На татарском языке о дружбе

Сочинение

Здравствуйте! Нужно сочинение про друга на татарском языке. Помогите пожалуйста.

Сочинение / Чын дус

Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә.

Әгәр дә Илшат минем чын дустым икән, мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмас. Чын дус тагын сорамыйча да, үзе белеп тә булышыр. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Балык тоткандагы бер хәл искә төшә.

Җәйге каникулларда без күл буена барган идек. Балык тотканда, суга кергәч, аягым пыяла ватыгына киселде. Суда вакытта авыртуны тоймаган идем, ярга чыккач, аяк авырта башлады, шаулап кан да ага. Шунда Илшат белән нәрсә булды дисезме? Ул башта бик агарынды, чөнки минем өчен курыккан икән. Шунда ук миңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды. Шуннан соң без кайтырга булдык. Ә мин киселгән аягыма бөтенләй баса алмый идем. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте. Әлбәттә, без алай озак бара алмадык. Чөнки мин аңа караганда күпкә авыррак. Бераздан мин үзем дә атлый ала башладым. Әмма ул, аннан соң да юл буе мине күтәрешеп, булышып кайтты. Бик авыр булса да, ул гел миңа булышып атлады. Чын дус менә шундый була ул!

Сочинение / Чын дус

http://www.insha.ru/text/28

Кош − канаты белән,

Кеше дуслык белән көчле.

Татар халык мәкале.

Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.

Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. «Дуслык таулар күчерә» ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.

2 стр., 702 слов

Сочинение минем беренче укытучым на татарском

... зләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә ... инде. Һәм, билгеле инде, шундый укытучыбыз барлыгы белән без чиксез горурланабыз. Мин Зөмәрә апаның һәр дәресен яратып, көтеп ... суландыра. Ләкин мәктәбебезне һәм укытучы апабызны онытмыйча, аралашып торачагыбызга мин ышанам. Бу – табигый, чөнки ул безнең яклаучыбыз, киңәшчебез, т ...

Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 «Б» сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.

Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.

Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.

Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.

Бу язма 589 кешегә булышты. Ә сиңа? булышты | булышмады

Язманы 34564 кеше укыды

фикерләр (124)

АЛИЯ

8 апр. 2012 е. 13:03 сәг.

бик эйбэт инша

алия

13 апр. 2012 е. 11:58 сәг.

бик әйбәт инша

Фирзия

16 апр. 2012 е. 11:53 сәг.

ваще супер) *

Алсу

17 апр. 2012 е. 07:36 сәг.

Бик рәхмәт, миңа 5 куйдылар. Ура рәхмәт бик зууур))) *

Лейсан:)

13 сент. 2012 е. 13:17 сәг.

Клево:)

спасибо!)

Лейсан:)

13 сент. 2012 е. 13:35 сәг.

Рэхмэт:)

Илназ

17 сент. 2012 е. 12:46 сәг.

Бик эйбэт

Айнур

19 сент. 2012 е. 11:54 сәг.

Бик әйбәт, рәхмәт

Чингиз

20 сент. 2012 е. 12:35 сәг.

рахмат)

эльвира

25 сент. 2012 е. 14:25 сәг.

рәхмәт сезгә бик зур) миңа бик ошады)

Илназ

26 сент. 2012 е. 13:33 сәг.

Шэппппппппп!

Булат

30 сент. 2012 е. 11:00 сәг.

бик якшы инша

Эльза

16 окт. 2012 е. 09:55 сәг.

шэп ????

Гуля

24 окт. 2012 е. 12:32 сәг.

Яхшыы инд

Здравствуйте! Нужно сочинение про друга на татарском языке. Помогите пожалуйста.

Сочинение / Чын дус

Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә.

Әгәр дә Илшат минем чын дустым икән, мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмас. Чын дус тагын сорамыйча да, үзе белеп тә булышыр. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Балык тоткандагы бер хәл искә төшә.

