Мой родной край татарстан на татарском языке

Сочинение
  • Сочинения
  • Города
  • Казань

Я живу в одном из самых древних городов России. Казань основали больше 1000 лет назад и вся история города тесно переплетена с историей России. Сначала это была крепость, защищавшая границы Золотой Орды и важный пункт на торговых путях в Азию. Потом возникло Казанское ханство, воевавшее с Московским княжеством. И наконец, Иван Грозный ввел Казань в состав Российского государства.

Сейчас Казань в первой десятке самых крупных городов России. Здесь очень развита промышленность и несколько крупных химических предприятий, которые дают работу местным жителям.

В Казани есть метро, признанное самым благоустроенным в России, не считая, конечно московского метрополитена.

Так как Казань — столица республики Татарстан, то здесь сосредоточены и главные образовательные и культурные ресурсы региона. В городе несколько Федеральных Университетов и филиалов крупных ВУЗов. Это дает возможность людям не уезжать на учебу в другие города, а получать хорошее высшее образование и в дальнейшем работу тут же, в городе. Я тоже, когда закончу школу, буду поступать в Приволжский Казанский университет.

Древняя история города обусловливает наличие множества интереснейших достопримечательностей, на которые приезжают посмотреть тысячи туристов со всего мира. А наш Казанский Кремль даже находится под защитой ЮНЕСКО.

У нас также много театров, музеев, памятников старины, есть Национальная Библиотека — одна из крупнейших в России.

Поскольку в городе есть крупные предприятия нефтехимии, то имеются также и научные организации, которые поддерживают развитие этих предприятий на высоком уровне. И многие выпускники ВУЗов идут в Большую Науку, чтобы развивать экономику страны.

В Казани очень развит спорт. Есть хоккейный клуб «Ак Барс», проводилось много крупных спортивных событий: Кубок Конфедераций, Летняя Универсиада, Чемпионат мира по фехтованию и другие. Когда была Универсиада город был просто переполнен позитивными студентами и было очень весело посещать всякие мероприятия.

Мой город гордится тем, что в нем жили многие известные люди, оказавшие много влияния на российскую историю и культуру: Державин, Лобачевский, Шаляпин, Филатов, Ершов и другие. Я тоже горжусь, что тоже здесь живу. Мне нравится чувствовать сопричастность к таким прославленным людям, которые когда-то ходили по тем же улицам, что и я.

Я живу в Приволжском районе и любимое место прогулок с моими друзьями — озера Кабан. Там очень красивые набережные, скверы и можно покататься на лодках. А еще на озерах живут разные птицы и даже дикие лебеди, которых можно кормить хлебом. Там мы часто катаемся на велосипедах или роликах.

3 стр., 1274 слов

Про город Казань — описание столицы республики Татарстан

... являются: Казанский кремль, который находятся под защитой ЮНЕСКО. Национальная библиотека, являющаяся одной из самых крупных на территории Российской Федерации. Знаменитая улица Баумана. Помимо этого, в городе находится ... и кинотеатрами. в котором не будет скучно ни одному туристу В сочинении про Казань можно рассказать о многом. При написании школьники могут фантазировать до бесконечности. ...

Я очень люблю Казань и даже когда вырасту скорее всего не уеду отсюда, а буду жить здесь.

Сочинение №3

Казань – столица Республики Татарстан, город, которому уже более 1000 лет и который несет в себе историю не одного столетия, город, в котором проживает свыше 1 миллиона человек, город, который всегда радушно принимает гостей.

Казань обладает достаточно большим запасом памятников архитектуры и прочих не менее удивительных достопримечательностей, которые собирают около себя туристов и обычных зевак. Город сочетает в себе несколько архитектурных стилей, например, таких как: барокко, классицизм, модерн, эклектика, псевдорусский стиль и конструктивизм. Эти стили оживают в постройках города, словно, сошедшие с книжных страниц персонажи давно полюбившихся историй.

Тенистые аллеи и парки города с обитающими крылатыми собратьями придают ему атмосферу спокойствия и душевного умиротворения.

