Р батулла с ембик романы

Реферат

“Өлгер, җитез, тырыш, һәр эшкә һәвәс кеше хакында, гадәттә, “И-и-и, аның җитешмәгән җире юк!” диләр. Бу сүзләрне һичбер икеләнүсез Рабит Батуллага карата да әйтеп була:

Кайда гына күз төшермә,

Күз салма кайда гына:

Әдәби мәйданга яки

Азатлык мәйданына,

Сәхнәләргә, гәзитләргә…

Һәркайда да ул булыр.

Әйе, Рабит Батулланың җитешмәгән җире юк. Кайда мәшһүр шәхесләребезнең, аксакалларыбызның юбилей кичәсе була − ул анда. Тамаша карарга дип кенә бармый ул кичәләргә, эшләргә бара − шәхесләребезнең чыгышын видеотасмага төшерә. Үземә дип түгел, тарих өчен дип, киләчәк буыннар өчен истәлек − ядкарь булып калсын дип эшли.

Менә ничә еллар инде Рабит Батулла атаклы драматург Кәрим Тинчуринның фаҗигале тормышы һәм иҗаты белән кызыксына, өйрәнә. Өйрәнеп кенә калмый, ишеткән-белгәннәре турында матбугатта тәэсирле, тирән эчтәлекле язмалар бастыра килә.

Рабит Батулла үзе һәм бабасы Кәлимулла турында менә нәрсәләр яза:

“Минем атам Мөхлисулланың әтисе, ягъни минем бабам Кәлимулла тома сукыр иде: аның бер күзе Ярман сугышында кыйпылчык кереп сукырайган, икенчесе алачыкта тимер чүкегәндә тимер ярчыгы тиеп харап булган. Сукыр булса да, бабам үз чәчен үзе кыра, алынмыйча калган җирләрен кулы белән капшап-капшап кыра. Кырылмый калган чәчләрне кайвакыт мин дә күрсәтәм − бабай башы ялт итеп кала. Чалгы пәкесен беләүгә ышкый, каеш белән яный, шуннан уч төбендә үткенли дә бабай минем чәчне дә ялт иттерә. Миннән соң авыл малайларына чират җитә…

Сукыр бабам игәү белән пычкы үткенми, пычкы тешләрен каера-аера. Сукыр бабам гармун уйный, әбием Мәгъсүмә такмаклап бии:

Кыштыр-кыштыр туныңны

Кыштырдатып киярсең;

Бәхетеңә туры килгән,

Сукырны да сөярсең…

Бабам да, әбием дә гаҗәп сәләтле-кызык кешеләр иде. Гармун, кубыз, курай кебек уен коралларында, су салынган тустаганнарда көй чыгару алар өчен берни тормый иде. Бабам Кәлимулла хәтта пычкыда да уйный иде. Минем бүген гармунда уйнавым, курай-сорнай тарта белүем алардан мирас булып күчкәндер. Бабам Кәлимулла белән әбием Мәгъсүмә аркасында мин язучы, артист, әкиятче булып киткәнмендер. Аларга чиксез рәхмәтлемен.

Мин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында ирле-хатынлы укытучылар гаиләсендә туганмын. Үсмер чакларым шул авылда узды. Сабый чагымда очучы булырга хыялландым. Күзем һәм йөрәгемнең тиешенчә сәламәт булмавы бу эштән ваз кичәргә мәҗбүр итте. Әтием-әнием юлыннан, ягъни укытучылык юлыннан китәчәк түгелмен дип ант иттем. Ходай миңа укытучылыкны насыйп иткән икән. Озак еллар укытучы булып эшләргә туры килде. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укыдым, училищены тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләдем, ике ел актер хезмәтен башкардым, бер үк вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләндем.

9 стр., 4271 слов

Татарстан — минем республикам

... нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән б ... Утырта һәм агач гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер ... өрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң — ...

Аксыл-сары чәчле хатынга өйләнәм дип хыялландым, хатыным кап-кара чәчле, зәңгәр күзле булып чыкты. Аллаһы Тәгалә кемгә кем кирәклеген бик яхшы белеп тора икән. Унҗиде яшемнән үк йөрәк авыруы белән мәтәвекләнә башлагач, мин: “Утызга да җитешмәм, ахры”− дигән идем. Менә, алтмышны да узып киткәнмен. Аллага шөкер!