Җәйге каникулларда без күл буена барган идек. Балык тотканда, суга кергәч, аягым пыяла ватыгына киселде. Суда вакытта авыртуны тоймаган идем, ярга чыккач, аяк авырта башлады, шаулап кан да ага. Шунда Илшат белән нәрсә булды дисезме? Ул башта бик агарынды, чөнки минем өчен курыккан икән. Шунда ук миңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды. Шуннан соң без кайтырга булдык. Ә мин киселгән аягыма бөтенләй баса алмый идем. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте. Әлбәттә, без алай озак бара алмадык. Чөнки мин аңа караганда күпкә авыррак. Бераздан мин үзем дә атлый ала башладым. Әмма ул, аннан соң да юл буе мине күтәрешеп, булышып кайтты. Бик авыр булса да, ул гел миңа булышып атлады. Чын дус менә шундый була ул!

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен ...

... ң көзендә Фәрит 4нче сыйныфка укырга керә. Фәрит белән бергә аңардан ике яшькә өлкәнрәк, бер сыйныфта икешәр ел ... үгел аңа 70 яшь тулды, туганнары, балалары җыелды, тик 40 ел бергә гомер иткән Разиясы гына күрә алмады бу бәйрәмне. ... ң көзендә Фәрит 4нче сыйныфка укырга керә. Фәрит белән бергә аңардан ике яшькә өлкәнрәк, бер сыйныфта икешәр ел ...

Сочинение / Чын дус

http://www.insha.ru/text/28

Кош − канаты белән,

Кеше дуслык белән көчле.

Татар халык мәкале.

Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.

Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. «Дуслык таулар күчерә» ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.

Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 «Б» сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.

Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.

Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.

Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.

Бу язма 589 кешегә булышты. Ә сиңа? булышты | булышмады

Язманы 34564 кеше укыды

фикерләр (124)

АЛИЯ

8 апр. 2012 е. 13:03 сәг.

бик эйбэт инша

алия

13 апр. 2012 е. 11:58 сәг.

бик әйбәт инша

Фирзия

16 апр. 2012 е. 11:53 сәг.

ваще супер) *

Алсу

17 апр. 2012 е. 07:36 сәг.

Бик рәхмәт, миңа 5 куйдылар. Ура рәхмәт бик зууур))) *

Лейсан:)

13 сент. 2012 е. 13:17 сәг.

Клево:)

спасибо!)

Лейсан:)

13 сент. 2012 е. 13:35 сәг.

Рэхмэт:)

Илназ

17 сент. 2012 е. 12:46 сәг.

Бик эйбэт

Айнур

19 сент. 2012 е. 11:54 сәг.

Бик әйбәт, рәхмәт

Чингиз

20 сент. 2012 е. 12:35 сәг.

рахмат)

эльвира

25 сент. 2012 е. 14:25 сәг.

рәхмәт сезгә бик зур) миңа бик ошады)

5 стр., 2128 слов

«Туфан Миңнуллин драмаларында милли мәсьәлә һәм халык язмышы»

... белдеңме?!» Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны объектив, дөрес чагылдырып, драматург ... элементлары белән баетылганнары да бар. Туфан Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе ... гасырлар дәвамында формалашып килгән, халык гореф-гадәтләренең нигезен ... борчулар һәм кайгы-хәсрәт алып килә. Бер уйлаганда, күңелсез ... н рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору ...

Илназ

26 сент. 2012 е. 13:33 сәг.

Шэппппппппп!

Булат

30 сент. 2012 е. 11:00 сәг.

бик якшы инша

Эльза

16 окт. 2012 е. 09:55 сәг.

шэп

Гуля

24 окт. 2012 е. 12:32 сәг.

Яхшыы инд

Вечер дружбы на татарском языке

план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе.

Скачать:

Предварительный просмотр:

СӨЙЛӘШСӘК ТӘ ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ,

АҢЛАШАБЫЗ ДУСЛЫК ТЕЛЕНДӘ.

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә күгәрченнәр, чәчәкләр, кояш сурәтләре урнаштырыла. Матур көй астында балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Алып баручы: Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә исәнлек, иминлек теләдек. Бүген безнең балалар бакчасына бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик. Тик шундый шарт белән: сезнең һәркайсыгыз кунакларны үзенә генә хас сүзләр белән сәламләсен.

Алып баручы: Кунакларыбызның кәефләре тагын да күтәрелеп китсен өчен, без хәзер аларны җыр белән дә сәламлик.

Җыр “Хәерле иртә!” (С.Шәрипов көе, Л.Лерон сүзләре).

Җыр мимик хәрәкәтләр белән башкарыла.