Живописные храмы, которым уже очень много сотен лет, удобно расположились на берегу рек, уникальные в своем роде здания, уютные кафе и семейные ресторанчики – все это неотъемлемые составляющие этого невероятного города, моего любимого города.

Моим излюбленным местом всегда был небольшой остров Маркиз, летом, забираясь в тень ветвь, растущих там деревьев и читая книгу или изучая каждую деталь этого небольшого островка, не заметно пролетает время, и вечером, перед заходом солнца можно наблюдать невероятный молочно-розового цвета закат.

Также изюминку городу приносит Дворец Земледельцев. Его величественный стан и архитектура завораживают, а символ векового дерева наполняет жизненной силой каждого, кто является полюбоваться этим творением. Его свет во мраке ночи или только надвигающихся сумерек освещает все ближайшее, что есть вокруг. Гости города, зачастую, не упустят возможности лицезреть такую красоту вживую, и обязательно оценят увиденное по достоинству.

Каждый сезон года, будь то лето или зима, весна или осень, не важно, сменяя друг друга вносит новые краски и как будто жизнь в городе не прекращалась с приходом холодов или же, наоборот, аномальной жары, город словно сияет изнутри.

Я, поистине, считаю этот город своим любимым, каждую его улочку, перекресток, аллею или же парк с раскидистыми деревьями, каждую песчинку местного пляжа, каждую кофейню, что подает изумительный кофе, каждый ресторан, вкус блюд которого заставляет вернуться в будущем. Этот город наполнен любовью к жизни и готов дарить ее абсолютно каждому, кому это необходимо.

Казан кремле

Тарих

​Равил ӘМИРХАН, тарих фәннәре докторы., 3 май 2020 — 00:00

779

0

0

3 стр., 1120 слов

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

... әт иттек? - Без сезнең белән ни өчен Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләштек?(Үз илебезне яратырга, Ватаныбызның тарихын белергә һәм татар теленд ... называется река в которую по преданию упал « казан» (котёл). Кто изображён на гербе города Казани? к а б а н Б а ... йкәле Туристлар Казанда нинди урыннарда булалар? а) тынгысыз б) тапкыр в) тарихи Татарстанныйң Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән? ...

Кремльнең тарихы шулкадәр бай һәм гыйбрәтле ки, аның үзе турында гына да, мөгаен, бөтен бер китап язарга мөмкиндер. Шулай булмыйча, ул бит Казанның моннан мең ел чамасы элек ташы салынган урыны, сәнгатьчәрәк итеп әйтсәк, аның йөзек кашы, гамәли кендеге. Хәзер исә — шәһәрнең генә түгел, бөтен республиканың дәүләти үзәген тәшкил иткән, чал тарих рухы белән эретелгән бөтен бер мәһабәт һәйкәл-корылмалар җыелмасы. Белгечләр фаразынча, “кремль” татарча “кирмән” сүзеннән ясалган, ханлык дәверендә башлыча “кальга” (ныгытма, замок мәгънәсендә), патша Россиясе чорында “крепость” дип йөртелгән. Казан шәһәренең һәр җәһәттән үзәге буларак, ул, һичшиксез, аерым, тәфсилле хикәяләүгә лаек. Кремльнең оешу һәм үсү тарихын шартлы рәвештә биш дәвергә бүлеп карау дөресрәк булыр. Аның беренчесе — нигезләнгән вакытыннан алып ханлык башкаласына әйләнгән, икенчесе — ханлык хөкем сөргән, өченчесе — Россия составына кергән, дүртенчесе — совет, бишенчесе — без шаһитлары булган хәзерге чорларны үз эченә ала. Беренче дәвер турында мәгълүматыбыз бик чикле. Ул хакта без асылда археологик табылдыклар нигезендә генә хөкем йөртә алабыз. Соңгы елларда кремль территориясендә үткәрелгән казу эшләре вакытында төгәл даталары билгеле булган Салтово-Маяк (элгәре болгарлар чоры) культурасына караган балчык савыт-саба, сердолик, гәрәбә һәм пыяладан эшләнгән муенса төймәләре, бакыр беләзекләр, каеш прәшкәсе, ат йөгәне бизәге, тимер ук очлары һ.

