, барыбер өйрәнәм. Нәрсәләр генә әйтсәләр дә!

Атлар абзары янына якынлашкач, мин атны туарулы арбалар янына китердем дә, арбага менеп, атка атланмакчы булдым. Бер талпындым, ике, өч… Дүртенчесендә шулкадәр тырышканмын бугай, талпынуымнан ат сыртында торып кала алмадым, икенче якка очып төштем. Җилле төштем. Иңбашымны авырттырдым, тез күмәчем сызлый башлаудан иреннәрем чалшайды. Сикереп торып ялт-йолт тирә-якка карандым. Берәр пычак теллесе күрмәгән генә булса ярар иде, димен. Адәм рисвае итәрләр. Болай да «Кавалеристка» диюдән бүтәнне белмиләр. Бәхеткә, күрүче булмады, минем ат аша «парашютсыз сикерүем» хакында гайбәт таралмый калды.

9 стр., 4271 слов

Татарстан — минем республикам

... Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан ... гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ... к каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. Җ ... уйсаң, сатсаң — күкрәк сөтем хәрам!.. С. Сөләйманова Язмамны мәрхүмә шагый

Иңбашым да төзәлде, тез капкачының сызлавы да басылды, атка булган мәхәббәтем генә бетмәде, бер чеметем дә кимемәде. Бар теләгем: ат кына мине үгиләмәсен! (255 сүз) (Д.Гайнетдиновадан)

Изложениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик ) җибәрелсә, «5» ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары ) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.