Барысы бергә : Хәерле көн, кадерле кунаклар!

Алып баручы: Чын күңелдән, ихластан сәламләшү кешеләрне дуслаштыра. Дусларың күп булу бигрәк рәхәт инде. Әйдәгез әле, балалар, дуслык турында мәкальләрне искә төшерик.

Балалар чиратлашып әйтәләр:

Алып баручы: Халык әйтсә, хак әйтә. Нинди тирән мәгънәле әйтемнәр. Ә мәкальнең менә мондые да бар әле: “Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.” Әйдәгез, дуслар, без дә үзебезнең дусларыбызга багышлап “Дустым бар” дигән җырны җырлап алыйк.

Җыр. “Дустым бар” (Л.Хисмәтуллина көе һәм сүзләре).

Алып баручы: Нәни дусларым, минем сезне күңелле, шаян, бик яхшы дуслар белән таныштырасым килә. Кунакка барасыгыз киләме?

Мин шундый бер йорт беләм –

Түбәсе күккә тигән.

Ул бик күп катлы йорт,

Этажлар саны ундүрт.

Ул зур йортта кешеләр

Бик дус, тату яшиләр.

Биергә һәм җырларга.

Безне дә чакырдылар,

Барабызмы шул өйгә?

Җыр барышында декорацияләр алышына: катлы йорт, ишек макеты куела.

Балалар (М.Яриеваның “Күңелле безнең шәһәр” җыры көенә җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Өченче катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Удмурт халык көе ишетелә. “Ишектән” удмурт халык киемнәреннән малай белән кыз чыгалар, сәламлиләр:

  • Зёчбуресь, гажано эшъёс! ( Рәхим итегез, кадерле кунаклар!).

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, бу фатирда яшәүчеләр белән якыннанрак танышыйк. (кызның исеме) белән (малайның исеме) безнең белән нинди телдә исәнләштеләр? Әйдәгез, без дә удмурт телендә исәнләшү сүзләрен әйтеп карыйк. ( кабатлыйлар ).

Алып баручы: Нинди матур ишетелә удмуртча сәламләү сүзе. Удмурт балалары кигән киемнәр дә бик матур, нинди якты, күңелне шатландыра торган төсләр җыелмасы. Ошыймы сезгә, балалар?

1 стр., 473 слов

«Без — 41 ел балалары» повестен укыгач…»

... әс рухи азык алып, өйләренә таралышканнар. “ Без – 41 нче ел балалары” повестен мин бер тында укып чыктым. Минемчә, Мөхәммәт Мәһдиев бу әс ... ә мине кызыксындырмый калмады һәм мин аны укый башладым. Укыдым да уйларыма бирелдем... “ Без – 41 нче ел балалары” повестенда, яңа мәктәпне тәмамлап, ... укырга килгәч тә, күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре булганнар. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә ...

Удмурт малае һәм кызы удмурт халык җырлы-биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, Тимур, Лилиана! Ә “рәхмәт” сүзе удмуртча ничек була?

Удмурт балалары: Тау!

Алып баручы һәм балалар: Тау!

Алып баручы: Без 3 нче катта яшәүче удмурт дусларыбыз белән таныштык. Әйдәгез, тагын да югарырак күтәрелик.

Балалар (җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Бишенче катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Мари халык киемнәреннән 2 кыз һәм 2 малай чыгалар, исәнләшәләр:

Алып баручы: Дуслар, сез безнең белән нинди телдә исәнләштегез?

Мари балалары: Мари телендә.

Алып баручы: Бигрәк матур икән мари теле, безне дә өйрәтегез әле.

Бергәләп марича исәнләшү сүзләрен кабатлыйлар.

Алып баручы: Сез кояш кебек балкып торасыз. Нинди һөнәрләрегез бар, күрсәтегез, зинһар өчен. Безнең мари халкының җырларын, биюләрен карыйсыбыз килә.

Мари киемен кигән балалар мари халык җырлы-биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә! Сез бик оста икәнсез. Без сезнең белән күршеләр булып яшәвебезгә бик шатбыз.

Алып баручы: Әйдәгез, бу йорттат яшәүчеләр белән танышуыбызны дәвам итик.

Балалар (җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Җиденче катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Башкорт көе (курай тавышы) ишетелә.

