Эдэбият хэм сэнгатьтэ муса жэлил образы

КАЗАН ШӘҺӘРЕ КИРОВ РАЙОНЫНЫҢ “152НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕ” ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ТЕМА:

“Муса Җәлил – шагыйрь-герой”

Муса Җәлил исемендәге Iнче республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

Башкарды: Казан шәһәре Киров районы

152нче гимназиянең 11нче А сыйныфы укучысы

Гарипова Гөлназ Рамис кызы

Фәнни җитәкчесе: Iнче кв. категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Федорова Фирдәвес Фәиз кызы

Казан 2011

ЭЧТӘЛЕК

I. КЕРЕШ……………………………………………………..3

II. ТӨП ЭЛЕШ………………………………………………4

1. Тормыш юлы…………………………………………….4

2. Батырлык һәм талант гәүдәләнеше………………9

III. ЙОМГАК………………………………………………..11

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ……………………..13

I. КЕРЕШ

“Соңгы җырым палач балтасына

Башны куйган килеш языла, –

дип әйтә алган кеше – шәхес, һәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу – бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның һәм яхшылыкларның җиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк”.

Кайсын Кулиев,

Балкар шагыйре

Әйтче, Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

4 стр., 1812 слов

«Жизнь и деятельность Абу Абдулла Мухаммед ибн Муса аль-Хорезми ...

... переведен на латынь и стал после этого доступен европейским ученым. Кроме зиджа аль Хорезми описал календарные системы разных народов. Аль Хорезми принадлежат ... Цель: изучение жизни и деятельности Абу Абдулла Мухаммед ибн Муса аль-Хорезми. Задачи: изучить исторические сведения о жизни Аль-Хорезми; изучить ... определение связано с тем, что при решении уравнений всегда искали не только x , но и x 2 . ...

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

Сәйфи Кудаш,

башкорт шагыйре

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки Муса Җәлил диюгә, М.Җәлилне куз алдына китерәләр. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

II. ТӨП ӨЛЕШ

Тормыш юлы

1

Муса Җәлил 1906нчы елда элекке Оренбург губернасы (хәзерге Чкалов өлкәсе) Мостафа авылында Мостафа Габделҗәлил улы семьясында туа. Әтисе, Муса туган елларда авылның гади бер крестьяны булса да, 1913нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, ләкин, бөлеп, бөтен йорт-җирен сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә ул төрле кәсепкә тотынып карый: старьевщик булып, толчокта иске –москы җыйнап сата; приказчик та була; пекарняда да эшли; утарда да эшли һәм вак кул сәүдәсе белән дә шөгыльләнә. Берничек тә тормышын җайлый алмый. 1918нче елда авылга кире кайта. 1919нчы елда авылда үлә.

Муса башта авыл мәктәбендә, аннан, шәһәргә күчкәч, шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсенең башлангыч классларында укый. Семьясы авылга күчкәч, Хөсәениядә пансионда торып укый башлый. Ләкин бу елларда Октябрь революциясен һәм Советлар хөкүмәтен саклау, ныгыту өчен барган көрәшләр көчле йогынты ясап, Хөсәения мәдрәсәсе нык үзгәрә. Мәдрәсәнең эчендә бай, мулла малайлары, динчеләр, милләтчеләр белән ярлырак катлау балалары, революцион фикерле яшьләр арасында көрәш көчәя. Муса баштан ук соңгылар ягында була һәм 1919 нчы елның язында Оренбургта яңа төзелгән комсомол оешмасына барып языла, мәдрәсәдә комсомол йогынтысын ныгыту өчен көрәшә.

Муса Җәлил яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксынып, 1916нчы елда ук шигырь яза башлый.

1919нчы еллар… Оренбург акгвардеецлар алкасы тарафыннан уратылып алынган вакыт. Шәһәр эчендә, шәһәрне бирмәскә тырышып, искиткеч батырлыклар белән сугышкан Кызыл Армия частьларына каршы өч-дүрт өлеш зур сандагы казачий гаскәрләре Урал аръягыннан торып шәһәрне тупка тоталар. Бу сугыш бик озакка бара. Шул вакытта Оренбургта, Төркстан фронты большевикларының органы буларак, “Кызыл йолдыз” газетасы чыгып тора. Муса 1919нчы елда, Кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт тулы шигырьләр яза. Бу шигырьләрнең 10 лабы бер-бер артлы “Кызыл йолдыз” газетасында басылып торалар. Соңыннан бу газетада Мусаның тагын күпкенә шигырьләре басыла, ләкин озакламый әтисе үлә һәм кечкенә язучы авылга кайтырга мәҗбүр була. Авылга кайткач, укучы балалардан “Кызыл чәчәк” дигән оешма төзи. Бу өешма авыл сәхнәсендә балалар өчен атна саен спектакльләр куя.

1920нчы елның февралендә авылда комсомол оешмасы төзелә. Муса комсомолда эшли һәм балалар оешмасында эшләвен дәвам иттерә. 1920-1921нче елларда авылда кулак бунтлары, банда чыгышлары күп була. Авыл комсомолларыннан бу бандаларга каршы ирекле коммунар отрядлары төзелә. Муса да алар арасында була.