Мин үзем корган планнарның егерме биш процентын гына үти алдым дим. Тагын шул кадәр эшләсәм дә, мин үз мөмкинлегемнең илле процентын гына үтәгән булырмын. Шулай аз эшләргә ни комачаулады соң? Ялкаулыкмы, шартлармы, үз урыныңны таба алмаумы? Барысы да бар. Нинди генә кыен шартларда да талант барыбер бәреп чыгарга тиеш.”

“Язучы, артист, әкиятче… Алай гына микән? Батулла күпкырлы талант иясе, бихисап һөнәр остасы. Иң әүвәл ул − артист. Артист һөнәре − аның гөмерлек юлдашы.

Рабит − җырчы пародист. Бу һөнәре турында ул үзе менә нәрсә ди: “Мин 1968 елда телевидение аша сәхнәгә пародия жанрын күтәреп чыгарга алындым. Шул елның Яңа ел тапшыруында өч җырчы булып җырлаган идем. Исемнәрен әйтмичә. Ләкин минем кемнәргә киная ясаганымны аңлаганнар”.

Батулла − оста оештыручы, тел бистәсе − кәмитче. Ул оештырган “Ядкарь” кичәләре, шаяннар-тапкырлар мәҗлесе заманында шаулады-гөрләде.

Бер чорда ул Казан телевидениясе аша балалар өчен әкияти тапшырулар алып барды.

Батулла үзе гаҗәп оста мәзәкче дә, өстәвенә, күренекле шәхесләр турында мәзәкләр җыючы да.

Язучы буларак, Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы әсәрләре, бер пәрдәлек пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында, курчак театры сәхнәләрендә 1960 нчы еллардан күренә башлый. 1966 елда беренче китабы − “Исемем минем Дүрткүз” дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Язучы үзенең әсәрләрендә туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-кортларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңеленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. “Үлемсез егет”, “Йолдызлар һаман исән”, “Куян баласы Наян”, “Тычкан баласы Чикыл”, “Алтын куллы Гөлчәһрә”, “Ташсуар патша”, “Карачкы Каратай”, шулай ук “Алып батыр маҗаралары”, “Ак бүре” кебек әкияти хикәялзре әнә шундыйлардан.

Батулланың психологик пландагы реалистик хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралары белән дә укучыларга яхшы таныш. Бу төр әсәр аның “Уйларымны кеше белсен” (1969), “Ташламам, җанкисәгем” (1980), “Чебен гөмбәсе” (1985) исемле җыентыкларына тупланган.

Әдип иҗат эшчәнлегенең бәрәкәтле тагын бер өлкәсе − драматургия.

Иҗатының беренче чорларында ул күбрәк курчак театры өчен яза (“Төш вакытындагы могҗиза”, “Курай уйный бер малай”, “Тылсымчы белән сихерче” һәм башкалар).

4 стр., 1645 слов

Заhир Бигиевне? “Ме?н?р яки г?з?л кыз Х?дич? ?с?ренд? м?х?бб?тт? ...

... 1998 нче ел, 224 нче бит. 7. Рахман Р. “Татар телендә 100 сочинение”.- Казан: “Раннур” нәшр., 2001 нче ел, h.б. Тибы . Сөйләм ... Әдәби хезмәтләрендә яктылыкка омтылуы, үз вакытының җитешсезлекләрен тәнкыйть итә алуы белән игътибарын үзенә тарткан Заhир Бигиев кыска гына иҗат чорында ... әмамлана. Шулай булса да, безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралы бүләк итте. Борынгы әдәбиятта Котбның “Хөсрәү вә Ширин ...

Зурлар өчен исә әдипнең дистәдән артык драма һәм комедияләре бар. Аларның һәммәсе диярлек татар театры сәхнәләрендә уйналган һәм уйнала килә (“Туйлар узгач”, “Өчәү юлга чыктык”, “Кичер мине, әнкәй”, “Ак күгәрченнәр”, “Сөйгән ярым ятка кала”, “Исәп-хисап”, “Сират күпере” һәм башкалар).

Сиксәненче елларның урталарыннан Батулла прозаның эрерәк жанрларына да игътибарын арттыра. Сугыш чоры татар авылының драматик вакыйгаларын сүрәтләгән “Юл буенда зәңгәр чәчәк” (1990) романы, Тукай шәхесенең соңгы көннәрендәге катлаулы эчке кичерешләрен үзенчә фаразлап гәүдәләндергән “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” (1996) роман-кыйссалар, әдипнең иҗади офыклары киңәя һәм тирәнәя баруы хаклыгы чорына багышланган “Сөембикә” кыйссасы”.