б. әйберләр килеп чыкты. Ә менә кенәз Вацлав тарафыннан 929-930 елда сугылган чех көмеш дирһәме (денарий) чын мәгънәсендәге могҗизага әйләнде. Галимнәрнең бердәм фикере буенча, Казан кремлендә табылган әлеге һәм башка төр борынгы әйберләр безнең ерак бабаларыбызның бирегә X гасыр башларында килеп, кальга салып утыруларын раслый. Әйтергә кирәк ки, хәзерге кремль урыны (ягъни шәһәрнең маясы) бабаларыбыз тарафыннан даһиларча дип әйтерлек зирәклек белән сайлап алынган. Бу төбәк яшәү һәм дошманнардан саклану өчен менә дигән табигый крепость вазифасын үтәгән. Чөнки кальганы берничә яктан текә кыялар, төньяктан ул вакытларда тирән һәм киң сулы Казансу елгасы, көнбатыштан сазлыкларны кисеп аккан Болак, көньяктан һәм көнчыгыштан үтеп чыккысыз урманлы чокыр-чакырлар, күлләр боҗрасы, куе кара урманнар һ. б. күпсанлы киртәләр саклаган. Казан ханлыгы чорында (1439—1552) кремльдә инде эчке һәм тышкы кальгалар барлыкка килә, аларга таза агач диварлары һәм биек күзәтү-саклану манаралары булган калачык (посад) килеп сыена, боларга исә берничә яктан бистәләр килеп терәлә. Шәһәр һәм аның кремле турында XVI гасырда яшәгән билгесез автор үзенең “Казан тарихы” дигән хезмәтендә болай дип язган: “Казан шәһәре чамадан тыш нык, таш кыяга охшаш, аның стенасы тулы имән бүрәнәләрдән буралган, ә арасына ләм белән эре ком тутырылган”. Кремльдә үз дәрәҗәсен белеп, мәгърур кыяфәт белән басып торган купшы сарайларны, биек манараларын күккә чөйгән таш мәчетләрне, сырлап-бизәкләп төзелгән, төсле керамика белән зиннәтләнгән биналарны үзән ягыннан күзәткән шәһәр кунаклары исләре китеп тамаша кылган. Хәтта каланы алырга, җимерергә дип, яу белән килгән Мөдһиш Иван белән воевода Андрей Курбский да Казанның гүзәл манзарасына соклануларын яшерә алмаган. Галимнәрнең фараз кылуынча, кремльдә “Зур”, “Нургали”, “Аталык”, “Төмән” һ. б. исемдәге капка манаралары күтәрелеп торган. Казанның XVI гасыр теркәү кенәгәсендә хәзерге Благовещение соборы каршындарак известьле таш һәм кирпечтән салынган берничә бина һәм пулатны үз эченә алган хан сарае искә алына. Сарай белән янәшәдә күпсанлы манаралары белән берничә зур мәчет калыккан. Алар арасында үзенең зурлыгы, мәһабәтлеге һәм зәвыклы эшләнеше белән биш (кайбер мәгълүматлар буенча: сигез) манарасын күккә төбәгән Кол Шәриф җәмигъ — шәһәрнең баш мәчете аерылып торган. Аңа берьюлы меңнән артык кеше сыйган. Мәчет каршында бөтен Казан ханлыгында гына түгел, башка илләрдә дә мәшһүр сәед (дин башлыгы) һәм мөдәррис (дәрес бирүче) Кол Шәрифнең атаклы мәдрәсәсе урнашкан. Кремльнең иң шөһрәтле һәм серле биналарыннан берсе — Хан мәсҗеденә (күбрәк Сөембикә манарасы буларак мәгълүм) киңрәк тукталу гадел булыр. Инде легендага әйләнгән, бихисап давыллы вакыйгаларның үзәгендә кайнап, аларның телсез шаһиты булган бу гаҗәеп монументның Казан ханлыгы чорында төзелүе (1500—1535 елларга ишарәләр бар) миндә бернинди шик уятмый. Моның шулай икәненә Н. Г. Ханзафаровның “Символы Татарстана (мифы и реальность)” (Казан, 2001) һәм Габбас Мөхәммәдшинның “Семь ступеней минарета “Сююмбики” (Казан, 2003) дигән китапларын укыгач, тәмам инанасың. Бу уңайдан өч-дүрт кенә дәлил китерәбез. Әгәр, кайбер россиячел чыганакларда күрсәтелгәнчә, бу манара XVIII гасырның беренче яртысында төзелгән икән, нигә бу хакта сыңар документ та сакланмаган? Аның “чордашлары”, хәтта аларны төзүчеләре турында мәгълүматлар бар бит. Россия дәверендә руслар тарафыннан корылган икән, бу төзелешне Казан татарлары да күзәткән булырга тиеш. Шунлыктан руслар салган бина төбенә тәкъва мөселман татары дога кылырга берничек тә килә алмый. Хәлбуки, ул моны, мәчеткә хисаплап, гасырлар буена эшли. Өченчедән, “үзләре” бина кылган шундый мәһабәт корылмага татарның шанлы-шәүкәтле заманнарын хәтерләткән “Сөембикә” исеме бирергә рус хакимиятенең башына тай типмәгән лә! Шунысы мөһим: 1894 елда Санкт-Петербургта басылган Ф. А. Брокгауз һәм И. А. Ефрон энциклопедиясендә Сөембикә манарасы — татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер бина дип күрсәтелгән. Менә шуларны яхшы аңлап, Ленин хөкүмәте 1918 елның 30 гыйнварында Сөембикә манарасын үз хуҗаларына, ягъни татарларга “кайтарып бирү турында” карар чыгарган да инде.