2 стр., 514 слов

По татарскому языку кызыл чэчэклэр шахбаз турында

... Гадәттә, яу кырында үлгәннәр каберенә кызыл канә­ ферләр салалар. Кызыл чәчәкләр образы әсәрнең үкенечле ... язмышлар ха­ кында булачагына да ишарәли сыман. Кызыл төснең көрәш төсе, кан төсе ... аңла­ тырга тели. Соңгы вакытта әсәрдәге кызыл чәчәкләрне ямьсезләп аңлатучылар да юк ... хакындагы фикерне таратучыларны да яхшы ке­ шеләрдән санаган. Кызыл орлыкларны чәчүчеләрне дөнья­ ны шакшыдан, чү ...

1921нче елда каты ачлык башлангач, Муса иптәше белән авылдан шәһәргә 150 чакрымны җәяүләп китә. Шәһәрдә дә аны бәхет каршы алмый. Биредә ул, анда ачлыктан качып килүче ачлар арасында болганып, базарда урлашып йөрүче малайларга кушылып китә. Ике ай чамасы ни туры килде шуны ашап,кайда туры килде шунда кунып, урлашып, тәрбиячесез малай булып йөри. Шунда аны элекке тәрбияче-укытучысы Нургали ага Надиев очратып бик кызгана һәм яше кечкенә булуына карамастан, губком аша, Оренбург губерна хәрби-партия мәктәбенә урнаштыра. Бу мәктәптә укучылар гаскәри хезмәтне дә үтиләр: шәһәрдә каравыл эшен алып баралар, бандаларга каршы көрәшәләр. Менә шулай Муса яшьли винтовка тотып, гаскәри эшне үти башлый. Ләкин бу аңа бик авыр килә һәм алты ай укып чыкканнан соң, бик каты авырып, бер елга якын больницада ята.

Терелеп чыккач, Мусаны элекке Хөсәения шәкерте дип, Хөсәения урынына төзелгән педагогия уку йортына алалар.Ләкин авырудан терелеп бетмәү сәбәпле, укуының рәте булмый.

1922нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып , бик күп шигырьләр яза. Бу елларда Мусаның шигырьләре Иран шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар һәм татар шагыйрьләре Дәрдмәнд тә укый иде. Муса шигарьләре дә алар тәэсирендә романтик рухта язылалар. Бу чорда язылган “Әсирлектә”, “Киңәш”, “Башактан тәхет”, “Теләктәшлек” һәм башкалар романтизм стилендә язылалар.

1922нче елда Казанга килә. Ул чакта Муса Җәлил Казанны белми иде әле. ”Татарстан” газетасы редакциясенә кучереп язучы булып керә.

Казанга килгәч тә, аның шигырьләре газеталарда һәм журналларда бер-бер артлы күренә башлый.

1923нче елның көзендә Татар рабфагына укырга кереп, 1925нче елда аны уңышлы рәвештә бетереп чыга. Рабфакта укуы аның иҗатына зур йогынты ясый. 1924нче елда Муса бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башлый. Аның шигырьләрендә революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод фабрикалар темалары чагылдырыла. Мәсәлән, бу чор шигырьләреннән “Иске Себер җыры”, “Авыру комсомолец», “Эш карты”, “Эш баласы”, “Газета”, “Төнге марш” һ.б. күрсәтергә була. 1923нче елны Муса күп кенә пьесалар да яза. Алардан “Бибикәй кыз”, “Каз канаты” Казан һәм Уфа сәхнәләрендә уйнала.

Рабфакны тәмам иткәч, ул 1925нче елда, семьяны карау өчен, Оренбургка кайта. Оренбург губкомы Мусаны Орск өязе комсомол комитетына, инструктор итеп, комсомол эшенә җибәрәләр.

1927-1933нче еллар арасында Мәскәүдә комсомол эшендә эшли. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый. ”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор , “Коммунист” газетасында әдәбият-сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли. Бу чор характерлы шигырьләр: “Еларгамы, көләргәме?”, “Больницада”, “Яследә”, ”Студент көндәлегеннән”, ”Үлемгә” һ.б.

Бу чорда язылган шигырьләре “Иптәшкә”(1929), “Орденлы миллионнар”(1933), ”Шигырьләр һәм поэмалар”(1934), рус телендә “Стихи Мусы Джалиля”(1934) исемле җыентыклар басыла.

4 стр., 1902 слов

Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)

... ләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара - татарларны ... мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетенн ... ән мәхрүм. Тел сәясәте һәм гомумән милли сәясәт ...

1935нче елда яңа төзелгән опера студиясендә әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршында төзелгән Татар опера студиясенең төп бурычы – булачак Татар опера театрының җырчы һәм композиторлар кадрларын хәзерләү һәм шулай ук булачак театрга репертуар туплау иде.

1938нче елда опера студиясе, эшен төгәлләп, Казанга кайта, һәм төбендә студия хәзерләнгән кадрлардан 1938нче елның декабрендә Казанда беренче Татар опера театры төзелә. Бу театр 1939нчы елның июнендә беренче сезонны ачып эшли башлый. Муса студия белән бергә Казанга кайта. Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый.

