«Мин тәрбияче» материал

Эссе

Тәрбияче беләсезме кем ул?

Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән

Балаларны назлап сөюче.

Тәрбияче… Бу сүзне әйткәч тә, ишеткәч тә, күз алдына балалар бакчасы, кечкенә сабыйлар, аларның шау – гөр килеп уйнаулары, җыр — биюләре, матур итеп шигырь сөйләүләре … килеп баса.

Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, лекцияләрдә, төрле мастер – классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт.

Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.

Ә минемчә, тәрбияче өчен иң мөһим әйбер – ул һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү.

“Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”, — дип язган Сократ. Минем очракта да шулай булды. Мин Арча педагогия көллиятен тәмамладым, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген үзләштердем. Ә аннан соң читтән торып Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамладым. 5 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Моның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Менә инде 14 ел – мин – тәрбияче. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти — әниләрне исән – сау күрү, үз ана телем – татар телендә, аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!

Миңа сорау бирсәләр

“Бәхетең ни?” – дисәләр.

Бәхетем – таңнан торып

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр

“Бәхетең ни?” – дисәләр.

Шушы бакча сукмаклары

Бәхетемә илтәләр.

“Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең” ( В. Гюго).

1 стр., 473 слов

«Без — 41 ел балалары» повестен укыгач…»

... рухи азык алып, өйләренә таралышканнар. “ Без – 41 нче ел балалары” повестен мин бер тында укып чыктым. Минемчә, Мөхәммәт Мәһдиев бу әсәрендә тормышның каршылыкларына ... училищесына укырга килгәч тә, күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре булганнар. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, ...

Бакчада мин балаларга татар теле өйрәтәм, туган телнең матурлыгын, кодрәтен аңларга булышам, телебезне яратырга, халкыбызның рухи байлыгы, тарихы белән кече яшьтән үк кызыксынырга өндим.

Тел өйрәтүдә иң киң кулланылучы чара – ул уеннар. Мин үз эшчәнлегемдә уеннарны бик күп кулланам, уеннар аша балалар белән аралашам. Балалар да, уйный – уйный, телне өйрәнәләр, дөньяны танып беләләр, уен ярдәмендә көчле, тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәләр. Уеннар балаларда җитезлек, батырлык, сабырлык, кунакчыллык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли, мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга өйрәтә.

Без, тәрбиячеләр, балалар белән генә түгел, әти — әниләр белән дә эшлибез, тыгыз элемтәдә торабыз, аларны аңлап, уй – фикерләре белән кызыксынабыз, теләкләрен ишетәбез, әти — әниләрне хөрмәт итәбез.

Без, тәрбиячеләр, балалар һәм әти — әниләр өчен өлге булырга тиешле кешеләр, чөнки әти — әниләр безгә иң кадерле кешеләрен – балаларын ышанып тапшыралар.

Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы – ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсын, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың.

Мин – тәрбияче! Тәрбияче булуым белән горурланам!