2 стр., 911 слов

Р батулла с ембик романы

... Батулла прозаның эрерәк жанрларына да игътибарын арттыра. Сугыш чоры татар авылының драматик вакыйгаларын сүрәтләгән “Юл буенда зәңгәр чәчәк” (1990) романы, ... авылында ирле-хатынлы укытучылар гаиләсендә туганмын. Үсмер чакларым ... Казан телевидениясе аша балалар өчен әкияти тапшырулар алып барды. Батулла ... роман-кыйссалар, әдипнең иҗади офыклары киңәя һәм тирәнәя баруы хаклыгы чорына багышланган “Сөембик ...

Манараның нигез мәйданы 140 квадрат метр, биеклеге — 58 метр. Пропорцияләрнең искиткеч төгәллеге аңа гаҗәеп төзеклек, гармониялелек бирә, ул безне күңелгә ятышлы гадилеге һәм шул ук вакытта мигъмария (архитектура) формаларының камиллеге белән таң калдыра. XX гасыр башына манара шактый туза. Нигез асты грунтының тыгызлануы, тигезле-тигезсез утыруы, җир асты суларының тискәре йогынтысы аркасында ул көнчыгышка таба 1,14 метрга авыша. Хәзер исә корылманың вертикаль күчәреннән тайпылышы 1,9 метр тәшкил итә. Шунлыктан “Сөембикә” дөньяда иң “авучан” манара булып хисаплана. XX гасырның икенче яртысында һәм азагына таба “Хан мәсҗеде”н төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылды. Белгечләр фикеренчә, аңа аву куркынычы әлегә янамый. Сөембикә манарасыннан башка кремльне генә түгел, Казан шәһәренең үзен дә күз алдына китереп булмый. Париж өчен Эйфель башнясы, Нью-Йорк өчен Азатлык һәйкәле, Мәскәү өчен Василий Блаженный чиркәве ни булса, Казан шәһәре өчен Сөембикә манарасы да шундый ук статуска ия. Икенче төрлерәк әйткәндә, Сөембикә манарасы — Казан каласының символы ул. Ләкин бу мәһабәт корылма Казан ханлыгы чорыннан калган бердәнбер һәйкәл түгел. Аның янәшәсендәге “Сарай чиркәве” (“Дворцовая церковь”) исемен алган бина әүвәлге Нургали мәчетенең варисы булып тора. Ягъни мәчет яки аның беренче катлары соңыннан чиркәү сыйфатына китерелгән. 1552 елның азагыннан кремль язмышында өченче дәвер башлана. Кала Мөдһиш Иван гаскәрләре тарафыннан алына һәм нигезенәчә диярлек җимерелә. Җимерү-шартлатулар, ут төртеп яндырулар нәтиҗәсендә иске Казан, шул исәптән кремльнең таш һәм агач корылмаларыннан бик аз нәрсә генә имин кала яисә хәрабә хәленә килә. Әмма Казанның стратегик әһәмиятен яхшы аңлаган Грозный хөкүмәте тиз арада аны (инде христиан шәһәре буларак) аякка бастыру эшенә керешә. XVI гасырның азагында ук инде кремль бүгенге кыяфәтенә тартым төс ала башлый. Башта барлык корылмалар да агачтан ашык-пошык кына төзелә. Мәсәлән, кремльдәге Благовещение соборы өч, Спас чиркәве бер көн эчендә өеп куела. Тарихи чыганакларга караганда, 1556 елда Казанга Постник Яковлев (Барма) һәм аның ярдәмчесе Иван Ширяй җитәкчелегендәге Псков ташчылары артеле килә. Алар зур күләмле төзү эшләре башлап җибәрәләр. Тиз арада таштан кремльнең көньяк стеналары, үтеп йөрмәле Спас, Преображенский, Тайницкий манаралары, Воскресенск капкасы, шулай ук яңа Благовещение соборы һәм Спас “капка өсте” (“надвратная”) чиркәве салына. Бүгенге көндә кремльнең төньяк-көнчыгыш өлешендә зур мәйдан биләп торган Благовещение соборы җимерелгән Кол Шәриф җәмигъ мәчете нигезендә утыра дигән мәгълүматлар бар. Соборның нигезенә мөселман кабер ташлары салынуы бу версияне куәтли генә. XVII гасыр башында