2

…1927нче елдан 1931нче елга чаклы 1нче Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетында укый һәм аны тәнкыйть циклы буенча тәмамлый.

1938 нче елның декабрендә опера студиясен тәмамлаган коллектив, үзенең эшен һәм консерваториядә укуын төгәлләп, Казанга кайта. 1939 нчы елның январеннән 1941нче елның 13нче июленә кадәр –РККАга мобилизацияләнгәнгә кадәр – Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби-репертуар бүлеге мөдире булып эшли. Шул ук вакытта 1939нчы елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941нче елга кадәр эшли.

БАТЫРЛЫК ҺӘМ ТАЛАНТ ГӘҮДӘЛЕНЕШЕ

М.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр — гарәп хәрефләре белән язылганы — 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп күчереп чыга. Димәк, Нигъмәт исемле милләтәшебез иң беренче булып М.Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы, шул чор шартларыннан чыгып караганда, бу юлда каһарманлык күрсәтүче. Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул әлеге дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. М.Җәлилнең васыятен үтәүне Нигъмәт ага изге вазифа итеп карый. Билгеле булганча, шушы дәфтәрнең бер бит ватанпәрвәр шагыйрьнең васыяте язылган. Анда болай диелә:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил… 1942нче елны сугышка килде һәм, әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен алтмышын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар, минем васыятем шул.

1 стр., 485 слов

Туган телем — иркә гөлем

... әҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын ... әсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы ... рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүз ...

М.Җәлил, 1943, декабрь»

Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вакиллегенә тапшыра. Әнә шул юл белән да туган Татарстаныбызга кайта.

Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь туланган. Димәк, барысы йөз дә унике әсәр. Әммә аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана. Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Хәдичә”, “Томаулы гайшык”,”Сакчы”, ”Бүреләр”, Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”,”Шагырь”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”, “ Чәчәкләр”.

М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм. Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына, аның бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә, шул исәптән иҗат ителгән җир телендә –алманча да яңгырадылар. Аларны укыган һәркем татар шагыйренең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.

III. ЙОМГАК

М.Җәлилнең менә шулай бөек шигъри югарылыкта иҗат итүенең сәбәпләре байтак. Беренчедән, ул татар шигъриятенең күп гасырлык олы традицияләренә таяна. Мәдрәсәдә, Оренбург укытучылар мәктәбендә белем алганда ул Шәрыкның бай әдәбияты белән дә таныша. Университетта әдәбият-сәнгать казанышларының дөнья күләм үрнәкләрен үзләштерү аның караш офыкларын тагын да киңәйтә. Дөрес, аңа иҗатын билгеле бер идеология мохитендә, ягъни инкыйлабый эчтәлеккә өстенлек бирелү шартларында башлап җибәрергә һәм алып барырга туры килә. Бу хәл шигъри фикерләүнең юнәлешенә генә түгел, әсәрләрнең шәкеленә дә нык йогынты ясый. Ләкин шулай да аның иҗатында гомум- кешелеккә хас булган уй-хисләр дә шактый актив. Аның каләменә сөю, бәхет темалары да ят түгел. Кечкенә кешенең дөнья белән очрашканда туган самими тәэсирләре бу иҗатта эзлекле ачыла. Шул ук вакытта шагыйрь эпик киңлектән дә качмый. Поэма, либретто кебек катлаулы жанрларга да мөрәҗәгать итә. Аны чын мәгънәсендә бездә опера һәм балет либреттоларын булдыруны оештыручы, үзе дә бу өлкәдә актив иҗат итүче дип санарга кирәк. “Алтынчәч” операсының либреттосын иҗат итүе М.Җәлилнең халык әдәбиятын, аның мифологиясен, көнчыгыш традицияләрен һәм музыкаль жанрлар үзенчәлеген яхшы үзләштергән иҗатчы булуын раслый.

Муса Җәлилне талантлы шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң эүвәл аны туган илебез зурлады. 1956нчы елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә — Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Ә. Җәлил “М.Җәлил турында”, 1989.

2. Х. М. Җәлил “М.Җәлилне искә төшерү”, 1984.

3. Ф. Г. Галимуллин “Мәктәп китапханәсе” сериясе, XXXI том, 2004.

4. “Безнең якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары” Кн. 1, Казань, 1984.

2 стр., 820 слов

Язуга әзерлек 9 нчы сыйныф ( татар төркеме )

... теләгән?)билгеләнә. Тексттан бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларны үз сүзләрең ... Сочинение язуга әзерлек папкаларына, ДЙАәзерләнү кулланмасына игътибар итәбез.(Документ камера аша “Сочинение язуга ярдәмлек” күрсәтел ... рәбез. Димәк, Туган телне белү- ул иң кирәкле һәм мөһим н ... игътибар итәбез? -Бу фикерне раслау өчен 9 нчы җөмләгә игътибар итәбез.Аның ... мәктәбендәге татар балалары өчен.Казан. “ ...