Сочинение на татарском языке про воробья

Сочинение

МБОУ “Основная общеобразовательная школа №6”

Чистопольского муниципального района

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе”

СОЧИНЕНИЕ “Скажем коррупции “нет!”

Инша

“Нәрсә ул ришвәт һәм ни өчен ришвәт алучыга җәза бирү кирәклеге турында минем күзаллавым”

Работу выполнил ученик 5 класса

Хуснутдинова Альфиз

Учитель:

Гилязова Венера Фархатовна

Башкарды:

8 “т” сыйныф укучысы

Хуснутдинов Әлфиз

Укытучы: Гилязова Венера Фархат кызы

2012

Без, матур, тыныч тормышта яшибез. Өстәлләребез мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы. Дөньяда бар нәрсә дә яхшы,кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яшиләрдер кебек тоела… Тик…

Үсә-үсә моның нәкъ без уйлаганча гына булмавын,тормышта без белмәгән күп кенә тискәре күренешләр дә очравын күрәбез. Мәсәлән, соңгы вакытта телевизорлардан, радиодан корупция ягъни ришвәтчелек күренешләре турында еш сөйлиләр. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Димәк, ришвәтчелек бик начар нәрсә булып чыга. Нәрсәдән килеп чыга икән сөң бу начар күренеш? Мин бу хакта бик озак уйландым һәм менә шундый нәтиҗәгә килдем.

Бу дөньяда гади адәм баласы барлык проблемаларын дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә ул дөрес булмаган юл эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә. Шулай ук берәр кирәкмәгән, 0зарарлы эш өчен дә акча түләп котылу очраклары бар икән. Әйтик, берәү юлда машинасында барганда тизлеген арттыра. Моны полиция хезмәткәре туктата һәм тизлеген ник арттырган өчен машина йөртү таныклыгын алырга уйлый. Шофёр куркуга төшә, полиция инспекторына акча тәкдим итә. Тегесе исә башта карышып маташса да, шыгырдап торган меңлекләрне күргәч йомшара һәм тәртип бозучыны бернинди җәзасыз иреккә җибәрә. Ришвәт биреп җәзасыз калган машина йөртүчене икенче тапкыр да тәртип бозмас дип кем әйтә ала?!!!

Димәк, ришвәт ул тәртип бозуларга да, җинаятчеләргә дә юл ача әле. Бу бик куркыныч. Бу нәтиҗәләр ришвәт алучыга яки бирүчегә карата һичшиксез җәза бирергә кирәклеген күрсәтә. Кызганыч, ришвәт алу һәм бирү башка бик күп өлкәләрдә дә күзәтелә.

2 стр., 514 слов

По татарскому языку кызыл чэчэклэр шахбаз турында

... әгълүм, шунлыктан эпиграф булмаса да, без «хикәя» дә канкойгыч вакыйгалар турында сөйләнәчәген фаразлар идек. Г. Ибраһимов, әсәрне ...

Хәер, бергәләп көрәшкәндә, битарафлык күрсәтмәгәндә генә без әлеге тискәре күренешләрне бетерә алачакбыз. Мондый очракларга, ришвәт бирү факторларына юлыксагыз, мәгълүмәт калдыру өчен шәһәрдә махсус куелган шартларда язу калдырырга да мөмкин.

Безнең яраткан илебез – безнең Россия, ул ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам.

Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәгебез үзебезнең кулларда!