агач стеналар тулысынча таш диварлар белән алмашына, 13 манара (бишесе үтеп йөрмәле) корыла. Хәзер аларның сигезе сакланып калган. Шул ук вакытта ханлык чорыннан калган бина-хәрабәләр дә өлешчә сафка баса. Мәсәлән, һөҗүмнән соң шактый төзек калган Нургали мәчетен һәм ярым җимерек хан сараен хәрби склад итеп җайлаштыралар. Инде әйткәнебезчә, беркадәр соңрак әлеге мәчетне Сарай чиркәве (Дворцовая церковь) итеп үзгәртеп коралар. Кремль чын мәгънәсендәге крепостька әйләнә. Авыр капкалар шалтырап бикләнә, күтәрелмә күпер чылбырга асыла, төнлә факеллар яндырыла, стена өсләрендә коралланган укчылар (“стрельцы”) кизүлек итә. Шуңа күрә 1774 елның июлендә Е. И. Пугачевның кремльне ала алмавы бер дә гаҗәп түгел. Тагын шунысы бар, XVII гасырның урталарында татарларга шәһәрдә инде күренергә яраса да, крепостька (ягъни, кремльгә) үтеп керү үлем куркынычы астында катгый тыелган булган. Кремльнең төп мигъмарият һәйкәлләреннән берсе — ак таштан салынган үтеп йөрмәле Спас башнясы. XX гасыр ба-шынача ул сыңар гөмбәзле “капка өсте” чиркәве белән бер комплекс тәшкил иткән. Кремльгә керү чиркәү аша гына мөмкин булган. XIX гасыр башларынача башня алдында күтәрелмә агач күпер торган. Ул кремльнең көньяк стеналары буйлап үткән тирән чокыр өстенә салынып, “кирәк вакытта” крепостьне шәһәрдән аерган. Спас башнясы, нигездә, XVI гасырда ук төзелеп бетсә дә, бүгенге кыяфәтенә XVIII гасыр башларында гына керә һәм әле XIX йөздә дә камилләште-релүен дәвам итә. XVIII йөзнең икенче яртысында манарага музыка уйнаучы сәгать куела. Сәгатьнең үзенчәлеге шунда: ук циферблат тирәсендә түгел, ә циферблат хәрәкәтсез торган ук тирәсендә әйләнә торган була. Шул ук гасырның азагында бу сәгать урынына бик зур механизмлы гадәти сәгать урнаштырыла. 1963 елда аны электр сәгате алмаштыра. Революциягәчә чорда манараның “баш түбәсе”ндә Россия империясенең дәүләт символы — ике башлы каракош “оя кора”. 1917 елгы Февраль революциясе вакытында ул алып ташлана. 1930 елда шпильгә урак белән чүкеч урнаштырыла. 1963 елдан алар урынын диаметры 2,7 метрлы һәм авырлыгы 1,3 тонналы алтынга манчылган йолдыз ала. Бүгенге көндә Спас башнясының биеклеге 47 метр чамасы тәшкил итә. 1845-1849 елларда Мәскәү архитекторы К. А. Тон проекты буенча кремльдә губернатор сарае төзелә. Ул, нигездә, элекке хан сарае урыны белән тәңгәл килә. Архитектура ягыннан күркәм һәм мәһабәт бу бинада 1917 елгы Февраль революциясеннән соң эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан Советы эшли. 1990 елларга кадәр биредә ТАССР Югары Советы Президиумы һәм ТАССР Министрлар Советы урнашкан иде. Хәзер исә ул — Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе. Өстән караганда, кремль диварлары сызыгы төгәл булмаган “күппочмак”ны хәтерләтә. Бу төгәлсезлек кремль урнашкан калкулык конфигурациясе белән бәйле. Кремльнең төньяктан көньякка таба озынлыгы 575 метр чамасы. Көнбатыштан көнчыгышка сузылган иң зур киңлеге — 257, көньяк дивар буендагы иң тар урыны — 170 метр. Диварларның тышкы периметры 1,8 километрга, кремльнең мәйданы 12,4 гектарга җитә. Әлеге саннарны китерүнең хикмәте шунда, мондый зур, мәһабәт кремле булган шәһәрләр Россия Федерациясендә бармак белән генә санарлык.