Алып баручы: Нинди матур көй, курай тавышы, әйе, әйе, башкорт курае моңлана!

Башкорт киеменнән кыз белән малай чыгалар, исәнләшәләр:

Башкорт кызы: Рәхим итегез, бездә кунак булыгыз!

Алып баручы: Башкортлар белән без тугандаш халыклар, башкорт һәм татар телләре бер-берсенә бик охшаган. Татарча “саумысыз” дисәк, башкортча ул – “һаумыһыс”. Әйдәгез, башкорт телендә исәнләшик.

Бергәләшеп башкортча исәнләшәләр.

Башкорт кызы һәм малае башкорт биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, башкорт халкының батыр егете һәм асыл кызы. Ә без юлыбызны дәвам итик һәм 10 нчы каттагы дусларыбыз янына күтәрелик.

Балалар (җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Унынчы катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Рус милли киеменнән икешәр малай һәм кыз чыга:

  • Здравствуйте, гости дорогие! Здравствуйте! Мир вашему дому!

Алып баручы һәм балалар: Здравствуйте!

Рус кызы: Нынче день у нас хороший,

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши,

Ну и мы не отстаём.

Рус балалары рус халык биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, рус егетләре һәм кызлары! Большое спасибо!

Дуслар белән җыелдык,

Бергә шундый күп булдык.

Җыр “Әйдә, дустым, биергә” (В.Вәлиева көе һәм сүзләре).

Алып баручы: Менә, балалар, без бу зур йортның берничә катында яшәүче дусларыбыз белән таныштык. Кайсы гына фатирның ишеген шакысак та, безне ачык йөз белән җылы итеп каршы алдылар. Без бу йорттагы мари, удмурт, башкорт, рус милләтләреннән булган дусларыбызның җыр, биюләрен күрдек. Балалар, бу зур йорт кайда урнашкан?

8 стр., 3775 слов

Что я видел. и памфлеты Виктор Мари Гюго

Виктору Гюго всегда было присуще ощущение самого себя как «свидетеля ... философ Вольтер видится ему «самым опасным из софистов», его идеи Гюго считает не причиной, а результатом общественной деградации, завершившейся «роковой ... униженными, бедняками, и как непримиримого разоблачителя правителей монархического толка. Действительно, Гюго в зрелые годы будет и демократом, и гуманистом, и ...

Алып баручы: Әйе, Татарстан – ул төрле милләт халыклары яши торган зур йорт. Шундый зур йортта яшәсәләр дә, һәр халык үзенең туган телен онытмый. Үз телләрендә җырлар җырлыйлар, биюләрен бииләр, матур милли киемнәрен кадерләп саклыйлар. Без дә үз туган телебездә “Туган телем” дигән җырны кунакларга бүләк итик.

Җыр “Туган телем” (М.Минһаҗев көе, Ә.Мөэминова сүзләре).

1 бала: Без бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкортлар һәм руслар без.

2 бала: Наш Татарстан

Нам жить в Татарстане

3 бала: Әйдәгез, дуслар, ашыгыйк,

Үзебезгә пар табыйк.

Сезнең белән бергәләшеп,

Шәп итеп биеп алыйк.

Татар халык җырлы уены “Әй, Зиләм-Зиләйлә”.

4 бала: Дуслар белән күңелле,

Дустым булганың өчен

5 бала: Син – минем якын дустым,

Яхшы – һәрвакыт янда

6 бала: Безнең дуслык нык булсын,

Көннәребез гел шулай

Җыр “Дуслык җыры” (А.Гарифуллина көе, Ф Сафин сүзләре).

Балалар җыр тәмамлангач шарлар очыралар. Кулга-кул тотынышып күңелле көй астында залдан чыгып китәләр.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Краткосрочный курс обучения татарскому языку для родителей и детей, не владеющих татарским языком.

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр.

Данное пособие предназначено как для индивидуальной работы, так и для подгрупповой работы с детьми, в режимных моментах, в играх, а также данное пособие используется в совместной беседе с детьми и род.

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори.

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му.

Конспект литературно-музыкальныного вечера на татарском языке по ПДД для детей 4-7 лет. Этот материал можно использовать для совместного досуга детей и родителей.Данный материал поможет по.