Туган телем — иркә гөлем

Сочинение

Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна

Туган телем – иркә гөлем”

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы мин.

Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә”. Һәр халык үз телен яратып «Ана теле” дип атый.

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

... ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга ө ... әтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшл ... м грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга, ...

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!

Якла, Ходай, якла татарыңны!

Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

Роберт Миңнуллин