На татарском языке «Моя Республика-моё будущее» учащихся (10 класс)

Сочинение

Минем Республикам-минем киләчәгем

Хат

Сәлам Татарстаннан!

Исәнмесез, киләчәктә даими яшәү урыны итеп Татарстан Республикасын сайлаучы дусларым! Сезгә дусларым дип дәшәм, чөнки безнең Татарстаныбызда йөздән артык милләт вәкиле яшәүгә карамастан, без бер-беребез белән бик дус яшибез. Татарстанга аяк баскан һәр кеше — ул безнең өчен якын дус.

Киләчәктә язмышыгызны Татарстан белән бәйләргә уйлагансыз икән, димәк, сез Татарстан турында берникадәр хәбәрдар. Бу гаҗәп тә тугел: безнең Республикабызның даны еракларга таралган шул. Ә Республикабызның башкаласы Казанны халык телендә “Өченче Башкала” дип атыйлар. Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, туристларны күпләп җәлеп иткән өченче кала ул Казан. Шәхсән мин үзем Казаныбызны беренче урынга куяр идем. Чөнки ул яше белән Россия башкаласы Мәскәүдән дә өлкәнрәк. Мең еллык тарихы булганга күрә, аны “Чал тарихлы Казан” дип тә атыйлар.

Табигать кануннары буенча, еллар узган саен, кеше картая, матурлыгын җуя, йөзен җыерчыклар баса. Кызганычка каршы, бу канун җансыз әйберләрне дә читләтеп үтми: алар да искерә, туза. Ләкин, ни хикмәттер, безнең Казаныбыз гына табигатьнең бу кырыс канунына каршы тора. Киресенчә, еллар узган саен, ул бары тик яшәрә, матурлана гына бара. Тәрәзә, түбә кыеклары бизәкләп эшләнгән борынгы биналарны заманча төзелгән биналар тулыландыра.

Икътисад институты уздырган тикшеренү мәгълүматларына караганда, халыкның яшәү сыйфаты буенча да Мәскәү белән Санкт-Петербургтан бер баскычка югарырак тора безнең Казаныбыз. Медицина хезмәте күрсәтү, юллар торышы, мәдәният, мәгариф, төзелеш өлкәләре башка регионнар көнләшерлек дәрәҗәдә югары үсеш алган бездә. Хәер, сез бәлки бу мәгълүматларга ышанып та бетмәскә мөмкин. Азмыни интернет киңлекләрендә ялган саннар?! Ләкин, Казанга килгәч (дөресрәге Татарстанга), киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл, ярдәмчел кешеләр белән аралашкач, сез моның дөреслегенә үзегез дә, һичшиксез ышаначаксыз. Чөнки түбәндә саналган сыйфатлар — халыкның яшәү сыйфатының бер күрсәткече дип саныйм мин.

9 стр., 4271 слов

Татарстан — минем республикам

... шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы. И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Тукайның бу сүзлә ... чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы ... алган. Аның уртасында — Сөембикә манарасы. Ул — безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның ша ... белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек ...

Сездә сорау туарга мөмкин: “Сез күбрәк Казанны мактыйсыз, ә Татарстанның башка шәһәрләрендә, авылларында хәлләр ничегрәк соң? Татарстан бит әле ул Казан белән генә чикләнми”! Әйе, әлбәттә, сез хаклы. Татарстанда халкы 10 меңнән артып киткән 26 торак пункт исәпләнә. Ләкин безнең Республикабыз җитәкчеләре Татарстан халкы бәхетле, мул яшәсен өчен барлык көчен куя. Кечкенә торак пунктлар зур шәһәрләрдән бернәрсә белән дә аерылмый. Халыкның яшәү шартлары һәркайда бертигез.

Гомумән, безнең Татарстаныбыз турында бик озаклап сөйләп булыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, вакытым чикләнгән. Бары тик бездә генә авыздан сулар китерерлек тәмле итеп әзерләнә торган өчпочмаклар, бәлешләр, чәкчәк-гөбәдияләр турында язып тормыйм. Татарстанга килгәч, аларны үзегез дә авыз итәрсез дип ышанам.

Хәзергә сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!

Сафина Ландыш