14 стр., 6838 слов

Ансамбль Московского Кремля

... московского Кремля Рассмотреть историографию вопроса, связанную с изучением московского Кремля. Проанализировать художественные особенности данного памятника архитектуры. Объект и предмет исследования. Объектом является архитектурный ансамбль московского Кремля ... до сих пор составляющие художественную славу Кремля, определяющие эстетическую ценность и своеобразие его облика. - Четвертый период можно ...

1 стр., 461 слов

Сочинение про казанский кремль на татарском языке

... Среди них уже в наши дни построена мечеть Кул Шариф. Образцом для её построения была существовавшая на этом месте во времена Казанского ... много старинных зданий. Наш Кремль числится объектом мирового культурного наследия ЮНЕСКО. На территории Кремля находится много исторических памятников. ... поистине великим городом. Понравилось сочинение? А вот еще:

Совет чоры кремльдәге биналар сакланышына, алардагы символларның торышына зур үзгәрешләр алып килә. Әле 1917 елның 16 сентябрендә үк (ягъни Вакытлы хөкүмәт заманында) Мөселман хәрби шурасы карары нигезендә Сөембикә манарасы шпиленнән ике башлы каракош алып ташлана. Аның урынына шунда ук ай кую планлаштырылган булса да, каршы көчләр моңа ирек бирми. Совет власте карары нигезендә манара татар “хезмәт ияләре”нә кайтарылып бирелгәч (1918 ел, 30 гыйнвар), шул ук елның 8 мартыннан аның түбәсен ай бизи башлый. Димәк, корылмага мәгълүм дәрәҗәдә Хан мәсҗеде статусы бирелә. 1930 елларда дингә, гыйбадәт йортларына аяусыз һөҗүм башлангач, Сөембикә манарасындагы ай да юкка чыга. Бу хәвефле чорда кремль эчендәге чиркәүләр дә зур зыян күрә, шактые сүтелә, иң мәһабәт Благовещение соборы байтак корпус һәм янкормаларыннан “колак кага”. Ләкин совет власте елларында да бу соборның төп рухи-идеологик мәгънәсенә хилафлык килми: аның гөмбәзендәге алтынланган зур тәреләре сакланып кына калмый, бәлки әле исламны гәүдәләндергән айларны басып-сытып та тора. Совет власте елларында Спас башнясына мөнәсәбәтле үзгәрешләрне инде өлешчә күрсәтеп узган идек. Бу чорларда ул кремльнең генә түгел, бөтен Казан шәһәренең “визит кар-точкасы”на әйләндерелгән иде. Алтынга манчылган йолдызы Мәскәү кремле рубин йолдызларының нурын чагылдыручы символ буларак тәкъдир ителде. Манарага электр сәгате, вакытны суга торган чаң куелуы зур тантанага әйләнде. Бу хакта матбугат, радио күп шаулады. Кичләрен һәм төннәрен чаң сугуы кызыл балкыш фонында яңгырап килде. СССР таркалганнан соңгы чорда кремль ансамбленең “чырае”на яңа төсмерләр кунды. Бу процесска Татарстанның дәүләт суверенлыгы игълан ителүе дә үз тамгасын салды. 1990 еллардан соң үткәрелгән төзекләндерү эшләре вакытында Благовещение соборының тәреләр имгәткән айлары алынып, православиенең үз символикасы гына калдырылды. 1990 елның 24 августында Сөембикә манарасына ай кую турында ТАССР Министрлар Советының махсус карарына кул куелды. Шул карар нигезендә Татарстан дәүләтчелегенең үзенә күрә бер билгесенә, хәтта символына әйләнгән манара 1990 елның 26 сентябрендә алтын төсендәге ай урагы белән бизәлде. Бу гамәл 1930 еллардан бирле хөкем сөргән гаделсезлеккә, ниһаять, чик куйды, манараны үзенең табигый халәтенә кайтарды. Тарихи гаделлекне торгызу бу акт белән генә чикләнмәде. Бераздан чират Казанның иң гүзәл мигъмарият корылмаларыннан һәм гыйбадәт йортларыннан булган Кол Шәриф җәмигъ мәчетенә дә килеп җитте. Татарстан Республикасы Президенты 1995 елның 13 ноябрендә 1552 елда юкка чыгарылган гайбадәтханәнең варисын төзү турындагы карарга кул куйды. Кол Шәриф мәчетен төзү эшләре 1996 елның ахырында башланып китте һәм хәзер инде төгәлләнеп килә. Берничә купшы, шәмдәй төз манарасын күкләргә чөйгән бу мәһабәт мәчет кремльнең генә түгел, бөтен Казан шәһәренең дә күрке булып ераклардан балкып тора һәм гүяки әче тарих сабакларыннан гыйбрәт алырга чакырып тынсыз гына вәгазь укый. Кремль диварлары эчендә тагын Татарстанның төрле вазифалар башкаручы югары дәүләт учреждениеләре, министрлыклар, музейлар, җәмгыяте хәйрия фондлары урнашкан күркәм биналар бар. Алар чорлар “кисеше”нең чатында торган корылмалар буларак, үзләре биләгән төбәкнең аерылгысыз өлешен тәшкил итә, гомуми мәһабәтлек манзарасына өстәмә камиллек бирә. Кыскасы, безнең хикәяләвебезнең максаты булган Казан кремле замандашларыбыз күз алдына гаҗәеп истәлекле, бердәм архитектура һәм культура ансамбле булып килеп баса.

5 стр., 2353 слов

Про кремль на английском языке с переводом

... Ser-Esenin.ru В помощь школьнику и студенту! Сочинение на английском языке Московский Кремль/ The Moscow Kremlin с переводом на русский язык бесплатно На английском языке. The Moscow Kremlin The Moscow Kremlin ... official residence of the President of the Russian Federation. Перевод на русский язык. Московский Кремль Московский Кремль является одним из самых известных достопримечательностей России и ...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз

Ошый